Сугыш вакытын шуннан беләм – әтинең үлгән хәбәре килгән иде (26.01.1943). Миңа ул вакытта дүрт яшь тә биш ай, сеңелем Фәниягә ике яшь тә биш ай. Әни сәкегә утырган, елый, аның янына тагын күрше апайлар утырганнар, барысы да елыйлар. Шул вакытта «дәү кешеләр дә елый икән» дип шаккаттым.

Без әтисез калдык. Күршеләргә керәм – анда күп апайлар җыелышып чабата ясыйлар. Һәм мине җырлаталар.

Ак күгәрчен дә гөрли,

Күк күгәрчен дә гөрли.

Атасыз балалар үлми,

Дөнья рәхәтен күрми,

дип җырлыйм.

Мондагы апайлар да елыйлар, ә мин аптырыйм: үзләре зурлар, ә елыйлар, нигә елыйлар икән дим…

Шулай итеп минем өчен сугыш вакыты әтинең үлеменнән башланды. Әтием Гарифны башта сугышка алмаганнар, чөнки аның бер кулының бармаклары булмый. Ул тимерче булып эшләгән. Авыл хуҗалыгы техникасына ремонт ясаганда, кулы кысылып, Кукмара больницасында бармакларын кисәләр. Шул зәгыйфь кулы белән дә тимерчелектә тырышып эшли. Күрше авылларга да чакырып эшләтәләр. Эшләгәне өчен ашлык биргәннәр, сугыш вакытында без ипи ашадык. Әти комган, ләгән, чиләк ясаучы булган. Аның ясаган чиләкләре әле дә булырга тиеш. Аучы булган, яссы чаңгылары, мылтыгы бар иде, кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе һәм бик тә ярдәмчел, юмарт, юаш кеше булган.

Юныс абый: «Абыйны кем урынынадыр җибәргәннәр», – диде.

Әти сугышка киткәч, Мәгъсүм исемле энебез туган иде, яше тулганчы үлеп китте.

Тагын истә калганы – без тауда чана шуганда «Әхтәм» яклар да безнең белән шуалар, алар арасында Хөрмәтулла исемле малай бар. Ул шуның белән истә калган: җәй көне бер мүкләк сыер артыннан елый-елый, аны алып кайта алмыйча, тилмереп йөрер иде. Хөрмәтулланың әтисе сугышта, әнисе үлгән, йортлары янган. Аны әнисенең бертуган апайсы Галимә тәтә белән Габдрахман абзый үзләренең канаты астына тәрбиягә алганнар икән. Ә Галимә тәтәләрнең үзләренең дә торырга урыннары юк, кызлары Сәгадәтбану апай белән Әгъләмҗан абыйларда торалар, үзләренең дә балалары бар, тагын Васыйл абый да бар.

1940 елны янгын чыгып, безнең ярты урамның йорт-җирләре янып бетә. Шуннан соң кем кайда урын таба, кайсы туганнарының мунчасында торды. Шулай итеп Галимә тәтәләр Хөрмәтулланы үзләренә сыендырганнар, нинди киң күңелле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булганнар алар. Ул малайны балалар йортына бирмичә үзләре караганнар! Аның сыеры да бар бит әле. Кыш ашатып чыгарырга күпме печән кирәк! Печән чабулар, җыюлар авыр, халыкка бер җирдән дә чабарга рөхсәт юк. Ә шулай да шул сыерны биш ел асраганнар. 1945 елның декабрь ае булса кирәк, без чана шуганда, «Хөрмәтулланың әтисе кайткан!» – дигән хәбәр ишетелде. Сеңелем Фәния белән йөгердек Хөрмәтулланың әтисен күрергә. «Әҗәл» якта әтисенең абыйсының хатыны һәм малае яши торган өйгә барып кердек. Без бусагада басып торабыз, мондый күренеш: түрдә сәке, анда бик күп кешеләр утырганнар. Ишек катында да кеше күп, ә урта буш. Шунда табуреткада хәрби киемнән, медальләр таккан бик матур солдат, ә аның алдында бердән-бер улы Хөрмәтулла утыра. Ул кинодагы шикелле бер мизгел, күренеш булып истә калган. Хөрмәтулланың әтисе алдында утыруы иң бәхетле көне булгандыр… Нинди сугышлар үтеп, ул исән-сау әйләнеп кайткан, ә яшәргә тиешле хатыны үлгән… Нинди зур югалту, нинди зур кичерешләр, хатыны юк, торырга өе юк, ашарга ризыгы юк һ.б…

Һәм күп тә үтми… Хөрмәтулла әтисе белән безгә торырга килде, ягъни әни аның әтисенә кияүгә чыкты. Әни кияүгә чыккач, әнинең җылы куеныннан мәхрүм калдык. Чөнки әни сеңелем Фәнияне кочаклап йоклый иде, аңа дүрт яшь ярым, миңа алты яшь ярым. Ә мин әнинең аркасыннан кочаклап йоклый идем. Шулай итеп безнең башка кайгы төште. Әмма әтиле булдык!..

Әти солдатларча тиз генә ашый да, сәкегә барып утыра, без дә тиз генә ашыйбыз да, өчәүләшеп аның алдына барып утырабыз. Йә булмаса, әтинең эштән кайтканын көтеп торабыз да, аның каршына йөгереп барып, аягыннан кочаклап алабыз, ә ул безне күтәреп ала иде…

1946 елны Хөрмәтулла белән беренчесыйныфка укырга кердек, икебез ике сыйныфта. Безнең укытучыбыз – сугыштан кайткан Нури абый, ул дәрескә хәрби киемнән керә иде. Шул истә калган: кызыл буяу карандашы кайткан, укытучы абыебыз бер карандашны пәке белән икегә бүлеп, безгә таратты. Аннары җыр дәресенә гармуны белән кереп, «Шахта» көен уйнап безне җырларга өйрәтә иде:

Авыллардан авылларга

Телефон баганасы,

Хәзер иске заман түгел,

Техника заманасы,

дип җырлый идек.

Укытучы абыебыз кайсы вакытта үзе белән малаен алып килер иде, калдырырга кеше булмагандыр инде. Ул – 1940 елгы Дамир иде. Ул шундый тыйнак, акыллы малай, арткы партада кузгалмыйча, тыныч кына утырыр иде. Сугыш чоры баласы бит!

Без икенчесыйныфка укырга килгәндә, укытучыбыз Ясирә апа иде. Яраткан укытучы абыебызны бик юксындык… Аны, пленда булганы сәбәпле, Сәрдегәнгә укытырга төшергәннәр икән. Анда да күп укыта алмаган, яраткан эшеннән аерганнар. Аннары механизатор булып һәм төрле эшләрдә эшләгән. Әмма укытучылык эшен бер дә исеннән чыгармаган, укыттырмаганнары өчен бик кимсенгән…

Икенчесыйныфта истә калганы шул: мәктәп залының стенасына «Яшәсен Бөек Октябрь революциясенең ХХХ еллыгы!» дип язылган лозунг элгәннәр. Рим цифрын чәчәкләп язганнар иде, шуңа сокланып карап торганым хәтердә. Менә шушы Октябрь бәйрәме алдыннан, дәрескә хәтле мәктәп ишек алдында сыйныфлап өйрәнү бара, ягъни «шагом марш»ка атларга, җырларга һәм «ура» кычкырырга өйрәнәбез. Бәйрәм көнендә Бөрбашның үзәк урамнарыннан кулга флаглар тотып, «ура» дип кычкырып үтәбез. Ул вакытта кар явып үткән була, ул суга әйләнеп, чабаталы аякларыбыз юешләнеп бетә иде…

Мәктәпкә барырга чыккач, күршебез Мәймүнә әбиләргә кереп, әти фанердан ясап биргән сумкамны аларның өйалларына куям да, чиләк-көянтә алып, чишмәдән су алып кайтып бирә идем. Ул вакытта Рәхимә апай Балтачта укый иде. Ул бер чиләк-көянтә су әнидән дә артмас иде, ә мин Мәймүнә әбигә алып кайтам. Ни өчен? Бер телем икмәк өчен! Мин су алып кайтканчы әби сумкама бер телем ипи салып куяр иде. Мәймүнә әби баланың күңелен аңлаган бит!.. Без аны озын тәнәфестә өчебез бүлешеп каба идек. Ул елны Фәния сеңелем дә укырга кергән иде. Мәймүнә әби белән Газулла бабай, гомумән, гаиләләре белән мәрхәмәтлеләр, юмартлар иде. Безне кечкенә чагында Рәхимә апай караган. Үземнең әтием әйтә торган булган: «Рәхимәнең бу яхшылыкларын кияүгә чыккач та онытмабыз», – дип. Бу әти килгәнче без алар белән бер гаилә шикелле яшәдек.

Кечкенә чакта бөтенесе истә кала икән, бу бала гына әле, бернәрсә аңламас дип һич уйларга ярамый. Урамыбызда тискәре күңелле әби дә бар иде. Мәсәлән, авыл башында Әминә апайның өй артында ике-өч хатын-кыз качыбрак басып торалар. Алар, уракчылар төшке ашка кайтканда мал алдына салырга дип култык астына кыстырып кайткан чүп үләне арасында ашлык юкмы – шуны тикшерергә килгәннәр икән. Шушы әби сорый сеңелем белән икебездән: «Анагыз ашлык алып кайтамы?» – дип. «Алып кайта», – дибез, ялганлый белмибез. Чыннан да әни чабатаастына бер уч бодай яки арыш уып салып алып кайта иде дә, шуны кыздырып безгә ашата иде. Ул әби сузып кына: «Я-арар, я-арар»ны канәгать булган шикелле әйтеп куйды. «Барыгыз, әниләрегез ашлык алып кайта күрмәсеннәр, арттан гына барып әйтегез!» – дигән булса ни булган… Һәм яңадан да шул әбинең оныгы белән урамда уйнап йөрибез. Боларга посылка килгән, бу кыз бездән качмакчы була, аның артыннан калмыйбыз. Әбисе: «Боларны алып кермә», – дигәндер инде. Тәки өйләренә кердек бит. Без барында посылканы ачтылар, башта киемнәр чыкты, аннан кәгазьсез озынча конфет, ягъни карамель чыгардылар. Шуннан әби бер карамельны алып, авызына кабып, теше белән урталай бүлде дә сеңелем белән икебезгә тоттырды һәм без шуңа канәгать булып чыгып киттек…

Тагын бер хәл булды. Өстә ямаулы бишмәт, аякта чабата, ә башымда бала одеялы… Минем вак шакмаклы, чуклы, юка гына шәлем бар иде, шуны югалттым. Кыш, салкын, башыма бүтән әйбер юк, мәктәпкә бала одеялы ябып йөрергә мәҗбүр булдым. И әни өзгәләнде инде, «Кызым, исеңә төшер әле, кайда калдырдың икән?» – ди. Ниһаять, ул шәлнең кайда икәнен белдем. Күршебездә яшь балалы апай тора иде. Аларга кереп, чишенеп, бәбәйне сиртмәле бишектә тирбәтә идем, югыйсә үзебездә дә бәбәй бар иде. Шунда калдырып чыкканмын. Шушы апай кара плюш жикет тектергән, минем шәлдән, уң ягын эчтә калдырып, жикет эчлеге ясаган. Ә мин моны әнигә дә, беркемгә дә әйтмәдем, үзем генә белдем… Әгәр әйтсәм, әни ул апайны ачуланыр дип курыктым…

Дүртенчесыйныфны югары оч мәчетендә укыдык, әле ул вакытта манарасы бар иде. Ишегалды зур, без анда бакча казып та йөрдек әле. Өйләдән кайта идек. Элекке мәчет безнең өчен клуб дип атала иде. Менә шуның янында ук ике катлы агач өй бар иде, аның капка-коймасы да, лапасы да юк, тәрәзәләренең пыялалары да юк иде. Шул өй яныннан үткәндә куркыта иде. Ә клуб каршында бик матур бакча бар иде. Яз көннәрендә канәфер чәчәкләренә күмелә иде. Җәй көне кызыл шомырт ашарга дип чыга идек, ул ирга булгандыр инде. Бакча эчендә матур беседка, бакча кырындарак ике катлы агач йорт. Аның беренче катының бер бүлмәсе авыл советы кәнсәләре, ә икенче бүлмәсе китапханә иде. Ул вакытта анда Маэва апа эшли иде. Ничек вакыт тапканбыздыр, анда күп йөрдек. Икенче катында медпункт иде.

Безнең туган йортыбыз яр кырыендарак иде. Текә яр кырые, аннан бирегә лапас һәм капка. Ат юлы, ягъни тыкрык Газулла бабайларның бакчасы аша урамга чыга, бакча ике яктан да киртәләп алынган, тыкрык башында кое, Газулла коесы. Ә безнең өй эчтәрәк, урамга табарак. Урамга чыгарга тыкрык бар. Анда өч тополь агачы үсә. Көз көне аның коелган яфраклары шундый күп була иде, без шул яфраклар астына кереп күмелеп уйный идек. Ишегалдыбыз ямь-яшел чирәм. Өебез иске иде.

Әни кышка бүрәнә араларын сыер тизәге белән сылап, саламнан нигез ясый иде, лапас түбәсе дә саламнан. Өй артында бәрәңге бакчасы, бәрәңге арасында шәмәхә чәчәкле бакча гөлләре үсә иде. Ишегалды кырында суган бакчасы һәм бер баш умартабыз бар иде. Аста инеш, суганнарга сибәргә шуннан алып менә идек суны. Анда бакалар күп иде, алар берсеннән-берсе уздырып кычкырырлар иде, аларның кычкыруы миңа бик ошый иде. Чишмә дә ерак түгел, гел чишмә буенда булдык, кер чайкыйбыз, бәрәңге юабыз, бәбәй чүпрәге юабыз, кыскасы, чишмә суын эчеп, чишмә буенда үстек инде.

Шулай итеп, өй иске булу сәбәпле, әти белән әни яңа өй салырга хәзерләнә башладылар. Үзебезнең сыер, тана бар иде. Хөрмәтуллаларның сыерын сатып, бүрәнә алып, аны әтинең нигезенә, «Әҗәл» ягына бурап куйдылар. Бәрәңгене дә шунда утырттылар. Монда урын җайсыз дип, өйне шунда салмакчылар… Бу йортта күпме әби-бабайлар яшәгән. Бу әтидән ике сеңелем дә шушы йортта тудылар. Әнинең бер дә чыгасы килми ул якка.

Яңа йортны үзебезнең туган урамыбызның башына, Усман абзый нигезенә салдылар. 1949 елның җәендә безнең туган йортыбызны сүттеләр… Хуш, туган йортыбыз, туган нигезебез! Бәрәңге бакчабыз Хөснетдин абзыйларга, суган бакчабыз Газулла бабайларга калды…

Без яңа өйдә, яңа нигездә яши башладык. Киртәнең теге ягы басу, «кечкенә басу» дип йөртәләр, анда ашлык үсә, бәрәңге утыртмыйлар иде әле. Һай, тургайларның сайравы, мәңге онытырлык түгел. Монда килгәнче тургай сайравына игътибар итмәгән булганмын икән.

Без үсеп киләбез, кулдан арба төшми, кеше йокыдан торганчы җәй көне печәнгә, көз көне утынга бара идек, яз көне җебеткәнче салам алып кайта идек. Ботакны җәй буена ташыдык. Мин ат белән әйбер алып кайтканны да, хәтта сүтелгән өйнең бүрәнәләрен дә арба белән ташыганны хәтерлим.

Хәтеремдә, 1950 ел булса кирәк, көз буе яңгыр яуды, урып салган арышлар уҗым булып үсте, кайбер җирләрдә бәрәңгеләр алынмый калды. 1951 елның язында Пүскән басуында өшегән бәрәңгегә бардык, чиләк-көянтә асып, аякта оек-чабата. Басу кырыйларында кар бетмәгән әле, чокырларда кар сулары җыелган. Су җыелган җирдә чабата-оекларыбызны салып, чиләкләребезне алып басуга кердек, җир бата, аяклар бозга терәлә… Бәрәңге сабаклары күренгән җирдән ике кулыбызны тыгып бәрәңгеләрне чыгарабыз. ике чиләк тутырып, аны кар суы кырыена салып, тагын кереп китәбез. Тагын ике чиләк алып чыгабыз да, шул кар суында юып, әрчеп, дүрт чиләк бәрәңгене ике чиләк итеп алып кайттык. Анда барганын Фәния сеңелем дә хәтерли. Әни шул өшегән бәрәңгегә тоз салып баса да, салма итеп пешерә иде. Шул вакытта әнинең, балаларыма ашарга ризык булды дип, сөенгәне!..

Ә җәй көне кычыткан, ат кузгалагы яфрагы җыябыз. Алардан әни аш пешерә. Мәсәлән, суга ат кузгалагы яфрагын, яшел суган кыягын турап сала, онны суга бутап сала, он юк диярлек; шуңа әрчемичә кабыгы белән бер бәрәңге кырып сала. Бәрәңгесе дә юк бит әле. Кайсы вакытта сепарат сөте белән дә пешерә иде. Шул аш белән тук булып йөргәнбез инде.

Урманга барганда юлыбыз «Утар» елгасы буйлап. Шуннан кузгалак, акбаш җыеп ашар идек, басу кырыенда какы, кәҗә сакалы үсә иде, шуларны ашый идек. Көзгә таба алабута җыеп, көлтәләп киптерәбез, аны тукмаклап орлыкларын төшерәбез дә, әти тегермәнгә алып барып ,тарттырып, он итеп алып кайта иде. Әни шуннан ипи пешерә. Ай, аның әчелеге, каралыгы, сөт белән ашар идек инде.

Җиләк өлгергәч, урманнан каен җиләге җыябыз. Җыйганны кар базында саклап, өч көн җыйганнан соң, Шәмәрдәнгәалып менеп, стаканлап сатабыз. Анда менгәндә яланаяк менеп, Шәмәрдәнгә кергәндә генә носки, сай галош киеп куябыз. Җиләк сатып, акча эшләп, китаплар, уку кирәк-яраклары ала идек.

Яланаяк дигәннән, кар бетүгә, чирәм чыга башлауга яланаяк йөри башлый идек, укырга барганчы. Печән чапкан җирдә дә, урак урган җирдә дә гел яланаяк. Аяклар чебиләп бетә, ярыла, каннары чыга, табан астына шырпы кереп, үлекләп, шешә иде. Без йоклагач кына әти, лезвие белән ярып, үлеген чыгара иде.

Иң күңеллесе – көз, чөнки туклык. Бәрәңге алган вакытлар үзенә бер күңелле. Көн аяз, кояшлы булса, чиләк тавышлары әллә кайларга яңгырап торыр иде. Көннәр суыткач, каз суя башлыйлар кызлар җыеп, ә безнең ишене канат сыдырырга чакыралар иде. Казларны йолкып бетергәч, чишмә буена юарга алып төшәләр. Кайтышка кабартма пешереп, каз мае белән майлап кабартма ашаталар, чәй эчертәләр, кич белән бәлеш салып, аш, ит пешереп яңадан кунакка чакыралар…

Иң матур бәйрәм – Октябрь бәйрәме! Чөнки игеннәр, бәрәңгеләр алынган тук, бай вакыт. Көндездән ук уеннар башланып, төнге уникегә хәтле барыр иде. Мәктәп укучыларын анда кертмиләр. Алай да кызыксынып уен карарга кергәч, директор Нуриев абыйга эләктем. Ул мине укучылар линейкасы каршына бастырып оялтты.

Икенче зур бәйрәм сайлау иде. Сайлаулар гел кыш була иде. Әни иртүк торып бәлешләр пешерер иде дә, сайларга чыккач, көне буе уеннар карап утырыр иде. Бәбәйләрне мин карар идем, әни шуның өчен миңа ике сум акча бирер иде. Ә әти сайлау көнне эчә иде дә, юмартланып китә иде һәм безгә «кызым» дип дәшә иде. «Сайлаулар нигә күбрәк булмый икән?» – дип әйтә идек. Әтинең характеры, үземнең әтинеке белән чагыштырганда, капма-каршы. Кырыс табигатьле, тар күңелле һ.б. Әмма эчми, тартмый, бик чиста, пөхтә кеше иде.

Кыш көне арба тартып печән, утын алып кайтасы юк. Өйдә җылы, ашарга бәрәңге бар. Әмма мәктәпкә чыкканчы төнлә бердә, икедә торгызып чабата ясаталар иде. Кичтән иртәрәк яткыралар, «Кәрәчин әрәм итеп утырмагыз», – ди торган иде әти. Өйгә бирелгән язу эшләрен тәнәфестә эшләп куя идек. Ә үзебез әйбәт укый идек. Бишенче, алтынчы, җиденчесыйныфларга күрше авыллардан, ягъни Аланнан, Кормабаштан алты чакрым килерләр иде, Сәрдегәннән менәрләр иде, укыганнан соң кире шуның кадәр араны кайтып китәләр иде, ничек йөргәннәр, ничек укыганнар? Алар да безнең шикелле ачлы-туклы булганнардыр инде. Шунысы истә: озын тәнәфестә коридорда уеннар уйнар идек, җырлар идек, биер идек… Тагын һәр атнаның шимбә көнендә, дәрестән соң, сыйныфлап концерт куярлар иде. Нинди генә авыр булмасын, укулар күңелле үтә иде.

Без кечкенә чагындагы кышның матурлыгы! Аяз, кояшлы, чатнама суык, йә булмаса буран… Әти кояш баегач уйнарга, чана шуарга чыгара иде. Ай яктысында, ат чанасына утырып, чокыр таудан төшеп китәр идек, төшеп җиткәнче берәм-берәм егылып төшеп калабыз, йә чанасы белән каплана идек. Шул да кызык иде. Бишмәт итәкләре каткан, оек-чабаталар чат кар, үзебез кып-кызыл булып кайтып керер идек.

Яз үзенә күңелле иде. Сыерчыклар сайрый, гөрләвекләр ага, ташу ага, боз китә… Аякка су үтмәсен өчен чабатага күтәрмә (агач шакмак) куялар. Бик истә калганы: без үрдәк асрый идек, әмма ата үрдәк юк, чөнки ашатырга күп кирәк. Үрдәкне атага «Әхтәм» як Шәрифулла абзыйларга илтәбез, алар барлы-көрле кешеләр, култык астына кыстырып иртән илтәбез, кич алып кайтабыз. Кайсы вакытта ычкынып очып китә торган иде, ианың артыннан суга бата-чума йөрүләр…

Ташу вакытында каникулда булабыз. Тагын да шул каникул буенча чабата ясыйбыз. Бүтән керер урын юк, әти каян юкәсен җитештергән, ничек урманнан алып кайткан, ярамый бит, саклыйлар… Каникулдан соң укырга чыктык. «Мин язгы каникулны ничек үткәрдем» дигән темага сочинение язарга кушты укытучы апай һәм ничек язарга икәнен аңлатты. Мин язмыйча утырам. Каникулга хәтле изложение язган идек. Минем язмам уңышлы чыккан һәм аны укытучы иптәшләргә кычкырып укыды. Бигрәк тә кызыл юл турында сүз булды һәм мин аны дөрес кулланганмын… Ә хәзер яза белмим… Укытучы апай килде дә: «Ник язмыйсың?»– ди. Мин: «Чабата ясадым», – дим. Укытучы: «Чабата ясадым дип язма инде, китапханәгә чыктым, әдәби китап укыдым, кунакка бардым һ.б. дип яз», – диде. Язганымны хәтерләмим. И шул вакытта шаккатканнарым, укытучы апай да ялганлый белә икән дип. Без өйрәнгән, укытучыларны иң зур кеше итеп күрергә. Укытучылар урамда очраса, малайлар баш киемнәрен салып исәнләшәләр иде, хөрмәт йөзеннән. Алар безнең өчен гомер буена хөрмәтле кешеләр булып калдылар.

Мәктәптән кайтуыбызга әни ике чиләк каралган бәрәңге юып куяр иде. Без шуны чистартмыйча, каралган җирләрен алмыйча гына кыргыч аша кырыр идек. Һәм шуңа әз генә он салып басып, әни ипи пешерер иде. Бервакыт чәй эчеп утырабыз, әни әйтә: «Кайчан бәрәңгесез ипине туйганчы ашарбыз икән?» – ди. Шунда Хөрмәтулла: «Без дәү үскәч ашарсың, әни», – диде. Әй Хөрмәтулланың шул сүзенә әнинең сөенүләре, аны кеше саен сөйләп йөргән. Кайсы вакытта әти Шәмәрдәнгә менеп, чабата сатып ипи алып кайта иде. Әмма ул туйганчы эләкми иде, әти яртышар сынык кына өләшеп бирер иде.

1953 елны Хөрмәтулла белән җиденче сыйныфны тәмамладык. Әнинең мине укытасы килде. Авылдан өч кыз документларны Балтач урта мәктәбенә илтеп бирдек. Әтиләре сугышта үлгән балалар мәктәпкә акча түләмиләр һәм аларга тулай торак та бар. Уку елы башланды, әле тулай торакка кертмиләр. Балтач башында бер әби белән бабайда өч көн тордык. Китапларны салырга сумка юк, район үзәгенә фанер сумканы алып барып булмый бит инде. Китапларны яулыкка төреп йөрттем. Тулай торакка күчкәч җайлы булды, мәктәп ишегалдында иде, беләккә салып керәм. Ул тулай торакта, бер бүлмәдә 36 кыз тордык: татар, рус, чуаш, удмурт, керәшен. Урта мәктәп фәкать Балтачта гына, районның бөтен авылларыннан килерләр иде. Чепьядаурта мәктәп бар иде, үзе район үзәге. Ашау такы-токы гына. Бәрәңгеле бер ипи, алты шакмак шикәр, яз, көз әзрәк бәрәңге алып бара идек һәм биш сум акча. Бер сумын кайтканда шоферга бирергә калдырам, яз-көз машина булгалый иде. Ашлык төягән капчыклар өстенә утырабыз, я бензавоз кырыена ябышып кайта идек. 60 тиенгә әнигә булки алып кайтам, шуны сөт белән капсам хәл керә ди иде, чөнки ул авыру. 40 тиенгә өч кечкенә сеңелләремә ландрин, өч сум үземә кала иде. Ашаган ризыгыбыз ипи белән кайнаган кайнар су, заваркасыз, анысы да туйганчы түгел. Сигезенче, тугызынчысыйныфларда укыганда көз көне тирә-күрше авылларга бәрәңге алырга йөртәләр иде. Ии… бәрәңге пешереп ипи белән ашаталар, туйганчы ипи ашый идек ичмаса. Чиләк төбенә салып бәрәңге алып кайта идек. Өс-башка килгәндә, әнинең бишмәтен киям, аякта чабата-оек, мәктәпкә кергәндә йон носки белән эче кара галош. Иртүк дүрттә, биштә торып китәбез, дәрескә өлгерә идек, әмма дәрестә утыруы авыр була иде. Дәрестә игътибарсыз утырсак, я белмәсәк, математика укытучысы Мәрьям апа (мәктәп директоры Закиров абыйның хатыны) болай дияр иде: «Сез укырга килмәгәнсез, колхоз эшеннән качып килгәнсез, барыгыз, кайтыгыз да колхозыгызда эшләгез!» Сиңа ялынып тормыйлар, укысаң укыйсың, укымасаң юк. Без болай да ач, ялангач, тилмереп укырга килгәнбез бит инде…

Балтачтан кайтканда кыш көне җәяү кайтабыз. Я буран, я бик салкын, ай яктысында кайта идек. Өс-баш юка, тез башлары туңа, өшегән чаклар да булды. Өйгә кайтып, туйганчы ашап алгач, җылынгач, хәл керә, кич клубка вечерга чыгып китә идек.

1955 ел, тугызынчысыйныфта укыйм, Хөрмәтулла колхозда эшли. Фәния сеңелемне, җиденчесыйныфны тәмамлагач, әни авылдаш апайга бала карарга җибәрде, Казанга. Семья ишле, читтә кешебез юк, урнаша торсыннар, ди.

Бу әтидән дүрт кыз туды, кечкенәсе бер яшьтән үлеп китте. И әти елады инде, тагын дүрт кыз булса да әйбер әйтмәс идем, дип. Балаларны бик яратты, бала җанлы иде, безгә дә әйбәт булды, какмады, кыерсытмады, барыбызны да бертөрле күрде. Шушы язда Хөрмәтулла Васыйл абый янында тракторист ярдәмчесе булып эшли башлады. Әнинең сөенгәннәре! Хөрмәтуллага ашлык бирерләр, Алла бирсә, дип. Әмма әни ул көннәрне күрә алмады, туйганчы ипи ашый алмыйча, 1955 елның бишенче маенда, ураза уртасында, атна кич, аяк өсте йөреп торганда, 42 яшендә кинәт вафат булды. Хуш, кадерле әниебез! Әни авырый иде инде, башы авырта, йөткерә, каны әз, җитмәсә, аңын югалтып, егыла торган авыру барлыкка килде. Фәния сеңелемне бала карарга биреп җибәргәч, гел елады ул, шуннан авыруы көчәйде. «И кызым, мин үләрмен инде, сез үстегез, өч кечкенә кызларым кала бит», – дияр иде. Шулай итеп өч төрле семьядан булган алты бала өелешеп әнисез калдык… Олысы – мин, 16 яшьлек, кечкенә сеңелемә дүрт яшь иде. Әнинең үлеме турында, аннан соң ничек яшәгәнебез турында язып тормыйм. Бик авыр булды…

Әнидән соң тугызсыйныфны тәмамладым, имтиханнар күп иде, бик тырышырга туры килде. Унынчысыйныфка укырга киттем. Әти каршы килмәде. Балалар кечкенә, атна арасында әти үзе ашарга пешерә, чөнки сугышта повар булып хезмәт иткән. Сыерны үзе сава, кыскасы, хатын-кыз эшләрен үзе эшләде. Мин ялга кайткач, мунча ягабыз, өйне җыештырам, кер юам һ.б. … Мунча дигәннән, без ул өйгә күчкәннән бирле Галимә тәтәләрнең мунчаларына яктык, рәхмәт яусын инде аларга. Мәрхүмә әни, мунча якканда, басудан юка ташлар алып кайтып, мунча пиченә утын-күмер арасына салып яндырыр иде. Алар кып-кызыл булгач, чиләккә су салып, шул суга кыскыч белән ташларны салыр иде, чыжылдап төшәрләр иде. Ул каймак шикелле, таш суы булыр иде. Шуның белән башта мунча пичен агарта, мунчаны җыештырып чыгара, аннары чиста мунчага, беренче парына Галимә тәтә белән Габдрахман абзыйга дәшәиде. Аннары үзебезгә чират җитә. Әниебез бик киң күңелле, юмарт иде, кергән кешене кире борып чыгармады инде. Әтигә әйтмичә дә бирә иде, Шәфигулла кайтканчы кертә күрегез, дияр иде. Элек көтүчеләр аерым кешеләр иде бит. Ашау чираты бездә иде, шунда сыер көтүчесе югары оч Зиннәт абый (ялгышмасам) әнине искә төшереп утырды: «Туйганчы майны Җиһан апай гына ашата иде», – диде дә, елап та алды…

Шулай итеп зур тырышлыклар белән урта мәктәпне тәмамладым. Әни булмагач, укуымны дәвам итә алмадым. Алай да урта белемле булуыма шатланып, горурланып яшәдем.

1956 елның ахыры. Сеңелем кайткан иде, апаңны алып кил, эшкә урнаштырырбыз дигәч, мин Казанга китәргә булдым. Кече сеңелем Мәдинә, аңа биш яшь, китәсемне белеп: «Дәү апай, китмә, дәү апай, китмә», – дип бик елады… Шулай итеп өч кечкенә (биш, сигез, ун яшьләрдә) сеңелләремне калдырып, язмышыма буйсынып, хуш, туган-үскән авылым, мин синнән киттем.

Әти озата менде, урманнан җәяү мендек, юл буенча елап, уйланып мендем. Әти кайтыр да, дәү апай кая дип, сеңелләрем еларлар инде. Ярый инде әти ашарга пешереп ашатыр, керләрен кем юар? Кем мунчага алып кереп юындырыр? Әнисез, апайсыз калдылар бит, мескен ятим сеңелләрем…

Шулай итеп иң кадерле бала чагым, үсмер чагым ачлыкта, ялангачлыкта, ятимлектә, михнәттә үтте. Алда тагын ниләр буласын, ниләр күрәсен бер Ходай гына белә…

… Олыгайган саен, яшьлек гомере ничек кенә үтмәсен, туган авыл, туган урам, туган нигез бик сагындыра икән. Ташу вакытлары, гөрләвекләр агуы, сыерчык, тургайларның сайравы, бакаларның кычкыруы гел күңелдә… Нинди сихри җепләр бәйләп тора торгандыр?…

Әле Аллага шөкер, йорт урыныбызда чүплек түгел, кычыткан, алабуталар үсми, бәрәңге бакчасына кереп калды, әмма нигез почмагының эзе күренеп тора, анысы да якын…

Бервакытны телевизорны ачсам, депутатларның сессиясе бара. Шунда Р.Миңнуллин чыгышында Балтач районының Бөрбаш мәктәбе турында сөйләде: «Андый мәктәп Казанда юк…», – ди. Шуның кадәр сөендем, тизрәк кайтып күрәсем килде, тыштан гына түгел эченнән дә күрергә насыйп булсын.

Аллага шөкер, авылыбызның тырыш, башлап йөрүчеләре аркасында, авылыбыз нык, һаман алга бара, йорт-җирләр яхшы, халкы да тырыш. Асфальт юллы урамнары ни тора! Алай гына да түгел, балкып торган мәчете бар. Анда күпме балалар, урта яшьтәгеләр һәм олылар гыйлем ала. Ә балаларга килгәндә, шундый рәхәт тормышта яшиләр, ашарга ризык, кияргә кием, укырга бөтен уңайлыклары булган мәктәп, дин гыйлеме алыр өчен мәчет, ягъни бөтен мөмкинчелекләр бар. Алар нинди бәхетле, кечкенәдән Аллаһны танып үсәләр. Инде әти-әнинең кадерен белеп, укытучыларны хөрмәтләп, кешеләргә ихтирамлы булып, әдәпле, тәүфыйклы булып үссеннәр, кайгы-хәсрәт күрмичә, гел бәхетле булсыннар.

Ә без бернәрсә белмичә үскәнбез. Мәчетне клуб итеп, шунда җырлап, биеп, концерт-кинолар карап үстек. Нинди зур гөнаһлы кешеләр без. Аллаһы Тәгалә каршында ничек җавап бирербез… Йә Раббым, безне кичер! Инде Аллага шөкер, олыгайган көнебездә булса да, Аллаһ кушканча яши башладык…

Аллага шөкер, авылыбыз исән, ә бит совет заманында күпме авыллар беткән. Мәсәлән, артист Нәҗибә Ихсанованың авылы юкка чыккан, зираты гына калган. Алай гына да түгел, Лаеш районында, Идел буенда күпме авыллар зиратлары белән су астында калган.

Аллага шөкер, авылыбыз бәхетле, анда яшәүчеләр тагын да бәхетлерәк. Авылда туып үсеп, гомер итеп, олыгайганчы яшәүчеләргә кызыгам. Нишлисең бит, Аллаһның тәкъдире, безгә насыйп булмаган…

Тагын шунысы куанычлы, авылыбызның шәҗәрәсе бар. Аллага шөкер, җиде буын бабайларыма дога кылам. Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышмаса, мин аларны каян белер идем! Туган авылы өчен, аның кешеләре өчен, гомумән, халык өчен шулай тырышып йөри. Алай гына да түгел, күпме китаплар чыгарды, аның китапларын укып, гыйлем алабыз. 52 ел бергә гомер иткән ирем Наилне авыл зиратына күмәргә рөхсәт биргәне өчен, иң беренче Җәлил хәзрәткә Аллаһның рәхмәте яусын. Рәхмәт авыл советына, туганнарыма, авылдашларыма! Туган авылым зираты Наилемне үз куенына алды. Миңа да шунда кайтырга насыйп булсын дип телим.

Шушы тормышларыбызга канәгать булып, туган һәр көнебезгә шатланып, шөкеранә кылып яшәргә язсын. Йә Раббыбыз, ил-көннәребезгә тынычлык, үзебезгә исәнлек биреп, гамәл гыйбадәтле, хәерле гомерләр насыйп итсен иде.

Миңлегөл ӘХМӘТХАНОВА,

Казан шәһәре.

(Журнал өчен Айгөл Әхмәтгалиева әзерләде)

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №5, 2020 ел.

 


Комментарий язарга