Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар утырган машиналарда тизлекне киметеп йөрергә тәкъдим иттеләр

Россиядә ЮХИДИ балалар йөртүче машина шоферларына тизлекне максималь тизлектән сәгатенә 20 километрга кадәр киметергә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.“Сәгатенә 90 километр тизлек белән бар...

Россиядә ЮХИДИ балалар йөртүче машина шоферларына тизлекне максималь тизлектән сәгатенә 20 километрга кадәр киметергә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

rebenok-v-mshine


“Сәгатенә 90 километр тизлек белән барганда - 70, 60 километр чик булганда - димәк, сәгатенә 40 километр тизлек белән барасың", - дип белдерде Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Михаил Черников. Ул бу хакта “Имин юл" IV конференция барышында җиткерде.
"Үзгәрешләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертү мөһим. Тәкъдим сүздә генә калырга тиеш түгел. Баланы машинада йөрткәндә, тизлекне сәгатенә 20 чакрымга киметергә кирәк", - дип белдерде Черников.
Фото: Ok.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185092/

Комментарийлар