Логотип «Мәйдан» журналы

Балан бәлеше — витаминлы хәзинә

Баланның витаминнарга бай икәнлеген ата-бабаларыбыз да бик яхшы белгән. Шуңа күрә дә кыш һәм яз көннәрендә аңардан бәлеш пешергәннәр. Уңган хуҗабикәләргә бик җиңел һәм үзенчәлекле дә булган рецепт тәк...

Баланның витаминнарга бай икәнлеген ата-бабаларыбыз да бик яхшы белгән. Шуңа күрә дә кыш һәм яз көннәрендә аңардан бәлеш пешергәннәр. Уңган хуҗабикәләргә бик җиңел һәм үзенчәлекле дә булган рецепт тәкъдим итәбез.
balan-beleshe
Балан бәлеше пешерер өчен тәүдә камыр басарга кирәк. Моның өчен 250 грамм кибет каймагы, 6-7 аш кашыгы көнбагыш мае, ярты чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чәй содасы, чама белән он кирәк булачак. Камырны баскач, өстен каплап ял иттерегез.
Эчлек өчен баланны пешереп алыгыз, пешеп чыгар алдыннан туралган алма, шикәр комы өстәгез. Алма пешкәч тә, плитәне сүндереп, суытырга куегыз.
Эчлекне камырга салып, авызын каплагач, өстен чәнечке белән тишкәләп алырга онытмагыз. Болай иткәндә балан пешкәндә бүленеп чыккан су пар булып очып бетә һәм пирогның эче юешкә тартмый.
Бу рецептның үзенчәлеге - эчлеккә баланга алма да кушылу. Пешереп карагыз, бик тәмле һәм хуш исле пирог килеп чыга.
Ашларыгыз тәмле булып, үзегез исән-сау булыгыз!
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Balan-b-leshe--vitaminli-h-zin-191776/

Комментарийлар