Логотип «Мәйдан» журналы

Авызыгызны үсемлек мае белән чайкатыгыз!

Организмның никадәр зарарланганын күрерсез...

Сәламәт булу өчен организмны "ишетә" белергә, аңа ярдәм итәргә, вакытында ял итәргә, аны чистартырга кирәк. Ә дарулар куллану - бу инде авыру барлыкка килгәнен аңлата. Үзебезне авыру хәленә җиткермәү күп вакытта үзебезгә бәйле.

Авызыгызга бер аш кашыгы үсемлек мае кабып, чайкагыз, бигрәк тә тел астына кертергә тырышыгыз, чөнки анда кан тамырлары бик күп. 5-10 минуттан соң май ак сыеклыкка әйләнер – төкерегез. Әлеге сыеклык кан тамырларыннан һәм селәгәй бизләреннән бик күп агулы матдәләрне үзенә сеңдергән булыр, шунлыктан ялгыш бер тамчысын да йота күрмәгез.
Аннан соң авызыгызны су белән чайкагыз. Шулай бер-ике атна буе көненә 1-3 тапкыр кабатласагыз, бавыр - шлаклардан, организм токсиннардан чистарыр һәм кәефегез күтәрелер.
 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

 

Фото: https://kiziltan.ru/

 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-01-30/avyzygyzny-semlek-mae-bel-n-chaykatygyz-3123677

 

 

 
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар