Галиулланың район үзәгеннән күңеле кырылып, ярсып кайтты: авылдашы – тыкрык очындагы йортта яшәгән «бәйләнчек» Мансурның полициядә эшләгән төпчек улы Илсур, «юл кагыйдәләрен боздыгыз» дип, протокол төзеп кайтарды. Җитмәсә, янында басып торган мыеклы урыс: «Тебе, бабай, не машину юуртурга, а на печке лежать надо», – дип көлгән була, авызыннан ана сөте кипмәгән нәрсәкәй.

Галиулланың Илсурга бәгыре катты. «Кем булган, чукынчык малай?.. «Полиция сержанты Фәхрисламов!» – дигән була. Шунда, яхшылап аңлатып, җибәрсә дә булыр иде. Юк, вазифа, хезмәт дигән була – әйтерсең лә… генерал булган!.. Тфү…»

Галиулланың болай да соңгы елларда ерак юлга чыкканы юк. Кая барсын? Җитмеш биш яшьне узып китте ләбаса. Замандашлары күптән инде таякка таянды – капкалары тирәсеннән ерак китә алмыйлар. Ә Галиулла, җәйләрен юл әйбәт чакта, район үзәгенә генә түгел, хәтта башкалага барып кайта. Балалары икесе дә үз гаиләләре белән шунда яши. Аларга кунакка барсаң, алтмыш биш чакрымны «һә» дигәнче үтәсең… Ә менә шәһәргә барып керсәң, һуш-акылың китәрлек – кырмыска оясымыни!.. Җитмәсә, адым саен полиция малайлары баскан. Торалар шунда каккан кадактай!

Галиулла, ярсыган күңеленә тынычлык таба алмыйча, ихатасында арлы-бирле йөрде, бәрәңге, җимеш бакчасын кат-кат урады. «Тау белән тау гына очрашмый, – диде ул, ярсынып, – күрешсәк, арт сабагын укытам мин ул малайның!..»

Ярсыган күңеленә урын тапмагач, Галиулла, юл кагыйдәләре китабын алып, хәрби хезмәттән кайтканнан бирле машина йөрткән Нурлый янына китте. Ул көн саен район үзәгеннән колхозга ягулык ташый. «Кем-кем, ә Нурлый белә ул! Юл кагыйдәләрен дә яттан сөйли торган кеше…»

Галиулла килгәндә, тегесе тирләп-пешеп, ах-вах килеп, машинасының алгы тәгәрмәчен салдыра иде.

– Үткән атнада гына яңа камера куйдым, – дип сукранды Нурлый, майлы кулларын чүпрәккә сөртеп. Аның сырланырга өлгергән маңгаеннан бөртек-бөртек тир бәреп чыккан. Чал, бөдрә чәчләре кепка читеннән күпереп тора. Киң, җәенке танавын да пычратып өлгергән – майлы кулы белән сөрткәндер. Эше бик ашыгыч булса да, авылдашын күргәч, дөньясын онытып, игътибарын аңа күчерде Нурлый.

– Ничек хәлләрең, Галиулла агай?

– Хәлме?.. Хәл!.. – дип мыгырдады Галиулла, эченә җыелган барлык ачу-нәфрәтен тышка чыгарырга теләп.  – Түзәрлек, дияргәме, белмим инде…

Галиулла кесәсеннән тәмәке алып авызына капты. Нурлый читкәрәк китеп бүрәнәләр өстенә утырды. Тарткан кешеләрне җене сөйми аның. Дөрес, малай чагында кипкән кечерткәннән төрелгән тәмәкене суырып караганы бар иде барлыкка. Әмма ул шаярулар Нурлый өчен беренчесе һәм соңгысы булды – башкача ул «зәхмәтне» кулына алмады.

– Ишеттем, – диде Нурлый, Галиулла сүзсез утыргач. – Юлда төрле хәлләр була, нишлисең инде?

– Чит кеше булса бер хәл… – Галиулла тәмәкесен тирән итеп, кат-кат суырды. – Нурлый, әйт әле… Мансур малае… дөрес эшләгәнме?

– Мин күрмәдем ич, нәрсә әйтим? – диде тегесе аклангандай, урыныннан торып. – Протоколга култамгаңны куйдыңмы?

– Куйдым… Ә нигә, әллә куймаска идеме?

Галиулла сораулы карашын авылдашының күзләренә төбәде.

– Хәзер соң инде, – диде Нурлый, җирдә яткан ачкычларын барлап. – Ярар, Галиулла абзый, штраф түләгәннән бер җирең дә кимемәс. Җитмеш биш яшеңне тутырдың, пенсияң дә ничавадыр әле?.. Әнә, мин түләгән акчаларны бергә җыйсаң, күптән өр-яңа машина алып булыр иде…

Нурлый, сөйләшер сүз бетте дигәндәй, кулына зур ачкыч тотып, тәгәрмәч янына тезләнде. Галиулланың бу әңгәмәдән ачуы гына кабарды. «Хәлемә керер, азрак сорашыр, кызыксыныр дип уйлап, шуңа өметләнеп килгән идем. Ә ул?.. Монысы да – авылдаш, имеш!..»

Галиулла, тәмәкесен җиргә ташлап, аягы белән изде дә Мансурлар ягына юл алды. «Әйтим әле әти-әнисенә, белсеннәр нинди юньсез малай үстергәннәрен», – дип сукранды ул, адымын кызулатып.

 

* * *

Авылда иң өлкән кешеләрнең берсе – элекке укытучы Кәнзел карт, сукрана-сукрана, таягына таянып капкасыннан чыгып килә иде. Пеләш башына бизәкле түбәтәй, өстенә кыска җиңле якасыз камзул, ак күлмәк киеп алган. Яңа бәйләнгән оекбаш өстеннән тирән галошлар эләктергән.

Сиксән яшьне куып барган Кәнзел картның сәламәтлеге соңгы чорда нык какшады – йөрәге авыртып, район үзәгендә хастаханәдә ятып дәваланды, азактан шифаханәгә барып ял итеп кайтты.

Ике кордаш, күрешеп хәл-әхвәл сорашкач, койма буендагы утыргычка тукталдылар.

– Сөйләп җибәр, дөньяда ниләр бар? – диде Кәнзел карт, бәләкәй кысык күзләрен Галиуллага төбәп. Гомере буе балалар укыткан, лаеклы ялга чыкканнан бирле буш вакытын кайда куярга белмичә җәфаланган карт өчен замандашы белән бу очрашу зур бәхет иде. – Хәзер телевизор карамыйм, гәҗит укып булмый – күзләрем начарланды, –  дип зарланды ул бәхәскә чакыргандай.

Галиулла шәһәрдә булган юл маҗараларын энәсеннән җебенә тикле түкми-чәчми сөйләп бирде. Ярсыган күңеле бушагандай тоелды. Ни хикмәттәндер, ачу-нәфрәтләре дә кайдадыр югалгандай булды.

– Дөньяда тәртип булырга тиеш! – дип нәтиҗә ясады Кәнзел карт, Галиулланың моң-зарларын тыңлап бетергәч. – Һәр кеше үз вазифасын җиренә җиткереп башкарырга бурычлы! Күз сал әле урамга… Заманында яшел хәтфә үлән өстеннән йөри идек, хәзер яңгыр яуса, баткактан чыгып булмый. Машиналар, тракторлар чирәмне актарып бетерде… Без – авыл халкы, бригадир, колхоз рәисе, авыл хакимияте башлыгы – барыбыз да үз вазифаларыбызга бармак аша карасак, авылыбыздан ни калыр?.. Уйлаганың бармы бу хакта?..

Болай да көчкә түзеп утырган Галиулла, монда да җылы сүз ишетмәячәген аңлап, сукрана-сукрана ары китте.

– Ә Мансур малае дөрес эшләгән! – дип кычкырып калды аның артыннан Кәнзел карт, таягын селкеп. – Алар нәселләре белән намуслы, таләпчән кешеләр!..

Гомере буе «дөрес яшәгән» Кәнзел картның авызыннан кайчан җылы сүз чыкканы бар? «Вакыт әрәм итеп утырдым. Кара, кем нәселен мактый, ә?! Ә мин, ахмак, ул мактаган өйнең хуҗасы янына китеп барам?!»

Галиулла баскан урынында икеләнеп таптанды-таптанды да, кинәт борылып, үз йортына табан юл алды.

 

* * *

Тыкрыктан төшкәч, Галиулла ирексездән клуб алдына, сугыш каһарманнары хөрмәтенә куелган обелиск янына килеп туктады. Яз көне утыртылган чәчәкләрне кыргый үләннәр баскан. Стелладагы кызыл йолдызның буяулары урыны-урыны белән купкан. Тирә-якта корыган агач ботаклары аунап ята. Галиулланың бу күренештән җаваплы иптәшләрнең битарафлылыгына нәфрәтләнгән күзләре мәрмәр тактага чокып язылган «Хәмит Ярулла улы Фәхрисламов» дигән исемгә барып тукталды…

1945 елның башында Кызыл Армия, Висла елгасы аша чыгып, Польшаның Стремень шәһәре өчен каты сугышлар алып барган. Галиулланың әтисе Фәхри хезмәт иткән артиллерия полкы көтмәгәндә камалышта калган. Шулчак аларга танкистлар ярдәмгә килгән. Менә шунда очрашканнар да инде авылдашлар. Җимерелгән орудиеләрне машинага төягәндә, Фәхри урам буйлап китеп барган яугирне күреп калган.

– Кем ул? – дип сораган янындагы егет, аптырап.

– Якташым – авылдашым бугай, – дип җаваплаган Фәхри һәм тегенең артыннан йөгергән. Ялгышмаган икән: тупчы-танкист авылдашы Хәмит Фәхрисламов булып чыккан. Кочаклашып күрешкәннәр, хәл сорашканнар, авылдашларын, туганнарын искә алганнар. Саубуллашканда Хәмит Фәхригә кул сәгатен бүләк иткән, ә Фәхри кесәсеннән бер савыт тәмәке чыгарып биргән. Шундый кыска, шатлыклы очрашу булган ул! Әмма Хәмит сугыш тәмамланырга бер ай кала һәлак булган… Ә Фәхри, исән-сау әйләнеп кайткач, авылдашы бүләк иткән сәгатьне аның гаиләсенә илтеп тапшырган. Атасыннан калган истәлекне озак еллар Хәмитнең төпчек улы Мансур тагып йөрде… «Бу тарихны… Илсур беләме икән?.. Полиция сержанты дигән була!.. Ә картәтисе Хәмит старшина иде!..»

Шулчак шыгырдап клуб ишеге ачылды һәм баян кычкыртып, җырлый-җырлый Гали малае Илдус килеп чыкты. Авызы ерылган, күлмәк җиңнәрен сызганып куйган.

– Ни хәлләр бар, Илдус улым? – дигән булды Галиулла, тегесе күрмәмешкә салышып капка ягына юл алгач. – Кая ашыгасың болай?

– Әй, Галиулла бабай икән! – дигән булды клуб мөдире, артистларча көр, сәхнә тавышы белән. – Күрми дә торам.

– Шулаймы? – Галиулла башта сүзне уенга алырга тырышты. Азактан башы белән обелиск ягына ымлап өстәп куйды. – Нигә һәйкәлне карамыйсың – чүп-чар баскан ләбаса!

– Аны мәктәп карарга тиеш! – диде тегесе исе дә китмичә. – Җиңү көне алдыннан буяганнар, чистартканнар иде… Әле каникул, уку башлангач, кабат тәртипкә китерерләр әле.

– Ә син нәрсәгә? – Галиулланың тамагына төер тыгылгандай булды. – Обелиск клуб алдында тора түгелме?

Шулчак, тузан бөркетеп, капка янына кызыл «Жигули» килеп туктады.

– Минем вазифам башка! – Илдус, куенындагы баянын сузып, бию көе уйнап алды. – Минем эшем шундый: көн дә бәйрәм, көн дә туй!.. Пока, Галиулла абзый, үпкәләмә!..

«Жигули», торган урынында тузан өере калдырып, зур тизлек белән урам буйлап китеп барды.

Галиулла, авыр сулап, җиңнәрен сызганды да, чүгәләп, чүп үләннәрен  йолка башлады…

 

* * *

Мәшәкатьләр белән көн артыннан көн үтте. Галиулланы районга судка чакырдылар – штраф түләп, документларын алып кайтты. Бу аның ачуын кабат яңартты. «Тау белән тау гына очрашмый», – дип кабатлады ул бу вакыйга исенә төшкән саен.

Ә очрашу көтмәгәндә, уйламаганда булды. Галиулла ял көнне «Жигули»енә утырып район үзәгенә базарга барырга чыккан иде. Ике чакрымны үтеп олы юлга борылуы булды, тукталыш артыннан полиция хезмәткәре чыгып аклы-каралы таягын күтәрмәсенме?! «Кара, кайда качып утырган, – дигән уй көйдереп алды Галиулланы. – Йөриләр шунда, ял көне дип тормыйлар – бәйдән ычкынган этләрмени?»

Галиулла документларын алырга дип кесәсенә үрелде һәм дертләп китте. «Алмаган бит, оныткан – кесәсендәге барлык документлары да өстәлдә ятып калган, аһ…»

Шул арада полиция хезмәткәре машина янына килеп тә басты.

– Саумысыз, Галиулла бабай!

«Таныш тавыш, кем булыр бу?..» Галиулла гаҗәпләнеп башын күтәрде һәм телсез калды. Янында күптән өзелеп көткән Мансур малае… Илсур басып тора иде.

– Һе, – дигән булды Галиулла, кабинасыннан чыккач, сер бирмәгәндәй. – Нигә теге чактагы кебек… сержант Фәхрисламов, димисең?

Илсур, елмаюын яшерергә теләп, башын читкә борды. Ул да, иртәме- соңмы, авылдашы, сугыш һәм хезмәт ветераны, хөрмәтле аксакал Галиулла бабасы белән барыбер очрашачагын белә иде. Авылга еш кайтыла – әти-әнисе олы кешеләр – хәлләрен белеп торырга, ярдәмләшергә кирәк. Ә Галиулла бабайның артык үпкәчел икәнен бөтен авыл халкы белә. Кушаматы да «үпкәчел Галиулла» бит.

Илсур төрлечә уйлады да юри Галиулла бабайга «бәйләнеп» алырга булды.

– ЮХИДИ инспекторы, сержант Фәхрисламов! – диде ул, уң кулын чигәсенә куеп. – Документларыгызны карарга рөхсәт итегез!

Галиулланың тамагына төер тыгылды. «Әй, карт ишәк! – дип сукранды ул эчтән генә. – Документларың юк килеш, сүз куертып, үпкә белдергән буласың… Көенә генә торырга, күрешеп хәл сорагач, әйбәт итеп җавап бирергә иде дә… вәссәлам!»

– Әллә документларыгыз юкмы? – дигән булды Илсур эре генә.

– Бар, бар, нигә булмасын… – Галиулла, тырышып-тырышып, кат-кат кесәләрен актарган булды.

– Ярар, Галиулла агай, – документларыгыз кирәкми. – Илсур сиздерми генә елмаеп куйды. – Әле генә автобустан төшеп калдым, әйберләрем күп – авылга гына кертеп куймассызмы дип туктаткан идем.

– Ә-ә-ә, шулаймыни? – диде Галиулла, тантаналы тавыш белән. – Монысына инде протокол яза алмыйсың!

– Ачуланмагыз инде, Галиулла агай… Шәһәрдәге вакыйганы да онытыгыз…

– Онытырлыкмыни? – диде Галиулла, бугазына килеп тыгылган төерне чак йотып. – Һәрбер начарлык менә монда, йөрәктә, утырып кала бит ул.

– Начарлык? Мин начарлык эшләмәдем. Сез юл кагыйдәсен боздыгыз – чак авария булмый калды. Җитмәсә, янымда командирым басып тора иде.

Галиулла эндәшмәгәч, Илсур сүзен дәвам итте:

– Галиулла агай, хәтерлисезме?.. Без, малайлар, көтү кайткач, яланда сыерлар саклаганда, яшел борчак ашарга басуга качып керә идек. Сез ул чакта басу каравылчысы идегез… Исегездәме, безне, балаларны, чыбыркы шартлата-шартлата ничек куа идегез?.. «Колхоз басуы, таптарга ярамый… Мине тиккә караучы итеп куйганнармы әллә», – дип кычкырганыгыз һаман исемдә…

– Син, балам, акны кара белән бутама – юл кагыйдәләрен бозу белән басуга кереп борчак урлау икесе ике нәрсә! – Галиулла машинасының тәгәрмәченә типкәләп алды да, сер бирмәгән кешедәй, эре кыяфәт белән кабинасына кереп утырды. – Авылга тикле кертеп куя алмыйм – ашыгам, иптәш… «сержант»!..

Машина торган урынында куе төтен калдырып кузгалып китте. «Торсын әле юл буенда турсаеп, – дип уйлады Галиулла канәгать елмаеп. Ул шушы мизгелдә ниндидер рәхәт тойгылар кичерде. – Авылдан чыгып китәләр дә борыннарын күккә чөяләр!»

Галиулла борылыштан узганчы кырый көзгедән Илсурны күзәтеп барды. «Борчак басуында?.. Кудыгыз, диме?.. Хәтерли, чукынчык малай… Бәй, кумыйча, каравылчы булгач…»

Галиулла машинасын юл читенә чыгарып туктатты да ике куллап рульгә ябышты. «Чынлап та, озак еллар колхоз басуларын сакларга туры килде аңа… Тәмле яшел борчак ашарга бала-чага качып керә иде. Куды инде, куды сабыйларны басудан…»

Галиулланың йөрәге чемердәп куйды. «Менә ничек килеп чыга бит!.. Төптән уйласаң, теге чакта шәһәрдә аның гаебе белән… чак-чак авария булмый калды шул… Ә ике машина бәрелешкән булса?.. Аллам сакласын!.. Җитте – машинаны оныгыма бүләк итәм… Теге урыс инспектор дөрес әйтте ул… Бәлки минем яшькә җиткәч, чынлап та, мич башында яту кирәктер?..»

Галиулла машинасын кабызып кире борылды да авылдашы, полиция сержанты Илсур янына килеп туктады.

 

Мәңгелек сорау

 

Зиратка гаять күп халык җыелды. Шәһәрдә яшәгән Хәбибне, әйткән васыяте буенча, туган авылына кайтарып җирләделәр. Үзенең яман чирдән савыга алмаячагын аңлап, соңгы үтенечен әйтеп өлгергән, ди, мәрхүм.

Мулла үз вазифасын белеп башкара. Дога укый, дөрес яшәргә өйрәтә, үгет-нәсихәт бирә. Зираттагы бар халык, авызларына су капкандай, мөкиббән китеп аны тыңлый.

Кабернең дүрт почмагына мәрхүмнең туганнары баскан. Шуларның иң кечесе – Хәбибнең энесе Харис – төп йортта яши.

Авылның иң өлкән кешесе – сиксән сигез яшьлек Әхмәтнур бабай – аягүрә басып арыды шикелле, койма буена барып, яшел чирәмгә утырды.

Мәрхүмнең якыннары хәер тарата. Монда беркем битараф түгел – һәрбер кеше күңеленнән мәрхүм белән хушлаша, учын учка кушырып, мулла «Аллаһу әкбәр» дигән саен, битен сыпырып куя.

Күрше кабер янында бөкшәеп Шәйхетдин, Басыйр, Мөхәммәт басып тора. Әниләре Нәгыймә җирләнгән анда. Ике атна элек туксан биш яшендә ахирәт дөньясына күчте ул. Типсә тимер өзәрдәй өч ул үстерде, барысы да авылда төпләнеп матур гомер кичерә. Абруйлы, ихтирамлы гаилә ияләре! Зиһенле егетләр!

Гали Хәбибнең каберенә текәлеп бер моңая, бер, хәйран калып, уйларын җыя алмый җәфалана. Аяныч, әлбәттә! Авылдашы, күршесе ләбаса! Өч яшькә кечерәк булса да, яшел чирәмдә уйнап, әүмәкләшеп, бер елгада су кереп үстеләр. Яз бәбкә карадылар, җәй буе, көтү кайткач, яланда сыер сакладылар. Бакыйлыкка, ахирәткә иртәрәк иде дә, нишлисең? Үкенечле! Нәрсә ул илле дүрт яшь, ир затына? Яшьмени?

Әйе, барысы да Аллаһы кулында шул! Кинәт зиратта үскән карт усакта козгын кычкырды, баш өстеннән ак янтыклы саескан очып үтте. Сәер дөнья!

…Үткән көз Хәбиб тормыш иптәше Лариса белән авылга кунакка кайтты. Шунда күрешеп, бик озак сөйләшеп, гәпләшеп утырды авылдашлар. Ни гомер очрашканнары юк иде. Егет чагыннан ук мыек үстерергә яраткан Хәбиб һаман борын астын кырмаган. Тазарган, ике иякле булган. Баш түбәсендә аксыл чәчләре күбәйгән.

– Лариса белән ике бала үстереп аякка бастырдык! Икесе дә бай! – дип мактанырга өлгерде шул арада Хәбиб. – Тормышымнан канәгать, яшәргә дә яшәргә!.. Үземнең бизнес шәһәрдә: вак-төяк булса да, төзелеш эшләре алып барам. Ике катлы, зур подваллы йортта яшибез. Зиннәт инде менә! Сәяхәткә күп йөрибез – Җир шарында мин басмаган урын калмады шикелле. Ә-ә-ә, өч ел инде хаҗга барырга җыенам. Менә, соңгы вакытта бераз ябыктым, спорт залына йөрим…

Гали үзе дә бихисап еллар чит җирдә, Себер якларында яшәде. Нефтьче. Тормыш иптәше Наҗия автопаркта диспетчер булды. Балаларын башлы-күзле итеп, лаеклы ялга чыккач, уйладылар да монда күчеп кайттылар. Төп йортлары буш тора иде. Наҗиянең дә туган авылы моннан ерак түгел…

– Бигайбә, агай белән энекәшкә күптән әйтеп куйдым, – дигән иде Хәбиб шул көнне хушлашканда. Аннары койма артында бер якка кыйшайган, болдыр такталары, бүрәнәләре кибеп ярылган өйгә ымлады. – Билләһи газыйм, мин монда кайтып, йорт, мөлкәт бүлешеп йөрергә җыенмыйм. Миңа шәһәр тормышы ошый. Анда типтереп, рәхәтләнеп,  ансат кына гомер кичереп була! Ә монда?.. Шушы таралып беткән авылга кем кайта инде? Алдагы өч-дүрт елда, мөгаен, кайтып булмас, – дип өстәп куйган иде…

Шулчакта да Хәбибләрнең ындыр артында үскән карт наратта козгын кычкырган иде. Ишеткәне бар Галинең  бу кош тавышын, тик алагаем ямьсез тавыш бу юлы ничектер сәер, шомлы яңгырагандай тоелды.

«Ә Хәбиб бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде икән? Байлык артыннан куып, алтын-көмешкә иләсләнеп, әллә акылын җуеп барамы?.. Авылга  күченеп кайтканга миңа төрттерәме?.. Ә бу козгынга ни булган?..»

Ничек кенә булмасын, адәм баласының яшәеш нигезе, сере – үзен, тереклекне туйдыручы хикмәтле кара туфракта бит. Могҗиза! Аллаһы Тәгалә адәмне балчыктан әвәләгән, балаларына, буыннарына шул җир өстендә яшәргә мөмкинчелек тудырган. Якты дөньяда тормыш кичереп, бакыйлыкка күчкәндә, иншаллаһ, мәрхәмәтлек күрсәтеп, җәсаден янә туган туфрагына, җир куенына бирә, ә җанын мәңгелеккә алып китә, диләр. Дөрестер…

Ә без, кешеләр, изгелеккә изгелек белән җавап бирәбезме?.. Ата-бабаларыбызның каны, яше тамган шушы туфракны, күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга тапшырабызмы?

Шушы түгелме адәм балаларының  җирдәге яшәеш мәгънәсе, изгеләрдән изге бурычы?

Читтә яшәгәндә, бигрәк тә соңгы елларны бу мәңгелек сорау Галинең башыннан, күңеленнән чыкмады. Өлкәнәйгән саен, туган җир җылысы  көннән-көн тансыклана, ә күңелендә ата-бабалар рухы, чакыру кайтавазы галәмәт көчәя генә бара!

Гали дә, Наҗия дә, авылга кайткач, үзләрен сәламәтрәк тоя башлады, тын алулары иркенәйде.

«Ә акча, акча бар! Пенсия килә… Акцияләр дә байтак!.. Балалар эшләп йөри. Бәхет шушы түгелмени?..»

Гали, уйланып, беравык сүзсез торды да Хәбибкә:

– Лаеклы ялга чыккач, тыкрык башы Ислам абзыйның кече улы Фәнил дә монда күченеп кайтырга җыена! Әнә, елга буена матур итеп йорт төзегән, – дип, төрттереп сүзен җөпләп куйды.

– Күрдем, – диде Хәбиб, көлемсерәп. – Гомере буе Себердә эшләп, юньлерәк… өй дә күтәрә алмаган.

Алар аерылышканда кушкуллап күрешеп, кочаклашып хушлашты.

«Тойота» машинасы, урамда тузан өермәсе калдырып, авылдан чыгып китте…

Ел да үтмәде, җәйнең матур, аяз көнендә Хәбибне авылга… алып кайттылар. Ул хәзер зиратта – гүр иясе!  «Яткан җире йомшак, урыны җәннәттә булсын. Янына фәрештәләр киләдер, кузгалырга вакыт…»

Гали, күзләрен мөлдерәтеп, кабат кабергә күз салды һәм, авыр сулап зират капкасыннан чыгып, авылдашларына иярде.

Хәбиб мәрхүмнең: «Шушы беткән авылга кем кайта инде? – дигән сүзләре яңгырады аның колагында. – Кем кайта?..»

Кинәт тирә-якны яңгыратып кабат козгын кычкырды. Гали, уйларыннан айнып, ниндидер сәер көчкә буйсынып, карашын зират ягына борды.

Шулчак ялгыз калган кабер чардуганына, канатларын җәеп, ак янтыклы саескан килеп кунды.

Хәйран бу дөнья! Мәңгелек сорауга җавап – шушы мизгелдер…

 

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН

Фото: https://pixabay.com

 

 


Комментарий язарга