1989 ел. Илдәге үзгәрешләр тарих пәрдәсен ачты. Журналистлар Әсгать Сәгытдинов, Нәфис Әхмәтовлар музей кирәклеге турында публицистик материаллар белән район газетасында чыгыш ясыйлар.

2-zal-etnografiya-torgovlya-i-promysly-aznakaevskogo-kraya

1990 ел. Партия шәһәр комитетының идеология бүлеге каршында    М.М.Мәсәлимов, А.Г.Галимовлар составында инициатив группа оешты. Газетаның 26 нчы санында  мөрәҗәгать басыла.

1991 ел. Шәһәр советы башкарма комитеты мәдәният бүлеге каравына тапшырыла. Һәм, ниһаять — 1991 ел, 2 декабрь. Казан, Кремль. Татарстан җөмһүрияте  мәдәният Министрлыгының  261 нче санлы Боерыгы буенча Татарстан районнарында, шул исәптән Азнакай районында да музейлар төзү.

1992 елның 14 июле. Азнакай районы һәм шәһәре администрациясе мәдәният бүлегенең 3 нче параграф, 37 нче Боерыгы буенча музей директоры итеп Хисамиева Гөлсем Кәрәм кызы билгеләнә. Югары белемле. Мәскәү дәүләт университетының (полиграфия институты) редакторлар әзерләү факультетының “Журналистика” бүлеген, РФ мәдәният Министрлыгының Мәскәү Академиясендәге  мәдәният, сәнгать һәм туризм хезмәткәрләрен әзерләү аспирантурасын (“Мәдәният тарихы һәм теориясе” белгечлеге) тәмамлый, Культурология кандидаты дәрәҗәсендә диссертация яклый. Музей эшчәнлеге буенча  квалификацияне күтәрү курслары үтә. Музейга нигез салучы. “Азнакай нигез салынган чордан алып…”, “Азнакай районы – нефть һәм газ төбәге”. “Синең кешеләрең Азнакай” экспозицияләре авторы, төзүчесе. 2002 елда музей базасында җыелган тәҗрибәне өйрәнү буенча музей хезмәткәрләренең республика семинарын уздыра. “Фәнни — методик эш”, “Кунаклар белән тулы йорт” номинациясе буенча республика музейлары арасында җиңүче. ТР мәдәният Министрлыгы ведомствосына күчкәнче республика музейлары арасында “Фәнни тикшеренүләр” номинациясе буенча күп такырлар җиңүче. Галим буларак актив фәнни эш алып бара. 15 ел буена Азнакай төбәген өйрәнүдә  фәнни – тикшеренү эшләренең нәтиҗәсе  диссертация эшендә чагылыш тапты. Хезмәтләре Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы матбугатында басылды.

Аның сүзләре: “Музей төзү – коллектив хезмәт җимеше. Бу эшкә күп көчне шәһәр һәм район администрациясе, мәдәният бүлеге җитәкчелеге, шулай ук мәдәният Министрлыгы һәм ТР Милли музее кертте. Минем алга – шәһәр һәм район музееның бердәнбер хезмәткәре буларак шарт куелды, мәктәпләрдәге музей почмакларыннан бер нәрсә дә алмаска, үземә әйберләр җыярга. Шунлыктан мәсьәлә җиңелләрдән булмады. Ләкин мин буш кул белән килмәдем, багаж тулы материал һәм әйберләр булу,  10 ел район газетасында  эшләп алу, төбәкнең күп кенә танылган кешеләрен белү ярдәм итте.  Районның “Маяк” газетасында, КамАЗ радиосында эшләгәндә үк бу эшкә тотынырга теләк бар иде.

Азнакай халкы музей ачылганчы әйберләр бирергә ашыкмады. Булачак экспозицияне төзү өчен предметлар табуда шәхси  танышларны  барларга,  булачак “Синең кешеләрең Азнакай” экспозициясе геройлары — танылган якташлар белән элемтәләрне ныгытырга туры килде. Бигрәк тә Нәҗибә Ихсанова һәм Туфан Миңнуллинга рәхмәт белдерәсе килә. Алар  фотосурәтләр, афишалар, китаплар, бөек артистның киемнәрен генә түгел, музейны ачу өчен акчалата да ярдәм иттеләр.

Музей үз ишекләрен ачкач, кешеләр үзләренең шәхси әйберләрен, документларын да китерә башладылар. Күп кенә Азнакайлылар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр бу изге эшкә өлеш керттеләр. Һәм аларның барысы да музейның дусларына әйләнде, алдагы елларда төрле акцияләрдә, чараларда актив катнаштылар”

1993 елның 27 декабре. Шәһәр һәм район хакимияте башлыгы Ә.Г.Исхаковның №1432 нче карары нигезендә музейга бина бүлеп бирелә. (адресы: Ямашев урамы, 6 йорт)

1994 елның 9 сентябре. Хакимият башлыгының №70 нче карары буенча район авылларында тарихны язу эше башлана.

1995 елның 23 августы. Хакимият башлыгының №951 нче карары нигезендә музейда ремонт эшләрен төгәлләргә, сәнгати эшләрне башкарырга.

1999 елның мае. Һәм, нихаять, май башында предприятие рәссамнары музей директоры Г.К.Хисамиева җитәкчелегендә “Азнакай районы – нефть һәм газ төбәге” экспозициясе эшен төгәлләделәр. 18 майда музей кунакларны кабул итә башлады.

Фонд ачылганда 2700 дән артык берәмлек әйбер тупланды. Хакимият башлыгы Ә.Г.Исхаковның чакыруы буенча музейда Казаннан тарих фәннәре кандидаты Таһир Тимергазыйм улы Кәримов эшли. Рәсәй архивында безнең район авыл биләмәләренә кагылышлы документларын өйрәнеп, 1917 елга кадәр күп кенә авыллар тарихына кагылышлы төп документларның нигезләмәләрен язды. Өйрәнелгән мәгълуматлар музейның төп концепциясен һәм экскурсияләр текстын тәшкил итте, соңыннан 2001 елгы “Азнакай” китабына кертелде.

Музей – мәдәни – белем бирү оешмасы гына түгел, фәнни – эзләнү эшләре алып баручы да.  Биредә тулы юнәлештә төбәгебезнең мәдәни мирасын өйрәнү, һәм аны районда, Татарстанда, Рәсәй күләмендә дә популярлаштыру буенча эш алып барыла. Нәтиҗәләре ТР Милли музеенда ел саен уздырыла торган фәнни укуларда доклад формасында, Рәсәй һәм Татарстан фәнни журналларында, җыентыкларда басылды. Танылган галимнәр – Татарстан Фәннәр Академиясенең тарих, тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан фән докторлары Е.П.Казаков, М.И.Әхмәтҗановлар, Мәскәүдән сәясәт фәннәре докторы Н.М.Мириханов белән даими элемтәдә булу музейның фәнни статусын күтәрә. Археолог Евгений Петрович Казаков, археограф – академик Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов 70 – 80 елларда безнең төбәкнең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне өйрәнделәр. 1998 – 2000 елларда музей оештырган археологик һәм эпиграфик экспедиция белән җитәкчелек иттеләр. Якташыбыз Назыйф Мириханов  бер хезмәтендә үзенең фамилиясе кергән шәҗәрә мисалында төбәк тарихының күпмедер  өлешен ача.

2001 елдан музей турындагы хәбәрләр “Бөтенрәсәй Музейлар Реестры” ның гомумрәсәй музейара мәгълүматлар банкына (общероссийский межмузейный банк данных “Всероссийский Реестр Музеев)  кертелә. Ел саен “Россия музейлары”  Интернет – порталында хәбәрләр яңартылып тора.

2002 елда тәҗрибә уртаклашу максатында музей хезмәткәрләренең республика семинары узды.

2006 елдан музей тормышының икътисади үсешен республиканың башка музейларындагы кебек алга таба үстерү максатында, яңа эра  – дәүләт информацион ресурсын кертү өчен әзерлек башланды. Ул дәүләт Музей фондына кертелүче музей предметлары һәм коллекцияләрен куллануның торышын электрон базага кертү иде. ТР мәдәният Министрлыгының мәдәни туризм һәм Музей фонды мониторингы программасы җитәкчелеге астында эшләп, предметларның коллекцион описен алуны башладык. Аларга фәнни яклап инвентаризация үткәрү, предметлар югалган очракта тиз генә  ачыклау өчен кирәк. Әлеге җаваплы эш белән 2011 елдан баш саклаучы (главный хранитель) Нигьмәтҗанова Айгөл Әсгать кызы шөгыльләнә башлады. Ул 1998 елдан эшкә фәнни хезмәткәр буларак, беренчеләрдән алынган иде. Эшләү дәверендә тәҗрибә туплады, фондларны өйрәнде, музейның тулы хокуклы белгеченә әйләнде. Бүген  дә А.Нигьмәтҗанова әлеге постта намуслы хезмәт куя.

МБУ “Азнакай төбәкне өйрәнү музее” үзенә максат итеп, музей предметларын закон нигезендә саклауны, гражданнарның конституцион хокуклары якланган хәлдә мәдәни кыйммәтләргә якын булуны, шулай ук фондны пропагандалап, заллар буенча гомуми экскурсияләр, лекцияләр укуны, чаралар уздыруны куйды.

Килүчеләрне һәрчак ягымлы итеп музей караучы (смотритель) Хуҗина Раушания Заһит кызы каршы алды. Ул музейда 19 елдан артык намуслы хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда.

1999 елдан 2006 елга кадәр, шулай ук 2008 елдан 2019 елга кадәр Мостафина Гөлфия Данил кызы фәнни хезмәткәр булып эшләде. 2019 елдан бүгенге көндә экскурсовод хезмәтен башкара.

Музей яңа баскычта

2013елда музейны оештыручы, беренче директоры , культурология кандидаты Г.К.Хисамева лаеклы ялга киткәч, музейның икенче директоры булып, яшь, өметле, белеме буенча тарих укытучысы Ирина Илдар кызы Халикова билгеләнде. Ул директор булып эшли башлагач, эш алымнары яңа, заманча юнәлештә борылыш алды.  Коллективка  яшьләр өстәлде, тулы бер командага әйләнде.

Экспозиция залларында экскурсияләр уздыру ике (татар һәм рус) телдә, шулай ук календарь даталар буенча мероприятиеләр, әдәби кичәләр, ветераннар белән очрашулар, фәнни эзләнүләр буенча лекцияләр уку дәвам итә. Автобуста шәһәр буенча, Чатыр тавына экскурсияләр оештырыла.

2-zal-etnografiya-torgovlya-promysly-aznakaevskogo-kraya

4-zal-razvitie-rajona-poslevoennye-gody-znamenitye-zemlyaki

Азнакайда яңа музей комплексы төзү эше көн кадагына куелды. Һәм, ниһаять, 2015 елның декабренда музей тулысы белән мәһабәт яңа бинага күчте. 2016 елның 13 августында Татарстан президенты Р.Н.Миннеханов катнашында музей тантаналы рәвештә ачылды.

Бина ике катлы булып,  беренче катында экспозиция, күргәзмә заллары, мастер класслар өчен бүлмә, икенче катында директор, хезмәткәрләр өчен эш бүлмәләре. Биредә эшләр өчен дә, төрле чаралар уздыру өчен дә бөтен уңайлыклар  булдырылган.

Биш экспозиция залы бар. Алар – Археология һәм табигать залы, этнография, сәүдә, мәгариф залы, төбәк көнкүреше  залы, район оешу, Бөек Ватан сугышы, тыл, сугыштан соңгы еллар залы, шәһәр тарихы залы, нефтьчеләр залын үз эченә ала. Экскурсияләр хезмәте ике телдә төрле яшьтәге район халкына, килгән кунакларга күрсәтелә.  Музейның фәнни, тарихи, әдәби китаплардан, басма матбугаттан торган бай китапханәсе бар. Биредә үзең теләгән  мәгълүматка ия булырга мөмкин.

Музейда ел әйләнәсендә төрле чаралар үтә. “Музейлар  язы”, “18 май — музей көне һәм төне”, “Сәнгать төне” акцияләренә кушылып, шулай ук календарь план буенча да очрашулар, кичәләр, батырлык дәресләре, матер класслар, балалар өчен туган көннәр, яңа ел бәйрәмнәре уза.

Коллектив тулы бер көч белән фәнни – тикшеренү эшләре алып бара, районда уздырыла торган экспедицияләрдә катнаша, фәнни докладлар язылып, фәнни басмаларда урын ала, район, республика семинар – коференцияләрендә  чыгыш ясый.  Музей коллективы берничә ел рәттән “Татнефть”, “Лукойл”, РФ мәдәният Министрлыгы, ТР мәдәният Министрлыгы тарафыннан уздырыла торган грант яклавында катнаша. Уңышлар да бар.

Музей фондында бүгенге көндә 8 536 берәмлек экспонат саклана.

Соңгы елларда төбәкне өйрәнү музее районның ике авылында – Чәкән һәм Туйкә авылларында мәктәп, авыл җирлекләре музей хезмәткәрләре, төбәк тарихчылары арасында тәҗрибә уртаклашу, тарихыбызны тирәннәнрәк белү, яшьләргә белем – тәрбия бирү максатыннан семинар уздырды.

Музей ишек алды, аның тирәсе авыл мохитын чагылдыра. Киләчәктә аны тагы да ямьлерәк итү максатыннан эш алып барыла.

Коллективта барлыгы 9 кеше эшли. Директор, музей – белем бирү методисты, ике экскурсовод, фонд саклаучы (хранитель), музей залларын караучы (смотритель), техник эшче, ике каравылчы.

azn-muzej-zal9

Язманы әзерләде:

музей экскурсоводы

Гөлфия Мостафина

Февраль, 2021 ел


Комментарий язарга