Логотип «Мәйдан» журналы

Авылым мәзәкләре

ШәкүрАвылның үзәк урамында Шәкүр исемле кеше яши иде. Акылга сайрак дип санала иде ул. Ә болай колхоз эшен җимертеп эшли үзе. Кич ак күлмәк, кара костюм, галстуктан, ялтырап торган хром итекләрдән клу...

Шәкүр
Авылның үзәк урамында Шәкүр исемле кеше яши иде. Акылга сайрак дип санала иде ул. Ә болай колхоз эшен җимертеп эшли үзе. Кич ак күлмәк, кара костюм, галстуктан, ялтырап торган хром итекләрдән клубка барыр иде. Башкалардан аермасы: күзләре сиңа туры карамас, уена ни килсә, шуны сөйләр дә йөрер. Бөтен кешенең нәсел-нәсәбен белә иде ул, әби-бабайларына кадәр. Читтән ялга кайткан яшь кызлар, минем турыда сөйли башлый инде хәзер дип, клубка керергә куркып йөриләр иде.
Бервакыт шул Шәкүрне, белешмә алыр өчен, әнисе район үзәгенә алып бара. Белешмә пособие билгеләр өчен кирәк. Табиб моның алдына бер уч тиен акча сибеп салган да санарга кушкан. Минут та үтмәгән, бер тиенгә дә ялгышмыйча санап та биргән теге. Табиб, билгеле инде, белешмә бирмәгән. Коридорга чыккач, әнисе тирги ди Шәкүрне: «Чыннан да дивана икән син, шунда ялгышсаң нәрсә була иде?» Шәкүр табиб янына яңадан кергән дә: «Мөмкинме кире санарга, дөрес санамаганмын икән мин», – дип әйтә ди. Табиб бу турыда азак көлә-көлә бөтен кешегә сөйләп йөргән: «Ничек мин аңа дивана дип белешмә бирим? – ди икән. – Аңардан ахмагракларны беләм әле мин, өстәвенә алар зур-зур урыннарда утыра».
 
«Спасибо, Рахмич!»
Батыршин Рәхмәтулла – Бөек Ватан сугышы ветераны, сатучы булып эшләде, авылда беренче граммофон алган кеше, капкасыннан чыккач та сиртмәле кое иде, күпер янында өянкеләр утыртып үстерде. Үзем ишеткәнем булмады, шул Рәхмәтулла абый кызык итеп сөйли иде, диләр:
– Немецлар дүрт ай дигәндә Мәскәүгә үк килеп җиткәч, Сталин, фронт хәлләрен белер өчен, алгы сызык буйлап йөрергә чыккан. Безнең батальонны тезде дә, мине саф алдына чыгарып: «Рахмич, вся надежда на тебе!» – ди бу. Мин тураеп бастым, бөтен фронтны яңгыратып: «Тырышырбыз, иптәш Сталин!» – дидем. Сталинның күзләренә яшь килде: «Спасибо, Рахмич, спасибо!» – ди бу, миңа баш иеп.
 
Нигә уңыш түбән?
Каран авылы белән безнең Күгәрчен арасына һәрвакыт көнбагыш чәчәләр иде. Район киңәшмәсендә Каран агрономын күтәргәннәр дә, сорыйлар икән:
– Нигә көнбагыш уңышы түбән? Сәбәп нәрсәдә?
– Какой тут может быть урожай! – ди теге. – С одной стороны грачи, с другой – Кугарчи.
 
Фәйзер абыйның эт эчәгеләре
Маташ урамында Бөек Ватан сугышы ветераны, колхоз хисапчысы Фәйзер абый Гомәров яши иде. Бервакыт ул еллык отчётын яба алмый аптыраган – бер тиен чыкмый гына бит. Нишләргә? Өч көн утырып та, инде булмагач, кесәсеннән бер тиен акча ала да бу, аны тишә һәм отчётының бер почмагына тегеп, районга җибәрә. Әлеге отчёт Фәйзер абый үлгәннән соң ун ел үткәч архивтан килеп чыккан. «Монысы нәрсә тагын?!» – дип шаккаткан ди тикшерүче. Шуңарчы ул отчёт белән беркем дә кызыксынмаган, беркемгә дә ул кирәкмәгән күрәсең.
Шул Фәйзер абый, бәрәңге бакчасындагы эт эчәгеләре турында: «Син аларны, энем, тирән итеп казы да тамыры белән йолкып ал. Мин шулай эшлим, шунсыз бетереп булмый аларны», – ди иде. Фәйзер абый күптән юк инде, ә аның бакчасындагы эт эчәгеләре ел саен шаулап чәчкә ата.
 

Марс ЯҺУДИН


Марс Яһудинның башка мәзәкләрен «Мәйдан» журналының 2021 елның 12нче санында укыгыз


Фото: vk.com






«Мәйдан» №12, 2021 ел




 

Комментарийлар