Логотип «Мәйдан» журналы

«Бар күңелем бер шигырьгә сусаган...»

Рифат Сәлах (Рифат Гали улы Сәлахов) 1987 елның 8 июлендә Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. 2004–2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факу...

Рифат Сәлах (Рифат Гали улы Сәлахов) 1987 елның 8 июлендә Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә.
02_rifat_salyax
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. 2004–2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. 2009-2013 елларда «Идел» журналында, «Акчарлак», «Шәһри Казан», «Дарелфөнүн» газеталарында хезмәт куя. 2013-2014 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәген җитәкли. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында мөхәррир.
2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012), «Кызыл юл» (2015) исемле шигъри җыентыклар авторы.
Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе (2013)
 

Яшел иртә


Йөзләремнән сөя ямь-яшел җил...
Күгәрченнәр гөрли... Ал таң туа...
Иң гадәти җәйнең иртәсендә
Көн балкыган көйләр җанга тула.
Таңны ярып сандугачлар сайрый,
Былбыл тынса – нинди бәйрәм инде?
Тик күкеләр генә уйга баткан,
Бармак бөкләп саный җәйләремне.
Кошлар шундый җиңел оча бүген –
Җилпемичә генә канатларын.
Һаваларда йолдыз сүнми калган,
Сизми калган ахры таң атканын.
Чәчәкләр чык чәчә битләремә,
Әллә бөтен йолдыз җиргә иңә?..
Иң гади бер җәйнең иртәсендә
Илләр гизәм яшел җилләр илә.

Карабаг


Балачакта дөнья тәрәзеннән
Күп күренде миңа Карабаг.
...Күңелләргә тулган әрнүләрне
Берничек тә булмас аралап.
Син чынлап та кара бакча икән,
Бакчадагы гөлләр каралды.
Җиргә золым чәчкән кешеләргә
Күрсәтмәскә икән яраңны.
Син җан ярам минем, Карабагым,
Күрмәсәм дә, сине сагынам.
Безнең болгар бабайлар да килгән
Шул бакчадан – Кафказ тавыннан.
Кара баулар сине урап алган,
Агып ята канлы чишмәләр.
Ә кайчандыр безнең әбиләр дә
Су алырга шунда төшкәннәр.
Тик шулай да барыннан да бигрәк
Гаделсезлек җанны телә лә!
Синдә яшәр өчен салым бары
Шәһит китү белән түләнә.
Син җан ярам минем, Карабагым,
Күрмәсәм дә, сине сагынам.
...Имансыздан кемнәр иман көтә
Ахырзаман җитәр алдыннан?

Миләүшәләр


Миләүшә төсенә кергән гөл,
Миләүшә төсендә бар галәм.
Күзен дә сирпеми кырыйга
Яныннан үтсә дә бар гавәм.
Син бәлки мәңгелек нурына
Берни дә тоймыйча күчкәсең?
Шәмәхә нурланыш – мәңгелек,
Мәңгелек хакыйкать бу рәсем.
Күк болын эчендә син генә.
Гөл генә түгел син галәмгә.
Син – күчәр, син – үзәк, син – кыйбла,
Нурларда адашкан гавәмгә.
Бер көнлек бер чәчәк булсаң да
Соклана үзеңә мең яшәү.
Аһ, нигә коела җилләргә
Шәмәхә таҗларың, миләүшә?

Җирсү


Авыр икән җаның белән
Чит-ят илләргә күчү.
Елата җанны, үксетә
Тынгылык бирмәс җирсү.
Калды ла син сөйгән таллык
Карлар да кара сыман.
Югалды туган туфрагың
Күзләрең карасыннан.
Күзләреңнән тама тора
Чыклы җәй иртәләре.
Мең мәртәбә хуш ислерәк
Абзары-киртәләре.
Калды ла син сөйгән күкләр...
Көннәрең кара сыман.
Чагылмый берни дә хәзер
Күзләрең карасыннан.
Бу тойгы мәңгегә калыр,
Өзелмәс бугай җаннан.
Газраил галәйһиссәлам
Тотканчы бугазлардан.
Калды ла син сөйгән күкләр
Дөньялар арасында.
Чагыла туган туфрагың
Күзләрең карасында.

Бар күңелем бер шигырьгә сусаган


Чишмәләргә чылатырга битемне
Учларыма иң саф, иң пакь су салам.
Бер йотымга сыяр иде бар сүзем,
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Күп кирәкми, кадере юк артыкның,
Бер генәдер бар асылы хаклыкның.
Хәят утларында янып ялыктым,
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Сүз-хәрефләр арасына күмелдем,
Өзгәләнми торамыни күңелем!
Чәчәкләрдән шигырь үреп йөрермен –
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Һич кирәкми асылташ та, байлык та,
Хикмәт дигән хәзинә бар халыкта.
Охшап кала язганмын бит балыкка –
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Ни хәл итим, бер китәрмен дөньядан
Һәм коелыр бар хәзинә учлардан.
Үлем алды сусыны күк бу мизгел
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.

Син кайт әле


Син кайт әле дустым, ерак китмә,
Кайт әле син Идел буена.
Анда сине көтеп балыклар да
Яр буенда гына коена.
Анда сине көткән су кызлары
Озын чәчен тарый басмада.
Бөтен гөнаһларың коелырлар
Туган җиргә аяк басканда.
Сагынуга түзеп яшәгәнче,
Бер кайтуың илгә – мең шифа.
Үләннәрдә борынгыдан калган
Җанны эретерлек моң шыта.
Син кайт әле дустым, читтә йөрмә,
Сагынуга башка чара юк.
Анда озын толымнарын үреп,
Су кызлары көтә саргаеп.

Мәрьям ана


Нинди сүзләр белән юатыйм соң,
Ошбу хәлгә кем ышана ала?
Кулларына нарасыен тотып
Егълап кайтып бара Мәрьям ана...
Могҗизалар көтә диләр кеше,
Могҗизага ышануы авыр.
Күңелеңдә бер кара тап булса,
Бөтен җаныңны да каплап алыр...
Изге юлга чакыручылар бар,
Инанса да бозыклыкта кала.
Улы кадакланган тәре яннан
Елап кайтып бара Мәрьям ана!
Юк, хакыйкать һич югала алмый
Тәреләргә кадакланып кына.
Гайсә пәйгамбәр ул күккә ашты,
Ышанмады бары халык кына.
Әнисенә янә килде дә ул,
Бәхилләште, борчылма дип, анам.
Миңа андый сынау җибәрмәде
Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле Аллам.
Нинди сүзләр белән юатыйм соң,
Чиркәүләрнең һаман чаңы кага.
Сурәтенә табынганда кавем
Үксеп елый бугай Мәрьям ана.

Әни


Бу дөньяның фани гүзәллеге
Беркайчан да күммәс бәгыреңне.
Яз кояшы җанда мәңге балкыр
Гел кадерләп торсаң әниеңне.
Бу дөньядан кемдер җылы эзләр,
Кояш йә ай бирмәс андый назны.
Бар җылылык әни йөзләрендә,
Әни күңле һәрчак сандугачлы.
Бу дөньяда саф мәхәббәт эзләп,
Ялгышадыр күпләр әле бездә.
Безнең өчен бөтен күңлен биргән,
Иң сөекле сөю әниебездә!
* * *
Син шулкадәр назлы...
Карашың да
Һушларымнан тәмам яздыра.
Үз-үземне тыя алмам кебек
Карасам да сиңа аз гына.
Син шулкадәр назлы...
Гүзәл дә син –
Күзләреңә карап туймаслык.
Син дөньяга чыкма,
Чыга калсаң
Мин коткара алмам җыр язып.
Син шулкадәр назлы...
Мәңгелектә
Нурлар насыйп булсын үзеңә.
Язлар ямьле хәзер!..
Син булганда
Моңсу булмас инде көзе дә!

Сибәли...


Сибәли күктән өстемә
Сафлыкның үзе бугай.
Бу яңгырларның төсләре
Ник аксыл икән болай?
Сибәли күкнең үзеннән
Көмеш тәңкәләр генә...
Кар көртләренең өстенә
Сары бәбкәләр менә...
Каян килгән бу яшеллек!..
Аһ, уза гына гомер.
Сибәли генә күкләрдән
Яшьлекне яккан күмер.

Тәүбә


Күзләреңдә – чык тамчысы,
Намазлык йөзе – юеш.
– Йә Раббым, җанымны алма
Тәүбә итмәгән килеш.
Күзләреңдә үкенечләр
Эриләр тәүбә илә.
Үз-үзеңне аңлыйсың күк
Син шушы хәлдә генә.
Син хәзер генә беләсең
Җиһанның бөтен серен.
Кара таплы күңел белән
Яшисең килми синең.
Тәрәзәдә чык тамчысы
Яңгырлап туа иртә.
Синең керфекләрең аша
Бар дөнья тәүбә итә.
 

Утыз яшь


Җәйсылукай,
Ниләр булды сиңа!..
Толымнарың нигә саргайган?
Яшел толымнарың искә төшсә
Мин эзләрмен аны кайлардан?
Җәйсылукай,
Ниләр булды сиңа?
Чәчләреңә инде чал кунган.
Каләмем дә ак бушлыкка чумган
Очкын алыйм кайсы ялкыннан?
Җәйсылукай!
Бик сагындым сине!
Яз җитте бит, тагын кайт җиргә!
Сылулыгың күзне чагылдыра,
Күзләреңне миннән яшермә!
Җәйсылукай!
Такыялар киеп
Гашыйк иттең янә үзеңә!
...Син мәңгегә яшел!
Миңа гына
Кабат кайтып булмас көз килә!
 

Болыннарга чыкма!


Болыннарга тагын чыкма инде,
Хәтерләтеп яшьлек иртәсен.
Яшеллеккә иңгән җырларымны
Син яңадан яшьле итәсең.
Болыннарга янә чыкма инде,
Сагынырсың, ләкин мин булмам.
Җилләр булып шаулап исәрмен дә,
Алларыңа килеп егылмам.
Болыннарга бүтән чыга күрмә,
Киерелеп күңел тартылган.
Күпме шулай очып йөреп була
Офыктагы сагыш артыннан.
Болыннарга башка чыкма, дустым,
Хәтерләтеп яшьлек иртәсен.
Күзләремә иңгән яшеллекне
Өр-яңадан яшьле итәсең.

Комментарийлар