ХӘЯТ МОҢЫ АГА ҖАННАРГА

Зал, кинәт аптырап, тып-тын калды. Тиктомалдан гына түгел иде бу. Өченче рәтнең сул канатында утырган студент кыз кыяр-кыймас кына торып басты. Ул әле күпне күрергә-кичерергә өлгермәгән. Яшь мөлаем йөзе белән бераз тартына төшеп елмайды һәм кыюсызрак тавыш белән сорап куйды:

– Татарның Ойстрах, Коган шикелле дөнья гизгән скрипкачысы бармы?

Аның тирән мәгънәле бу сүзләрендә, бигрәк тә акыллы күз карашында, үзен генә түгел, залдагы иптәшләрен дә кызыксындыра торган сорауга җавап алу теләгендә ниндидер астыртын бер зирәклек тә сизелә иде. Аудиториягә карап алам. Студентларның йөзләрчә күзе миңа текәлгән, җавап көтәләр: Гәрәев ни дияр? Алга таба →