Атлантида булды микән чынлап?

Тынгы бирми сорау һич кенә:

Әллә кайдан, ерак-ераклардан

Һәлакәтле бер моң ишетелә.

 

Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,

Тау дулкыннар күккә ашканнар:

Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,

Һәйкәлләрне сулар басканнар.

 

Океан купкан кебек, Атлант җирен,

Дәүләтләрне монда җир упкан:

Дәшти Кыпчак, Болгар, Алтын Урда…

Бер-берсенең тамрын корыткан.

 

Ничә тапкыр килгән монда яулар,

Кичергәннәр илне кылычтан…

Калдыгын да көлгә дүндерергә

Миссионерлар күпме тырышкан.

 

Сәхифәләр тузган, юкка чыккан…

Ә без менә, без − бар, булганбыз!

Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:

Әллә кыпчак, әллә болгар без?

 

Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул,

Болгармы ул? Нинди аерма?!

Татар дигән исем йөртәбез без −

Татар каны ага тамырда!

 

Атлантида! Атлантида баткан!

Эз калмаган бөек халыктан…

Ә без менә, без − бар, эз бар җирдә −

Без батырган саен калыккан.

 

Атлантида язмышы юк безгә,

Оныкларның ачык бабасы:

− Нәселең кем? − дип сорасалар әгәр,

Әйтерләр:

− Без − татар баласы!

 

Татарстан дигән ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем,

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

1969

 

Нури АРСЛАНОВ

Фото: Николай Туганов

«Мәйдан» № 9, 2022 ел

 


Комментарий язарга