Логотип «Мәйдан» журналы

Банан торты

Крем өчен: 500 грамм каймак, 1стакан шикәр комы, 1-2 банан.Пешерү тәртибе:Камыр ясыйбыз. Йомыркаларны, шикәр комын блендер ярдәмендә бик яхшылап болгатабыз. Көпшәкләгеч, көнбагыш мае салып, тагын бер...

Крем өчен: 500 грамм каймак, 1стакан шикәр комы, 1-2 банан.
Пешерү тәртибе:
Камыр ясыйбыз. Йомыркаларны, шикәр комын блендер ярдәмендә бик яхшылап болгатабыз. Көпшәкләгеч, көнбагыш мае салып, тагын бер тапкыр бутап алабыз. Соңыннан, он салып, каймак куелыгындагы камыр басабыз.
Камырны майлы табага бушатабыз да духовкада 20-30 минут чамасы пешереп алабыз. Кызулыгы духовканың нинди булуыннан сайлана. Камыр пешкән вакытта мичнең ишеген ачмасагыз, яхшы булыр. Бу очракта бисквит, күпереп, бик матур булып пешәчәк.
Кремны ясар өчен блендер ярдәмендә каймак белән шикәр комын болгатырга гына кирәк.
Камыр әзер булып, бераз суынгач, икегә бүләбез. Камыр калын килеп чыкса, өчкә бүлсәгез дә ярый. Һәр катны крем белән майлап чыгарга, араларына юка итеп киселгән банан телемнәрен тезәргә.
Тортны шоколад, җиләк-җимешләр белән дә бизәсәгез була.
Чәйләрегез тәмле булсын!
 

Фото: ok.ru


Чыгнагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/banan-torty/

Комментарийлар