Логотип «Мәйдан» журналы

Аяклар сызлаганда ярдәме тия

Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебез дә ясый алабыз.Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борыч, бер аш кашыгы кипкән канлы үлән (чист...




Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебез дә ясый алабыз.







Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борыч, бер аш кашыгы кипкән канлы үлән (чистотел) ваклап турарга кирәк.
Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Арытаба төнәтмәне суыткычта сакларга.
Әлеге төнәтмә белән төнлә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта уынырга киңәш ителә. Шулай ук, салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан, пешкән урыннарга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.





Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Racool_studio


Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-01-21/ayaklar-syzlaganda-yard-me-tiya-3113828 


Комментарийлар