Логотип «Мәйдан» журналы

Атлы татар (Повесть)

Ат… Барлыгы ике хәреф.

Кешеләр бу сүзне ишетү белән, мөгаен да, иң тәүдә авыл хуҗалыгында тугры хезмәт итүен әлеге көнгәчә ташламаган горур һәм бик тә файдалы-акыллы йорт хайванын күз алдына китерер. Һәм дөрес эшләр.
Бу җан иясенең безнең гаилә тормышындагы урыны хакында бәян итмәкче булдым. Кем әйтмешли, сөйләсәм, сөйләрлек нәрсәләр бар...
Үткән гасырда колхозлар оештыра башлагач, ике картәтием дә берничә атларын (сабан, менге, җиңелгә җигү өчен), эш коралларын һәм җирләрен гомум хуҗалыкка тапшырып, колхозга кергәннәр. Колхозга керми кара, хәзер үк Себергә сөргәннәр. Шулай итеп, вакытында һәм ирекле колхозга кереп кенә кулаклаштырудан торып калганнар. (Әнкәй яклап Бәгәнәш авылы Моталлапов Мифтах картәти беренче империалистик сугышта патша армиясендә полк мулласы булганы өчен барыбер утыз җиденче елгы репрессиядән котыла алмый, Себергә алып китәләр).
Менә шулай итеп, татар-башкортны һәм башка бик күп тугандаш халыкларны аттан аердылар. Халыкны колхозлашу дигән бер капчыкка көчләп тутырып, безнең, халыкларның тамырына балта чаптылар. Колхозлар оештыру – ул крепостной правоны яңа төр итеп, хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәреп, авыл кешесен яңадан крепостной крестьян-кол ясауның яңа алымы гына. Әйе, колхозлашуның уңай яклары да булмады түгел, булды. Әмма авыл кешесен тәүге елларда төрле эшләргә өйрәткән булса да, минемчә кире ягы күбрәк кенә түгел, артык күп булган. Халыкны битарафлык биләп алды. Уңган эшлекле, алдынгы карашлыларны булдыксыз ялкаулар белән тигезләделәр. Башыңны югары күтәрмә! Хәзер кыскартырлар. Үзаңлы һәм алдынгы карашлы авыл эшчәннәре җыен булдыксыз ялкауларның уй-фикерләре белән килешеп яшәргә мәҗбүр ителде. Колхоз эшсез ялкауларны азрак эш рәтенә өйрәтсә, уңган булдыклыларны ялкаулыкка, гамьсезлеккә өйрәтте. Чөнки күпме генә тырышып эшләмә, ялкау булдыксыз да шул ук бер таякка эшли, ат кебек тырышып төптән тарткан да шул ук бер таякка көчәнә. Һәм авыл кешеләреннән тыңлаулы печтерелгән эш атлары ясап, аларны кол иттеләр. Бернинди дә хокукың юк. Беркайда да күченеп китә алмыйсың. Шәхсән үзебезнең район Гөлем авылында мин беренчеләрдән булып ирекле паспорт алу бәхетенә ирештем. Аны да әле район үзәгендә яшәүче балалар белән бергә мәктәпне бетергәнгә генә ала алдым. Авылларда яшәгән яшьтәшләремнең күбесе соңыннан гына паспортлы булды. Алгарак китеп яздым инде монысын. Чөнки авыл кешесенә ул заманнарда паспорт та бирелмәде. Паспортың булмагач, беркая да чыгып китә алмыйсың.
Әйе, ат турында язарга иде бит исәбем. Тик шул барысы да аңлаешлы булсын өчен бу темага җайлап килеп җитүен җиттем инде.
Миңа унбер яшь чагымда әткәй бәләкәй генә чалгы саплап бирде. Ә әнкәй шул чалгы белән печән чабарга өйрәтте. Әни урман хуҗалыгында эшли. Әлеге шул азрак утыны-печәне булмасмы дип инде. Гаиләбез дә ишле генә. Биш бала. Әти сугыш вакытында Түбән Тагил танк заводында эшләп имгәнеп кайткан, икенче төркем инвалиды. Шулай булуына карамастан, колхозда төрле җитәкче вазыйфаларда эшләп, социализм-коммунизм төзешә. Авыр эш эшли алмый. Йорттагы авыр эшләр әнкәй белән безгә. Барыбыз да укыйбыз. Әтинең бер пенсия акчасына гына әллә ни яшәп булмый. Кәҗә мамыгыннан безнең Стәрлебаш ягында бик шәп итеп шәлләр бәйлиләр. Кыш көннәрендә һәм буш минутларында әнкәй шул шәл бәйләү белән мәшгуль. Вак малны асравы да елдан-ел кыенлаша. Ул инде печәне булса, артыграк берничә сарык-кәҗә асрар да идең. Юк, ел саен көз көне халыкның китергән печәнен исәпкә алалар. Артык печәнең булырга тиеш түгел. Артык әзерләнгән печәнне колхозга тартып алалар. Саламны да теләгәнчә китерә алмыйсың. Яз саен басуда калган эскерт-эскерт саламны ут төртеп яндырсалар, яндыралар, ә халыкка бирмиләр. Имеш, артык мал асрамасын. Печәнен чабып әзерләүләре үлем. Әнигә печәнне гел урман эчендәге, вак-төяк акланнан, я булмаса үзләре утырткан вак агачлар арасыннан чабып алырга гына рөхсәт ителә. Яшь агачлар утыртылган урынны бездә посадка диләр. Шул посадка арасын чапканда урман саклаучы берничә тапкыр тикшереп китә әле. Вак агач үсентеләре чабылып киселмәгәнме? Бер-ике үсенте киселгән булса, шунда ук печән чабуны катгый тыя. Бүтәнчә печән чаба алмыйсың. Әнкәйнең әнисе яклап икетуган агасы берничә урман каравылчысына баш ул. Тик аңа якын килерлек түгел. Безгә туган дип йөрсәк тә, әти белән бер дә боткалары пешмәде. Пешү генәме, ут кабардай булып көя башлый. Чөнки әткәй бик туры сүзле һәм гадел кеше. Без бабакай дип якын күреп йөргән агай, ягъни әткәйнең икетуган каенагасы арасындагы тарткалаш менә нәрсәдән килеп чыга.
Әткәй авыл Советы рәисе булып эшләгән мәлне була бу хәл. Күрше районның «Восток» колхозы рәисе Прокоп Иванович урман сакчысы рөхсәте белән үзенең колхозчыларыннан биш төп агач кистерә. Колхоз өчен, ферма башын төзәтергә. Моны полищщик, обящщик тә диләр иде ул заманны. Бабакай белеп кала да, урман сакчысы булып эшләгән Фәнил абыйны бик каты ачулана. Акт төзү белән куркыта. Фәнил абый, кече урман караучы, «мин рөхсәт итмәдем», дип, читкә тайпыла. Белә, бабакайның аны да башыннан сыйпамаячагын, эштән бушатмаса әле. Шуннан бабакай, түрә буларак, урманны рөхсәтсез кистеләр дип, акт төзи. Һәм ул чакта авыл хакимиятендә рәис булып эшләгән әти янына килә. Шулай, шулай, дип сөйләп бирә. Әткәй белән бабакай кече урман каравылчысы белән барып, колхоз рәисе Прокоп Ивановичны да ияртеп, киселгән агачларның төпләрен саныйлар. Чынлап та биш төп агач киселгән. (Ул заманнарда урманнан агач кисү, утын әзерләү бик кыен. Урманга кертмиләр. Рөхсәт булса да, халык тик кыш көне генә, билдән кар ерып кына утын әзерли ала иде). Биш төп киселгән дип акт төзиләр. Әткәй дә үзенең имзасын куя. Шуның белән эш бетте, дип уйлый. Гаеплегә кирәгенчә штраф салырлар, я булмаса, кисәтү ясап, шелтә бирерләр, дип уйлый.
Юк, эш моның белән генә бетми икән әле. Бер өч көн үткәч, теге күрше колхозның рәисе тыны бетеп әткәй янына килеп керә. Һәм бусагадан ук:
– Шәрәфи, сез нәрсә яздыгыз ул. Мин бит ул кадәр агач кистермәдем. Бергә барып санадык та инде. Барлыгы биш төп иде. Ә сез унбиш төп язгансыз, – ди.
Билгеле, әткәй ышанмый.
– Әйе шул. Без дә биш төпкә генә дип язылган актка кул куйдык, – ди.
Шулай да әткәй бу хәлгә ышанмый, тарантаска утырып (ул чакта түрәләр тарантаска гына утырып йөриләр иде), урман хуҗасы йортына киләләр. Ярый әле, бабакай өендә булган чак туры килә. Болар янына полищик килеп чыга да, әткәйгә ачуланып:
– Нәрсә эшләп йөрисең бу җинаятьче белән? Ул бит урман урлаган, – ди.
Сөйләшә торгач, бабакай да бераз йомшара. Шулай итеп, урман түрәсен актны дөресләп кире язарга күндерәләр. Шуннан теге рәис кибеткә аракыга йөгерә. Янәсе, килешүне юалар.
Аннан бабакай алдан язып әзерләп куйган яңа актны китереп өстәлгә сала. Һәм:
– Мин аны куркытыр өчен генә яздым. Синең имзаңны да үзем куйдым. Әйдә азрак курыксын, аңа шул кирәк. Бик саран, башка колхоз рәисләре сарыгын, таен жәлләмиләр. Моңа якын килерлек түгел, карун. Менә белер хәзер урман түрәсен ничек ихтирам итәргә, – ди дә, кулындагы ялган актны әткәй күз алдында ертып, янып торган казан астына очыра.
Әткәй яңадан язылган актны укып чыга. Алай-болай хилафлык тапмый һәм шикләнмичә култамгасын сала. Теге бәндә дә ярты тотып магазиннан кайтып җитә. Ул да култамгасын куя. Ярар, хата төзәтелде, килешү төзелде дип, бераз тугарылып алалар. Барысы да канәгать булып өйләренә таралыша.
Икенче көнне төш алдыннан теге рәис бөтенләй агарынып, тагын хакимияткә килеп керә дә әткәйгә елардай булып хәлне сөйләп бирә. Урманчы – бик астыртын кеше. Чит кул белән учактан утлы күмер алырга яратучан бәндә. Үзен чак кына бүтәннәрдән өстен тойдымы, астарак калган бәндәләрнең башыннан йөрергә һич кыенсынмый. Биш төп дип язылган сан алдыннан һәм җәя эчендә хәрефләп язылган сан алдыннан да урын калдырган икән, каһәр суккан нәрсә. Менә шул урыннарга бер белән ноль һәм язма сан алдына йөз сүзен өстәп куйган. Хәзер инде агачлар биш түгел, ә йөз дә биш килеп чыга. Һәм урман хуҗасы, иртән таң белән күрше колхозга килеп, рәисне куркыта. «Менә теге вакытта миңа бер таеңны жәлләдең. Хәзер инде хуҗалыгыңның ярты көтүен сатып бетерсәң дә түләп бетерә алмассың. Киләсе атнага прокурорга илтеп бирәм. Менә шулай, сезнең кебекләрне тәртә арасына кертәләр», – ди дә контордан чыгып китә. Монысы инде законның бөтенләй бүтән статьясына туры килә. Моның өчен ун елдан артыгракка хөкем итәргә мөмкиннәр. Нишләргә? Әткәй белән икесе дә уйга калалар. Эш бит зурга китеп бара. Әткәй ничек итеп булса да рәисне тынычландырырга тырыша. Берәр җае табылыр, ди. Бик кайгырмаска куша. Теге, нишләсен, ут йотып, башын аска иеп кайтып китә. Ярый, бу хәл шимбә көн була. Ни дисәң дә арада бер көн бар. Әткәй төне буе уйлап чыга. Нәрсә эшләргә? Ничек теге алдак актны кулга төшерергә? Һәм уйлап таба. Урманчы, гадәтенчә, иртән колхоз ат караучысыннан атын барып ала. Шуннан үз җае белән генә урман юлларын карарга китә. Юлда алай-болай шикле арба эзе юкмы? Төнлә урманга баручы булганмы? Шуларны тикшереп чыга. Әткәй дә таң белән үк торып шулай ук сельсовет атын алырга ат сараена бара. Тик атын алмый, ә каравыл йортына кереп, ат караучылар, бригадир ярдәмчесе белән юк-бар сөйләшеп утыра башлый. Гадәттәге бригада өендәге иртәнге сөйләшүләр. Печәнгә кайчанрак төшәргә, игеннәрнең үсеше, мал-туарның хәле турында инде. Менә тәрәзәдән урман хуҗасының эшлекле генә атлап килүе күренә. Вакытын чамалап, әткәй дә бригада йортыннан чыгып атын алырга сарайга борыла. Һәм шунда болар «ялгыш кына» очрашалар. Хәл-әхвәл сорашып, исәнләшеп, тегесен-монысын сөйләшәләр.
Шунда әткәй, бик әһәмият бирмәгәнгә салышып:
– Кара әле, каенага, онытып торам. Вакытың булганда сельсоветка кереп чыгарсың әле. Теге урыска төзелгән актка мөһер сугарга онытылган. Шуны басып куярга кирәк. Югыйсә, сарык урлап тотылган анавы Хәйбүшкә язылган актка да печать басылмаган өчен прокурор кире кайтарды. Иртәгә иртән сельсоветта булам. Аннан районга чакырталар, шунда барам, – дип әйтеп куя да атын җитәкләп кайтып китә.
Һәм уйга кала, барып чыгармы хәйлә, юкмы? Чөнки урман түрәсенә турыдан-туры мөрәҗәгать итсәң, эш бөтенләй бозылырга мөмкин. Һәм теге гаепле рәискә тагылган бәла күпкә кабарып үсәчәк. Әткәй дә төшеп калганнардан түгел. Хәйлә белән тапкырлык җитәрлек. Җитмәсә, белем дә аныкы кебек дүрт сыйныф кына түгел, ул – авыл хуҗалыгы техникумы бетергән кеше.
Чынлап та, икенче көнне эш сәгате башлануга урман хуҗасы эре генә сельсоветка килеп керә. Бик тә эшлекле кыяфәттә офицер сумкасыннан актарып (син нәрсә сугышта булган кеше бит. Әтигә туры килгән саен бу турыда искәртергә ярата иде. Әти бит сугыш вакытында танк ясаган) кәгазьләре арасыннан теге актны кулыннан ычкындырмый гына, учы белән каплабрак әти алдына сала. Әти инде сельсовет мөһерен чыгарып өстәлгә куя да, бүтән нәрсәгә үрелгән булып, мөһерне өстәлнең каршы ягына төшереп җибәрә. Урман хуҗасының идәнгә иелүе була, әти теге актның өч нөсхәсен дә тегенең учы астыннан тартып ала. Җаһил сизми дә кала.
Әткәй актны укый башлый. Теге, мөһерне өстәлгә алып куюга, аны да өстәл тартмасына шудырып төшерә. Һәм актны кесәсенә үк салып куя да:
– Юк, мин мондый эшкә бара алмыйм. Күрәләтә кешене төрмәгә утыртырга дигән кәгазьгә мөһер басмыйм, кул да куймыйм. Син нишләп алай актны бозып төзәттең? – ди.
Теге:
– Мәҗнүн син, Шәрәфи. Акылың юк. Бу акт белән без аңардан үзебезгә генә түгел барча ага-туганнарга атлар алып суя идек. Җитмәсә, ике буралык агач та безнеке була иде. Кияү булсаң да әйтәм. Миннән яхшылык көтмә! – дип, җенләнә башлый.
Актны кире кайтаруын таләп итә. Эш тарткалашуга чаклы барып җитәр иде, ярый әле, сельсоветта секретарь булып эшләгән Шамил абзый килеп керә. Эш үзара кычкырышудан ары узмый. Полищщик әткәйгә яный-яный буш кул белән чыгып китәргә мәҗбүр була.
Хәзер әткәй һөҗүмгә күчә. Ике авыл Советының депутатларын алып, теге киселгән агачларның төпләрен яңадан карап чыгарга булалар. Барсалар, урман түрәсенең куштаннары алып-биреп шул тирәдә яхшы-яхшы төз агачларны аударып яталар. Әти барысын да санап чыга. Үзе шунда ук акт төзеп, агач аударучылардан да, депутатлардан да имзаларын куйдырта. Ни дисәң дә әтинең вазыйфасы югары. Урындагы Совет хөкүмәте җитәкчесе. Урман түрәсе, шулай итеп, үзе үк урман кистереп, барча булган гаепне күрше колхоз рәисе өстенә тагарга чамалаган була. Шулай итеп, бик мәкерле явызлык эшләнми кала. Һәм урман түрәсе, әткәйдән шүрләп, бер өч ел арт ягыннан гына тын алып йөри. Ә бит әткәй аңа – каенага, ашка-суга йөрешүдән туктамадылар. Шуннан әткәй сәламәтлеге какшап һәм колхозны икегә бүлүләре аркасында башка эшкә күчте. Берничә ел китапханәдә эшләгәннән соң, бүленеп киткән колхозга эшкә чакырдылар. Әти шунда эшли башлады. Тагын авырып китүе аркасында эшсез калды. Менә шуннан соң башланды инде безнең дә, теге кем әйтмешли, нужа күрүләр.
Әнкәй һаман шул урман хуҗалыгында эшләсә дә, полищщик Гани Кыямов бабакай безгә урман кырындагы гына акланнан печән чабарга урын бирә башлады. Анда язлы-көзле көтү керә. Я булмаса, агачлары буйга үсеп, үләне бөтенләй диярлек булмаган посадка арасын гына чабарга рөхсәт итә. Ул урман эченнән печән әзерләүнең кыенлыкларын үзебез генә беләбез. Чапкан печәнең кипми җәфалый. Әгәр инде яңгыр-мазар эләксә, бөтенләй үлем. Печәнеңне юньле-рәтле киптереп алырмын димә. Аяз урынга чыгарырга кирәк, я булмаса авыл кырындагы тау башына алып кайтып таратырга. Шунсыз урман үләне кипми. Шунысы да бар: артыграк кибеп китсә, яфрак һәм вак сабаклары вакланып коелып бетә. Өйгә коры шырау гына кайта. Җитмәсә, бабакай әткәйгә:
– Элек икешәр бозау асрадың. Менә хәзер асрап кара. Күрсәтәм мин сиңа кем икәнлегемне. Кәҗә дә асратмыйм мин синнән, – дип янап, йодрык селкеп, беләгенә сугып, оятсыз ишарә белән күрсәтеп куя.
Әткәй бик кызу булса да, уйлап эш итә торган акыллы кеше иде. Тегенең шулай янавына:
– Елганы сикереп чыкмыйча «һоп» дип кычкырма. Киң атларга чамалыйсың, әмма ыштан төбең тар. Ертылып китеп теге нәрсәң күренмәсен. Ә безгә килгәндә... Яшәрбез, күрербез, вакыт үзе белә, кемгә нәрсәсен күрсәтергә. Урысча әйтәм, синең кебек каткан буш башларга. Поживем, увидим! Время покажет!
Әткәйнең шушы сүзенә түрәнең бөтенләй җен ачулары чыга. Чөнки бу инде безнең әткәйнең тегенең турыдан-туры наданлыгына төртелүе була. Син нәрсә, әткәй эшсез, авыру. Урман түрәсе алдында баш имәскә чамалый. Ул заманнарда урман түрәләре чынлап та колхоз рәисләреннән дә, сельсовет рәисләреннән дә олырак хөрмәттә йөри иде. Хәзер әнкәйгә дә эшләгән җирендә көн бетте. Төрлечә каршылыклар тудырылып, хәтта эштән китүен таләп итә башлыйлар. Һәм әнкәйне дә эштән китәргә мәҗбүр итәләр.
Шушы хәлдән соң әткәй бер атна чамасы уйланып йөрде. Инвалид булгач урман эчендәге акланнардан илле сутый чамасы печән чабарлык урын бирәләр бирүен. Тик ул илле сутыйдан күпме генә печән әзерлисең? Бер сыерга ярты кышка да җитми. Әйтәм бит, җитмәсә, язлы-көзле көтү йөргән җирдә печән юньләп үсми.
Менә шул көннән башлап бакчада уталган чүп үләннәрен дә ташламыйча, киптереп, абзар кыегы эченә тутыра башладык. Хәзер без, балалар, кулында да урак. Кайда уракка эләгерлек үлән күрәбез – ул безнеке. Ниндидер могҗиза белән быел печән чабасы җирне дә авылга якын җирдән бирделәр. Ул елларда урман эчендәге зуррак акланнарны да колхоз үзе чаба, я булмаса, райондагы түрә һәм вазыйфалы кешеләргә бирәләр иде.
Мин җиденче сыйныфта укый идем әле ул чакны. Әмма печәнне зур ирләр уңаена ук булмаса да, хатыннар чапкан чаклы гына чабам. Апа да чаба. Шулай итеп, без әнкәйгә ияреп хәтсез генә печән әзерләдек. Ул чакларда (алтмышынчы еллар азагында) еллар әйбәт килеп, урман арасында, агач төпләрендә дә үлән котырып үсте. Печәннәрне киптереп чүмәләләргә салуын салдык, ләкин бер көнне авыл бригадиры җыен эшлексез ирләрне җыеп, колхоз печәнлекләрен карап чыгалар. Шулар өстенә, авылдагы комсомол яшьләре дә беләкләренә кызыл чүпрәкләр бәйләп урманга килә. Һәм шул көнне ялгыз дүрт бала тәрбияләгән Тәнзилә әбиләрнең һәм ялгыз ике бала, әнисе Хәнифә әбине караган Ямал апаларның (алар да гомер бакый урман хуҗалыгында эшләде) өелгән чүмәләләрен арбага төяп алып киткәннәр. Беләкләренә кызыл чүпрәк такканнар төш вакытларына шау-гөр килеп безнең печәнлеккә дә килеп җиттеләр. Без чапкан печәннәрне арбаларга төйи дә башладылар. Әнкәй, аптырап, үрсәләнеп, кайда колхоз печәнлеге, кайда урман хуҗалыгы җире икәнен аерган ызанны да күрсәтеп карый. Кая ул! Кызып алган халык безнең унлап чүмәләне атларга төяп алып та китте. Әнкәй теге бәндәнең (шулай ук әнкәйгә икетуган) якасына барып ябышты. Без дә, әнкәйне яклап, җаһилне тарткалыйбыз. Кайда ул, апа белән икебезне читкә алып кына чөйделәр.
Менә шул вакытта теге юньсез әнкәйгә:
– Кулак, мулла баласы, Себер себеркесе. Нәселеңне корытырга ки-рәк! – дип җикерә һәм әнкәйнең бугазына сәнәген китереп терәде.
Без куркыштан кычкырып елаша башладык.
Әнкәй теге юньсезгә:
– Чәнеч! Хәшәрәт! Үз балаларың булмагач, минем балаларымны булса да карап үстерерсең. Карт көнеңә берәр ышаныч булыр. Тиз оныткансың минем кулак әтием Үрәзмәттә трактористка укыган чагыңда бәләкәй чанага ризыклар төяп үзеңне ашатып йөргәнен. Хайван! – дип кычкырып елый.
Эшнең зурга китәргә мөмкин икәнен күрептер инде, кемдер әнкәйне этеп җибәрде. Әнкәй егылып китте. Чынлап та, әнкәйнең муеныннан һәм күкрәгенең өске өлешеннән кан ага башлаган иде. Ул җәрәхәт эзләре әнкәй үлгәнче муенында сакланды. Тегеләр шау-гөр килеп печәннәрне төяп алып киттеләр. Әнкәй, көчсезлегеннән гарьләнеп, утырган җирендә елый. Без дә аңа кушылабыз. Ул көн бик тә, бик тә күңелсез үтте. Бу, мөгаен, минем тормыш юлымдагы иң алама, иң күңелсез көннәр булгандыр.
Бераздан әнкәй тынычланды. Тегеләрдән коелып калган һәм төяп бетерелмәгән чүмәләләрне һәм тузылган печәннәрне тагын килеп алып китә күрмәсеннәр дип, урман эченә кире ташып чүмәлә салдык. Ә бит тәүдә йөккә төяргә уңай булсын, дип, ул печәннәрне юл кырына колхоз печәнлегенә якынрак чыгарып өйгән идек. Их дөнья! Менә шул чакта белдек безнең әнкәй яклап картәтиебезнең нинди куркыныч “халык дошманы” булганын.
Икенче көнне өйдә үзем генә әмәлләп ясаган уфалланы, ягъни бәләкәй арбаны тартып урманга, печәнлеккә килдек. Бәләкәй арба алама гына булса да ярап калды. Без яңадан тырыша-тырыша урман эченнән печән җыярга тотындык. Менә шунда белдем инде бәләкәй арба тартып йөрүнең нәрсә икәнен. Әнкәй кайда чалгыга эләгерлек үлән әсәре күрә, шуны чаба. Без апа белән чабылган печәнне аяз урынга кибәргә ятешрәк акланга ташыйбыз. Кулда урак, агач төпләреннән печән урабыз. Әнкәй берничә көннән тәмам тынычланды. Бәләкәй арба белән ташып, хәтсез печән әзерләдек. Безнең шулай тырышып эшләгәнне күреп, әнкәй шатлана. Балаларым кул арасына керде бит, дип безне мактый. Без аның саен тырышып тырышып әнкәйгә ярдәм итәбез.
Шулчак ул:
– Балаларым, юк өчен кайгырмагыз. Аллаһ тартып алмасын. Кеше ризыгын кеше тартып алып бетерә алмый. Ходай үз рәхмәтеннән ташламасын, – дияр иде.
Берәр ай үтмәстән, әтиебез дә терелеп дәваханәдән кайтты. Әткәй кайткач, ул юкта ни булганнарын әнкәй сөйләп бирде. Шуннан әткәй ул чакта колхоз рәисе булып эшләгән Мансур абыйга барып, без әзерләгән печәнне алып китеп колхоз эскертенә өюләре турында сөйләп биргән. Рәис шунда ук, шул эшне оештыручыларның берсен чакыртып сорашканнан соң, әтигә үзебез чапкан печәнне кире алырга рөхсәт итә. Һәм без зур канәгатьлек белән теге берничә ат йөге печәнне кире төяп алдык. Ә бу хәл күңелдә тап булып торып калды. Һәм, гомумән, авылдашларымның күбесенә шул көннән башлап ышанычым какшады.
Ул елны ничек итсәк иттек, ат караучыларны сыйлап, әти без әзерләгән печәннәрне йортка китереп өя алды. Теге ат караучыларның күңелләре булып, бер-ике ат йөге салам да китереп киттеләр. Аллага шөкер, ул елны исән-имин генә малларны кышлата алдык.
Әмма безгә хәзер бакча тырматырга, я булмаса урманга барып казан астына ягарлык коры-сары алып кайту өчен дә ат бирми башладылар. Атлы эштә йөрүчеләргә, я булмаса ат караучыларга ялынырга кирәк. Кемгә генә ат сорап барма, барысын да былкындырганчы эчерергә, сыйларга кирәк. Һәр үтенеч, һәр йомыш шуңа корылган. Менә шул заманнарда чәчкә ата башлады инде авылда эчкечелек. Малларны кышлату уңышлы тәмамландымы, терлекчеләр утырып эчә. Колхоз үзе оештыра мондый табыннарны. Чәчү чәчә башладылармы, һәр басуны чәчеп беткән саен – аракы эчү. Ә инде чәчү гомум колхоз буенча тәмамланса, тәүдә – бригадада, аннан колхозда эчү табыннары әзерләнә. Печәнгә төшкәндә шимбә-якшәмбе өмәләре оештырыла. Бу өмәдә төшке аш вакытында йөзәр грамм аракы таратылса, кичке ашка ике кешегә бер ярты бирәләр. Китте дөнья хөррияткә. Алгарак китеп булса да әйтим инде. 1978нче ел. Мин авыл хуҗалыгы институтында ветеринария факультетында укып йөрим. Җәй каникулга кайткач, әткәй белән сөйләшәбез:
– Менә, улым, яшьләр май аенда бер ай туктаусыз эчтеләр. Безнең 76 өйле авылдан унсигез малай армиягә алынды. Көн аралаш дигәндәй озату табыннары оештырдылар. Барысында да аракы, барысында да эчкечелек. Бер ай бит, улым, бер ай эчтеләр. Озакламый уңыш җыю вакыты җитә, хәзер анда китә эчкечелек. Басудагы игенне урып бетәр алдыннан басу ызаны кырында рәис үзе аракыны әрҗәсе белән тотып көтеп тора. Комбайнчыларны сыйлый. «Ягез инде, төнлә дә эшләгез, менә сезгә эштән соң», – дип, берәр литр аракы тарата. Тизрәк, тизрәк һәм тизрәк. Басуны урып бетереп, өстәге түрәләргә мактанып рапорт бирер өчен халыкны эчереп эшләтә башладылар. Көзгә тагын авылдан унлап егет армиягә алына. Анда да өй борынча йөреп эчәчәкләр, – ди.
Әткәй горур кеше иде. Кырык тапкыр ялынып йөрергә яратмады. Атын алып берәр эш башкарса да ат хуҗасына аракы белән түләүне хуп күрмәде. Я акчалата бирде, я булмаса, шул кешегә үзе барып кулалмаш эшләште. Ә бит аңа авыр эш эшләргә ярамый. Бөтенләй сукыраю куркынычы бар.
Бакчаларда бәрәңгеләр утыртылгач, әткәй тирә-якларны йөреп әйләнеп кайтты. Исәбе – берәр алама гына булса да ат сатып алырга. Җәй башы белән сатып алырга да печәннәр әзерләп, эшләр беткәч, кышкылыкка иткә суярга нияте. Юк, якын-тирәдә ат сатучы хуҗалыклар тапмыйча кайтты. Бер җавап: шәхси кешегә ат сатарга рөхсәт юк, диләр. Шуннан соңгы чиктә әти, ни булса шул булыр, сорап барганга авызга сугып, арт якка тибеп чыгармаслар әле дип, күрше районга чыгып китте.
Юлга чыгар алдыннан, әнкәй белән сөйләшәләр:
– Килешер микән? Оят булса да бармыйча чара юк, – ди әткәй.
– Нишлисең бит. Башыңа төшсә, башмакчы буласың. Дөнья түгәрәк, әйләнә дә бер китереп баса. Тормыш шулай, башыңа төшсә, төпсәгә дә баш иясең. Ә бит, үзең сөйләгән буенча, ул кеше төпсә түгел, ә дустың булган. Ходай насыйп итсә, мөгаен, ярдәме тими калмас. Белгән догаларыңны укып юлга чык.
Шулай итеп, әткәй, белгәннәрен укына-укына, юлга чыгып китте. Әнкәй, догалар укып, әткәйне бакча артына чаклы озатып куйды.
Өч көннән әти бер чатанрак атка атланып кайтып керде. Ул чакта аның шатлыгын күрсәгез иде. Син нәрсә, тирә-якта ат асраган кеше ул чакта юк. Шәймәрданов Аптрахман бабай асрап карады. Әткәй белән уртак та асрап булаштылар. Тик картлыгы аркасында Аптрахман бабай башкача ат тотмады. Күрше Гаптелвәли бабай да асрады берәр ел. Тик аны, ат асрарга ярамый, дип, тиз тыйдылар. Әйе, ат сатып ала алганга әткәйнең кәефе шәп, тик сельсоветтагылар, колхоз түрәләре һәм район башлыклары ни дияр? Менә шундый шик әтигә һәм безгә тынгылык бирми. Әти инде көн дә диярлек әнкәйгә бөтен нечкәлекләре белән ничек ат сатып алганын сөйли.
Теге үзе төрмәдән коткарган белорус милләтеннән булган рәиснең аны ничек каршы алуын исенә төшерә. Прокоп Ивановичны мактый.
– Барып кердем кантурына (ул абзыйны күрше «Восток» колхозыннан алып, Миякә районының икенче бер зуррак хуҗалыгына рәис итеп күчерәләр) мине танып, өстәле артыннан чыгып, кочаклап ук алды. Мин йомышымны әйтергә дип авызымны ача башлаган гына идем: – Соңыннан, соңыннан. Әйдә, өйгә киттек, – дип, өенә алып китте. Җәяү килүемне белеп, хатынына:
– Дус килгән. Ашат, эчер. Гомумән, сыйла. Аннан ял итсен. Мине тиз генә районга чакыралар. Калганын кайткач сөйләшербез, – ди дә җәһәт кенә өеннән чыгып китә.
Шулай итеп, ул көнне әти теге үзе төрмәдән коткарган дусты Прокоп Ивановичта кунак була. Теге инде әтине шулкадәр хөрмәт итә! Барысын да сорашып, барчасы турында сөйләшәләр. Шуннан әтинең дусты, үзе сүз башлап:
– Әйдә Шәрәфи, сөйлә, ни йомышлар китерде сине миңа? Оялып торма, – ди.
Әткәй инде үзенең гозерен сөйләп бирә. Рәис, әткәйне тынычландыра:
– Аңлашыла, Шәрәфи. Барысын да аңладым. Иртәгә үк сиңа өч ат күрсәтерләр. Кайсысы ошый, шунысын алырсың. Бар миндә гамәлгә ярамаган атлар. Сиңа да ярдәм итмәсәм, Алла сугар үземне. Әйдә бүген ял ит. Кайтармыйм, иртәгә генә кайтырсың.
Өченче көнгә әткәй атка атланып өйгә кайтып керде. Шулай итеп, без 1968 елны атлы булдык. Чатанласа да ат, ат инде ул. Әти хуҗалыкта мал врачы булып эшләгән Газыйм абыйны күреп әйтеп тә куярга өлгергән:
– Сугымга ат алып кайткан идем. Чатанлап тора, берәр вакытың булганда карап чыгарсың әле, – ди.
Газыйм абый озак көттерми атыбызның аягын килеп карады һәм:
– Абзый, йөрәк ите үскән. Әйдә хәзер үк тазартып җибәрик. Иртәгә үк чатанлаудан туктар, – диде.
Шулай итәләр дә.
Әткәйнең сугымга ат алып кайтуы яшен тизлеге белән авылга таралды. Ага-туган, дус-ишләрнең күбесе безнең ат алып кайтканга шатланыштылар гына. Тик андыйлар аз булып, авылдашларның күбесе көнләштеләр. Тыштан ялтырасалар да эчтән кара көеп уртларын чәйнәп йөрүчеләр байтак икән. Син нәрсә, сукыр Шәрәфи ат алып кайткан. Ә өрлек кебек һәм үзләрен колхозның иң кирәк шөрепләре дип күкрәк киереп йөрүчеләр андый эшне булдыра алмый.
Ул елны җиләк бик уңды. Сөйләп кенә аңлатырлык түгел инде. Урман акланнарында кып-кызыл палас кебек ята. Җиләк тәүдә тау битләрендә пеште. Аннан соң ачык акланнарда өлгерде. Урманчылар печәнгә төшү белән әткәй дә үзенә тиешле өлештән печән әзерләргә рөхсәт кәгазе-ордер алып кайтты. Хәзер инде безнең йортта барысы да бәйрәмчә. Җыелышып арбага төяләбез дә печәнгә китәбез.
Безнең печәнлекне былтыр бөтенләй еракка күчерделәр. Анысы да шул бабакай ярдәмендә инде. Печәнлеккә барып җиткәнче төш вакыты җитә, кич кайта башласаң ярты төн үтә. Хәзер ат бар, безгә ара ераклыгы куркыныч түгел.
Әти инде барысын да алдан уйлаган. Бик үк шәп булмаса да үзебез җигеп йөрергә яраклы фурман да ясап алды. Безнең якта үрәчәсе биек итеп эшләнгән арбаны фурман дип йөртәләр. Ат җигәргә камыт-дугалар искерәк булса да электән үк бар. Булмый ни, бригадирдан ат сорасаң, җигәргә сбруе юк. Сбруе булса, колхозның арбасы ватык. Шуңа да хәзер авыл кешесе барысын да үзе хәстәрли.
Менә шулай итеп без, атка төялеп, шау-гөр килеп, печәнгә барабыз. Әнкәй белән без печән чабабыз. Апа-сеңелләр җиләк җыярга тотына. Әткәй печәнне озак чаба алмый, күрә торган уң як күзе сызлый башлый. Шуңа да бераз чапкач, «разведка»га китә. Тагын кайсы сазлыкта, кайсы агачлары киселгән делянкада печән бар, кайда корыган, ауган агач ята – шуларны караштырып килә. Кышкылыкка утын әзерлисе дә бар бит әле.
Ә кичкә инде без никадәр арыган булсак та күтәренке кәеф белән, атка утырып, әткәйнең үзе ясаган фурманының шыгыр-шыгыр килеп җырлаган җырын тыңлап кайтабыз. Әйе, тыңлый белгән кешегә арба шыгырдавы да җыр булып, сандугач сайрагандай бер моң булып ишетелә. Бигрәк тә – шатлыгы эченә сыймаган безнең гаиләгә. Шулай тәмам караңгы төшүгә гөрләшеп печәннән кайтабыз. Ә инде өйдә безне капка төбеннән үк сеңелкәшләр пешергән бәрәңге, я булмаса сызык сыздырылган токмачлы аш исе каршы ала. Баздан чыккан салкын катыкка каймак кушып, берәр уч кып-кызыл җиләк салып җибәреп ашап куйсаң, бүтән бернәрсә дә кирәкми. Тәмнәре әле булса тел төбендә саклана. Хәзер кибетләрдә сатылган йогырт дигәннәре безнең ул чакта ашаган катыкларның шәүләсенә дә тормый. Аларның карикатурасы хәтле дә түгел. Их, егетләр! Шәп ризыклар! Авыл ризыкларын әйтәм. Супер! Ә бездән көнләшкәннәр: «Шәрәфиләр хәзер җиләк җыярга да ат белән генә йөри», – дип сөйли башладылар. Әйдә, сөйләсеннәр. Гадәттә, күп сөйләүченең кулыннан бер юньле эш тә килми. Картинәм: «Кулларыннан буклы юкә дә килми», – дияр иде мәрхүмә. Аллаһы Тагәлә аларны шулай яраткан. Аллаһы Тагәлә бар кешеләрне дә тигез ярата бит. Берәүгә эш сәләте, эш бәхете бирсә, икенчегә сөйләү осталыгы бирә. Берәүгә байлык бирсә, икенчегә – җан тынычлыгы. Барысын да үлчәүгә салып булса, мөгаен, ике як та тигез булыр иде. Берәүләр эшләп тапканыннан тәм тапса, икенчеләр ялкауланып йоклап ятуларыннан, аракы чөмерүләреннән тәм таба. Менә шулай инде. Һәркемгә үзенеке. Атның галәмәт көчле һәм акыллы булуын (безнең бригадта андый гәүдәле һәм көчле ат юк та иде әле) исәпкә алып, «Татра» дип исем куштык. Ул «Татра» сүзе татар сүзеннән алынган булырга тиеш. Һәрхәлдә, әткәй шулай ди торган иде. Чехия белән Словакиядә шундый исемле тау тезмәләре бар. Безнең борынгы Атилла бабаларыбыз шул таулар тезмәсе кырында кыш кышлаган. Тауның бу чехлар ягында шул татарлар кышлаган якка күрсәтеп, «татарлар шул якта, анда татарлар» дип, еш телгә алу сәбәпле ул таулар тезмәсе шул вакыттан «татары» дип түгел, ә «Татра» булып торып калган. Шәхсән минем үземнең башыма шулай кереп калган һәм мин шулай уйлыйм да.
Ат, ат инде. Мәкале дә бар бит. «Эткә ышансаң да, ат белән хатынга ышанма», дигән. Аннан тагы, «акыллы атын мактар, исәр хатынын мактар», диләр. Ат турында мәкальләр бихисап күп. Шулай да әткәй «эткә ышансаң да, атка ышанма», дигәнне якынрак күреп, атны тәү мәлләрдә өйдә генә тотты. Качып кайтып китүеннән курыкты. Ат – акыллы хайван бит. Бер үткән юлын исендә калдыра. Һәм аны һич онытмый. Печәнгә барганда да һич күздән яздырмый идек. Олы балалар печән эшләшсә, иң бәләкәйләребез атка күз-колак була. Бик эссе көннәрне чебен-кигәвеннәрне куркытып, ат кырына иске тас я чиләккә ут ягып һәм шул утка чи, сулы үлән ташлап төтен җибәрә идек. Төтен исенә кигәвен-черки атка якын килми. Эштән кайткач, атны авыл каршындагы тауда алмаш-тилмәш көтәбез. Я арканлыйбыз, арканлап куйсак та, аттан күз яздыру юк. Арканына уралып егыла күрмәсен дә, тегенди-мондый кешеләр ычкындырып җибәрмәсеннәр.
Ул чакта ат безнең өчен машинадан да кадерлерәк иде. Машина дигәннән, ул чакта авылда гына түгел, район биләмәсендә дә машиналы кешеләр юк дәрәҗәсендә. Мотоциклы да әле аның иң тәүдә Банковка авылында яшәгән латыш-эстоннарда гына булды. Машина дигәннән, күрше Кайраклы авылында Гомәров Гыйният бабай Германиядән америка машинасы «Виллис» алып кайтып шуңарда йөрде, шикелле. Мин бик бәләкәй идем әле ул чакта. Бик аз гына хәтерлим. Соңрак без үсә төшкәч кенә колхоз рәисләре дә «Урал» мотоциклында йөри башлады. Менә шулай, ат – безгә теләсә нинди машинадан да кадерлерәк нәрсә. Ат булгач, тормышыбыз да кырка яхшырды, димәсәм дә, шактый җиңеләйде. Ат асрауның мәшәкате һәм эше күбәйде күбәюен. Әмма без эштән курка торган нәселме? Юк, әлбәттә, юк. Әнкәй яклап та, әткәй яклап та. Хәтта картаеп беткән картәниебез дә, без онытып китсәк: атны карап кайтыгыз, дип, искә төшереп кенә торды. Без арып киткән чакларда үзе дә барып атка күз салып килергә кыенсынмас иде. Ул елны печәнне галәмәт күп әзерләдек. Чапкан кешегә печән җитәрлек. Юл буйларында да әрем, алабута – күпме телисең, шулкадәр чап.
Укулар башлангач, без апа белән район үзәгенә укырга киттек, бәләкәй туганнарыбыз авылда укый. Ат та үзебезгә ияләште. Тышаулап тау буена җибәрсәң дә, су эчәргә өйгә кайта. Шулай без укып йөрибез, йортта атка күз-колак булучылар азайды. Һәм бер көнне безнең ат югалды. Әткәй ай саен ат караучыларның һәр икесенә бер сум иллешәр тиеннән барлыгы өч сум түләргә вәгъдәләп, «Татра»ны төнгелеккә атлар көтүенә җибәрә иде. (Колхозда ат караучыга ул чакта аена бер атка бер сум түли башлаган чак). Көн саен түгел, әлбәттә, ә туры килгәндә һәм атлар көтүе безнең як тауда көтелгән чакта. Ул кичне дә әткәй атны ат көтүенә илтеп кушкан кушуын. Тик ат караучылар гадәттәгечә үз урыннарында булмаган. Иртән атны алырга барса, безнең ат юк. Ат, гадәттә, көтүдән һич аерылмый. Читкәрәк җибәрсәң дә, барыбер көтүгә килеп кушыла торган иде.
Менә шулай, ат югалды. Әткәй таң белән җәяүләп тирә-якны эзләп чыккан. Юк, ат күренми. Шуннан кемнеңдер атын менеп, иртәнге кырауда торып калган өч ат эзе белән китә. Бер җиде-сигез чакрымнар үткәч, иртәнге кояш күтәрелеп кырау эри. Һәм эзләр югала. Шулай бер көн үтеп тә китә.
Икенче көнне тагын эзләргә чыга. Шул тирәдә басуда үз тракторлары тирәсендә кайнашкан механизаторлар кырына барып сорашып та карый, берсе дә күрмәгәннәр. Бу инде безнең Гөлем авылыннан хәтсез генә ерак Куганакбаш авылы кырында була. Шуннан әткәй, авылга килеп, авыл кешеләреннән сораштыра. Көтүчеләр белән сөйләшә. Ат караучылардан, сезнең көтүгә килеп кушылмадымы, дип белешә. Юк, алар да күрмәгән. Тик берсе генә, кырау өстендә шушы якка киткән эз күренде, дип, бөтенләй читкә күрсәтә. Әткәй, кибет янына барып, кешеләрдән сораштыра башлый. Шулчакны авылда тире, чүпрәк-чапрак җыючы, әтинең танышы Искәндәров абзый килеп чыга. Әтине читкәрәк чакырып ала. Әткәй хәлне сөйләп бирә.
Бу абзый әткәйгә:
– Атың бу тирәгә үк килеп җиткәч, әллә кайдан эзләмә. Тот та Камсамул утарына бар. Анда казакълар яши. Атыңны шулардан гына эзлә, – ди. – Берүзең генә барма. Кире кайта алмассың. Анда шундыйрак халык, – дип искәртә.
Әткәй киредән авылга кайтып китә. Һәм ферма мөдире булып эшләгән Сәхибгәрәев Хәйдәр абый белән кичтән үк сөйләшеп куя. Яктыргач, Хәйдәр абыйның мотоциклына утырып юлга чыгалар. Камсамул утары Стәрлетамак районында ук. Куганакбаш авылына бер унлап чакрым булыр. Утарга килеп җитсәләр, бер казакъ абзые безнең атка охшаган ат белән су ташып йөри икән. Атның янбашына басылган тавро-номерын шулкадәр кырып юганнар, чамаларлык та түгел. Төсе, ялларының ятышы, маңгай чәчләре барысы да туры килә, ә менә янбашындагы тугызлы номер беленер-беленмәс кенә. Шулай да әткәй, казакъ кырына килеп:
– Атны тугар! Ат безнеке. Без ат артыннан килдек, – ди.
Теге казакъ күзен дә йоммый:
– Кайда атыңа документың? Кем исбатлый бу ат синеке икәнен? Сыпыр моннан юньле чакта! – дип тавышын күтәрә башлагач, әткәй инде тегенең алдына ук килеп басып һәм күзенә карап:
– Әле бирергә теләмәсәң, хәзер берәр сәгатьтән барча милиция монда була! Телисең, үзебезнең район милицияләре, телисең, үзегезнең районнан алып киләбез, шәһәр милицияләрен дә алып килергә мөмкин. Кайсы районнарда атлар югалган, барысын да табачакбыз. Һәм авылыгызның астын-өскә китерәчәкбез! – ди.
Әткәй кыза башласа, аның теге күрмәгән күзе бөтенләй зур итеп ачыла һәм йомылмый. Ә инде күргән күзе тиз арада кызарып чыга. Теге казакъ артка чигә башлый, әткәй аны күз карашы белән өтеп артыннан иярә. Әткәй, Хәйдәр абыйга карап:
– Хәйдәр, әйдә кыздыр матаеңны! Киттек, милиция начальнигын алып киләбез, – ди дә, борылып, матай кырына бара башлый.
Шунда һушына килгән казакъ карты:
– Нугай, туктаң, туктаң! Алай кызма! Ул атлар өчәү иде бит. Син берсен генә сорыйсың. Шуңа да документ сорадым. Ал өчесен дә, – ди.
Әткәй, кире борылып, тегеңә әйтә:
– Атлар ничек монда килеп эләкте? Кайсыгыз урлап алып килде? Әйт!
– Юк, без урламадык. Атларыгызны чегән егетләре куып алып китеп бара иде. Безне күргәч ташлап качтылар. Алардан калган атлар. Тегеләрен дә алыгыз, – ди.
Һәм, барып, салам эскертенең бер башын ача. Менә сиңа мә. Бу эскерт түгел икән, зур эскерт өеме эченә махсус эшләнгән яшерен абзар. Ә читтән карасаң, һич уйламассың. Салам эскертеме, салам эскерте. Андый эскертләр рәт-рәт бишәү-алтау тезелгән. Башка өйләр кырында да андый салам өемнәре җитәрлек.
Казакъ та һушлы, әткәйгә:
– Атыңны минем йорттан алып киткәнеңә берәр язу калдыр. Югыйсә, бүген атыңны алып китүен китәрсең, ә ат таптырып иртәгә тагын килсәң? – ди.
Әткәй аны-моны уйлап тормый, ат табылган шатлыктан расписка язып калдырырга килешә. Казакъ икесен дә өйләренә чакыра. Өйгә кереп өстәлгә расписка язарга утыруга, буе ике метрлы бер әзмәвер мич артыннан чыгып, ишек төбенә баса. Исән-имин чыгып котылырмын, димә. Моны күз кырые белән генә күреп калган әткәй, өстәл артында үзенә каршы утырган теге карт казакъка, элеккечә кыза башлап, ярым пышылдап:
– Файдасыз эш белән кыланырга чамалыйсың. Без атның монда икәнен белеп килдек. Безнең сезгә киткәнне ярты Куганакбаш белә. Тагын да шуны искәртәсем килә, бер ярты сәгатьтән милицияләр дә килеп җитәргә тиеш. Алар килгәч, менә мин язган язуны күрсәтерсең. Улыңа әйт, тормасын ишек төбендә каккан казык кебек катып. Башка урланган әйберләрең булса, улыңа куш, җыештыра башласын, – ди. Һәм өсти: – Безнең дә уллар, кияүләр бар. Үзең генә өеңдә янып үлмәссең, авылыгыз белән кызыл әтәч талар.
Шуннан казакъ аклы-күкле булып, ялт кына теге әзмәвергә карап ала, тегесе өйдән чыгып югала. Әткәй казакъ йортыннан исән-имин чыгып, атына атланып кайтырга чыга. Хәйдәр абзый мотоциклы белән алдан бара. Тик тайның берсе юньләп иярми. Шунда әткәй казакъ янына килеп:
– Синдә торып торсын. Хуҗасы үзе килеп алыр, – ди.
Һәм теге безнең атка ияргән тайны гына ияртеп, авылга кайтып китә.
Ат табылды. Зур шатлык. Әткәй белән Хәйдәр абый бездә чәй эчеп утыралар. Һәм башларыннан үткән хәлләрне исләренә төшереп көлешәләр. Ияреп кайткан тайны ни Хәйдәр абый, ни әткәй үзләренә алмый. Икесенең дә күңелләрендә бер уй – безгә бушка килгән мал килешми.
Икенче көнне ат караучылардан:
– Атларыгыз җитәме, егетләр? – дип сорауга, тегеләр бер тавыштан:
– Җитә, абзый, җитә. Кая китсеннәр алар? Бар да урынында, – дип җаваплыйлар.
Шулай булуына карамастан, теге тайны колхоз атлары янына кушып җибәрдек.
Ат табылды. Һәм башкача югалмады. Алгарак китеп әйтим инде. Еллар үтте, сеңелкәшләр кияүгә чыгып үз тормышлары белән яши башладылар. Һәм ни гаҗәп, Суфия сеңлем нәкъ шул казакълар яшәгән «Стәрлетамак» совхозында эшли башлады. Әткәй кияүләренең хәлен белергә барганда теге әзмәвер казакъка туры килеп очрашалар. Сыерлары авырып киткән икән. Кияү белән сеңелкәш – мал докторлары. Шунда әткәй теге казакътан сораша. Тәүдә теге белмәмешкә салыша, танымаган булып кылана. Тик Суфия катгый шарт куя:
– Сөйлә әткәйгә! Югыйсә, сыерларыңны дәваларга бармыйбыз. Хет әллә нинди прокурорга барып зарланырга мөмкинсең. Башка врачларга да әйтеп куям, сезнең йортны урап үтсеннәр, – ди.
Казакъ сөйләп бирә.
– Ул атларны алдан вәгъдәләшкәнчә ат караучыгыз озатышып җибәрде. Ниндидер түрәгез кушкан. Мәрхүм инде ул. Ә сезгә ияртеп ике тай бирүебезгә аптырамагыз. Ул сезнең авызны каплар өчен иде. Башка шау-шу куптармасыннар, дип, әти шулай эшләде. Рәхмәт, сез бер тайны гына алып киттегез. Тегесен дә үзегезгә алмагансыз. Соңыннан барып алып кайттык. Рәхмәт, тавышланып йөрмәдегез, – ди.
Менә шундый хәлләр. Ә ат маҗаралары аның белән генә бетмәде әле. Әйе, ул елны печән күп әзерләнде. Элеккеге кебек, печән артык әзерләгәнсез, дип, печән үлчәп, язып йөрүләр дә бетте шикелле. Малларның исәбен алганда да ул кадәр бәйләнми башладылар. Шулай булуына карамастан, халыкның хөкүмәткә карата ышанычы шулкадәр какшаган, элеккеге гадәт буенча малларны һаман да яшерәләр. Үзем мал табибы булып эшләгәч, моның шулай икәнен беләм. Язлы-көзле вакцинацияләү вакытында халык малын бездән яшерми иде. Шулай да сиксәненче, туксанынчы елларда да әле иске абзарларда кәҗә-сарык һәм яшь тана-үгезләрне күрсәтмәү өчен төзелгән яшерен абзарлар очрый иде.
Яз җитеп, мал санын язып йөргәндә безнең ат турында түрәләргә мәгълүм була. Сельсовет сәркәтибе икенче көнне үк килеп:
– Шәрәфи абзый, сезнең атыгыз артык. Я сатып җибәрегез, я булмаса, гомум хуҗалык атлары янына төшерегез, – ди.
Әткәй инде бик тиз генә бирешеп бара торганнардан түгел. Шуңа да:
– Колхоз оешканда әти төшереп биргән дүрт ат җитмимени сезгә?! Әгәр чама белән исәпләсәң дә, әтәйнең өч биясе кырык ел эчендә биш йөздән дә артыкка үрчергә тиеш иде, – ди.
– Абзый, шыттырма. Ат кырык ел яшәми.
– И, әле, туганым, бөтенләй бернәрсә дә белмисең икән. Утыз алты ел яшәгән атларны да күргәнем бар. Ат уртача егерме биш ел яшәсә дә, ике биягә илле колын була. Тәүге колынлаган колыннары да өч-биш елдан соң колынлый башлыйлар. Аларның колыннарын кайда куясың? Колыннарының колыннары тагы биш яшьтән соң колынлый. Колхоз оешканга – утыз алты ел. Башыңны эшләтеп кара. Башыгыз эшләмәсә, минем миемне черетеп йөрмәгез, – дип, борып чыгара.
Менә шуннан башланды инде, урындагы хакимият әгъзаларының безнең атка яңа көч белән бәйләнүләре. Әле колхоз кәнсәләреннән кеше килә, әле авыл Советыннан депутатлар ияртеп рәис килеп җитә. Ә инде участок милиционеры атна саен безнең капка төбендә. Бу хәл бигрәк тә печән өсте җитә башлагач ешая. Хәтта әткәйдән арба, камыт-эшлияләрне кайдан алганына белешмәләр таптыра башладылар. Безнең ат асраганны тикшерер өчен, колхозның чираттан тыш гомум җыелышын үткәреп, шунда: «Шәрәфи законсыз ат асрый. Атын гомум хуҗалык файдасына тартып алырга» дигән карар чыгардылар. Бу эшне бригадир һәм бер депутат белән участок милиционерына йөкләтергә икәнлеген дә язып куйганнар.
Шуннан әткәй шәһәргә барып кайтты. Аннан Ишембай каласында милиция начальнигы булып эшләгән Шәймәрданов Мансур абый янына да барды. Мансур абый белән алар – бергә уйнап үскән сыйныфташлар. Шәһәрдә дә, шулай ук Мансур абый да болай дип әйткәннәр: «Атыңны үзең үз кулларың белән чыгарып бирмәсәң, синең малыңны абзарыңа кереп алырга беркемнең дә хокукы юк. Сатып алганга белешмәң һәм түләгәнгә кәгазең тәртиптә булсын», – дигәннәр.
Әти бу сәяхәтеннән бик канәгать кайтты. Шулай да, түзмичә, район китапханәсенә барып, тегеләрнең подвал һәм чоланнарыннан әллә ничәмә еллар җыелган «Человек и закон» дигән журнал белән «Милиция»ме, «Советская милиция» дигәнме журналларны берничә капчык тутырып алып кайтты.
Менә шул була инде «башыңа төшсә, башмакчы буласың» дигәннәре. Әткәйнең буш вакыты булдымы, шул журналлар аша закон өйрәнә башлады. «Человек и закон» журналына ирекле язылып булмый. Гади кешегә ул журналны бөтенләй язмыйлар. Имеш, законны күп белмәсеннәр. Элек бит законнар язылган китаплар бөтенләй сатуда юк иде. Аларны гади халыктан яшереп кенә тоталар. Законнар җыелмасы прокуратурада һәм судьяда гына. Ул елларда шушы ат аркасында милициягә чакыртулар, ул райкомга чакыртулар! Райсоветын әйтеп тә тормыйм инде. Әтинең башындагы чәчләре коелып бетте. (Үзгәртеп кору башлангач, әтине тынычлыкта калдырдылар. Һәм ни гаҗәп әтинең башына яңадан чәч үсте).
Чәчү җитсә дә, печән өсте җитсә дә, көзге уракны әйтеп тә тормыйм, колхоз үзәге булган Яңгырчы авылында коммунистларның партия җыелышы була. Менә шул җыелыш җитә башласа, әткәйнең төн йокылары кача башлый. Чөнки чираттагы партҗыелышта аның шәхси (персональный) эшен карыйлар. Әлеге шул көн тәртибенә аның законсыз ат асрау мәсьәләсен куялар. Бер шундый җыелышта әткәй, аптырагач: «Минем сәламәтлегем юк. Табиблар кымыз эчәргә киңәш иттеләр. Ул атны аптыраганнан гына асрыйм инде. Аптыраганнан. Колхозда кымыз ясасалар, бүгеннән атымны төшереп бирәм», – дип ычкындыра бит. Һәм шул ук партҗыелышта карар кабул итәләр. Киләсе атнадан колхозда кымыз ясый башларга. Әткәй үзенең урынсыз әйткән сүзеннән берәр атна куркып та йөрде әле. Әгәр «Урал» хуҗалыгында кымыз ясауны оештырсалар, чын коммунистларча әйткән сүзенә тугры калып, атын төшереп бирергә кирәк бит.
Әйе, элекке елларны азрак ясап булаштылар ул кымызны. Колхозчылар рәхәтләнеп бер-ике җәй кымыз эчеп калды калуын. Тик озакка бармады. Чөнки район түрәләре җитәрлек, барысы да кымыз яраталар һәм бушны. Кымыз үзебезнекеләргә эләкми дә башлады. Колхозчылар шаулаша башлагач, кымыз ясау үзеннән-үзе сүнде. Ә менә бүген бу карарны барысы да шатланышып кабул итеп кул күтәрәләр. Барысының да кымыз тәмләп карыйсылары килә. Ләкин күпме генә кымыз ясауны яңадан оештырып карамасыннар, барысы да колхоздагыча булып барып чыга. Оештыра алмыйлар. Я кешесе юк. Кешесен тапсалар, җиһазлары күптән ватылып, яраксыз хәлгә килгән. Гомумән, кымыз ясау өчен колхозның җиһазлары юк. Яңаны булдырырга акча җитми. Аннан да бигрәк бияләр калмаган. Колхоз бияләрен бер урынга җыеп кымыз ясый башлар идең, терлекчеләргә, көтүчеләргә, гомумән, колхозда эшләргә ат калмый. Чөнки шул түрәләр атның кымызын гына түгел, ите белән казылыгын да ярата. Район һәм колхоз түрәләренең өстәлендә һәрчак ат казылыгы булсын дип тырыша торгач, хуҗалыкта атлар бөтенләй калмаган булып чыкты. Колхоздагыча инде, колхоздагыча...
Менә шулай итеп, ул җәй үтеп китте. Колхозның кымыз ясауны оештырырга кулыннан килмәде, безнең атны ала алмадылар. Ягъни әти, биргән сүзенә тугры калып, атны колхозга төшереп бирмәде.
Икенче елны атыбыз колынлады. Монысы бер шатлык булса, мәшәкате икеләтә артты. Колхоз җитәкчеләре кушуы буенча бригадир куштаннары, ат караучылар атны казыкка бәйләнгән җиреннән ычкындыралар да җибәрәләр. Ә атың игенгә керсә, бетте, монысы инде чынлап торып закон бозуга китерә. Андый чакта халыкка штрафын салалар-салуын. Әмма безнең очракта, атсыз калуыңны көт тә тор. Авыл халкы шулайрак бит. Колхоз түрәләре берәр кешегә ачуланса, барча халык булмаса да, күпчелеге, түрәләргә ияреп, «гаепле»не чукырга тотына. Түрәләргә ярарга тырышалар. Монда да шулайрак булгандыр инде. Теге әнигә туган тиешле Гани Кыямов бабайлар белән күптән йөрешмибез. Чөнки элеккеге көнләшүдән бигрәк бабайның ул-кызлары безнең гаиләдәге балалардан күпкә олылар. Барысы да өйләнеп, кияүгә чыгып аерым яшиләр. Бабайның туй-мәҗлесләрен сыйлашырга, юк-юк та без кирәк идек. Аның туй мәшәкатьләре бетте. Ә безнең туйлар җиткәч, тегеләр бөтенләй артлары белән борылдылар. Алар хәзер башка туганнар белән дә йөрешми. Туганнарның кирәге калмады. Ярый әле, безнең күрше-күлән, башка ага-туганнар әйбәт.
Шулай итеп, безнең атка каныгуларның икенче этабы башланды. Чөнки, атың артык, дип яный башласалар, әткәй тегеләрдән закон күрсәтүләрен сорый. Милиция чиннары килсә, прокурор санкциясен таләп итә. Үзе шул ук вакытта тегеләргә:
– Законның шул-шул статьясында менә болай язылган. Менә монысында шулай язылган. Сез үзегез минем йортка законсыз кергәнсез. Белмәсәгез, шул-шул статьяның шул бүлеген карагыз! Шул параграфта шулай диелгән, – дип, тегеләрнең тетмәләрен тетеп ташлый.
Кыш буе «Человек и закон» журналын бушка гына өйрәнмәгән. Һәр кирәкле статьяның күчермәсе әткәйнең махсус дәфтәрендә язылып куелган. Хәтта бер елны йортны тикшерергә һәм атны алырга дип милициянең бер түрәсен ияртеп, райкомның икенче сәркәтибе дә килеп китте. Аннан соң эшләр бөтенләй хөртәя башлады. Барысы да абзардан атны чыгарып бирергә кушалар.
Аларның барысына да әткәй:
– Әйе, ат абзар эчендә. Бик кирәк булса, керегез дә алыгыз, – ди.
Тегеләр:
– Атыңны үзең чыгарып йөгәнен кулга тоттыр, – диләр.
Әткәй, кызып китеп:
– Сезгә сатып та ал, алып кайтып та бир. Хәзер чыгарып та биримме? Аннан суеп казылыгын тутырып та бирергә кушарсыз. Менә сез шул әйберемне дә өзеп кулыгызга тоттырырга кушарсыз. Юньле чакта чыгып таегыз! – дип, яман итеп сукыр күзен акайта башлагач, яный-яный, чыгып шылдылар.
Идарә утырышында карар кабул итәләр: ат асраган өчен Шәрәфигә баллонлы газ бирмәскә. Электр чыбыгын өзәргә! Менә шундый һуш китмәле хәлләр.
Икенче көнне районнан электр челтәре түрәсе Тукаев Габделхәй абзый килде. Ул көнне без өйдә идек. Капкадан керми генә башын тыгып йортка үтәргә рөхсәт сорый.
Әткәй тагы нәрсә булыр икән дип шикләнсә дә, таныш кеше булгач:
– Керегез, кер, әйдә, Хәй туган, үт. Наилә… чәеңне утырт! Безгә кунак килгән, – дип, өй эченә әнигә кычкырырга да онытмый.
Хәй абзый чәйдән итагатьле генә баш тартып:
– Абзый, чәйләп торырга вакыт юк. Бер биш минутка гына сөйләшеп алырга кирәк, – ди.
Әткәй һаман эшнең кай яккарак борылуын чамаларга тырышып:
– Сөйләшик соң. Миндә вакыт җитәрлек, – ди.
Шуннан кунак үзенең ни өчен килгәнен сөйләп бирә. Һәм:
– Менә шулай, Шәрәфи агай, мине электр чыбыгын өзәргә райком җибәрде. Булмаса, бар, барча документкәгазьләреңне күрсәт, – ди.
Ипле сөйләшкән кешегә әткәй дә ипле генә:
– Чәй эчмәсәң дә өйгә үтик. Барча кәгазьләр тәртиптә. Монда алып чыгып бусага өстенә җәеп булмый бит инде, – дигәч, Хәй абзый әткәйгә ияреп өйгә керә.
Иң тәүдә электрга түләгән квитанцияләрне тикшерә. Барысы да вакытында түләнгән. Шуннан әткәйнең пенсионер китапчыгы белән икенче төркем инвалид белешмәсен карый. Аннан кайда гарипләнүен сораша. Әткәй барысын да сөйләп, белешмәләр белән дәлилләп куя.
– Да… абзый, кемнең юлына аркылы төштең икән? Райком хәтле райкомда синең башбирмәс дигән даның таралган. Һәм барысы да синең ат тотуыңа җенләнәләр. Ярар, абзый кеше, сезне эшегездән бүлдергән өчен гафу ит. Мин синең электр чыбыгыңны өзә алмыйм. Сораша-нитә калсалар, әйтерсең, бик каты сөйләште дип. Тагын бер тапкыр гафу ит, абзый. Ярар, хушыгыз! – дип чыгып китте.
Ипле кешенең ипле инде. Урыны оҗмахта булсын.
Аннан соң янгын сүндерүчеләр килеп, өй башындагы морҗа төпләренә чаклы тикшереп китте. Мунчаларны карап чыктылар. Имеш, янгын чыгу куркынычы юкмы безнең өйдә? Ут сүндерүчеләргә ияреп кергән участок милиционеры сәке асларын, мич артларын иснәп дигәндәй карап чыкты. Сизелеп тора, эзлиләр: мич башларында мичкә белән бал утырмыймы? Алар да бернинди дә хилафлык тапмады. Тик пожарга каршы көрәшүче:
– Абзый, сулы мичкә һәм багорың юк, – дип бәйләнә башлаган иде, әткәй аны бәләкәй бакчага алып кереп, галәмәт зур су багын, хәтта кранын ачып, суы ничек акканын күрсәтте! Шунда ук яткан бер тутыгып беткән озын гына тимер кисәгенә күрсәтеп:
– Монысы – лом, балта – утынлыкта, – дигәч, теге, көлеп җибәреп, башын чайкап:
– Барысын да беләсең абзый, – дип куйды.
Әткәй, тагын төртелеп:
– Әйе, улым, мин син белгәнне беләм. Тик мин белгәннәрне син беркайчан да белеп бетерә алмыйсың. Яңадан беренче сыйныфка төшсәң дә, – дип куйды.
Теге егет тә, әткәйгә ачулана биреп:
– Безгә кушылган, абзый, без тикшерергә тиеш…– дип, тагын әллә нәрсәләр исбатлый башлаган иде, әткәй тегене тиз туктатты һәм:
– Син бит – шул-шул кешенең малае. Әниеңне дә беләм. Кайт та әтиең белән әниеңә миннән сәлам әйт. Шәрәфи абый сәләм әйтте, диген. Шуннан мин әйткәннәрне әтиеңә җиткер. Нәрсә дияр әтиең дә, нәрсә әйтер әниең? Ярар, хуш, улым, минем синең белән сөйләшеп торырга вакытым юк. Әле синең башың яшь, – дип, абзарга ук кереп китте.
Тегеләр дәшмичә, мыштым гына чыгып китте. Әткәй шуннан теге егетнең әтисенә ничек ярдәм иткәнен сөйләп бирде: «Өченче ел шушы ат белән әтисенә урманда өйлек агач тарттырып ачык урынга чыгарыштым. Исем-фамилиясеннән чамаладым кем улы икәнен. Әтисе – әйбәт кеше. Ярар, өйрәтер әле улын кеше танырга».
Шулай итеп, пожарниклар да китте. Ә менә чираттагы газ баллоннарын таратканда безгә, «тулы баллоннар бетте»гә сылтап, газ баллоны бирмәделәр. Икенче таратканда да тулы баллоннар беткән булып чыкты. Шуннан әткәй, әлеге шул күрше район «Восток» колхозына барып, чуваш пелешләр белән сөйләшеп, аннан газ баллоннары алып кайта башлады. Андрей Павлович дигән чуваш милләтле абзый иде рәисләре ул колхозның. Прокоп Ивановичтан соң килгән кеше. Әткәйнең күптәнге дусты. Аптырагач, әткәй профсоюз өлкә комитетына хат язарга мәҗбүр булды. Шуннан җавап килгәнче без газ баллоннарын күрше Миякә районының Өязебаш авылыннан алып йөрдек. Дөрес, көзгә чаклы гына. Аннан соң Уфадан район түрәләренә шелтә җибәргәннәр. Һәм безгә газны тоткарлыксыз бирә башладылар. Бу җәй дә шундый каршылыклар белән үтеп китте.
Икенче җәй җитте һәм тагын безне искә төшерделәр. Бу юлы әткәйне райкомга чакыртып, сорауны кабыргасы белән куйганнар: «Я партбилетыңны өстәлгә саласың, я атыңны колхозга үз кулың белән төшереп бирәсең. Бар, кайт. Сиңа җомга көнгә чаклы вакыт бирелә». Әткәй район үзәгеннән кара көеп кайтып керде. Әйе, бу юлы мәсьәлә бик каты куелган иде.
Әткәй төн йокламый төрлесен уйлап ятты. Аңа карап әнкәй дә тынычсыз. Гомумән, өйдә ниндидер киеренкелек. Без, балалар да, тынып калдык. Элек шау-гөр килеп торган, балалар чыркылдашудан яңгырап торган йорт тынып, төссезләнеп калды. Әткәй үз-үзенә бикләнде. Иртәгә партсобрание дигән көнне әнкәй белән сөйләшәләр.
– Мөгаен, партбилетны калдырып кайтырга туры килер инде. Атны үз кулым белән төшереп бирә алмыйм. Балаларны кеше итәр өчен, әллә күпме көч салырга кирәк. Атсыз, белмим, моны башкарып чыгып булмас. Күптән инде, дәваханәдә бер Яшерган абзые белән ятарга туры килде. Шул сөйләде. Ул абзыйны сугыш алдыннан армия сафларына алалар. Тиздән сугыш башлана. Тәүге сугышка керәсе көнне, барча белгән догаларын укып, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорый:
– И Ходаем! Шушы сугыш афәтенең үлемнәреннән мине саклый күр! Исән калып авылыма, балаларым янына кайтып җитә алсам, бер намазымны да калдырмый укыр идем, бар тормышымны дингә багышлар идем, – дип ялвара. Мөселман кешеләреннән догалар сорашып язып ала һәм ятлый. Башкалар атакага «Урра!» кычкырып барганда бу абзый кычкырып дога укып бара. Һәм исән-имин бер җәрәхәтсез диярлек сугыштан әйләнеп кайта. Аллаһы Тәгаләгә биргән антына тугры калып, намаз укырга өйрәнеп, намаз укып, дин юлына баса. Бу хәлне райкомда белеп калалар. Шуннан инде абзыйны чакыртып, төрлечә куркытып та, үгетләп тә намаз укуын ташларга кушалар. Юк, бу карыша:
– Ходайга биргән антым бар. Исән кайтсам, Аллаһы бирсә, намаз укырмын дигән идем. Менә, Аллаһыга шөкер, исән кайттым. Һәм Аллаһы алдында шул бурычымны үтим, – ди.
Өстәл артында утырган партия түрәсе, кызып китеп:
– Син нәрсә?! Мәчеттә утырмыйсың да инде. Бертуктаусыз «Алла да, Алла» дисең. Ташла ул сүзеңне. Я намазың, я партия. Коммунист белән дин капма-каршы нәрсә, – дип кычкыра.
Теге намаз укыган абзый сабыр гына дәшми тора. Моның башын иеп тыңлап кына торганын күреп, түрә «әһә, шүрли башлады» дип уйлап, тагын ныграк куркытырга теләп:
– Сал партбилетыңны өстәлгә. Коммунист Аллага да, шайтанга да табынырга тиеш түгел, – дип җикеренә.
Абзый кеше теге секретарьның азрак басылганын көтеп, дәшми тора да сүз башлый:
– Әйе, туганым. Син – сугышны күрмәгән кеше, белмисең. Дөрес әйтәсең, Аллага да, шайтанга да берьюлы табынып булмый. Шуңа күрә мин Аллаһны сайлыйм. Ә сез – шайтан. Мә билетыгызны. Алыгыз! Мин партиягезгә гариза язып кермәдем. Атакага барып, кул сугышында исән калганнарның барысына да батальон комиссары: «Сез коммунистларча сугыштыгыз. Сезнең барыгыз да шул-шул орденга лаек. Һәм сез шушы сәгатьтән башлап коммунист», – диде. – Партбилетын кесәсеннән алып секретарь алдына шапылдатып китереп сала да: – Менә ул орден. Шул атакада кул сугышында дүрт фрицны сапер көрәге белән үтерә чапкан өчен бирделәр. Орденны инде сезгә салып бирә алмыйм. Син – дары иснәмәгән кеше, аңлый да, белә дә алмыйсың. Менә фашистны, сине күргән кебек якыннан күреп, бугазына ябыштым. Көчем җитмәгәч, берсенең бугазын тешләрем белән чәйнәргә туры килде, – дип, кулларын сузып, бармакларын тырпайтып һәм тешләрен шыгырдата-шыгырдата тегенең бугазына үрелә. Әйтерсең дә, үзе бугазын чәйнәп үтергән фашистны яңадан очраткан. Теге түрәнең куркудан чәчләре үрә тора. Маңгаена салкын тир бәреп чыга. Сүзен әйтергә дип ачкан авызыннан тавышы чыкмый.
Абзый кире урынына утырып, тыныч кына:
– Менә шулай, иптәш секретарь. Мин фашистны ничек үтергәнемне сөйләп күрсәткәнгә дә котың очты. Тирләп чыгып, авызың чалшайды. Шул вакытны авызым, телем-тешем белән дошман канының тәмен тәмләп карадым. Шундый ук, минем тәнемдә аккан кебек, тозлы кан. Үлемнең күзенә карадым, курыкмадым. Исән калырга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итте. Партбилетсыз калудан гына курка торган кеше түгел мин. Имансыз калуымнан куркам. Бар курыкканым шуңардан. Аллаһы үзенең ярдәменнән ташламасын, иманымнан аермасын. Сугышта исән калып кайтканны, тыныч тормышта ничек тә тырышырбыз. Хуш, шайтан токымы! – ди дә чыга да китә.
«Әле дә бер намазымны да калдырмыйм», – дип, әтигә сөйләгән теге абзый.
Шуларны исенә төшереп, әткәй дә, партбилеттан баш каксам да атымны колхозга төшереп бирмим, дигән бер карарга килеп, партҗыелыш була торган урынга, колхоз үзәге Яңгырчы авылына китә.
 


Повестьның дәвамы: https://maydan.tatar/news/chechme-eser/atly-tatar-povestnyn-axyry

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ

 

Фото: vk.com


 

«Мәйдан» №2, 2021 ел.

 

 

 

 

 

Комментарийлар