Рәхәт булып китте
– Безгә яңа глава җибәрделәр, Туфан абый. Җыйды бу безне берзаман. Матур гына итеп тезелешеп утырдык, элекке райкомның утырышлар залына. Куштаннар алдарак, безнең ише разгилдәйләр – артта. Көтәбез, ни әйтер икән, дип, «яңа себерке». Кай якка себерә башлавыннан ук кем икәнен белергә өйрәнгән бит инде без. Унсигез ел председатель булып эшлим. Алга таба →