Логотип «Мәйдан» журналы

Авылдашлар

Галиулланың район үзәгеннән күңеле кырылып, ярсып кайтты: авылдашы – тыкрык очындагы йортта яшәгән «бәйләнчек» Мансурның полициядә эшләгән төпчек улы Илсур, «юл кагыйдәләрен боздыгыз» дип, протокол тө...

Галиулланың район үзәгеннән күңеле кырылып, ярсып кайтты: авылдашы – тыкрык очындагы йортта яшәгән «бәйләнчек» Мансурның полициядә эшләгән төпчек улы Илсур, «юл кагыйдәләрен боздыгыз» дип, протокол төзеп кайтарды.
Җитмәсә, янында басып торган мыеклы урыс: «Тебе, бабай, не машину юуртурга, а на печке лежать надо», – дип көлгән була, авызыннан ана сөте кипмәгән нәрсәкәй.
Галиулланың Илсурга бәгыре катты. «Кем булган, чукынчык малай?.. «Полиция сержанты Фәхрисламов!» – дигән була. Шунда, яхшылап аңлатып, җибәрсә дә булыр иде. Юк, вазифа, хезмәт дигән була – әйтерсең лә... генерал булган!.. Тфү...»
Галиулланың болай да соңгы елларда ерак юлга чыкканы юк. Кая барсын? Җитмеш биш яшьне узып китте ләбаса. Замандашлары күптән инде таякка таянды – капкалары тирәсеннән ерак китә алмыйлар. Ә Галиулла, җәйләрен юл әйбәт чакта, район үзәгенә генә түгел, хәтта башкалага барып кайта. Балалары икесе дә үз гаиләләре белән шунда яши. Аларга кунакка барсаң, алтмыш биш чакрымны «һә» дигәнче үтәсең... Ә менә шәһәргә барып керсәң, һуш-акылың китәрлек – кырмыска оясымыни!.. Җитмәсә, адым саен полиция малайлары баскан. Торалар шунда каккан кадактай!
Галиулла, ярсыган күңеленә тынычлык таба алмыйча, ихатасында арлы-бирле йөрде, бәрәңге, җимеш бакчасын кат-кат урады. «Тау белән тау гына очрашмый, – диде ул, ярсынып, – күрешсәк, арт сабагын укытам мин ул малайның!..»
Ярсыган күңеленә урын тапмагач, Галиулла, юл кагыйдәләре китабын алып, хәрби хезмәттән кайтканнан бирле машина йөрткән Нурлый янына китте. Ул көн саен район үзәгеннән колхозга ягулык ташый. «Кем-кем, ә Нурлый белә ул! Юл кагыйдәләрен дә яттан сөйли торган кеше...»
Галиулла килгәндә, тегесе тирләп-пешеп, ах-вах килеп, машинасының алгы тәгәрмәчен салдыра иде.
– Үткән атнада гына яңа камера куйдым, – дип сукранды Нурлый, майлы кулларын чүпрәккә сөртеп. Аның сырланырга өлгергән маңгаеннан бөртек-бөртек тир бәреп чыккан. Чал, бөдрә чәчләре кепка читеннән күпереп тора. Киң, җәенке танавын да пычратып өлгергән – майлы кулы белән сөрткәндер. Эше бик ашыгыч булса да, авылдашын күргәч, дөньясын онытып, игътибарын аңа күчерде Нурлый.
– Ничек хәлләрең, Галиулла агай?
– Хәлме?.. Хәл!.. – дип мыгырдады Галиулла, эченә җыелган барлык ачу-нәфрәтен тышка чыгарырга теләп. – Түзәрлек, дияргәме, белмим инде...
Галиулла кесәсеннән тәмәке алып авызына капты. Нурлый читкәрәк китеп бүрәнәләр өстенә утырды. Тарткан кешеләрне җене сөйми аның. Дөрес, малай чагында кипкән кечерткәннән төрелгән тәмәкене суырып караганы бар иде барлыкка. Әмма ул шаярулар Нурлый өчен беренчесе һәм соңгысы булды – башкача ул «зәхмәтне» кулына алмады.
– Ишеттем, – диде Нурлый, Галиулла сүзсез утыргач. – Юлда төрле хәлләр була, нишлисең инде?
– Чит кеше булса бер хәл... – Галиулла тәмәкесен тирән итеп, кат-кат суырды. – Нурлый, әйт әле... Мансур малае... дөрес эшләгәнме?
– Мин күрмәдем ич, нәрсә әйтим? – диде тегесе аклангандай, урыныннан торып. – Протоколга култамгаңны куйдыңмы?
– Куйдым... Ә нигә, әллә куймаска идеме?
Галиулла сораулы карашын авылдашының күзләренә төбәде.
– Хәзер соң инде, – диде Нурлый, җирдә яткан ачкычларын барлап. – Ярар, Галиулла абзый, штраф түләгәннән бер җирең дә кимемәс. Җитмеш биш яшеңне тутырдың, пенсияң дә ничавадыр әле?.. Әнә, мин түләгән акчаларны бергә җыйсаң, күптән өр-яңа машина алып булыр иде...
Нурлый, сөйләшер сүз бетте дигәндәй, кулына зур ачкыч тотып, тәгәрмәч янына тезләнде. Галиулланың бу әңгәмәдән ачуы гына кабарды. «Хәлемә керер, азрак сорашыр, кызыксыныр дип уйлап, шуңа өметләнеп килгән идем. Ә ул?.. Монысы да – авылдаш, имеш!..»
Галиулла, тәмәкесен җиргә ташлап, аягы белән изде дә Мансурлар ягына юл алды. «Әйтим әле әти-әнисенә, белсеннәр нинди юньсез малай үстергәннәрен», – дип сукранды ул, адымын кызулатып. <...>
Хикәяне тулысынча журналның июль (№7, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар