Логотип «Мәйдан» журналы

Австралиядән Уфага кадәр... велосипедта

Веланджи Кулкарни дүрт ай ярым эчендә 25 мең чакрым юл үткән...Ул тумышы белән Һиндстан кызы. Әлеге вакытта Бөекбританиядә спорт менеджменты буенча белем ала. «Мин Австралиянең Перт шәһәреннән юлга чы...

Веланджи Кулкарни дүрт ай ярым эчендә 25 мең чакрым юл үткән...
Ул тумышы белән Һиндстан кызы. Әлеге вакытта Бөекбританиядә спорт менеджменты буенча белем ала. «Мин Австралиянең Перт шәһәреннән юлга чыктым. Дүрт ай ярым эчендә 25 мең чакрым юл үттем. Австралия аша Яңа Зеландия, Канада, Исландия, Португалия, Испания, Франция, Бельгия, Германия, Дания, Швеция, Финляндия һәм менә инде Россиягә килеп җиттем", - ди велосәяхәтче Веданджи Кулкарни. Сәяхәтче кызга Россия бик ошаган. "Биредә кешеләр ярдәмчел, туктап, берәр ярдәм кирәкмиме дип сорыйлар, чәй тәкъдим итәләр", - ди ул. Веланджи Россиягә Финляндия аша килеп кергән. Уфага кадәр юл ун көнгә сузылган. Әмма бу әле чик түгел, сәясәтче кыз юлын дәвам итә...


Фото: Социаль челтәрләрдән.


https://kiziltan.ru/

Комментарийлар