Бер шакмак шикәр (дәвамы)
Нургали Гатауллин
Нургали агай кая гына барса да йөрәк даруын үзеннән калдырмый, гел эчке кесәсендә йөртә. Бу юлы да нитроглицеринын кабарга теләп, шкафтан үрелеп алды да, соңгы мизгелдә никтер эчмәде, дару кабын, дәфтәр-каләмнәре белән бергә, кыр сумкасына салды. Ул боларны нык уйга чумган килеш, нишләгәнен искәрмичә башкарды. Уйланырлыгы бар иде – үткән төндә моннан алтмыш өч ел элек булып узган канлы вакыйгалар төшенә кереп йөдәтте. Төш өндәгегә шулкадәр охшаган иде, әйтерсең, ул мәхшәрле хәлләр чынбарлыгына кабат әйләнеп кайтты. «Нилектән шулай икән, – дип көрсенде карт фронтовик, – әллә гомеренең соңгы сәгатьләре якынлашамы?» Алга таба →