Үз чорының кабатланмас таланты Әнгам Атнабаев иҗатының ике көчле канаты – шигърият һәм драматургия каләм иясе сурәтләгән чорны һәм аның шәхесен башкалар үрелә алмаган үзгә бер сәнгати биеклеккә күтәрә. Атнабай драматургиясе – аның үз кулы белән язган тормыш биографиясенең, шигъри аһәңгә манылып, тере драматик вакыйгаларда җанлануы, шигырьләрдә балкып киткән образларның тарихи җирлектә тамыр җәюе, чорның, характерларның шагыйранә балкышы ул. Шуңа да шагыйрь язган драма әсәрләре теленең нәфислеге, фәлсәфилекнең мәгънәви тирәнлеге, образлылыкның югары зәвыклылыгы гаҗәп түгел. Әнгам Атнабаевның драмаларын һәм комедияләрен тамаша кылучы һәркем яшәеш гаме белән мөлдерәмә, тулыканлы, күпкырлы, гаҗәеп романтикалы яңа бер дөнья ача.

Нәрсә, әллә Атнабайдан башкаларда бу дөнья юкмы? – диярсез.

Чорлар, заманалар, зәвыклар үзгәргәч тә бүгенге укучының кыйбласын дөресләргә, дөньяви гамь белән күмелеп, төссезләнеп барган яшәеш кыйммәтләрен балкытырга, хакыйкатьне бүгенге кешенең ярым үле, нәфес һәм шәһвәт каплаган калебенә ярып салырга сәләтле әсәрләр язу – илаһи талантларның гына өлеше.

Заман әдәбиятында шәхес концепциясе үсеше күзлегеннән караганда, Атнабай пьедесталга бастырган эстетик идеал, ул тудырган характерлар, тере, камил, табигый, җете булулары өстенә, алар илаһи бер көчкә ия һәм заман проблемалары белән башы каткан, иртәгәге ышанычын югалта барган бүгенге көн кешесенә тереклек суы кебек тәэсир итә алулары белән кабатланмас.

«Ул кайтты» драмасындагы Тимербулатны гына алыйк. Бөек Ватан сугышы аның язмышына кара шәүлә булып төшә. Мәхәббәте Мәрзия белән тормыш корып, гөрләшеп яши генә башлаган чорда сугышка китә ул. Батыр йөрәкле, саф намуслы Тимербулатка сугыштан орден-медальләр тагып кайту бәхете дә тими, ил өчен геройларча корбан булырга да туры килми аңа. Тимербулат сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә эләгә, коточкыч газапларга юлыга. Ләкин фашистлар аның ихтыярын берничек тә сындыра алмый. Тоткын әллә ничә тапкыр кача, аны яңадан богаулыйлар, соңыннан Америкага сакчы итеп җибәрәләр. Аны эшсезлек, ачлык, кимсетелүләр эзәрлекли. Адәм баласы түзә алмаслык юл газапларын узып, ниһаять, 1959 елда туган якларына кайтып төшә ул.

Автор үзе тудырган шәхесне яңадан-яңа сынауларга дучар итә. Чөнки адәм баласы зур хисси тетрәнүләрдә генә үз асылын тулысынча ача. Ә сынаулар объектив һем субъектив планда булырга мөмкин. Әсирлектә ихтыяры сынмаган Тимербулат сөйгәнен башкага калдыру газабына чыдый алырмы?

Туган йортына кайтса, иренең үле хәбәрен алган Мәрзия, ун ел көткәннән соң өметен тәмам өзеп, комбайнчы Хәмиткә кияүгә чыккан, аннан өч бала тапкан.

Драма әсәренең кульминацион моменты көчле психологизмга корылган. Акыл һәм хис көрәше ялкыны һәр өчәүне ялмап алган. Бер якта – көчле мәхәббәт, икенче якта – акыл, тормыш, балалар. Хәмит Мәрзияне үз ихтыярына куя. Мәрзия зур мәхәббәткә дәгъва итми, кечкенә бәхеткә риза булуны сайлый. Шулай да тамашачы 18 ел әсирлек тәмугы аша үтеп, улы Марат, хәләле Мәрзия янына кайткан Тимербулаттан дуамал адым, кискен сүз, эчке бер протест көтә. Ромео һәм Джулеттаны харап иткән, Ләйлә өчен Мәҗнүнне акылдан яздырган мәхәббәт хисе фашист газабы сындыра алмаган Тимербулаттан да көчлерәк булырга мөмкин бит! Тамашачы күңеленә тартып куйган кыл соң чиккәчә нечкәрә, менә-менә ул зыңлап өзелер… Мәхәббәтне җиңәр көч юк… Һәрхәлдә, укучы, тамашачы шулай уйлый.

Илаһи геройлар тудырмас булса, Атнабай драматург каләмен кулына алып та тормас иде. Хис һәм акыл көрәшендә эгоизмның бер генә чаткысына да юл куймаган геройның киеренке ситуациядә үз-үзен тотышы, акыл тантанасы автор бар иткән Шәхесне тагын да югарырак биеклеккә күтәрә.

Ә «Ана хөкеме»ндәге Илбикә? Бу хатындагы намус, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар ананың үз баласына булган кызгану, яклау кебек хисләрдән күпкә өстен. Ире Нургалидән, улы Мансурдан «кара кәгазь» алган Ана уртанчы улы Хаматның сугыштан качып кайтуын кабул итә алмый. Улын базга качырып, бер тәүлек буе вөҗдан газабы кичергән Илбикә Хаматны авыл Советына үзе илтеп тапшырмакчы була. Улы качып китәргә ниятләгәч, аны үз куллары белән атып үтерә…

Шушы ук драмадагы Мөнәвәрә образы үзе генә дә аерым бер әсәрне күтәрерлек концептуаль куәткә, мәгънәви көчкә ия. Җиде бала анасы иренең сугышта үлү хәбәрен беркемгә дә әйтми, ялгызы күтәрә. Балаларының өметен кисәсе килми аның. Кайгылы хәбәрне җиткергән яугирдән һәлак булган ире исеменнән хат язгалап торуын үтенә. Әнә шундый ясалма шатлыкка риза булып яшәүче хатынның каһарманлыгы моның белән генә бетми әле. Ул ире белән йорт салырбыз дип, ашарын ашамыйча, киярен кимичә җыйган акчаны фронт өчен җибәрмәкче.

Әнгам Атнабаев бар иткән Шәхес табигый инстинктлардан күпкә өстен, аларда эгоизмның тамчысы да юк. Алар – күкрәгеннән йөрәген йолкып алып, кешеләргә юл күрсәткән Данко кебек, башкалар бәхете өчен теләсә нинди корбаннарга баручы корыч ихтыярлы, шул ук вакытта нечкә хисләргә ия кече күңелле, мәхәббәтле кешеләр.

«Юллар өзелгән вакыт» драмасындагы Парторгны алыйк. Белоруссиядә гаиләсе бомба шартлавыннан харап була аның, үзенең күкрәген пуля телгәли. Демобилизацияләнгәннән соң, әтисенең туган ягына кайта, парторг була. Гомере кыл өстендә торса да, юл өзеклегендә зур газаплар кичеп, Куяды станциясенә бара. Автор шушы бер вакыйгада гына да үлемсез геройлар, милли драматургия тарихында уелып калырлык онытылмас образлар тудыра алган.

Шәхес – язучы өчен корыч ихтыярлы каһарман гына түгел. Ул – чынбарлыкка фәлсәфи карый белүче, яшәеш мәгънәсен тирән аңлаучы, чорлар аша кеше тарафдарын тәрбия кылырга сәләтле зат.

Парторгның мондый сүзләре гасырлар аша оран булып яңгырарлык: «Кеше, өмете булганга күрә, явызлык хөкем иткәндә дә гаделлек өчен көрәшә, караңгылыктан яктылыкны эзли, җиңелгәндә җиңү хакында хыяллана, хәтта үлеп барганда да «юк, мин яшим әле» дип уйлый. Кеше менә шул өмете белән көчле дә, бөек тә».

Әсәрдә шәхес концепциясе үсеше гомумкешелек язмышы турында уйлану кебек глобаль фәлсәфи төс ала. Шушы ук әсәрдә Акбабай белән Хәмзә сугышларның нигә килеп чыгуы турында уйлана:

Хәмзә. Адәм баласы гына түгел, бөтен җан иясе сугыша. Әнә бөҗәкләрне, хайваннарны ал – сугышалар.

Акбабай. Аларның акылы юк, шуңа сугышалар. Адәм баласының акылы бар бит!

Хәмзә. Ул да – адәм баласын әйтәм – хайваннан яралган, канына сеңеп калгандыр, шуңа сугышадыр, знамы

Сугыш чоры Әнгам Атнабаев әсәрләрендә үзенең реаль төсендә, кеше тарафдарының уңай һәм тискәре сыйфатларын тирәнтен ачкан нисбәттә чагыла. «Юллар өзелгән вакыт»та азгын, теләсә кемгә яла ягарга сәләтле Әхмәтша, башын сукыр хәерчегә салып, сәдака акчасына эчеп исерүче Илмәт мулласы кебек образлар булмаса, чорны, андагы конфликтларны тулысынча күзаллый да алмас идек.

Әдәби әсәрнең, бигрәк тә сәхнә өчен язылган әсәрнең, төп кыйммәте – кеше аңына гуманизм орлыкларын салу, аның рухи кыйбласын, яшәеш кыйммәтләрен билгеләүдер, мөгаен. Үз чорын, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларын, тарихи җирлектә, гаҗәеп романтика, тирән психологизм белән сурәтләп, милли әдәбият, сәнгать тарихына уелып калырлык сәхнә әсәрләре белән Атнабай, гүя, безгә дәшә:

– Тормышыгыз имин, ризыгыгыз киң – кадерен белегез! Юк-бар көнкүреш низаглары белән вакланмагыз, алардан өстен булыгыз!

– Заман авыр димәгез, гомер буе ирен сугыштан көткән Җиһанияләрне искә алыгыз, кайгысын япа-ялгыз күтәрә алган Мөнәвәрәләр алдында баш иегез!

– Заманга сылтанып, әхлагыгызны аяк астына салмагыз. Дилбәр һәм Мәгъдәннең яралы мәхәббәте, меңнәрчә тол хатынның тугрылыгы һәм сабырлыгы, ирләрнең корыч ихтыяры хакында уйланыгыз!

Әлбәттә, шигърияттәге кебек үк, тамашачы йөрәгенә үтеп керү өчен драматургиядә дә каләм иясенең үз кыйбласына тугрылыгы, иҗат концепциясенең гуманлылыкка нигезләнүе, гаделлек тантанасына ышанычы – ныклы иманы кирәк. Авторның ИМАН төшенчәсе хакында уйлануын «Шоңкар» драмасындагы Хәлити һәм Кылычбай диалогында очратырга мөмкин.

Хәлити. Сугышта җиңеп чыгу өчен өч нәрсә кирәк: алтын, кылыч, иман. Алтыны – әнә синең агаңда, кылычы – синең үзеңдә, иманы – әнә шул ниндидер шагыйрьләрдә (Шоңкарны күздә тота).

Кылычбай. Имансыз да сугышып була.

Хәлити. Булмый. Син агаңның алтын нигез ташын саклап калу өчен сугышасың. Ул сиңа – иман. Син аның өчен утка керергә дә, суга батарга да риза.

Атнабайча, ИМАН – ул рухи идеология, ул – изгелеккә, мәхәббәткә табыну, ул – гаделлек тантанасына ышаныч. Шунсыз кеше калебенә үтеп керәм димә дә. Шуңа да Атнабайның һәр сәхнә әсәрендә диярлек шагыйрь яисә журналист образы, автор сүзе бар. «Ул кайтты»да – клуб мөдире, шигъри күңелле Шәйхелислам, «Мәхәббәт турында җыр»да – Илһам, «Юллар өзелгән вакыт»та – шигъри йөрәкле егет Аяз, «Игезәкләр»дә – журналист Рушан, «Законлы никах белән»дә – драмада сүз алучы Автор. Гүя, һәр әсәреннән берчә моңаеп, берчә елмаеп, Атнабай үзе карап тора, үзе катнаша, текстка җырлар үрә, әсәрнең рухи күтәренкелеген, агышын билгели. Шигърият һәм рухият – драматургның ышанычлы коралы. Атнабай шигъриятенең сәнгати югарылыгын билгеләүче оптимизм сәхнә әсәрләрендә дә хәлиткеч роль уйный.

Атнабай драмаларының тагын бер өстен ягы – вакыйгаларның төрлелеге аша тиешле динамикага ирешү. Персонажлар бер генә вакыйга тирәсендә чуалмый. Һәр төркемнең үз гаме, үз проблемасы. Шул ук вакытта алар акрынлап төп проблеманы хәл итүгә үз өлешен кертә. Нәтиҗәдә яшәеш сәхнә кысаларына үзенең барлык төсләре, күптөрле мәшәкатьләре белән балкып килеп керә.

Атнабай һәр сәхнә әсәрендә, фаҗигалеме ул, көлкелеме, яшь парларга урын бирә. Алар яшьлек романтикасын, самими саф хисләр бөркеп тора: «Ул кайтты»да клуб мөдире Шәйхелислам белән савымчы Саҗидә, «Ана хөкеме»ндә Иркә белән Галимҗан, «Шоңкар»да Шамилә белән Шоңкар, «Мәхәббәт турында җыр»да Илһам белән Гөлнар, «Балакайларым»да Альфред белән Зиләйлүк, «Юллар өзелгән вакыт»та Айнур һәм Парторг. Ә инде «Игезәкләр» тулаем яшьлеккә багышланган. Дөрес, тормыштагыча, Атнабайда да һәр яшь пар Таһир белән Зөһрәгә тиңләшә алмый. Кыз егетне тиңсенмәү, ялындыру, арага башка берәү керү кебек яшәеш каршылыкларыннан азат түгел алар. Шулай да авторның оптимизмы нәкъ менә шушы киләчәккә зур өмет баглаган, нур чәчеп торган яшьлек дәртенә нигезләнгән. Әнә ич, тәмуг газабы аша үтеп тә, яшьлек мәхәббәте Мәрзия белән кавыша алмаган Тимербулатка яшь кыз Саҗидә гашыйк була! Ә гаиләсе бомба астында калган Парторг аңа җан атып торган 20 яшьлек Айнурның күкрәгенә ятып соңгы сулышын ала.

Драматурглар – алар рух инженерлары, дигән гыйбарә яши. Әнгам Атнабаевның тирән эчтәлекле, тетрәндергеч драмаларын укып, аның корыч ихтыярлы геройларына сокланып, үзебезнең йомшаклыкка, сыеклыкка ачынып, рухи дәва алсак, бүгенге ыгы-зыгылардан чыгу юлын тапсак, «Игезәкләр», «Законлы никах белән» кебек милли көлке сәнгате ядкарьләре булган, шаян юморга, мутлыкка, тапкырлыкка корылган комедияләре тормышны тагын да ныграк яратырга өйрәтә. Шуңа да Әнгам Атнабаевның сәхнә әсәрләре татар, башкорт милли театрларында иң күп һәм еш куелган әсәрләрдән. Авылларда эшләп килүче халык театрларында да аларның ярты гасыр буе сәхнәдән төшкәне һәм төшәчәге юк.

 

Ләйсән КӘШФИ


Комментарий язарга