ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманченың тууына 120 ел (1897–1990)

 

Тукайны Тукай иттек үлгәч кенә,
Ансыз күңел китеген белгәч кенә.
Яктылыкның кадерен беләбез шул,
Караңгыда шәмебез сүнгәч кенә.

Бу робагыйны миңа Бакый ага үзе Сарманга килгәч көйләп күрсәткән иде. Әйе, хатыны Флора ханым белән 1984 елның 2 ноябрендә алар Сарманга килеп төштеләр. Карлы-бозлы яңгыр ява иде. Алар Түбән Кама шәһәренә килгән булганнар. Шуннан Сарман-Мөслим якларын да урап кайтырга уйлаганнар. Әмма көннәрнең бозылып китүе аркасында, алар Мөслимгә бара алмый калдылар. Ә Сарманда исә безнең өйдә ике кич кундылар. Ике кичендә дә мунча яктык. Мин Бакый ага белән сөйләшә-сөйләшә мунча керүләрне бүген дә оныта алмыйм әле.

09_bakyj_urmanche_02

Бакый ага Урманче Сарманда Дамир Гарифуллинда кунакта. 1984 ел

Ул борынгы Болгар мунчалары турында сөйләп алды. Кызуны нык салып, озак итеп керде ул мунчаны. Мунча алдына чыгып хәл алганда, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Дәрдмәнд, Низами, Галишер Нәваи, Акмулла робагыйларын көйләп-көйләп әйтә иде. Мин аннан ике көн эчендә дистәләрчә канатлы сүзләр, мәкальләр ишеттем. Үзенең дә каләм тибрәтүен ишеткәч, өйдә кайбер робагыйларын куен дәфтәренә язып алдым. Язма башындагы Тукай турындагы робагый әнә шул чакта язып алынган иде. Бакый ага робагыйларны сүз барышында ук чыгара кебек тоелды миңа. Менә бу робагыйлар миңа «төрттереп» әйтелгән кебек булды:

Егет булсаң, оланым, һөнәрле бул,
Җиде башлы еланны җиңәрлек бул.
Борчылма әҗәлемә теш үтми дип,
Яшәгәндә җиһанны җигәрлек бул.

Кулыңнан килгән эшне эшләү лязим,
Эш дигәннең сыртыннан төшмәү лязим.
Көзгә-кышка өлгерә җимеш дигән,
Алмалар да кызарып пешмәй язын.

Бакый агага Шәрык шагыйрьләреннән үзем тәрҗемә иткән берничә робагыйны укып бирдем. Ул миңа әлеге робагыйларны фарсы телендә укып күрсәтте. Көнчыгыш шагыйрьләренең робагыйларын тәрҗемә иткәндә, сүзлекләргә караганда, шул авторлар яшәгән чорны өйрәнү кирәгрәк икәнлеген искәртте.
Флора ханым белән Бакый ага ике көн буе миндәге иске кулъязма китапларны карап утырдылар. Мин аларга берничә шундый китапны истәлеккә дә бирдем. Флора ханым бер кулъязмадан дару үләннәренең хасияте турындагы язуларны күчереп, хуҗабикәбез Фәһимәгә ядкарь итеп калдырды.
Икенче көнне без Сарманның сәнгать мәктәбендә оештырылган рәсемнәр күргәзмәсен карадык. Шунда фотосурәткә төштек.
Бакый ага белән сөйләшеп сүз бетмәде, әлбәттә. Минем Һади Атласи, Мәхмүт Бөдәйлиләрнең тәрҗемәи хәлләрен өйрәнүемне белгәч, Бакый ага яшәреп киткәндәй булды. Баксаң, ул алар белән Соловкида да утырган икән. Җитмәсә, Һади Атласи аның әтисе Идрис хәзрәт белән дус булган. Бакый ага малай вакытта Һади Атласиның Сабантуйларда батыр калуын үз күзләре белән күргән. Туган авылым Яхшыбайда яшәгән Шәйхелислам, Шакирҗан Хәмидиләр хакында сүз чыккач, Бакый ага алар хакында да күп мәгълүмат бирде миңа. Ул аларны бик яхшы белә икән. Шакирҗан Хәмидинең әтием Хәйрулла белән Пермь якларына китеп Надеждински шәһәрендә шахтер балаларын укытулары, анда кулга алынулары турында сөйләгәндә дә ул моның кайсы елларда булуын кат-кат ачыклады. Кайчандыр ул үзе дә бу якларда йөреп кайткан икән.
Куен дәфтәремдә Бакый агадан язып алган тагын ике робагый бар. Болары аның үзенә кагыла.

Хезмәт иттем халкыма җанып-көеп,
Яшәдем мин тормышны үлеп сөеп.
Ачыны күп эчерде язмыш миңа,
Йөртте ул гомер буе йодрык төеп.

Соңгы робагый мунчага бәйле. Монысының кечкенә генә сере бар. Без кунакларны өченче көнне дә Сарманда кунарга кыстый башладык. Бакый аганы мунча тәкъдим итеп «күндерергә» уйладым. Ә ул робагый белән җавап бирде:

Хәтәр-хәтәр мунча кертте язмышым,
Кагып-сугып күпме йөртте язмышым.
Рәхмәте киң Ходабызның: Әҗәлнең
Борынына күпме чиртте язмышым.

Әйткәнемчә, бу 1984 елда иде. Алда Бакый аганың тагын алты ел гомере булган икән әле. Мин аның белән әледән-әле Казанда очраша торган идем. Бакый агага башта телефоннан шалтыратам. Барып керүемә ул кочакларын җәеп: «Мәрхәбә, Дамирҗан!» дип каршы ала. Сөйләшеп сүз бетми. Флора апа өстәл өсте тәм-томнан сыгылып торган табын әзерли. Ул беркайчан да ашатмыйча, чәй эчертмичә җибәрми. Флора ханым аңа, Бакый ага, дип әллә нинди эчке бер җылылык белән эндәшә. Тавышында халык рәссамына олы хөрмәт, тирән ярату сиземләнә. Ул аның уйларын җаны-тәне белән тоя, тормышының соңгы чакрымнарында Бакый ага өчен ышанычлы юлдаш, ныклы таяныч иде.
Минем аның остаханәсендә Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗани, Абай Конанбаев, Мохтәр Ауэзов, Сабит Муканов, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Шәехзадә Бабич, Шамил Усманов, Гыйлем Камай, Габдулла Кариев, Мәҗит Гафури һәм башка бик күп атаклы шәхесләр белән «очрашканым» булды. Гипс бюстлар, картонга эшләнгән эреле-ваклы картиналар беренче каттагы гади генә фатирга урнашкан остаханәдә шыплап тулган иде.
Әйе, язмыш мине Бакый ага дөньясында булу мизгелләре белән бүләкләде. Күңелем белән мин бүген дә әлеге дөньяда яшим. Аның белән бер күрешеп сөйләшү чыннан да бер гомергә тиң булган икән.
Бервакытны мин Буа райкомының беренче секретаре Илгизәр Гафиятуллин (ул Сарманда эшләп киткән иде) үтенече буенча Күл-Черкен авылы турында җыр сүзләре язган идем. Озак та үтми, җирле композиторлардан берәү аңа көй дә чыгарды. Бер баруымда ул җыр минем белән иде, мин аны Бакый агага күрсәттем. Ул бик җентекләп укып чыкты. Кат-кат укыды. Балаларча самимилек белән кушымтаны кабат-кабат күңелдән дә, кычкырып та укыды.
Аннан соң бу авылның үзенең туган авылы икәнен әйтте, ә мин аны белми идем әле.
Ул елларда безне (райкомның бүлек мөдирләрен) Казанга квалификация курсларына еш чакыралар иде. Ай буена сузылган бу курслар вакытында музейларга йөрергә дә, Бакый Урманче янына барырга да вакыт табыла.
Габдулла Тукайның 100 еллыгы уңаеннан Кырлайда уздырылган тантанага да дәрестән «качып» киттек. Бу качып китүләрне Сабадан килгән курсташыбыз Зөлфирә Габдуллина оештыра. Булатовларның (шундый лектор бар иде) Сәйдәшләрне хурлаганын тыңлап торганчы, киттек Тукай юбилеена, ди Зөлфирәбез.
Кырлайда төзелгән бөтен нәрсәдә Бакый Урманченың йөрәк җылысы ташып тора. Мин анда Бакый ага белән тагын рәсемгә төштем. Безне Америкадан кунакка килгән Шәмсия ханым Апакай фотога төшерде. Аның Казандагы якын туганы да безне күп мәртәбәләр сурәткә алды.
1987 елның 25 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бакый аганың 90 яшьлегенә багышлап кичә үткәрәселәр иде. Чакыру билеты белән генә кертәчәкләр дигәч, без Бакый аганың өенә барырга булдык.
Татар әдипләрен чын күңелдән хөрмәт итүче Зөлфирәбез белән тагын дәресне ташлап чыгып киттек.
– Мәрхәбә!
Бакый ага безне әнә шул яраткан сүзе белән каршы алды. Рәссам гозеребезне тиз аңлады. Ул безгә чакыру билетлары инде әзер булгач, аларны партиянең өлкә комитеты тарафыннан тыюлары хакында әйтте. Чакыру билетының эчен яңадан үзгәртеп басачаклар диде. Татарстан Культура министрлыгы, Татарстан Рәссамнар берлеге, КПССның Казан шәһәр комитеты әзерләгән чакыру билетында Нәкый Исәнбәтнең менә мондый сүзләре урысчалап басылган булган: «Баки Урманче – патриарх нашего изобразительного искусства, голова, аксакал. Когда нас спрашивают, кто основоположник татарского изобразительного искусства, мы отвечаем Баки ага Урманче».
Өлкә комитетында «Баки Урманче – патриарх нашего изобразительного искусства» дигән сүзләрне ошатмаганнар икән. Янәсе, артык олылау була. Ул сүзләрне төшереп калдырып, чакыру билетын яңадан басканнар. Әмма безгә әнә шул тыелган вариант эләкте. Бакый ага үз куллары белән язып бирде. Бу истәлекле бүләкне кадерләп саклыйм мин. Анда болай дип язылган:
«Дустым, мәгърифәтче, этнография һәвәскәре кадерле Дамирҗан Гарифуллинга истәлек итеп, Габделбакый Идрис углы Урманче. 1987, февраль, 22».
Бу вакыттан соң да 30 ел вакыт узып киткән инде.
30 ел! Бакый аганың үлеменә дә 27 ел узып бара.
Мин Казанда булганда татар зиратына да барам. Анда Тукай кабере янында ук Бакый аганың да кабере. Ихтыярсыз Бакый агадан ишеткән робагый искә төшә:

Тукайны Тукай иттек үлгәч кенә,
Ансыз күңел китеген белгәч кенә.
Яктылыкның кадерен беләбез шул,
Караңгыда шәмебез сүнгәч кенә.

Ә менә Бакый аганы чын-чынлап Бакый иттекме соң әле? Юк, итмәдек әле. Шуңа күрә Бакый ага үзенең ахирәт йортында җирдәге исәннәргә, ягъни безгә рәнҗеп ятадыр сыман…
Ә бит чынлыкта ул үз халкына хезмәт итәргә ашкынып торган зыялы татар яшьләренә бүген дә «Мәрхәбә!» ди.


Комментарий язарга