Логотип «Мәйдан» журналы

Авылга кайту

Кукмара районы Әсән-Елга авылында танылган шагыйрь Әхмәт Юнысның 100 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Чарада Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән танылган язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, журналистлар, К...

Кукмара районы Әсән-Елга авылында танылган шагыйрь Әхмәт Юнысның 100 еллыгы зурлап билгеләп үтелде.
eh-junys
Чарада Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән танылган язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, журналистлар, Кукмара районы администрациясе вәкилләре, шагыйрьнең туганнары, якташлары катнашты. Җылы мохитле, бик күп мәгълүматлы, нәтиҗәле-файдалы кичә булды ул.
Шагыйрьнең йөз яшен Әсән-Елгада билгеләп үтү гаҗәп түгел – Әхмәт Юныс исеме дә, җисеме дә матур булган шушы авылда туып-үскән. 1928 елда туган авылында башлангыч мәктәпне, аннары Мәчкәрә авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Һәм шушы ук районда, Каенсар авылында башлангыч мәктәп укытучысы, мәктәп мөдире булып эшләгән. Ә шигърият юлына аяк басуы бераз соңрак. Донбасс шахталарында татар, башкорт эшчеләре арасында мәдәни-пропаганда эше алып барганда,“Тау эшчесе” газетасы хезмәткәре Шәйхи Маннур белән таныша ул. Шәйхи Маннур янына исә нәкъ шул чагында иң кызыклы шагыйрьләрнең берсе – Һади Такташ та килгән була. Әхмәт Юнысның иҗат белән мавыгып китүе менә шушы елларга туры килә. Һәм бу мавыгуы, әле әдәбият-мәдәният кешесе өчен бик хәтәр 1937 еллар булуга карамастан, аны кире Казанга “кайтара”.
dsc_0063_m
Кичәнең дәрәҗәле кунакларыннан берсе, Әхмәт Юнысның якташы, язучы, галим, Фоат Галимуллин үз чыгышын шагыйрьнең иҗат биографиясеннән нәкъ менә шушындый – игътибарга лаек урыннарны барлаудан башлады. Әхмәт Юнысның 1938 елда бик таләпчән каләм ияләренең берсе булган Хәсән Туфан (!) юлламасы белән язучылар берлегенә кабул ителүе зур дәрәҗә дип, ә1947 елда яшь шагыйрьнең, халык дошманы дип хөкем ителеп, төрмәдә утырган Хәсән агадан СССР Югары Советы Президиумы Председателе исеменә хат яздырып алуы, һәм шуны тапшыру өчен Мәскәүгә кадәр барып җитүе, һичшиксез, батырлык дип бәяләнергә тиеш! Әхмәт Юныс үзенең чираты җиткәнен көтеп, ул чакта Мәскәүдә ике атналап яши һәм Президиум рәисе янына кереп җитүгә дә ирешә. Әмма, ни кызганыч, Хәсән Туфанга берничек тә ярдәм итә алмый...
Шагыйрьне искә алу өчен сәхнәгә Кукмара район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллина да күтәрелде. Равия Абдулловна (тумышы белән Әсән-Елгага күрше генә булган Өлге авылыннан) шагыйрьнең әнисе Гатикә апа турында истәлекләре белән бүлеште, район үзәгендә Әхмәт Юныс исемендәге урам булуын, Әсән-Елга авылында үзәк урамның шулай ук якташ-шагыйрь исемен йөртүен, һәм, гомумән, Кукмараның әдәбият-мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүче якташларына игътибарлы булуын сөйләде.
dsc_0094_m
Хезмәт биографиясенең бер өлешен Кукмара районы белән бәйләгән һәм үзен бик хаклы рәвештә Әхмәт Юнысның якташы дип исәпләгән Шаһинур Мостафин фронтовик язучылар турында китап-җыентык әзерләгәндә Әхмәт Юнысның хатыны, (инде шулай ук мәрхүмә) Гөлсем ханым белән күрешеп-сөйләшеп кала ала. Әхмәт агага 1939 елда фин сугышында, 1942-1943нче елларда Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килә – болар аның сәламәтлегенә хәйран зур зыян салып өлгерә. Шагыйрьнең бик иртә – 1976 елда, 60 яше тулар-тулмас дөньядан китеп баруы да, мөгаен, беренче чиратта фронтовик шагыйрь булуы белән бәйле булгандыр. Кичә барышында сәхнәгә шагыйрьнең нәсел-нәсәбе – кияве Илдус әфәнде белән оныгы Алсу ханым, авылда яшәгән туганы Габделхак ага да күтәрелделәр.
Әхмәт Юныс “беркайчан да алга чәчрәп чыкмый” торган, ипле, тыйнак шагыйрь була – шагыйрьне күреп белгән каләмдәшләре Госман Гомәр, Рәшит Бәшәр, Фоат Галимуллиннар моны кат-кат ассызыкладылар. Очрашуда Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабирҗанов, Чаллы язучылар берлеге рәисе, язучы-шагыйрь Факил Сафин, татар конгрессы вәкиле, шагыйрь Булат Ибраһимнар да чыгыш ясадылар. Шагыйрьләр Әхмәт Юныс рухына иң матур шигырьләрен багышладылар. Әхмәт Юнысның әсәрләрен исә Әсән-Елга авылы кызлары – Пычак урта мәктәбе укучылары Эльвина һәм Ландыш Габдрахмановалар, Айсылу һәм Миләүшә Гарифҗановалар башкарды.
dsc_0106
Әхмәт Юныс һәрвакыт хезмәт кешеләре: эшчеләр, игенчеләр турында язган. Һәм каләмдәшләре әйтүенә караганда, ул үзенчәлекле аһәң белән иҗат итүче сирәк шагыйрьләрнең берсе булган. Әдипнең тагын бер гаҗәеп зур хезмәте – ул К. Чуковский, С. Маршак, А.Барто, Я. Коллас шигырьләрен татар теленә тәрҗемә иткән.
Кайда гына гомер итмәсен, шагыйрь күңеле белән барыбер туган авылында, балачагында яши. Әхмәт Юныста туган авылына гаҗәеп зур бүләк ясый – «Әсән-Елга» поэмасын язып калдыра. Авылдашлары да аңа игътибарсыз булмый. Кичәдә шагыйрьнең язучылар берлегенә керү таныклыгын, дипломнарын, каләмдәшләре белән бергә төшкән фотосурәтләрен күрергә мөмкин булды – әдәбият тарихы өчен мөһим бу документлар бүген иң ышанычлы урында – шагыйрьнең туган җирендә саклана. Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфыйкова моннан 20 ел элек – шагыйрьнең 80 яшен билгеләп үтәргә җыенганда, Әхмәт абыйның хатыны Гөлсем ханым ризалыгы белән, кадерле мирасны авылга алып кайта... Шуны да әйтик, Әсән-Елгада Әхмәт Юнысның туган көне ел саен билгеләп үтелә.
...Әсән-Елга, ямьле Әсән-Елга!
Мин кайтырмын сиңа тагын да,
Алмагачлар үсеп шушы юлга,
Алмалары пешкән чагында.
Бу юлларны шагыйрь күп еллар элек язган. Бүгенге Әсән-Елга Әхмәт Юныс күзаллаган авылдан, әлбәттә, аерыладыр – соңгы бер-ике ел эчендә генә дә биредә авыл урамына асфальт юл салынган, мәдәният йорты каршына ук яшьләрне үзенә җыярлык заманча футбол кыры ясалган, авылны яратучыларның уртак тырышлыгы белән искитмәле матур чишмә комплексы төзелгән, яңа-төзек йортлардан торган тагын бер урам өстәлгән. Шундый нык булырга тиеш тә инде ул – шагыйрь рухы яшәгән авыл.
Соңгы сүз итеп, без буыннарны-буыннарга бәйләрдәй мондый бай эчтәлекле кичә оештырган өчен Әсән-Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфыйковага, мәдәният йорты директоры Дания Мухаметовага, район администрациясенә, мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриевка, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Резеда Касыймовага, кичәне җыр-моңнары белән ямьләгән барлык җырчыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
dsc_0067_m
dsc_0130_m
Әхмәт Юныс (Әхмәт Юныс улы Юнысов) 1916 елның 15 октябрендә Татарстан АССРның Кукмара районы Әсән Елга авылында туа. Җидееллык белем алганнан соң, башлангыч мәктәптә укытучы, мәктәп мөдире булып эшли. 1935-1937 елларда — Чиләбе өлкәсендә укытучы, Донбасста пропагандист. 1937 елдан — Татарстан китап нәшриятында редактор, республика газетларында әдәби хезмәткәр. 1939 елда үзе теләп фин сугышына китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
Сугышның беренче елларында Ә. Юныс Апас районының Чурибураш МТСы политбүлегендә эшли. 1942-1943 елларда ул «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасында хезмәт итә, шунда 1943 елда КПСС сафларына кабул ителә. 1945-1949 елларда шагыйрь Казан дәүләт университетында укый, аннары янәдән Татарстанның яшьләр матбугатында эшли. 1957-1958 елларда ул Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире булып тора.
Ә. Юныс үзенең беренче шигырьләрен утызынчы елларда Донбасс шахтерлары арасында эшләгәндә үк яза. 1939 елны СССР Язучылар союзына член итеп алына. Ул үзенең иҗади гомерендә дистәдән артык шигырь китабы бастырып чыгара.
Ә. Юныс 1976 елның июлендә Казан шәһәрендә вафат була.
 

Комментарийлар