Логотип «Мәйдан» журналы

Банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы турында кисәттеләр

Үзәк банк россиялеләрне банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.Шулай итеп, банк мошенниклары телефон номерларын шундый ук банк номерларына алыштыру...

Үзәк банк россиялеләрне банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
bankovskie-karty
Шулай итеп, банк мошенниклары телефон номерларын шундый ук банк номерларына алыштыру ысулын үзләштергән. Мондый технология мошенникларга үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырырга һәм "шикле транзакцияләрне блокировкалау рәвешендә корбаннар акчаларын урларга" мөмкинлек бирә, диелә документта.
Үзәк банк кисәткәнчә, күпчелек очракта урлау тикшерелмәгән чыганакларның сылтамалары буенча күчү, рәсми булмаган кушымталар йөкләү аркасында килеп чыга. Шулай итеп, караклар банк карталары мәгълүматларын алырга мөмкин.
Белгечләр искәрткәнчә, банк хезмәткәрләре карталарның парольләрен, шәхси мәгълүматлар турында сорарга хокуклы түгел.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195118/

Комментарийлар