Логотип «Мәйдан» журналы

Балам-багалмам

— Ак булсын, пакь булсын, жаны-тәне саф булсын, чәп-чәп-чәп. Каяле, улым, тәпиләрне дә чәбәклик: ни чабасың — оныгымның тәпиен чабам, җилдән җитез йөгерсен, игелекле булып үссен. Ни чабасың — оныгымның кулын чабам, кешелекле булып үссен...

—  И әнкәй, бигрәкләр дә тәмле итеп юындырасың Рамилне, ул такмакларны каян табып бетерәсеңдер.  Монысының да аңлаган кыяфәттә утыруын күр әле син. — Халидә, сабыеның су тамчылары җемелдәшкән алсу йөзенә карап, елмаеп куйды. Ике бөртек энҗе тешен күрсәтеп быдыр-быдыр килгән Рамил, әбисе сизмәгәндә, аның кулындагы каен яфрагын йолкырга маташа иде. Ай, җитез дә инде үзе! Сания апа оныгын тагын бер-ике чәбәкләп алды да, эскәмиядә утырган килененә эндәште:
—  Халидә дим, бар, алачыкка чыгып утыр, шабыр тиргә баткан килеш урамда салкын тидерерсең, әзрәк кибенә тор. Хәзер, коендырып алам да, Рамилне үзем төреп бирәм.  Кил әле, улыкаем, тәти су белән дә коеныйк:  суы сарыксын, үзе калыксын, ата-аналы, алтын канатлы,  акыллы, тәүфыйклы булсын,  амин, Ходаем! Менә нинди тәтәй җегеткә әйләнде Рамилебез!
Баланы олы җәймәгә әйбәтләп төргәннән соң, Сания апа аны Халидәгә тоттырды.
—  Берүк тыны бетә күрмәсен, тизрәк атларга тырыш инде.
Рамилне юындыру — әбисенең иң яраткан шөгыле. Утыны, мәшәкате дими, ике көнгә бер ягып кына тора мунчаны. Ташына ромашка, кычыткан сулары сибә-сибә, каеннан, үзе әйтмешли, "ысбижий" миллекләр ясый-ясый, бөтен рәвешен китереп әзерли ул аны. Халидә дә, Фәнил дә:
—  Нигә мәшәкатьләнәсең,  әнкәй,  өйдә дә юындырып була бит үзен,  бәләкәй балага мунча дигән булып инде, — дип әйткәлиләр иде. Тик Сания апа барыбер үзенекен итте.
— Алай димәгез, балалар, мунчаның әллә никадәр сихәте бар аның. Күрәсез бит, мунчадан соң Рамил бөтенләй эреп бетеп йоклый, төнлә ник бер уянып карасын...
Ни хикмәттер, үзен әбисе юындырганда, Рамил тавыш-гаугасыз гына утыра. Баштагы мәлдә Халидә бу эшкә үзе тотынып караган иде, бала шундый итеп еларга тотынды — әнкәсе алай итте, болай итте, аптыраудан тәмам гаҗиз калып, үзе дә еларга тотынды. Сания апа, Рамилне алып кайтырга дип, мунча алачыгында утыра иде. Халидә, елаудан туктап, аны чакырды:
— Нишлим, әнкәй, мин бит баланы ничек тотып юарга икәнен дә белмим. Сабын­ласам, кулымнан төшеп китәр кебек.
—  Әллә икәүләп елашып утыралар инде? Җебеп торсаң, төшеп тә китәр, Алла сакласын. Инәй кеше булдың хәзер, орчык буе бала синең карамагыңда. Син дә сакламасаң аны...
Сания апа, тиз генә чишенеп, сөйләнә-сөйләнә оныгын юындырырга кереште:
—  Менә, әнием, диген, улым, миңа барысы да ана сөте белән керә, диген. Син мине изге теләкләр әйтә-әйтә, нык тотып юындыр, куркаклыгыңны, җебегәнлегеңне сиздереп утырма, диген. Әтием белән әнием минем яклаучым да, саклаучым да булырга тиеш, диген, әйме, улым...
Олы улы Фәнил өйләнеп авылда калган иде. Әй шатланды моңа Сания апа! Беренче оныгы Рамил тугач, бөтенләй кая басканын белми йөри башлады. Баланың баласы балдан татлы дип юкка гына әйтмиләр икән! Өй эчендә сигез җан гөрләшеп яшәп яталар иде. Рамилгә бер яшь тулган көнне Фәнил, табын янында бераз утыргач:
—  Әнкәй, син риза булсаң, без Халидә белән Чаллыга китәр идек. Мин инде эш тә белешеп  кайттым,  малосемейка да бирәчәкләр, — дип хәбәр итте. — Ахырга кадәр хәл ителгәнче белгертеп борчыйсым килмәгән иде... Сезгә дә иркенрәк булып калыр.
Нәрсә дисен Сания апа, "бераз мая туплап, Фәнилләрне күрше нигезгә башка чыгарырмын, Рамилем дә күз алдында булыр" дигән хыялларының челпәрәмә килү­ен сиздермәде, күз яшьләрен эчкә йотты да ризалыгын бирде. Киттеләр. Авылның асыл егет-кызларын суырып кына тора шул шәһәр дигәннәре...
Сания апа, өй җыештырганда оныгының тән җылысы, сөт исе сеңеп калган киемнәренә юлыкса, эшен ташлап, шулар белән әвәрә килеп утыра. Моны күреп, төпчеге Нәзилә чын-чынлап көнләшә:
—  Син Рамилне миңа караганда күбрәк яратасың, — дип, иреннәрен турсайта. Әй бу гомернең агышлары... Барысы да кичә генә булган кебек, баксаң, Рамилгә дә унбиш яшь тулган ләбаса. Бу араларда нигәдер гел төшкә керә үзе, хәерлегә булсын.
Бүген дә йокысыннан бастырылып уянды Сания апа. Имеш, Рамилнең туган гына вакыты икән. Килене Халидә белән икәүләп бала юындырып утыралар. Сания, кай­нар су алам дип мич артындагы казанга үрелгән генә иде, ләүкәдә утырган Халидә чырыйлап кычкырып җибәрде:
—  Бетте бала, харап булды!
Рамил, әнкәсенең сабынлы кулларыннан шуып, ләүкә астына, пычрак суга төшеп бара икән. Әбисе тотып калыйм дип талпынган иде — өлгермәде, чүмече чайпалып китте дә, кайнар су бөтен тәнен өтеп алды. Кул-аякларының әрнүенә түзалмыйча, Сания ачу белән килененә кычкырып җибәрде:
—  Нигә җебеп утырасың, баланы имгәтәсең бит!
Шулвакыт, үз тавышыннан үзе сискәнеп, уянып китте. Ярый, төш кенә икән әле. "Әй Ходаем, балалар исән-сау яшәсеннәр берүк. Саташуым гына булгандыр, начар­га юрап утырмыйм әле". — Сания апа шулай дип үз-үзен тынычландырып куйды.
Нәзиләсе кияүгә чыкканнан бирле ялгыз башына ямь табалмый тәмам тинтерәде инде. Көнозын уйланып йөргәч, төннәре дә саташулы төшләр белән үтә. Менә, төпчеген дә алып киттеләр диген...
"Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә", — дип җырлый-җырлый алды­лар да киттеләр Нәзиләне. Сания апа болын кадәр йортта үзе генә калды. Гаделшасы исән булса икән лә! Бер генә баласының да башлы-күзле булуын күрергә өлгермәде, бигрәкләр дә яшьләй китте шул, бахыр. Дөнья бәясе торырлык кеше иде үзе. Хатыны, балалары дип җан атып яшәде. "Өй тутырып бала үстерербез, бер оя оныкларыбыз булыр, карчык", — дип хыялланырга яратыр иде, мәрхүм. Саниясен кулларында гына күтәреп йөртмәде инде! Өченче балалары тугач, өзлегеп, урынга яткан иде хатыны. Гаделша ашарга да пешерде, керен дә юды. Авыл халкын шаккаттырып, ерак чишмә­дән суын да китерде. "Итәк киеп туасың калган" дип ихахайлаган ир-атның мәнсезлегенә исе дә китмәстән, сыерны да үзе сауды. Ходайның хикмәте булдымы, ире кайнаткан үләннәрнең шифасы тидеме, Сания бик тиз аякка басты. Бу хәлләрдән соң Гаделша, берәрсе белән тәмәке көйрәткәндә, "хатыныңның саулыгын сакла, яшьти", дип әйтергә гадәтләнде. Үзен генә саклый алмады шул ир канаты...
Кыш урталары иде. Бер төркем ирләрне, төзелеш өчен диләнке кисәргә дип урман­га җибәрделәр. Иртән машина илтеп куя, кичен килеп ала үзләрен. Ул көнне машина нигәдер соңлаган  иде.  Кайбер түземсез җаннар,  артык көтәргә теләмичә,  бүрәнә төялгән арбага үрмәләделәр. Тракторчы Сәлим: "Анда утырырга ярамый", — дип кар­шы төшеп маташкан иде, тозлы-борычлы сүз белән тиз генә авызын йомдылар.
Эш арасында тамак төбен дә чылатып алганнар иде. Шул зәхмәт суы тәэсирен­дәме, сүзен тыңламыйча арбага кунаклаганнарга ачу итепме, Сәлим тракторны куды да куды. Гаделша, Хәлим һәм Инсаф сызгырып та, кычкырып та карадылар, ләкин трактор карлы-бозлы юлдан дуамалланып чабуын дәвам итте. Кырынтау янындагы чокырга җиткәч, мизгелнең кайсыдыр өлешендә җир белән күк бергә кушылдымы, дөньяның асты-өскә килде.
Кешеләр күреп, ярдәмгә килгәндә, юан-юан бүрәнәләр астында калган ирләр соңгы сулышларын ала иде.
Бер көн эчендә алыптай өч ир-егетне җирләделәр авылда. Нәкъ шул көндә өч яшь хатынның чәченә ак кырау сарылды. Нәкъ шул көндә авылда сигез бала — Гаделшаның өч улы, ике кызы, Инсафның ике улы, Хәлимнең "эттә" дип әйтергә өйрәнеп кенә килгән нәни кызы әтисез, ятим калды.
"Кеше үтердем, үзем дә асылынам" дип урманга йөгергән Сәлимне көч-хәл белән эзләп таптылар. Егетнең дә шактый гомере тимер читлек эчендә югалды...
Гаделшаның кырык яше генә тулып киткән иде. Саниясенең иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәт һәм берсеннән-берсе кечкенә биш нарасые калды. Иң олы улларына унбиш, төпчек кызларына ике яшь иде ул чакта. Инде менә төпчекләре Нәзилә дә тормышка чыкты...
Сания апа үзенең яшен чорларга бүлеп, аерым-аерым гына саный хәзер: егерме яшьтә Гаделша белән гаилә кордылар, егерме ел бергә гомер кичерделәр, сыңар канат калганына да егерме ел үткән. Ялгызлыкның ни икәнен үз башына төшкәннәр генә аңлый торгандыр.
Балалар да кай арада үстеләр дә, кай арада таралышып беттеләр, әй гомер диген... Дөрес, берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел анысы. "Бездә яшә, әнкәй, бездә яшә", — дип өзелеп чакыралар, тик ни җаның белән шул таш калага барып яшәмәк кирәк! Яшел чирәмеңне дә, сандугач тавышларын да, җиләкле аланнарны да күтәреп китеп булмый шул, булмый. И-и, ул җиләкле аланнар, печән чапкан тугай­лар... Җәй җиттеме, Сания апаның үзәкләре өзелә инде шуларны сагынып. Чалгы­ларын күтәреп әй китәрләр иде Гаделшасы белән парлап. Янәшәдә биш яшьлек уллары Фәнил бөтерелер. Әллә ни эш тә кырмагандыр, иренә ялгыз күңелсез булмасын дип иярә торган иде Сания. Бер-ике селтәнеп алуга җиләк җыярга кере­шер үзе. Эх, ул Озынкуактагы җир җиләге! Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. Елы-елы белән шундый котырып уңа, хәтта аяк басарга кызганыч. Печән чабарга килгән җирләреннән чиләк-чиләк җир җиләге күтәреп кайткан чаклары булды. Гаделша да, чалгысын ташлап, чабылган покос арасыннан җиләк җыеп утырыр иде. Фәнилләре, сабый диген инде, кояш кыздырганга да, черки-кигәвен бимазалаганга да зарлан­мыйча, көнозын алар белән кайнаша. Кайчак тугайның зәңгәр кыңгыраулары, эре таҗлы ромашкалары арасына кереп кача да, күке булып санап, шаярып утыра.
— Улы-ым! Җиргә ятып, йоклап китә күрмә, зәхмәт кагылыр. Әнә, әтиең печәннән куыш ясап бирер үзеңә. Улы-ым!..
Әнисенең сузып-сузып кычкыруын кызык итеп, юри дәшмәгән була Фәнил. Бар иде бәхетле, ваемсыз чаклар...
Сыңар канат калса да, балаларын ким-хур итеп үстермәде Сания. Хәленнән килгәнчә киендерде, укытты, эшкә өйрәтте. Язмыш дигәне төрле якка таратты да бетерде үзләрен. Фәнил белән Наиле Чаллыда, Рәзиләсе Казанда, Шамиле Себердә гомер кичерә. Нәзиләсе, Аллага шөкер, ерак китмәде, күрше авылда гына аны­сы. "Сезгә калдырыр алтын-көмешем дә, башка байлыгым да юк, балалар. Васыя­темне генә калдырам. Берүк бер-берегезне ташламагыз, аралашып яшәгез, акчасы-күчтәнәче дип тә тормагыз, барыбер барысы да арттан өелеп кала. Теге дөньядан берәүгә дә юл юк, исән чагында күрешеп яшәгез, туган итә белегез", — дип, кат-кат тәкърарлап тора әниләре. Зарланырлык түгел, кайтып йөриләр. Тик барыбер оныклары белән сирәгрәк күрештерәләр шул. Соңгы араларда Рамилнең бөтенләй күзгә-башка күренгәне юк. Хәер, егет булып бара бит, карт әбисе янында нишләсен хәзер. Югыйсә, бәләкәйрәк чагында җәй буе авылда ята торган иде. Ниләргә генә өйрәтмәде аны әбисе: хәреф танырга, язарга, шигырьләр-җырлар ятларга дисең­ме... Сөйләнмәгән әкият, җырланмаган җыр калмагандыр. Әле дә хәтерендә: дүрт яшьлек чагында җәй буе догалар-мөнәҗәтләр өйрәнгән иде Рамил. Ашап туя да, амин тотып көйләп укып җибәрә, олылар да шаккатып тыңлый үзен:
—  Әлхәмдү-лиллаһил-ләзи әтгамәнә вә сәканә вә җәгаләнә минәл муслимин...
Тик мондый сабаклар озакка бармады.  Рамилне алып киткәч,  икенче атнада Фәнил үзе генә кайтып төште. Җаен туры китереп, әнисенең хәтерен калдырмаска тырышып кына суз башлады:
—  Әнкәй, син Рамилгә төрле догалар өйрәткән булгансың икән. Бакчага баргач, ашаганнан соң укый-укый амин тотып утырган. Беләсең бит, мин коммунист кеше... Үзенә күрә нәчәльник тә әле... Тәрбиячесе шундый тавыш күтәрде! Ярый әле артык зурга китмәде... Син, ни, әнкәй, болай каты әйтүемә ачуланма да, рәнҗемә дә, зинһар, тик баланың башын бутама инде.
—  Бәрәкалла, амин тотканга ачуланалар димени. Бәләкәйдән өйрәтмәсәң, әллә син аны үскәч башына кертеп булыр дисеңме. Үзегез, Аллага шөкер, бишегездән берегез дә имансыз булып үсмәдегез. Кеше арасына чыккач кына амин тотуны да нишләптер хурлыкка саный башладыгыз түлке.
— Әй әнкәй, заманы шундый бит, кая барасың. Ярамый тек ярамый. Син өйрәт­кән догалар хәзер дә күңелдә анысы, берсе дә онытылмаган. Шулай да, Рамилгә боларны өйрәтергә кирәкмидер, әнкәй. Безгә дә начар булуы бар...
Замана, имеш. Бала күңеленә иман орлыклары салырга да куркып-калтырап тор инде. Кем генә булып үсәр микән соң ул? Тагын бер вакыйга исендә әле. Анысы Рамил укырга кергәч булды бугай. Оныгының каникулга кайткан чагы иде.
Инеш буенда икәүләп каз бәбкәсе саклыйлар шулай. Рамил сорау арты сорау яудырып кына тора:
—  Әбием, балыкларны кем ясаган? Суны кем ясаган?
—  Бар да Аллаһы тәгаләнең хикмәтләре, улым.
—  Әбием, алла — ул әйбәт сүз түгел бит, әйме?
—  Тәүбә, тәүбә, ни сөйләвең бу, улыкаем, кайсы кяфере шулай дип өйрәтә?
— Укытучы апа әйтте. Китаптан күчереп язып утыра идек, "Алсу су ала" дигәнне мин "Алсу су алла" дип язганмын, юри түгел, ялгыш кына инде. Клара Фатиховна күрде дә минем кулымны төйде.  "Күрсәтермен мин сиңа алланы, җыен теләсә-нинди пычрак синнән чыга", — дип ачуланды.
—  И бер Ходаем, үзең рәхмәтеңнән ташлама бәндәләрне!..
Ел артыннан ел узды. Бергәләп каз көткән инеш буйлары да үзгәрде: суы чыпчык тезеннән генә калды. Яр буендагы хәтфә үләннәр дә юкка чыкты, алар урынында котырынып тигәнәк үсә хәзер. Рамил дә, ялан тәпиле, почык борынлы самими малайдан алып гәүдәле егеткә әйләнеп бара. Бер генә бала булгангамы, ай-яй иркәләп үстерделәр үзен, ни сораса — шул кулында булды. "Ярамый" дигәнне белми үсте инде, хәерле булсын. Фәнил дә, Халидә дә, ничә карама, "эш, эш" дип чаптылар. Баланы башта бакча, аннан мәктәп тәрбияләде. Мәктәп сумкасында дә­реслек урынына әллә ниткән ялангач кызлар сурәте төшкән журналлар булыр иде. Кунак-мазар җыйсалар, рюмкага су булса да салып, олылар белән чәкештереп утыра иде Рамил. "Нигә әзрәк кулын тотмыйсыз, үскәч ничек тыярсыз үзен?" — дип әйтеп караганы булды Сания апаның. "Бала гына бит әле ул, кызык итеп кенә утыра", — дигәч, янә дә катыша алмады. Гел-гел өйрәтеп торганны кем яратсын, яшьләрнеке яшьләрчә инде, нишлисең.
Сания апаның икенче оныгы, Наиленең улы Руслан да әбисе күзеннән читтә "шәһәрский" булып үсә менә. Ел саен яз җитеп, үләннәр баш төртүгә, ашкынулы өмет белән көтә Сания апа: быел калдырмаслармы, ике-өч атнага булса да әбисе янына кайтармаслармы оныгын? Кая ул, ике көнгә дә калдырмыйлар. Әле үткән атнада гына җыйнаулашып кайтып киткәннәр иде. Ни ялынды Сания апа:
—  Русланны минем янда калдырыгыз, үзегез барыбер көнозын эштә бит. Дүрт стена арасында тинтерәп ятканчы, рәхәтләнеп урамда уйнар, малайлар белән балыкка барыр, кукы-кузгалак ашар. Көн дә яңа сауган сөт эчерер идем үзенә, бакчы, бигрәк арык бит оныккаем, — дип үгетләп тә карады. Килене кырт кисте:
—  Что син, мама! Сабый гына бит ул, үзен-үзе карый да алмый. Кичә дә, мин күрмәгән арада, ишегалдында яланаяк чабып йөри иде, каеш күрсәткәч кенә ботин­касын алып киде.
—  Шул каеш белән котын алып бетергәнсез инде баланың.  Чирәмдә яланаяк йөрсә,  файдасы  гына булыр,  тәннәре  ныгып  китәр  ие.  Менә мин җәйгә керүгә кәлүшләремнең кайда икәнен дә онытам,  көзгә кадәр  ишегалдында  гел яланаяк йөрим. Тфү-тфү, әйтмәгәнем булсын, чирләп караганым да юк.
—  Син күнеккән бит инде, мама. Безнең Руслан әз генә сквознякка эләксә дә, атна буе борын тартып йөри.
— Гел өф-өф итеп торганга шулай ул, килен. Әнә, аның белән бер яшьлек Илнур, күрше малаен әйтәм, май җитүгә абыйлары белән су керә, балыкка йөри, ат өстен­дә чаба. Акыл өйрәтә дип ачуланмагыз,  балалар,  шул Русланыма карап  йөрәгем әрни. Бигрәкләр нәзберек итеп үстерәсез түгелме соң? Башта иркәлисез, азынды­расыз, аннары үзегез үк каеш белән сугып тыясыз. Атагыз әйтә торган ие: "Ишек өстенә кычыткан я тал чыбыгы кертеп куй, ну сукма! Кыйналып үскән бала дөньяга үчле була ул, әнисе", — ди торган ие, мәрхүмкәем.
Ирина — шәһәр кызы, авылдагы иркенлекне аның җаны кабул итә алмый. Ялга кайткан көннәрдә дә бөтен вакыты улы артыннан күзәтеп уза:
—  Рустик, сыйпама дим этне, чир йоктырасың!
—  Рустик, кулыңны суга тыкма, салкын тидерәсең!
—  Күлмәгеңнең түшен пычратма!
—  Коймага менмә, егыласың!
Тимә, алма, кагылма... Кайчагында, улы колак салып бетермәсә, йомшак җиренә каты гына итеп эләктереп тә ала. Я булмаса, ире Наилгә эндәшә:
—  Наиль дим, малаең тыңламый, балчык белән уйный, эләктер әле үзенә. Боларны ишетеп, Сания апаның җаны әрни.  Һай Аллам,  сабый бит ул,  ничек инде уйнамасын да, йөгермәсен дә. Гарип түгел ләбаса, тфү-тфү. Гелән-гел каты­шып та булмый үзләренә.
Тәки калдырмадылар Русланны. "Мин садикка йөрергә не хочу, абика янында калам", — дип, ике телне бергә кушып өзгәләнгән малайны машинага төрткәләп дигәндәй утырттылар. Еламсыравына җен ачуы чыгып, әнкәсе янә берне чәпелдәтеп алды үзенә.
Руслан, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, машина тәрәзәсе аша кул болгады:
—  Пока, абика!
Кулын җайсызрак селтәдеме, тәрәзә буена кассетага тезелгән йомыркаларның бер-икесе "чырт" итте.
—  Ах, кулыңны сугып... — Ирина борылып, улының кулларына бәргәләп алды. Сания апаның ике  күзеннән дә мөлдерәп  яшь ага иде.  Балаларны  озатып җибәргәч тә, алъяпкыч итәге белән йөзен каплап, коймага сөялгән хәлдә шак­тый озак басып торды ул. Һай, балалар! Гомернең һәр минуты, һәр мизгеле сезне уйлап, сезнең өчен борчылып үтә ләбаса. Сабый чакта беләкне, үсеп җиткәч йөрәкне авырттырасыз. Авылда бергәләп, гөрләшеп кенә яшисе дә, юк бит, юк, үскән берсе шәһәргә сыпырту ягын карый. Эт оясы кадәр урында кысылып ятса ята, әткә-әнкә нигезенә кайтып яшәми. Карачы, бу болын кадәр, әле берничә ел элек кенә балалар үзләре җыйналып салган йортны: каралты-курасы, мунчасы, бакчасы дисеңме. Ялгыз башка ни куанычы бар соң аларның? Наилгә читләтеп тә, турыдан да әйтеп караган иде Сания апа, кая ул, якын да килмәде улы:
—  Әнкәй, әле син үзең җир җимертеп дөнья көтәсең. Бәрәңгесен-мазарын ка­зырга, печәнен әзерләргә булышып торабыз. Монда ни эш урыны юк, мәктәпне дә әйтер идем. Менә, берәр елдан Русланны укырга кертәсе булыр, английский клас­ска бирербез үзен, чит тел өйрәнер. Музыкальныйга да йөртергә исәп бар. Авылда боларның берсе дә юк бит, әнкәй.
Аңлый да, аңламый да моны Сания апа. Английский диме? И-и, Алланың рәхмә­те, урыс садигына йөреп, татарчасын да чиле-пешле белгән баланы диген...
Иң тәүдә туган телен адәм рәтле итеп өйрәтергә кирәк ләбаса. Башында булса, музыкасыз да калмас. Әнә, бабасы авылда бер гармунчы иде, Наил үзе дә кимен куймый. Берсенә — кара мунча, икенчесенә — келәт өсте "музыка мәктәбе" булды үзләренә.
Балалары белән күңеленнән генә гәпләшә-гәпләшә, Сания апа өй эчен җыешты­рып алды, аннан бишбармак пешерергә әзерләнә башлады. Алла боерса, Нәзиләләр килергә тиеш бүген. Рәхмәт төшкерләре, сагынырга да ирек бирмичә, атна саен килеп йөриләр.
Нәзилә баштарак, машинадан төшүгә:
—  Әнкәй, мин кайттым, кочакла инде, — дип, әнкәсенең кочагына атыла иде.
—  Кайттым дип әйтәсе булма, кызым, килдем диген. Туган йортыңда кунак кына син хәзер, төшкән җиреңдә таш бул, кайтулар сөйләмә! — дип, каты гына кисәтте әнисе.
Сания апа, шуларны уйлый-уйлый, тиз генә ит турап алды, камыр җәйде. Мул итеп сары май салып, итне кыздырырга утыртты, токмачны кабартып алды. Бераз­дан, хуш исләр чыгарып, икенче табада кишер белән суган чыжылдый башлады.
Күп тә үтмәде, өстәл түрендә зур коштабакка салынган бишбармак утыра иде: бизәкләп киселгән токмач өстендә "мине кап та мине кап" дип, кызган ит шакмак­лары җемелдәшә, алар арасына кыздырылган кишер, суган боҗралары сыенып утырган. Кыяр, помидор телемнәре, яшел суган, укроп белән бизәлгән мондый бишбармакка Сания апаның кияве Рәсим үлә дә китә инде.
Бүген дә менә, килеп тә төштеләр, Рәсим, әбисе белән ике куллап күрешүгә:
—  Әби, миңа ун бармак кирәкми, бишәү булса да ярый, — дип шаяртып алды. Нәзилә үз итеп кенә иренең аркасына суккалады:
—  Ярар инде, Рәсим, тозсызланма, өйдә ашатмыйлар икән киявемне дип уйлар әнкәй, — дип куйды.
Кызы, кияве белән күрешү шатлыгы Сания апаның бөтен йөзенә сибелгән иде, ул, кет-кет көлеп, кунакларны өйгә дәште.
Тәмле итеп чәйләр эчкәч, Рәсим утын ярырга тотынды, Сания апа белән Нәзилә серләшә-серләшә чишмәгә киттеләр.
Нәзилә, әнисе әйтмешли, кеше кешесе хәзер, ире, каенана-каенатасы белән яши. Чит авылда киңәш-табыш итәр сердәше дә юк әлегә. Шуңа да ул, әнисе белән очрашкач, сөйләшеп туялмый.
Ана белән кыз, чиләкләрен тибрәтеп салмак кына атлаган шәйгә, сиздермәскә тырышып, бер-берсен күзәттеләр. Әнисе тагын да картаебрак киткәндәй тоела. Чөеп бәйләгән яулыгы, ананың чал чәчләрен күрегез дигәндәй, арткарак шуышкан. Күз төпләрендә җыерчыклар тагын да арткан кебек, һәр буразнага күпме сагыш, борчу, хәсрәт сыенганын үзе генә беләдер. "Их, әткәй дә исән булса" Әнисен жәлләүдән Нәзиләнең йөрәге кысылып куйды.
Сания апа да, үз чиратында, кызының йөзенә карап, "тартылып киткән, балака­ем", — дип уйлап куйды.
—  Кызым, кодагыйлар белән ару гына яшисезме соң? — дип сорыйсы итте.
—  Әй әнкәй, әллә ничегрәк әле. Болай итсәм нәрсә диярләр дип, кая тотынсам да, куркыбрак торам һаман.
—  Башта ияләшеп китүе авыррак инде, кызым. Бианаңны да, биатаңны да олы­лап яшәсәң, иншалла, барысы да әйбәт булыр. Ата-анасы алдында кияүгә дә тавы­шыңны күтәреп дәшмә берүк. Әни кеше өчен баласы ничә яшьтә дә сабый булып кала, берәүдән дә кактырасы да, суктырасы да килми. Чәчеңә-башыңа да бәйләп йөр, олы кеше тузгып йөргәнне яратмый ул. Әнә, күрше килене Хәниягә карасаң, гыйбрәт инде менә, гыйбрәт. Бианасы Сылуның йөрәге ярыла шуның аркасында. Трусик дисәң — трусик түгел, шурты диме үзе, шул кыска ыштанын киеп, урам буйлап чишмәгә бара, адәм ыстырамы. Иренең майкасы микән ул, шуны кендек турысына төенләп куя да, ярты тәнен күрсәтеп, исе дә китми йөри, биатай бар дип тә тормый. Ахырзаман галәмәтедер инде... Инде, кызым, берүк тату гына яши күрегез, кеше алдында хурлыкка калырга язмасын. "Әнкәй күп сөйли" димә, балам, ишеткәннең зыяны тимәс. Шуны да әйтермен дигән ием әле, ашарга пешерергә булса, иң әүвәл бисмилла әйтеп тотын, кызым. Тәмле дә, бәрәкәтле дә булыр. Татлы телеңне дә кызганма, "әткәй, әнкәй" дип өзелеп тор. Алар да олы кеше, яшәгән кадәр яшиселәре калмагандыр, рәнҗетә күрмәгез. Малайларын яраткач, әти-әнисен дә яратасың инде.
Болар — әнисенең күрешкән саен әйтелә торган киңәшләре. Тыңлый да, үзалды­на елмаеп куя Нәзилә: һай әнкәй, үзе әни булырга җыенган кызыңны һаман сабый урынына күрәсең.
Юк эшне дә таптырып, өйне, ишегалдын, абзар-кураны ялт иттереп чыктылар да, кияве белән кызы кичкырын кайтырга кузгалдылар. Сания апа, үзе кебек үк ялгыз песи баласын кочагына кыскан килеш, янә капка төбендә басып калды. "Ата — улны, ана — кызны белми торган бу заманда балаларымны яманлыклардан, афәт­ләрдән сакласаң иде, Ходаем. Юлларда исән-сау йөрсеннәр берүк. Яман сүзләр­дән, усал күзләрдән сакла аларны. Үзем өчен берни кирәкми, балалар хәсрәте генә күрсәтә күрмә, я Раббым!"
Сания апаның һәр көнне, иртән торса да, кич ятса да, теленнән төшми торган теләкләре иде бу.
Балаларын озаткач ямансулап калган Сания апа өй эчендә әзрәк кыштырдап йөрде дә, урын җәеп йокларга җыенды. Шулвакыт ишек каккан тавышка "дерт" итеп китте. Яулыгын рәтли-рәтли: "Хәзер ачам, кайсыгыз ул?" — дип, ишеккә таба атлады.
— Аби, мин бу, Рома, ну, Рамил инде.
— Һай рәхмәт төшкере, төн җиткәндә нәрсә дип юлга чыктың, балам? — Ишекнең келәсен ача-ача оныгына эндәште Сания апа.  Рамил үзе генә түгел, янәшәсендә такыр башлы, озын гәүдәле тагын бер егет бар икән.
—  Әйдүк, әйдүк, узыгыз, балалар. Менә хикмәт, зиһенем чуалып китте бит әле. Әткәң-әнкәң исән-саудыр бит, улыкаем? Абау ла соңлап йөрисез... Монысы иптәш малаеңмы? Кер, кер, улым, кыенсынып торма.
Рамил иптәш егете белән түр якка кереп утырды. Сания апа, ут яктысында аларның сәер рәвештә ялтыраган күзләрен күреп, сискәнеп китте. "Исерек дисәң, аракы исе дә килми үзләреннән, алҗаулары микәнни?" — дип уйлап куйды.
— Аби, безгә азрак деньги... акча кирәк иде. Одолжи, а? Исәнлек-саулык сорашмастан, Рамил сүзне шулай башлады.
—  Я Хода, әллә бер-бер бәлагә тарыдыңмы, улым, ни булды? Соң, акча дип, булганын бирермен анысы, бу айның пинсәсеннән калган иде әле.
— Аби, миңа күп кирәк. Синдә әз түгел инде, алдама. Ай саен пенсияңне ашап бетереп бармыйсың бит.
—  Бәрәч,  улыкаем,   мин  ашамасам,  әнә,   кош-корт ашый,  сыер  ашый.  Аларга ярмасын, онын, саламын бушка гына китереп бирүче юк ләбаса. Аңлатмадың да, нигә кирәк дисең соң ул акчаны?
Рамил, иптәше белән күзгә-күз карашып алды да, урыныннан авыр гына кузга­лып, әбисе янәшәсенә килеп басты...
Иртә белән авылга шомлы хәбәр таралды: "Сания апаны үтереп базга салганнар! Муенында бармак эзләренә кадәр беленеп тора. Өен пыран-заран китереп бетер­гәннәр!"
Сания апа, бу заманның бөтен афәтен, бөтен хәсрәтен учларына сыйдырып бетерергә теләгәндәй, баз туфрагын үлем ачысы белән учлап тоткан да хәрәкәтсез калган. Ярымачык күзләрендә рәнҗү дә, ачу да күренми аның, аларда — борчылу һәм курку гына. Наркотиклар алыр өчен акча эзләп авылга кайткан оныгының, татлы җимешенең, үз каны һәм үз җанының үлем сукмагына басуына гаҗәпләнү, курку һәм борчылу катып калган аның күзләрендә.
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

 

Фото: Николай Туганов


«Мәйдан» журналы архивыннан (№8, 2001 ел.)

 

Комментарийлар