Логотип «Мәйдан» журналы

Бала күңеле - бер китап

Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дигәнне хуплап, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре якташ шагыйрьләр һәм язучылар белән кызыклы о...

Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дигәнне хуплап, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре якташ шагыйрьләр һәм язучылар белән кызыклы очрашулар оештырып килә.
_xske75rs4g
Чаллы шәһәре талантлы кешеләргә бай. Алар арасында инде шактый гына тәҗрибә туплаганнар да, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылары да бар.
Китап сөюче дусларыбыз язучыларның чыгарган китаплары белән газета-журналлар аша даими танышып торалар, әмма якыннан аралашу ул инде бөтенләй башка нәрсә.
yvrpylpurm4
Ноябрь аенда уздырылган чираттагы очрашуыбызга Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Ф. Сафин исемендәге әдәби бүләк иясе Зимфира Исламова һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Раушания Гыйләҗева да килгән иде. Алар укучыларны үзләренең яңа китаплары белән таныштырдылар, шигырь язу серләре белән бүлештеләр. Шигърият дөньясы укучыларда зур кызыксыну уятты. Балалар яраткан шагыйрә апаларына бүләк итеп үзләре яратып укый торган шигырьләрне яттан сөйләделәр, бергәләп шигырь язу осталыкларына төшенделәр.
Кичәбез ахырында очрашуга килгән 12 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары исеменнән укытучылары Нурия Нурулла кызы Мостафина:
- Шундый күңелле очрашуны оештыручыларга зур рәхмәт, бүген без биредә яңа кешеләр белән таныштык, шәһәрдәшләребез турында бик күп яңалык белдек. Талантлы кешеләрне читтән эзләргә кирәкми икән, алар безнең арада, - дип үзенең җылы хисләрен белдерде.
 
Исламия Динмухаметова,

Шәһәр үзәк китапханәсе Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре.

Комментарийлар