Логотип «Мәйдан» журналы

Авызда әче тәм?

Иртән торуга авызыгызда әче тәм барлыкка килү борчыса, ул организмда нинди дә булса авыру барлыгы хакында сөйлиме?

Авызда әче тәм булу, бигрәк тә иртәнге якта — ашкайнату органнарының эшчәнлеген тикшертү кирәклеге турында хәбәр итә. Әче тәм еш кына ашказаны авырулары, үт бүлеп чыгару системасы, бавыр чирләре булганда күзәтелә.
Ашказаны-эчәк авырулары булганда, үт уникеилле эчәктән ашказаны аша - үңәчкә, соңыннан авыз эченә эләгә. Авызда әче тәм әнә шулай барлыкка килә. Ул хәл иртәнге якта күзәтелә дә инде, чөнки яткан чакта үңәч буйлап үт суы югарыга җиңелрәк үтә.
Әгәр дә авызыгыздан әче ис килә икән, мотлак табибка күренергә кирәк.
 

Фото: https://pixabay.com

 

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-11-05/avyzda-che-t-m-670284

 

Комментарийлар