Логотип «Мәйдан» журналы

Балачак рәссамы

Фаил Ислам исеме балалар язучыларына, Татарстандагы китап нәшриятларына һәм балалар матбугатын яратып укучыларга яхшы таныш. Рәссам-дизайнер, ягъни сүзнең сурәтен ясаучы ул. Балалар өчен шигырь-хикәя...

Фаил Ислам исеме балалар язучыларына, Татарстандагы китап нәшриятларына һәм балалар матбугатын яратып укучыларга яхшы таныш.
09_типография Диамант ф
Рәссам-дизайнер, ягъни сүзнең сурәтен ясаучы ул. Балалар өчен шигырь-хикәя язу, рәсем ясау чагыштырмача кыенрак, катлаулырак иҗат санала. Чөнки моның өчен дөньяны башкача – балаларча күзаллау мөһим. Без кечкенә чакта да бермә-бер җетерәк, нурлырак, серлерәк тоела иде бит бу дөнья! «Көмеш кыңгырау» газетасы рәссам-дизайнеры Фаил Ислам үз рәсемнәрендә балачакның менә шушы серен һәм әле берни белән тапланырга өлгермәгән ак өметен чагылдыра белә.
Балачак дигәннән... Фаил белән гомернең әлеге хикмәтле, матур чоры турында сөйләшеп утырабыз.
– Без гаиләдә алты бала үстек, – дип сөйли Фаил. – Дүрт малай, ике кыз. Әниебез Фагыйлә исемле, гомере буе укытучы булып эшләде, татар һәм немец телләре укытты. Әни бик матур җырлый иде. Әтиебез Раиф – электрик. Электрик кына да түгел! Бөтен яктан килгән кеше иде ул – гармунчы да, җырчы да, рәссам да. Ул елларда авылда бизәү эшләренә, плакатлар язуга ихтыяҗ гел чыгып тора иде бит. Колхоздан, авыл советыннан «заказлар» килеп кенә торды аңа.
10_b9SSRKWuDr8
Рәсем ясарга Фаил беренче чиратта әтисеннән өйрәнә. Әйтик, агач рәсемен ул әле һаман да әтисе өйрәткән иң дөрес (!) алым белән ясый. «Кеше йөзен ясаганда, исеңдә тот, ике күз арасында тагын бер күз сыярлык ара калырга тиеш», – дип өйрәткән була Раиф абый. Аның үзен – үзешчән рәссамны кем өйрәткән булгандыр рәсем ясау серләренә, анысы билгесез... Хәер, Ходай бу гаҗәеп зәвыклы сәләтне мул итеп бирмәсә, кешене рәсем ясарга өйрәтеп булмыйдыр да ул, мөгаен. Сәләтне дә, тау-ташларны күчерерлек теләкне дә. Менә Фаилнең балачагыннан бик кадерле тагын бер истәлек. Авылда «финский» дип аталып йөртелгән йорт, зур тәрәзәләр, аның каршында тау, тауда балалар чана шуа, ә Фаил исемле кечкенә генә малай, тәрәзәгә карый-карый, альбом битенә рәсем төшереп утыра. Урамга да чыгасы килә аның, рәсем дә ясыйсы килә. Һәм, ни гаҗәп, соңгысы – рәсем ясау теләге җиңә!
Рәсем укытучысы Мулланур абый Әгъзамовның да йогынтысы зур булгандыр – Фаил сигезенче сыйныфны тәмамлаганда профессиональ рәссам булырга ниятли. Тик ул елларда, моннан ярты гасыр элек, бигрәк тә авыл җирендә кайсы ата-ана баласының уй-хыяллары белән исәпләшеп торды икән? Дөресрәге, исәпләшеп тора алды икән? Фаил үзе Казанда рәсем сәнгате училищесы барлыгын ишетеп кайтса да, яшүсмер малайны Казан кадәр Казанга (Актаныштан ерак та бит әле ул, җитмәсә!) чыгарып җибәрергә җөрьәт итмиләр. Ә мәктәпне тәмамлагач, ул вакытта авылда яшәп килгән бик уңайлы гадәт буенча, абыйсына ияртеп сварщиклыкка укырга җибәрәләр. Училищедан Фаилнең өченче разрядлы эретеп ябыштыручы булып чыгуын һәм үзләштергән һөнәре буенча Чаллыдагы «Уралметаллургмонтаж» трестына эшкә урнашуын озаклап сөйләп тору кирәк микән? Хәер, бәлки кирәктер дә, чөнки... анда да иптәшләре ял иткәндә төзелеш стеналарына акбур белән рәсем ясап йөри булачак рәссам. Әле ярый аңа болай адашып озак йөрергә туры килми – бер ел эшләгәч, армия хезмәтенә алына. Аннан (Украинада, ракета гаскәрләрендә хезмәт итә Фаил) инде әзер рәссам булып кайта. Һәм «Отделстрой» берләшмәсенә рәссам-бизәүче булып урнаша.
«Отделстрой» төзелеш трестында эшләгән 14 ел – бу, мөгаен, Чаллының иң өметле, ә күңелләрнең иң күтәренке чагы булгандыр. Яңа төзелеп файдалануга тапшырыла торган бина стеналарын теге йә бу учреждение өчен (әйтик, мәктәп, әйтик, балалар бакчасы) әзерләүдә, Сабантуй, Үзәк Чыршы мәйданнарын бизәүдә катнаша Фаил. Шәһәр җитәкчелеге өчен бу җаваплы эшләрнең кыска вакыт эчендә башкарылып чыгуы мөһим булса (кагыйдә буларак, алар югарыдагылар гаебе белән соңгарак та калып оештырыла бит), Фаил әле үз хезмәтенә милли төсмер дә салырга тырыша.
19_Нур "Нур" газетасы редакциясендә
Сүз уңаеннан, аның төзелеш тармагыннан матбугат дөньясына күчүе дә ул чактагы милли күтәрелештән читтә кала алмавы белән бәйле булгандыр. Туксанынчы еллар – Чаллыда бер-бер артлы өч-дүрт яңа басма – «Шәһри Чаллы», «Нур», «Таң йолдызы» газеталары чыга башлаган вакытлар бит бу. Үзен татар дип санаган һәркем кызыксынып, дулкынланып татар иҗтимагый үзәге җыелышларына йөргән чаклар. Шул җыелышларның берсендә «Таң йолдызы» газетасының беренче редакторы Йосыф Җомангулов редакциягә иҗади көчләрнең (шул исәптән, рәссамнарның да) җитмәвен әйтеп, ярдәм сорап чыгыш ясый. Татар гәҗитенә ничек инде ярдәм итмисең? Фаил «Таң йолдызына» башта рубрика исеме язып, әзерләп алып бара. Аннары газетаның баш исемен. Газета күпмедер вакыт Фаил язган-ясаган баш белән чыга. Болар барысы да, билгеле, бушка, ярдәм йөзеннән эшләнә. Редакциядә ул үзе кебек үк тынгысыз күңелле рәссамнар – Ким абый Сафиуллин, Рәис Шаһи белән таныша. «Нур» (КАМАЗ акционерлык җәмгыяте газетасы) каршында эшләп килгән «Агымсу» әдәби берләшмәсендә Нәсих Таҗиев, Зәки Хәнәфиев, Чәчкә Хөснетдинова кебек Чаллыда татар журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән каләм ияләре белән очраша. Тора-бара Фаилнең милли темага ясаган иллюстрацияләре, карикатуралары «Таң йолдызы»нда, «Нур» газетасында, «Аргамак» журналында гына түгел, Казанда нәшер ителүче «Мирас», «Идел» журналларында да басылып чыга башлый. Фаил Ислам халыкның күпчелеге ишетеп тә белмәгән тарихи геройларны – Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәт хан, татарның соңгы ханы – Ядегәр хан образларын торгыза. «Сөембикәнең Казан ханлыгы белән хушлашуы», «Бер хакыйкать» тематик рәсемнәре дөнья күрә. Ул иҗат иткән Мөхәммәт хан образы тарих дәреслегенә дә кертелә. Бу урында Фаил Исламның татар тарихына кагылышлы рәсемнәре тарихчы-галим Нурулла Гарифның «Освободительная война татарского народа» («Татар халкының азатлык сугышы») дип исемләнгән китабында дөнья күрүен әйтү дә урынлы булыр. Әлеге китапны милли һәм дини низаг чыгаручы әдәбият дип күрсәтергә теләүчеләр булса да, республика прокуратурасы бу гаепләүләрне нигезсез дип таба.
Фаил башка рәссамнар белән берлектә милли шрифт, орнаментны торгызу буенча эш алып бара. Милли стильдә тугра, тамгалар ясый. Татарстан Республикасы туграсын, әләмен әзерләү барышында да үз идеяләре белән катнаша. «Таң йолдызы», «Алтын Урда» газеталарының логотиплары, «Көмеш кыңгырау» газетасы тамгалары аның кулы белән ясала.
Ә матбугатка бөтенләйгә килүе... Анысы болай була: «Нур» газетасының Яңа ел санын берүзе эшләп чыкканнан соң (ә ул вакытларда газетага рәссам хезмәте бик күп кирәк була иде), «Нур» газетасы редакторы Нәсих абый Таҗиев, рәссамны «үзенә» – газетага эшкә җибәрүне сорап, Фаил эшләгән «Отделстрой» төзелеш тресты җитәкчесе янына килә... Менә шундый кызык заман була ул, бик күп иҗади шәхесләр әнә шул рәвешле КАМАЗ заводларыннан, төзелеш оешмаларыннан эзләп табылган заман...
Туксанынчы еллар азагында Фаилнең күбрәк балалар өчен иҗат итә башлавы да игътибарга лаек. «Нур» газетасында балалар өчен чыккан «Куян күчтәнәче» сәхифәсен бизәү белән генә чикләнеп калмыйча, аның өчен язмаларны да үзе туплый Фаил. Иҗатташ дуслары Рәис Шаһи, Ратмир Ахияров белән алар «Аргамак» журналында кушымта булып чыгып килгән балалар китапчыкларын бизиләр.
20_ахмету 2 "Көмеш кыңгырау" газетасы редакциясе Яңа 2016 елны каршылый
Фаилнең Чаллыда нәшер ителүче бердәнбер республикакүләм балалар газетасы – «Көмеш кыңгырау»да эшли башлавына инде ике дистә елга якын. Дөрес, бу аның иҗатының бер өлеше генә. «Мәйдан» журналының балалар өчен чыгып килгән «Мәйданчык» кушымтасы рәссамы дип тә, «Сабантуй» журналы рәссамы дип тә санарга була аны. Татарстан китап нәшрияты белән дә даими хезмәттәшлек итә Фаил Ислам – Вахит Имамов, Факил Сафин, Айдар Хәлим кебек күренекле татар язучыларының балалар өчен нәшер ителүче җыентыкларын бизи. Ул ясаган китап тышлыкларының исәбе-хисабы юктыр.
Иҗат кешеләре битараф була алмый, диләр. Фаил Ислам турында сөйләгәндә мин бу сүзгә өстәмә бер мәгънә дә салып әйтер идем – ул бернәрсәгә дә битараф кала алмый! Сәясәткә дә, безнең тормышка килеп кереп торган яңалыкларга да, газетага, үзенең көндәлек башкарган хезмәтенә дә. Балалар газетасына мондый язма бирмиләр, дип, безне тәнкыйтьләп алырга да, язмаларның исемен ошатмыйча, бәхәсләшеп китәргә дә, «Бу шигырь балалар турында, ләкин балалар өчен түгел», – дип теге йә бу шагыйрь иҗатына кискенрәк фикерләр әйтергә дә мөмкин ул. Фикер дигәннән, Фаилнең кызып китеп, үзен борчыган темаларга мәкаләләр язганы да бар әле! Алай гына да түгел, аның бер юморескасы, шигыре һәм иллюстрациясе «Төзүчеләр күңеле» дип исемләнгән китап-җыентыкка да кертелә.
Фаилнең туган авылы Уръяды турында шигырь язуын, аңа башта көй, аннан үзе башкаруында җыр яздыруын (Фаилгә әти-әнисеннән тагын бер сәләт искитмәле мул булып күчкән – ул бик матур җырлый!), һичшиксез, аның туган җиренә битараф булмавы дип аңларга кирәктер.
Уръяды дигәннән, бу инде күпләрнең күңел ярасыдыр – Фаилнең туган нигезе бүген буш. Әтисе белән әнисе, балалары үсеп җитеп, Фаил армиягә киткәндә, авылдан Чаллыга күченеп килгән булалар. Хәзер алар икесе дә мәрхүм. Әлеге дә баягы балачактагы «финский» йорт башта элемтә бүлеге буларак файдаланыла, аннары сүтеп үк алына... Әмма моңа карап кына, билгеле, туган як та, балачак та онытылмый. Авыл өчен бүген дә кулыннан килгәнен эшләргә әзер Фаил. Матур итеп чишмә төзетергә теләүче булса, ул чишмәнең эскизын ясап бирергә, матди чыгымнарын каплардай кеше табылса, өч авылның тарихи бердәмлеген чагылдырган элмә такта ясап куярга, авыл тарихы турында китап язарга алынучы булса, бизәлеш буенча кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә әзер. Дөресен генә әйткәндә, мин боларны Фаилнең инициативалы авылдашлары игътибарга алсын өчен дә язам инде.
Фаил – бер дигән фотокорреспондент та. Аның фотога төшерүе үзе бер сәнгать. Тулы бер сыйныфны фотога төшерәме, дүрт яшьлек сабыйнымы, яшүсмер егет йә кызнымы – ул уен-көлке белән һәркемне үзенә җәлеп итә, ике арада җылы мохит, ышаныч тудыра белә. Нәтиҗәдә, искитмәле матур фотокомпозицияләр ясый. Табигатьне күзәтергә, матур күренешләрне мәңгеләштереп калдырырга ярата. Тематик фотоэшләре белән Фаил Ислам «Кеше һәм табигать» бәйгесендә төрле номинацияләрдә алты тапкыр җиңү яулады. Ике мәртәбә республика буенча беренчелекне алды.
Аның балаларга мөнәсәбәтендә беркайчан да үзгәрми торган үз принциплары бар. Балаларны алдарга ярамый, дип саный Фаил. Сөйләшкәндә, аралашканда гына түгел, алар өчен рәсем ясаганда да! Бу урында тагын бер кызыклы истәлек: дистә еллар элек, әле интернетсыз заманнарда, Фаилгә кырмыска ясарга кирәк була. Кырмысканың ничә аягы бар? Алтымы, сигезме? Җавап табу өчен, ул, урамга чыгып, чирәм арасыннан кырмыска эзли. Кырмысканың аяклары алты, үрмәкүчнеке сигез икән... Кем өчендер, болар бик әһәмиятсез булып тоелырга мөмкин. Әмма... Фаил өчен түгел. Әдәби әсәрләрдә дә, Фаил фикеренчә, идеаль балалар өстенлек итәргә тиеш түгел, шук, шаян һәм хәтта бераз тәртипсез гап-гади персонажлар яшәргә тиеш...
15_12 Хатыны Раушания, кызлары, кияве һәм оныклары янәшәсендә
Фаилнең иң зур байлыгы турында әйтмәгәнбез икән – аның (күз тимәсен!) бик матур гаиләсе бар. Хатыны Раушания ханым белән акыллы, тәртипле, булдыклы ике кыз үстерделәр, инде оныклар тәрбиялиләр. Кыскасы, барысы да вакытлы, барысы да урынлы. Димәк, гомерләр заяга узмаган. Дөрес, рухи хезмәтнең түбән бәяләнүе, сыйфатның исә бөтенләй бәяләнмәве вакыт-вакыт аның күңелен төшерми дә калмыйдыр. Әмма монысы инде безнең җәмгыятьнең уртак бәласе, монысы инде бөтенләй башка мәсьәлә. Ничек кенә булмасын, ул Фаилнең иҗаттан, гаиләдән һәм дөньяга юмор белән караудан торган гап-гади бәхетенә зыян китерә алмыйдыр.
Форсаттан файдаланып, Фаилне һәр ел килә торган язгы бәйрәме – туган көне белән тәбрик итәм. Монысы гади генә түгел, түгәрәк дата. Язлар сиңа һәрчак куаныч булып килсен, Фаил!
 
 

Комментарийлар