Логотип «Мәйдан» журналы

Балан үстерсәң, дару да кирәкми!

Бакчада кып-кызыл булып баланнар пеште. Бу әчкелтем җимештән пешерелгән бәлешне яратмаган кеше бар микән? Юктыр, мөгаен. Ә менә аның файдалы яклары күп булуын белүчеләр сирәктер.Медицинада баланның ка...

Бакчада кып-кызыл булып баланнар пеште. Бу әчкелтем җимештән пешерелгән бәлешне яратмаган кеше бар микән? Юктыр, мөгаен. Ә менә аның файдалы яклары күп булуын белүчеләр сирәктер.
rowan-g7e169d5b8_640



Медицинада баланның кайрысын һәм җимешләрен файдаланалар. Аның кайрысында дуплау матдәләре, вибурнинглиозидлар, ситостеролин, флобафеннар, ситостерин, сумалалар, кырмыска кислотасы, серкә, каприн, каприл, изовалериан, май, линоль, церотин һәм пальмитин кислоталары, мирицил спирты бар. Җимешләрендә инверт шикәре, дуплау матдәләре, пектин, изовалериан һәм серкә кислоталары, С витамины була.

Көнкүрештә баланны, яңа җыелган һәм киптерелгән килеш, җиңелчә эч йомшарткыч, тирләткеч һәм кан басымын төшерә торган дару буларак файдаланалар. Балан кайрысы экстракты аптекаларда сатыла. Аны көнгә 2-3 тапкыр ашау алдыннан 20-40ар тамчылап эчәләр.

Кайнатмасын ясау өчен 20 грамм туралган кайрыга бер стакан су салалар, 10 минут кайнаталар һәм сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмәсен 1-2 аш кашыгы изелгән җимешләргә бер стакан кайнап торган су коеп әзерлиләр. 4 сәгать төнәтәләр, аннары сөзәләр һәм көн буена аз-азлап эчәләр.
Җимешләрен тулысынча өлгереп җиткәч, коры көннәрдә, саплары белән бергә кисеп җыялар. Аларны, юка гына таратып, 50-80 градуслы мичтә яисә киптергечтә киптерәләр. Киптерелгән җимешләрне сапларыннан һәм вак ботаклардан аерып алалар.
Баланны юып, туңдыргычка куйсаң да бик яхшы саклана.
 
 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://www.facebook.com/


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-09-30/balan-sters-daru-da-kir-kmi-2525612



Комментарийлар