Логотип «Мәйдан» журналы

Австралиядә яшәүче Финзия Газизовадан безе рецепты

Безе өчен ингредиентлар: 4 йомырка агы, 180 грамм шикәр оны (сахарная пудра).Эш тәртибе: йомырканың агын сарысыннан аерырга. Акрын тизлектә миксер белән якынча 30 секунд болгатырга. Йомырка күбекләнә...



Безе өчен ингредиентлар: 4 йомырка агы, 180 грамм шикәр оны (сахарная пудра).





Эш тәртибе: йомырканың агын сарысыннан аерырга. Акрын тизлектә миксер белән якынча 30 секунд болгатырга. Йомырка күбекләнә башлауга миксерның тизлеген уртача итеп куярга һәм болгатырга кирәк.

 Аннары акрынлап шикәр онын һәм азык буяулары өстәргә.




Югары тизлектә миксер белән болгатырга. Куе масса барлыкка килергә тиеш. Аның әзерлеген тикшерү өчен савытның астын өскә әйләндерергә кирәк. Әгәр масса савыттан төшми икән, димәк, әзер.




Бу массаны кулинар капчыгына салырга.




Духовканы 100 градуска кадәр җылытырга. Табага пергамент кәгазь җәяргә һәм безеләрне тезеп чыгарга.




Табаны 1,5-2 сәгатькә духовканың урта өлешенә куярга. Безе кечерәк булган саен тизрәк әзер була.




Безеләр кипкән вакытта духовканы ачмагыз. Температура кинәт төшү сәбәпле, алар ярылып китәргә мөмкин. Әзер безе пергаменттан җиңел кубарга тиеш.











Фото: https://www.instagram.com/finzia.cakes_candy/

«Интертат» 

Комментарийлар