Логотип «Мәйдан» журналы

Бакчадан җыеп алынган яшел помидорларны ничек кызартырга?

Төнге температура 5 градуста кими башлагач, ачык һавада үскән помидорларны җыеп алырга кирәк. Инде кыраулар төште, бакчачылар уңышлын җыеп алды. Яшел помидорларны кызарту өчен киңәшләр "Челнинские изв...

Төнге температура 5 градуста кими башлагач, ачык һавада үскән помидорларны җыеп алырга кирәк. Инде кыраулар төште, бакчачылар уңышлын җыеп алды. Яшел помидорларны кызарту өчен киңәшләр "Челнинские известия" сайтында чыкты.

Помидорларның бер өлешен тәрәзә төбенә тезеп куярга була. Алар бер атна эчендә пешеп бетәчәк.
Помидорларны өлгергәнлек дәрәҗәсенә карап, тартмаларга аерып салырга кирәк. Аларны берничә кат итеп тезәргә була. Ике атна эчендә алары да кызарып җитәчәк. Черегән помидор янындагыларын да бозмасын өчен, һәрберсен аерым салфеткага яки газетага төреп куярга була.
Өлгергән помидорларны тартмадан алып барырга, чери башлаганнарын ташларга кирәк.
Помидорларны караңгы, яхшы җилләтелә торган урынга куегыз. Күпләр тартмаларны диван астында, шкафта саклый. Бу очракта аларны ешрак тикшереп торыгыз. Черегән помидор мебельдә сасы ис калдыруы бар.
Өлгермәгән помидорларны суыткычка куярга ярамый. Алар анда кызармаячак.
Тизрәк өлгерсен дисәгез, өзеп алган помидорлар өчен 28 чамасы җылы урын әзерләгез. Яшел помидорлар янына банан яки кызыл алма салсаң, алар тизрәк кызара, диелә бу хәбәрдә.
Фото: https://pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/bakchadan-yep-alyngan-yashel-pomidorlarny-nichek-kyzartyrga/

Комментарийлар