Логотип «Мәйдан» журналы

Авария ясаган машина йөртүче юлда «бөке» җыелган өчен штраф түләячәк

Татарстанда вак-төяк аварияләрдә гаеплеләрне юлларда «бөке» җыелган өчен штрафка тарта башлаячаклар. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул...

Татарстанда вак-төяк аварияләрдә гаеплеләрне юлларда «бөке» җыелган өчен штрафка тарта башлаячаклар. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Авария ясаган машина йөртүче юлда «бөке» җыелган өчен штраф түләячәк
«Инспекторларга мондый машина йөртүчеләрне, шул исәптән башкаларга комачаулык тудырганнары өчен дә штрафка тарту бурычы куелды. Кемдер үзенең игътибарсызлыгы аркасында юл һәлакәте китереп чыгарганы өчен без газап чигәргә тиеш түгел. Бәрдергәнсең икән – җавап та бир, безнең монда бернинди гаеп тә юк!» - ди ул.
«Шунлыктан мондый шоферларны штрафка тартачакбыз. Хөрмәтле машина йөртүчеләр, зинһар өчен игътибарлырак булыгыз», - дип кисәтте Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы.


Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/11/196740/

Комментарийлар