Логотип «Мәйдан» журналы

Бабамнар

Чал курганнар йокыларга талганнар...Кылганнарга әйләнгәнме бабамнар?Курганнарда башын игән кылганнар,Әйтерсең лә зур кайгыга калганнар. Шатланмагыз, зур гөнаһлар кылганнар,Далаларда уяу әле кылга...

Чал курганнар йокыларга талганнар...
Кылганнарга әйләнгәнме бабамнар?
Курганнарда башын игән кылганнар,
Әйтерсең лә зур кайгыга калганнар.
 
Шатланмагыз, зур гөнаһлар кылганнар,
Далаларда уяу әле кылганнар.
Бабамнарга дан җырлыйлар оныклар,
Алар өчен кызаралар сатлыклар...
 
Хыянәттән һәлак булган бабамнар,
Далаларга кызыл каннар тамганнар.
Каннарыннан хасил булган Иделләр,
Бабамнарның пульсын тоя киң илләр.
 
Үткән чорлар, үзгәргәннәр холыклар,
Кол булмаган ирек сөйгән халыклар!
Киң галәмгә алар юллар салганнар,
Алар – исән, йолдызларда калганнар.
 
Иген игә сыман анда бабамнар,
Татар моңы кебек таңда – сигналлар.
Сак булыгыз, олуг гөнаһ кылганнар,
Барабаннар кагып кайта бабамнар!
 

Әмир МӘХМҮДОВ


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар