Бар дөньяны бозга төргән
Бураннардан яклаучым бул,
Димим.
Кылдай нәфис күңелеңә
Бармак очы белән хәтта
Тимим.
Бул күңелне кардай изеп,
Гөрләвек итеп
Түгүче.
Һичнәрсәгә исең китми,
Тик үзең булып
Йөрүче.
Кояштан өзелгән нурдай,
Сузылырмын мин юлыңа.
Җылытма да,
Суытма да.
Тынып калган таган кебек
Тибрәтмә дә,
Юатма да.
Елатма да,
Яратма да,
Чәчләремне, җилләр булып,
Ипле генә
Таратма да.
Ялгыз калган йөрәгемә

Бер җөмлә син
Аңлатма да.
Искергән яңа яраны,
Ялгыш тиеп,
Яңартма да.
Җавап өмет иткән күңел,
Әйдә, янып,
Көлгә күмел.
Сердәш булма,
Иптәш булма.
Болар һич тә
Кирәк түгел.

Әмма…

Айдан өзелгән
Бер нурдай,
Сузылырмын мин
Юлыңа.

Ә син үзең…

Тик бул гына.
Тик бул гына.

 

Алинә ХӘБИБУЛЛИНА

Фото: https://twitter.com/

 

«Мәйдан» №10, 2020 ел.


Комментарий язарга