Логотип «Мәйдан» журналы

Атнаның икенче яртысында Татарстанда җылытачак

Бу атнаның икенче яртысында Татарстанда янә температураның күтәрелүе көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнә.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнч...

Бу атнаның икенче яртысында Татарстанда янә температураның күтәрелүе көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, иртәгә, 23 ноябрьдә, республика территориясендә буран чыгуы һәм температураның түбәнәюе көтелә. Чәршәмбе, 24 ноябрьдә, «атмосфера басымы арту аркасында» төбәктәге һава торышы бераз яхшырачак, дип искәртә синоптиклар.
Татарстанның кайбер районнарында кар явачак. Төнлә һава температурасы -11...градуска, көндез 7дән 12 градуска кадәр салкын фаразлана.
Шул ук вакытта пәнҗешәмбе көнне, 25 ноябрьдә, «чираттагы көнбатыш циклон <...> кар һәм урыны белән буран китерәчәк». Төнлә һава температурасы -7дән -12 градуска, республиканың көнчыгышында -17 градуска кадәр була. Көндез -1...-6 градуска кадәр салкын күзәтелә.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 26 һәм 27 ноябрьдә, төбәк Себер антициклоны перифериясендә булачак. Явым-төшем ихтималы зур түгел. Шул ук вакытта температура фоны тагын бераз артачак: төнлә -3тән алып -8 градуска кадәр, көндез -2дән +1гә кадәр көтелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/22-11-2021/atnany-ikenche-yartysynda-tatarstanda-ylytachak-5843670

Комментарийлар