Логотип «Мәйдан» журналы

Аз керемле гаиләләрдә үскән 960 балага лагерьларга һәм санаторийларга бушлай юллама биреләчәк

Быел авыр тормыш хәлендә калган 960 Казан укучысына республиканың балалар лагерьларына һәм санаторийларга бушлай юллама биреләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе А...

Быел авыр тормыш хәлендә калган 960 Казан укучысына республиканың балалар лагерьларына һәм санаторийларга бушлай юллама биреләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.
Социаль-куркыныч хәлдә калган балаларга аерым игътибар биреләчәк. Агымдагы елның 4 ае эчендә сәламәтләндерү лагерьларында һәм санаторийларда 40 шундый бала булган: 31 – балалар сәламәтләндерү лагерьларында, 9 – санаторийда. Бушлай юллама алу өчен ата-аналар яки опекага алучылар “Ял” үзәгенә яисә балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссияләренә гариза язарга кирәк.
Каникулларга шәһәрдә калган балалар өчен Казанда кызыклы ял итү программасы каралган. А.Фәизов сөйләгәнчә, быел Татарстан башкаласында яңа проект – “Кызыклы җәй” старт ала. Аның кысаларында ял итү мәйданчыклары яңа форматта эшләячәк. 20 эре яшүсмер-яшьләр клубында төрле дәресләр, мастер-класслар, очрашулар, тренинглар һ.б. чаралар каралган. “Теләсә кайсы укучы яңа проект мәйданчыкларына килә ала”, - диде А.Фәизов.
Мәйданчыкларның эш вакыты һәм урнашуы буенча мәгълүмат 1 июньнән Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты сайтында һәм “Подросток” муниципаль бюджет учреждениесендә булачак.
 
https://www.kzn.ru/

Комментарийлар