Борынгы хәрабәләр янында
Борынгы хәрабәләр янында
Вакытлар табылмыйдыр якут белән…
Г. Кандалый
Һавадан кош моңы иңсә дә,
тузганак тоталмый үз таҗын.
Ап-ачык күрдем мин бу илдә
көннәрнең таҗ кебек тузганын.
Йөрәккә давыллар кагылган,
чәчләрне агартып узган моң…
Вакытны узсак та, бер күмәр
безне дә вакытлар тузаны.
Күмә дә актара… Вакытлар
елларны күмә дә актара.
Җәүһәрләр йөзендә нур һаман,
гасырлар төбендә ятса да.
Дәверләр катламы астыннан
яктыра кояшлы алкалар…
Ярый ла, безне дә бер шулай
вакытлар актарып алсалар.