Логотип «Мәйдан» журналы

Ат карагы (дәвамы)

.

Башы: http://maydan.tatar/at-karagy/
 
Төнге кунак
Таң алдыннан яңгыр туктады. Комганына җылы су салып, Фәхерниса карчык тышка чыкты. Казлары, безне оныттың бугай дигәндәй үзләрен искә төшреп, каңгылдашып алдылар. «Ярар, ярар, шаулашмагыз. Кичтән генә ашадыгыз әле, өлгерерсез», – дип, үзалдына мыгырданып кәҗәсенә печән салды да хөҗрәсенә кереп учагын яңартты. Күмер төшкәч, ашын җылытып чәйнеген күмер өстенә куйды. Кунак юынган арада, сәкесе өстендә табын корды. Табын янәшәсенә чәүмәлгән ят адәмне беренче мәртәбә күргәндәй:
– Йә Хода! Тавышың таныш шикелле иде, кичтән йөзеңне абайламадым... Кайда күрдем үзеңне? Кем син?
Сорауга каршы төнге кунак үзе:
– Бу Карагайлы авылымы? – дип сорады.
– Әйе, әйе, Карагайлы авылы! Карагайлы!
– Миңа Фәхернисә әби кирәк иде. Исән микән ул?
Карчык сагая калды.
– Ни пычагым булсын аңа? Исән...
– Кай тирәдә тора? Йортын күрсәтмәссезме?
– Эзләнеп торасы юк, каршыңда утыра. Әйт, алҗытма! Кем син?
– Анам әйтү буенча, әбиемнең өе ике яклы. Йорты да зур булырга тиеш...
Карчыкның йөзе үзгәреп китеп калтырый ук башлады.
– Гөлбануымның улы мәллә син?! Әйтәм, тавышың таныш!.. Кая әле, кая, – дип, урыныннан куптарылып егетне кочып ук алды. Колак яфрагында бармак бите кадәрле миңне күргәч:
– Хәйруллам! Балам! Мин ул, мин синең әбиең! Анаң кая? Нигә аны үзең белән алып кайтмадың? – дип такмаклап үкси үк башлады.
Кочагына алган бу әбидә дә җанына сеңгән шул ук таныш ана җылысы иде. Дулкынланудан дер-дер килгән әбисен кызганып, анасының үле хәбәрен әйтергә ашыкмыйча, сүзне икенче агымга күчерде. Йорт турында, шул ук биргән соравын кабатлап, өстәмәләрен яудырды.
– Юк, улым, янмадык. Сатып та җибәрмәдем, алышкан идек. Әнә, каршы якта гына. Юк, юк, улым, мин сине башкача җир идәндә аунатмыйм, Ходай сакласын! Бу хөҗрә Шәмсебанатныкы. Әйдә, керәбез, өемне күрсәтәм үзеңә.
Шулай дип әйтү белән шәлен бөркәнеп, оныгын урамга әйдәде. Узып баручы озын сыйраклы бер карт, егетне күреп, гаҗәпләнеп туктап калды.
– Теге дөньядан Хәйруллаң кайттымы әллә, Фәхерниса?
– Гөлбануым табылды, Билалетдин! Гөлбануымның малае, оныгым бу минем.
– Бик әйбәт, бик әйбәт! Оныгың бабасына охшаган, аерып алырлык түгел.
Якты чырай белән утыз яшьләр тирәсендәге хатын каршы алды. Йортта чагы иде, кычкырып сөйләшкәнне ишеткән күрәсең:
– Кара әле, нинди зур шатлык бит бу, ә?!. – дип, егеттән күзен ала алмыйча, карчыкны кочагына кысты.
– Менә, Шәмсебанат, оныгым килде бит әле! Яңгырдан шәбәренеп төн ур­та­сын­да, күңеле тарткандай, туп-туры миңа кергән, балакаем! Җир идәндә йок­лат­тым үзен. Кичтән үк белгән булсам, үз түшәгемә яткыза идем бит, каһәр төшкере! «Нигә син бу кысрык өйдә яшисең? Анам безнең йорт иркен дигән иде», – дигәч, синең янга алып кердем әле үзен. Йортларны киредән алышырга туры килер ахрысы, Шәмсебанат.
Күрше хатын шул ук күтәренке тавыш белән, тыныч кына:
– Бәрәч, Фәхернисәттәй! Өебез ике бүлмәле, урын киң. Күңелебез дә тар түгел. Бер якта без икәү йокларбыз, ошаган якны егет үзе сайлап алыр.
Ике уйларга урын калдырмыйча, шунда ук оныкның исемен сорап, Гөл­ба­ну­ның тормышы белән кызыксынды. Ят кеше алдында ачылырга теләмичә, егет бу юлы да:
– Сез тормышта түгелмени? – дип сүзне кирегә борды.
Сорауны үзенчә аңлаган хатын югалып калмады.
– Алучы юк. Булса – тәпиен үбәр идем! Фәхернисәттәй табып бирәм дигән иде, сине күргәч, чынлап та тапты микән әллә дип шатланган да идем...
– Ярар, ярар, зарланма. Ничә мәртәбә иргә чыктың, берсен дә тотып кала ал­ма­дың. Үзең четерекле син, үзеңдә гаеп.
Әби оныгы ягына борылды:
– Ничек, улым, монда гына күчеп керәбезме? Чынлап та! Урын иркен. Утынга көч килмәс. Бергә-бергә яшәргә җиңелрәк тә булачак.
Оныгы каршы килмәде.
 
Шәмсебанат
Шәмсебанат бик иртә ятим калды. Ун яшьлек чагында көчләделәр. Авылдан-авылга йөреп киез итек басучы ике ирнең берсе көчләде аны.
...Киез итек басучылар, «Ялгыз яши, өе иркен», дип, Фәхерниса йортына тук­тал­ды­лар. Баскан беренче итекне биреп, ашау-эчү ягыннан мөмкинчелек ту­ды­рып эшләре җайга салынгач кына, өч атна тирәсе вакыт узгач, орды-бәрде җыенып китеп тә бардылар. Ике йорт арасында йөреп мәш килгән кыз бала соңгы ике көн эчендә күренмәгәч, күңеле нидер сизенеп, карчык аның хәлен белергә керде. Канга батып сәке өстендә яткан бала чыгып йөрерлек хәлдә түгел иде. Шау-шу куптармады Фәхерниса. Ипләп кенә күтәреп үз өенә алып чыкты, дәвалады. Шул хәлдән соң кыз үз эченә бикләнде, сөйләшмәс булды. Буйга җитеп килгәндә баш өянәге барлыкка килде үзендә. Шуның аркасында, ялгыз калдырмас өчен, бер түбә астында яшәделәр. Көннәрнең берендә кыз күздән югалды. Нәрсә дип тә уйларга белми хафаланып көтә торгач, өч-дүрт көннән пәйда булды. Йөзе суы­рыл­ган, күз карашы тонык. Кайда йөрдең, ни булды дип Фәхернисә күпме генә сорашса да, хәлне ачыклый алмады. Күпмедер вакыт узгач, фәлән авылда итек басучы картны суйганнар, дигән яман хәбәр ишеттерделәр. Кем эше икәнен сизенде карчык, белмәмешкә салышып дәшми калды. Бәлигълыкка ирешкән кыз үз көнен үзе күрерлек иде, шикләнеп кенә булса да, күңелен рәнҗетмәс өчен җаен табып, Шәмсебанатны үз өенә чыгарды.
Шәмсебанатның көчләнгән булуын тирә-як халкы белми иде. Авылның бер егетенә тормышка чыкты. Ир йортына күчәргә ризалык бирмәгәч, кияү үзе кү­че­неп килде. Ике ай вакыт узмый аерылыштылар. «Ни булды, ник тыныша алмадыгыз?» – дигән сорауга: «Җир идәнле кысрык өйдә яшисе килмәде», – дип кенә куйды кыз. Бераз вакыт узгач, читтән килеп көтү көтәргә алынган урта яшь­тә­ге ирне йортка кертте. «Бу ир дә ташлап китә күрмәсен», – дип, Фәхерниса үз то­ра­гын тәкъдим итте. Көз җитеп маллар сарайларга керү белән, анысы да таш­лап китеп барды. Эш өй кысрыклыгында гына түгел иде күрәсең. Читләтеп кенә ни сәбәпле ирдә тора алмаганын сорашкаласа да, күршесе ачылмады. Ялгыз башым, ягулык та күп кирәк түгел дип, карчык үз өенә кире күчмәде. Тора-бара тагын берәрсе табылыр әле, дип уйлады. Уңган, төскә-биткә дә Ходай мәхрүм ит­мә­гән. Ир ягыннан гына бәхете юк Шәмсебанатның. Шул чорны кайсысыдыр: «Хатын түгел, ирдәүкә ул», – дип халыкка сүз  таратты. Шул көннән аңа «Шәмси» дигән кушамат тагылды. Бер як күршеләре тавыклар югалуда аны бурлыкта гаепләп, «Бур» кушаматы да чәпеделәр. Чая бала булганга, күрәсең, кемнәргәдер ошап бетми иде ул.
Буйга таза егетне күргәч, аның күңеле түрендә өмет уянды. Ничә яшендә бу­лу­ын белешкәч, сигез-тугыз яшь арасы артык күп түгел дип, әби аша кармак салды. Карап торуга утыз-утызбиш яшькә тартым күренгән егет үзе дә якын­нан танышырга каршы түгел иде. Шау-гөр килеп бергә яши башладылар. Сүзгә са­ран хатынның беренче көннән үк ачылып китү сәбәбен карчык сизенде. Казларын карарга чыккан булып, озак кына югалып торгалый. «Күңеле тартса, хәерле булсын. Чәчләре чәчкә бәйләнсә, язмыштан узмыш юк», – дип, аралашуларына комачауламады, оныгы кире китеп барудан шикләнде. Җаен туры китереп оныгы анасы турында хәбәр ишеттергәч, балавыз сыгып алып, әкренләп тынды, язмышка буйсынды. Анасы сүзен екмаган әле, килгән! Карчык өчен шунысы  мөһим! Картлык көнендә таяна алырлык кешесе бар!
Туңдырып җибәреп ике көн буена кар яуды. Каз өмәсе уздырдылар. Казлары артык ишле булмагач, артык күп кеше җыймадылар. Мәрдәнша чалып, дүрт хатын-кыз йолкып торды. Күзгә карап яшәреп киткән карчык, шатлыктан юмарт­ла­нып китеп, казанга бер түшкә каз салды. Иргә чыгар алдыннан булып уз­ган төрле мәрәкәле хәлләрне искә төшереп, өмәчеләрнең күңелләрен күтәрде. Шатланыр сәбәбе бар – ул хәзер ялгыз түгел! Фәхерниса карчыкның түбәсе җиде кат күктә!
Тем-текер килеп, сизелми дә бер-ике атна вакыт узды. Кәҗәләренә азык би­рер­гә чыккан җирдән, бер уңайдан саварга булыр дип, савыт алырга кире борыласы итте. Ал як сәкенең шыгыр-шагыр килгәнен ишетеп, корт чаккандай абына-сөртенә кире чыгып тайганын сизми дә калды. Әбинең эзе суынганны да көтеп тормаганнар. Берни булмагандай, белмәмешкә салынып, кичке буйда: «Балалар, сезнең аралар якынайды бугай?.. Никах укытырга кирәк. Никахсыз гына зина кылу була күрмәсен», – диде. Карчыкның бу сүзләре оныгына фатиха бирү иде. Эшне озын-озакка сузмыйча, икенче көнне үк табын хәзерләп мулланы дәшеп алдылар. Чит якларда югалып торып белем туплап кайткан авылдашлары, беренче мәчетне салырга керем туплаган чагы да булганлыктан, ашыгып диярлек килеп җитте. Вазифасын үтәгәч, аш алдыннан йорт хуҗаларына шул нәүбәтен җит­кер­де. Егетнең ераклардан күз карасыдай саклап алып кайткан дүрт алтын унлыгы һәм шактый гына акчасы калган иде. Акчаларын ашау-эчүгә тотты. Ике кышлык утын сатып алды. Калганы никах мәҗлесенә тотылып, муллага хәер өчен бер көмеш тәңкәсе калды. Шул көнгә тикле бәясенә төшенеп бетмәгәнлектән, алтыннары хисапсыз сарыф ителгән. Алай да, дүрт алтын унлык әлегә исән. Уйлап-нитеп тормыйча, муллага берсен тоттырып, төзелештә катнашырга сүз бирде.
Никах мәҗлесе узуга, Фәхерниса карчык үз хөҗрәсенә күченде. Моңа кадәр хатын-кыз белән чуалып тәм татып карамаган егет бәхет диңгезенә чумды. Көннән-көн дәрте арта барган Шәмси, канатларын җәеп ата чыпчык даулаган ана чыпчык шикелле, көн дими, төн дими... Егетнең көче акрынлап саекты. Бу­лы­шыр­га кергән булып, озак кына әбисе янында югалып тора. «Әбигә утын ярдым, арыткан», – дип төрлечә сылтау эзли. «Шундый гәүдә белән көчсез булырсың дип уйламаган идем», – дип, хатын үпкәләүдән гарьләндерүгә күчте.
Тарткалашып яши торгач, яз айлары җитте. Әкренләп ике ара суынып бара. Беркөнне, мәчет бурасын бурашып арып кайткан иде, ашап та тормыйча түшәккә ауды. Көн яктырып килгәндә төртеп уяткандай күзләрен ачса, кулына иренең җиз саплы хәнҗәрен ике куллап тоткан килеш, чалкан яткан ир янәшәсендә хатын басып тора. Яшен тизлеге белән егет күз алдыннан онытылып барган фаҗига йөгереп узды. Кизәнгән җиреннән, күзе-башы акайган хатынның бе­ләк­лә­рен­нән тотып алып, түшәккә егып салды. Тыпырчынып төрле рәнҗетү сүзләре яу­дыр­ган Шәмсинең күзләренә туры карап:
– Күпме генә гайрәтле булсам да, һәрнәрсәнең чиге бар! Теләк түгел, чир бу синең! – дип, арлы-бирле киенде дә өйдән чыгып китте.
Нәрсә уйларга белмичә бертын урам уртасында басып торганнан соң, каршы йортта әбисен күреп аның янына узды. Оныгының йөзен күрү белән карчык коелып ук төште.
– Улым, нәрсә булды? Таң тишеге белән кая җыендың болай?
Онык сүз куертып тормады. Ярсуын баса төшеп, тыныч кына:
– Шәмсебанат янына кер әле, ул-бу була күрмәсен, – диде. Борылып китәргә җыенган җирдән туктап калып:
– Дәваларга кирәк аны, чирле ул, – дип өстәде.
Кочагындагы утыннарын аяк астына ташлап, карчык йөгерә-атлый күрше йортка ашыкты. Онык мулла йортына китеп барды. Әби кергәндә Шәмсебанат үкреп елап түшәге өстендә ауный иде. «Һәй, Раббым! Ниләр генә булды инде тагын? Аллага шөкер, тату яшиләр дип шатланган идем! Бу юлы нәрсә җитмәде?» – дип хатынны йолыккаларга кереште.
– Үләәм, үләәм, түзәр хәлем калмады, үз-үземә кул салам! – дип үксеп, карчык кочагына сыенды Шәмси. – Чирле мин, әби җаным! Соңгы елларны басылган кебек иде, яңадан кузгалды бит, ни хәлләр генә итим икән?!
– Йә, ярый, тынычлан! Нинди чир ул, яшерми генә сөйлә! Кем чирләми? Әнә, түбән оч Әптерәй хатыны гомер буе баш өянәге белән интекте. Утыз елдан артык ирдә яши, аерылышканнары юк.
– Үзем дә аңламыйм, әбекәем! Әйтергә оят. Ир назы тою белән көчле җенси теләктән тыела алмый аңымны югалтам, – дип,  карчыкка серен ачты.
Яшь чагында карчыкның шуңа охшаш чир турында ишеткәне бар иде, бик яман чир, карчык кына җиңә алырлык түгел. Күп уйлап тормастан, «Әйдә, киенә тор!» дип әмер биреп, чыгып кәҗәләренә ике көнлек печән салды. Өйалды матчасына элгән бер түшкә казны һәм үлемтеккә дип җыйган акчаларын алып, мулла йортына элдерде.
– Хәзрәт! Нигә икәнен сорашма! Ике көнгә генә җигүле атыңны биреп тор!
– Ни булды сезгә? Оныгың билгесез вакытка кадәр ат алды. Ә сиңа җигүле ки­леш кирәк. Ярый әле сиңа ике көнгә генә...
Шул сүзләрне ишеткәч, карчык айнып киткәндәй булды.
– Ничек ат алды?.. Кая?.. Ни өчен?..
– Белмим шул. Менә син дә каядыр ашыгасың бит әле. Син белмәгәнне мин каян белергә тиеш?
Оныгы ташлап киткән!.. Ни хәл итәргә?! Алай дисәң... атны вакытлыча гына алып торган... Кайтыр, кайтыр! Ялгыз башы кая барып сыенсын! Ул әйләнеп кайтканчы, Шәмсебанатны дәвалыйсы бар. Шул уйларыннан канатланып, тагын бер кат йомышын кабатлады.
– Минем башка атым юк. Ике көнгә генә биреп торам, үземә кирәк булуы бар, – дип, карчыкның йомышын мулла кире какмады. Ни генә дисәң дә, файдага ярардай оныгы бар карчыкның.
Егерме чакрым ары урыс авылында им-томчы марҗа әби яши. Даны күптәннән еракларга таралган. Күчтәнәчләр алып, чирле хатынны утыртып, китеп тә бардылар.
Апрель ае башы. Баткак чор. Алар бәхетенә, ераклардан килеп йөрергә мөм­кин­че­лек булмаганлыктандыр, карчык өендә кеше-мазар юк иде. Олы яшьтәге карчык: «Ярый әле бик вакытлы килгәнсез», – дип каршы алды үзләрен. Кеше юк чакта килгәнсез дипме, әллә чир турында әйтүе булдымы? Фәхерниса карчык күңеленә билгесез шом йөгерде. Нинди максат белән килгәннәрен сорашып та тормыйча, чирлене каршысына утыртып, ике кулын учына алган килеш, туп-туры күзләренә карады. Саф татар телендә:
– Бала чагыңда ир-ат рәнҗетмәдеме үзеңе? – дип көтелмәгән сорау бирде.
Телсез калган хатын «әйе» дип баш какты.
– Чирең бик көчле. Сирәк очрый торган чир. Соңгы мәртәбә күремең кайчан булды? – дип, тагын бер көтелмәгән сорау бирде. Җавап көтеп тормыйча: – Җиде атналык йөгең бар, – дип өстәде. Чыннан да, икенче ай инде Шәмсебанатның кү­ре­ме юк. Күзгә карап бу карчык ничек белә алды?! Шаккатырлык хәл иде бу! Шул ук тыныч һәм таләпчән тавыш белән сихерче сүзен дәвам итте.
– Бәхетеңә күрә вакытлы килгәнсең. Уылдыгың тугыз айлык булса, ярдәм итә алмас идем. Әле дә ышаныч зур түгел. Хәлдән килгән кадәр тырышып карармын, калганы синең үзеңнән тора.
Им-томчы карчык Фәхерниса ягына борылды:
– Син үз көчеңне үзең белмисең. Әбиең биреп калдырган көчне курыкмый дө­рес куллансаң, бу балага күптәннән үзең үк ярдәм итә алган була идең. Язмышың үкенечле. Йөзгә кадәр яшәрсең, үз үлемең белән үлмәссең, – дип, Фәхернисаның хушын китереп, биргән акчадан баш тартты. Күчтәнәчне алды.
– Май аена кадәр, чирле миндә калачак. Килеп йөрмә. Үзе кайтыр.
«Телеңне корт чаккыры! Минем ничә яшькә кадәр яшәгәнне белә, имеш!»
Фәхерниса карчык шулай дип үз-үзен тынычландырырга тырышса да, күрәзәченең сүзләрендә хаклык юк түгел. Әбисе чынлап та зур көчкә ия иде ич. Аның янына да ярдәм сорап килә иделәр. Йөз яшенә җитеп бик авыр китте дөньядан. Сихерчегә барма, башыңа кайгы алма... Карчыкның тынгысы югалды.
Мәрдәнша бу вакытта ерак юлда иде. Ат өчен дип ярты капчык солы алды, үзенең ашарына юк, киеме дә юка. Ярый әле кояш чыгып җылытып җибәрде. Ике көн дигәндә чуаш авылында иде. Белеше, шатлыгын яшермичә, кочак җәеп каршы алды. Егет аның язмышы белән кызыксынды. Бу як яңалыклары белән  таныштырып, Шәмкәй үлгәннән соң тирә-якта тынычлык урнашканын әйтте. Фәрхетдин карт узган елда ук вафат булган. Дөрес булса, карчыгы әле дә исән ди бугай. Бай йортында калган икенче гаилә турында: «Пелмим, парин. Терес кенэ пер ни эйтэ алмаган. Кешелэр разный сүз полтают. Үзен парып күр, үзен убедис», – диде. Бер тын уйланып алгач, егеткә шелтә белдергәндәй: «Сингэ сря ул ертны антый кешегэ даверяйт иттен», – дип сүзен очлап куйды. Елгада ташу суы күтәрелеп үтеп йөрерлек булмау сәбәпле, күпер ачылганчыга кадәр белешендә кунак булды. Юл ачылу белән Ширбәткә ашыкты. Йортта парлы гаилә генә иде. Көтелмәгән кунакны күргәч, бер-беренә карашып, каушап калдылар. Исәнләшеп  тә тормыйча, егет сорау алырга кереште.
– Фәрхетдин бабайны күрмим, Фәрхетдин бабай кая?
– Юк ул. Алар бу йортта тормый хәзер.
– Үлде ул, – дип өстәде  ир, тын җитмәгәндәй тирән сулыш алып.
– Карчыгы да үлдеме?
Тегеләр тагын бер-берсенә караш ташлаштылар. Бер мизгелгә сузылган тынлыктан соң, хатын батыраеп телгә килде:
– Син кем бу йортта?! Сораулар яудырырга ни хакың бар? Сине пәлетсәйләр эзли әнә! Закунный йортыбыз бу хәзер безнең. Каян килдең – шунда кит, тотып зинданга яптырганчы! Йортны Шәмсетдин миңа калдырды, дип ялганлады әле, җитмәсә! Алдакчы!
Ире хатынын тынычландырырга тырышып караган иде, Мәрдәнша тавышын баса төшеп:
– Сөйләсен, сөйләсен, тыйма! Яңалыкны белергә тиеш бит мин, – диде.
Чәрелди-чәрелди, хатын тагын күп кенә «хәбәрләр» җиткерде.
Кичке як. Мәрдәнша, берни булмагандай, йортны барлап, сарайлар эчен карап чыкты. Дөньялары тизәккә баткан. Сарай эчендә ике ат. Кабыргалары сырланып тора.  Мескеннәр ачлыктан улак читен кимергәннәр. Бу хәлне Шәмкәй үзе күрсә, икенче кат йөрәге ярылып үлгән булыр иде. Икмәк амбарлары такыр. Кәрзиндәге чирекле шешәдә яртылаш керосин бар...
Берәр нәрсәне чәлдерә күрмәсен дигәндәй, арттан калмый ияреп йөргән ир белән хатыннан шул ук басынкы тавыш белән сорап куйды:
– Икмәк белән печәнне бик иртә бетергәнсез. Ел уңышсыз булдымы әллә?
– Безгә күп кирәкми, булганы да җитәрлек! – дип чәрелдәп, җавапны шул ук хатын бирде.
– Атлар нигә ач? Печән чабып алырга хәлдән килмәдеме?
– Ярар, бар, кит, юлың такыр! Кем син монда акыл сатып торырга!?
Ирнең исәбе әңгәмәне тыныч юлга салу иде.
– Кеше ялларга хәл кирәк, иркә. Ул кадәр кырны, болыннарны җиңәр өчен күп көч кирәк.
Мәрдәнша тыелып калыр хәлдә түгел иде инде. «Хәлдән килмәгәч, сез ни пычагыма?!» дип, ирне бер читкә этәреп, хатынның бугазыннан алды.
– Кулыңнан эш килмәгән ялкау булу өстенә, тыйнаксыз да икәнсең син, түтәй! Килеп чыга калсам, үкенерлек булмасын дип, еландай телемне чыгарып әйттем түгелме сезгә?! Нәҗестән көрәк булган җан көекләре!
Хәлнең хәвефле бетәчәген тойган ир ачынып хатынына:
– Әйттем мин сиңа! Әйттем! Фәрхетдиннәрнең дә хакы бар! Алгы якта тор­сын­нар, муллык җитәрлек дип! Тыңламадың! Нәфесеңә баш була алмадың!
– Соң инде абзый, соң. Хатын йөгәнли алмаган ир – ир түгел.
Икесен бергә аяк астында аунап яткан дилбегә белән чорнап бәйләде. Ике атны да сарайдан алып чыгып, каралты-кура, өй эченә керосин сибеп чыкты. «Үтерәләәәр!Яндыралааар!» – дип тиберченә башлаган хатынның авызына чүпрәк тыкты. Язмышына буйсынгандай, ир бер сүз катмыйча ята бирде.
– Йорт белән бергә яндырыйммы, әллә яшисегез киләме?
Хәле китеп барган ир ишетелер-ишетелмәс кенә ыңгырашып:
– Кызгана күр, иркә. Балаларны ятим итмә. Ялгышлык бездән булды, гафу әйлә! – диде.
Бергә укмашкан гәүдәләрне сарай артына сөйрәп чыгарып, өсләренә тирес өемен ишеп төшерде. Тышта караңгы иде инде. Бер читтә кукраеп утырган тарантаска атын җигеп, як-ягына ике ат такты. Менеп утырып кузгалып киткәч, шырпы сызып сарай алдына ташлады. Ялкын, Мәрдәншаның китеп өлгергәнен көткәндәй, ашыкмый гына үрмәләп, сарайларны урап алды. Озакламый, тере җан ияседәй улап, өйне ялмады.
Белешендә озак тоткарланмады Мәрданша. Аның аша авыл кешесенә бер атын ярты бәягә генә сатып, таң алдыннан кайту ягына чыкты. Теге хатынның «Пәлитсәйләр эзли» дигән сүзе зиһенен бораулый. Сакланганны саклармын, дигән Ходай. Аулак урыннар сайлап, олы юлларга чыкмый гына кайта торгач, май ае азакларында ул Карагайлыда иде. Бер ай гомер эчендә сагындырылган. Ни генә дисәң дә, анасы туган авыл. Аның сыеныр урыны, әбисе бар!
Фәхернисаны озаткач, марҗа әби Шәмсебанатны дәваларга кереште. Төрле үлән төнәтмәләре кайнатып эчерде, бер төрлеләрен түгәрәк таска салып хатынны шунда утыртты. Нәрсә белән тукланырга, нинди азыктан бөтенләйгә баш тартырга кирәклеген такмаклап, ян-ягына, бил турларына сөлек салды. Юллар төшә башлауга, төрле төбәкләрдән халык җыелды. Йорт тулып атналар буе чират көтәләр. Шәмсебанатны аерым чаршау артында тотып, марҗа әби бер уңайдан башкаларны кабул итәргә кереште. Күбесен ул: «Зыянлы түгел, курыкма», – дип озата, йә булмаса: «Менә моны көн дә иртә-кич эч. Берәр айдан тагын кабатларсың», – дип, кулына үлән төнәтмәсе салган шешә тоттыра. Кайсыберләренә: «Чирең үзеңнән. Нәфесеңе тый», – дип сүзен кыска тота.
Апрель ае җылы килде. Калкулыкларда җир иртә ачылып үләннәр күтәрелде. Май ае башлангач, янәдән суытты. Күрәзәче өенең ишеге ябылганы юк. Өй эче салкын. Кайтып китәргә кирәк иде.
– Әлегә җитеп торыр. Көзге буйда тагын бер килеп китәрсең. Сезнең якка ба­ру­чы атлы бар, – дип, Шәмсебанатны авылыннан өч чакрым ераклыктагы Су­рых­вар авылы чуашларына утыртып җибәрде. Китәр алдыннан хатын үз ки­лә­чә­ге турында беләсе килүен үтенде.
– Киләчәгең үкенечле. Кирәк булырмы икән белергә? Аллы-артлы ике ба-ла табарсың. Беренчесе бик иртә үләр. Үлеп котылуы хәерле. Икенче балаң ба­ла­чак­тан яман чиргә сабышыр. Гаеп синнән булыр.
Шул сүзләрне ишеткәч, Шәмсебанат:
– Булды! Җитте! – дип кычкырып,  карчыкны сөйләүдән туктатты.
Эченнән янган Фәхерниса:
– Мәрдәншам кайтса, икәүләп барып алырбыз дигән идем, кызым. Әле дә күренгәне юк, ташлап китте микәнни, Ходаем! Аты турында мулла да хафалана! – дип такмаклап киленен каршы алды.
Хатынның башында бөтенләй башка уйлар. Әбинең сүзләре бер колактан керде, икенчесеннән чыкты. Күрәзәче сүзләреннән соң аңа дөньяның кызыгы беткән иде.
Мәрдәнша төн уртасында кайтып төште. Тарантас артына кыстырып чалгы алып кайткан иде. Мулла атын туарып сарай алдына бәйләде дә алдына үлән сал­ды. Икенче атны җигеп чуашлар ягындагы урман буена китте. Таң ал­дын­нан кулына комганын тотып тышка чыккан карчык, күңеле нидер сизенгәндәй, каршы якка күз салды. Йә Хода! Оныгы кайткан! «Арып кайткан булса, йоклый торгандыр әле», – дип, соңрак керергә уйлады.
Кояш күтәрелеп килгәндә, арбасына хуш исле үлән төяп, онык кайтты. Бу ва­кыт­та әби, ни дип тә юрарга белми аптырап, Шәмсебанат өендә утыра иде. Оныгы кайтканны күргәч:
– Кайттыңмы, улыкаем? Юлларың уң булган бугай. Тәмле итеп аш пешердем. Юын. Арыгансыңдыр. Ашаганнан соң ятып хәл җыеп алырсың, – дип, дул­кын­ла­ну­ын басып, берни дә булмагандай каршы алды. Шәмсебанат, юрганы астына капланып яткан килеш, дәшмәде.
Түбән очта мәчет торгыздылар. Халыктан игенләтә дә, акчалата да күп кенә ярдәм җыелды. «Ирексездән кылган гөнаһларымны кичерә күр, Ходаем!» – дип теләк теләп, Мәрдәнша төзелештә катнашты. «Фәхернисәттәйнең оныгы да бик зур  ярдәм итте, Алланың рәхмәтендә булсын!» – дип, халык алдында мулла аның исемен дә телгә алды.
Октябрь аенда хатыны кыз бала тапты. Дәү башлы, җыерчык битле. Ата кеше малай көткән иде: «Нинди пәри баласы бу?» – дип, беренче күрү белән ба­ла­сын­нан күңеле кайтты. Җитмәсә, ана сөтен имәргә теләмичә, көн елый, төн елый. Әби кеше кайнаган кәҗә сөте эчертеп карады, анысын да килештермәде. Авыз эче бозылган, дәвалар өчен бал кирәк. Тирә-юньдә умарта тотучы юк, каян эзләп табасы!? Сораша торгач, урманда яшәгән иске Гайсә динендәге урысларда булуы ачыкланды. Тик алар чит кешеләр белән аралашмый, әйбер бирмиләр, имеш.
Ширбәттән алып кайткан ат тазарды. Кайту белән тарантасын барлап тәр­тип­кә китергән иде. «Бирерләр. Бала өчен булгач, бирми калалмаслар», – дигән өмет белән ат җигеп, әти кеше бал сорарга китте. Чуаш авылыннан ике чакрым ары, урманны икегә аерган Тригрән юлына кереп сәфәрен дәвам итте. Авылда алган мәгълүмат буенча тагын дүрт-биш чакрым юл үтәсе бар. Козий Овраг итәгендә берничә йорт урнашкан. Эре агачтан бурап салган өйләр, сарайлар тезелеп киткән. Ындырлары өске яклап киртәләр белән тотып алынган. Нистерәү дип аталган староверлар авылы иде бу. Тана зурлыгындагы бүрене басардай берничә эт гау­га күтәреп каршы алдылар. Этләр өргәнне ишетеп, кырый йорттан зур сакаллы адәм чыкты. Этләрен үзе янына чакырып алып, калын бугаз тавышы белән:
– Что тут потеряли, путник? – дип сорады.
Урыс телен бозмас өчен хәленнән килгәнчә тырышып, яңа туган бала авызын дәваларга бал эзләп килгәнлеген, акчага сатып алачагын белдерде.
– Нет, не можно! – дип, урыс ике уйларга урын калдырмады.
Бала дәвалар өчен бер кашык кына кирәк дип ялварса да, урысның сүзе бер иде:
– Уходи, путник. Туто нельзя!
Бу хәл Мәрдәншаның мин-минлегенә нык кагылды. «Ярар алай булгач! Са­тып бирмәсәгез, болай алырбыз», – дип, карашы белән тирә-якны айкап алды. Әнә, киртә белән тоткан ындырның бирге башында умарта оялары. Урман кырыйлап бер урында киртәсе каерылып төшкән. Кайтып барышлый юлны өйрәнде.
Өендә, баласын кулында селки-селки, йокламаулыктан гаҗиз булган хатын:
– Күп тә кирәк түгел бит! Бер чеметем генә булса да алып кайта алмагансың, хәчтерүш! – дип ярсып каршы алды. Ир күңеленә тагын бер китек өстәлде. Яз аенда булып узган хәлдән соң хатын үзгәрде. Үзара аралашу: «Юк. Бар. Әйе», – кебек берничә сүз белән чикләнелә. Аерым калган чакларда әби киленне тиргәп тә, үгетләп тә карады, файдасы тимәде. Карчыкның күңеле тыныч түгел. Күрәзәче аңа да киләчәген ачкан булса... соңгысы ни булып бетәр...
Көзге көн кыска. Караңгы төшү белән хатынына: «Җыен! Балаңны үзең белән ал! Тумас борын дөньясында юк әйбер кирәккән икән, катнашсын үзе дә! – дип, әмер биреп, чыгып атын җикте. Ай калыкмаган иде әле. Сурыхвар авылын узып, Тригрән юлы аша ашыктырмый гына юыртып бара торгач, төн уртасы якынлашты. Тау артыннан ай күтәрелеп килә. Хатын кулындагы төргәк эченнән тонык кына ишетелгән бала сыкравыннан изрәп, Мәрдәнша тирән уйга чумды. Бурлыкны ташлап яңа тормыш башларга иде исәбе... Кылган барлык гамәле дә ирексездән килеп чыга түгелме?.. Шәмкәй йортын бер дә юктан, күңел булсын өчен утка тоттымы ул?.. Әлегесе вакытта, бер кәсә бал кирәк урынга, оясы белән умарта урларга бара... Елардай булып: «Акчага бер йотым гына булса да бирегезче», – дип үтенде – бирмәделәр! Кайда гаделлек?!
Тигезлек бетеп түбән таба яссы үр башланды. Чирек чакрымнан авыл булачак. Хәлнең җитдилеген тойгандай, бала елаудан туктады. Тынып калган урман иясе шикелле, аргы яклап бүре улаганы ишетелә. Берсе улаудан туктап бетми, якын тирәдән икенчесе күтәреп ала. Ояларына кереп поскан этләр тонык кына итеп ара-тирә җавап биргәли. Мәрдәнша атыннан төшеп йөгәнне тотты. Тирә-яктагы тынлыкка колак салып бертын басып торды. «Малкай, пошкырып тавыш чыгара күрмә», дигәндәй, атының маңгаен сыпырды. Тай чагыннан өйрәтелеп үскән карак аты хуҗасының телен аңлый. «Шикләнмә хуҗам!» дигәндәй, җи­ңел генә башын кагып ала. Атын җитәкләгән килеш, юлдан читкәрәк, урман ышыгына юнәлделәр. Киртәсе каерылган ындыр башына якынайгач, Мәр­дән­ша тарантасны кайту ягына борды. Урман өстенә күтәрелеп өлгергән ай яктысы умарта ояларын яктырткан. Кырый ояны җиңел генә күтәреп алмакчы иде, бирешмәде. Кырый йорттагы эт абалап тавыш куптарды. Хуҗалары уянып чыкканчы, ашыгырга кирәк. Бөтен булган көчен туплап, җиргә кадап утырткан ояны казыклары белән бергә куптарып алды да чыгу ягына юнәлде. Оя казыклары, җиргә сөйрәлеп, атларга комачаулый. Киртә аша чыкканда, җайсыз йөген кочаклаган килеш, абынып егылды. Тавышны ишетеп, башка этләр дә абалап гауга куптарды. Кулларына керосин фонарьлары тотып халык күренде. Этләрен бәйдән ычкындырдылар. Ояны тарантас алдына куйган арада, бер эт йөгереп килеп аягына ябышты. Икенче аягы белән этнең башына тибеп җәһәт кенә менеп утыруга, әмер көтеп тормыйча, ат алга ыргылды. Туры юлга күтәрелүгә, арттан куа чыктылар. Тар ачыклыкны тонык кына яктыртып, тулы ай юл өстенә менеп кунаклаган. Сыек томан шикелле тирә-юньне чорнаган тынлыкны бо­зып, өзелеп-өзелеп сабый бала елый. Арттан куучылар якынайганнан якыная бара. Бөтен җегәрлеген туплап чапса да, атның яшь чагы түгел. Тота калсалар – исән калдырмаячаклар. Аягүрә баскан ир, кырыс кына: «Тый балаңны!» – диде. Ярты чакрымнан юллар икегә бүленәчәк. Юл чатын узуга, уң яклап тар гына ташландык юл. Әгәр шул юлга кереп калсалар – котылачаклар. «Тый балаңны!» дип тагын бер кат кабатлаудан бала тынычланмады. Әнә, алда юл чаты. Барып җитәрәк сул яклап бер төптән үскән өч кәүсәле куш каен. Хатын кулыннан төргәкне йолкып алып, җан фәрманга чаптырып барган уңайдан, юл ягына янтаеп үскән  каенга «сылады». Тынып калган баланы, «Мә, тот!» – дип, хатын алдына ыргытты. Көндез барлап куйган аулак юлга атын борды. Чынбарлыкта бу сукмак иде. Чикләвек куакларына сыдырылып ун таяк эчкә узуга, тарантастан төшеп, атының борынын баш киеме белән томалады.  Гыж-гыж килеп, ат тирән сулыш ала. Артларыннан ук җирне дер селкетеп куучылар ары узып китте. Бер мизгел тынлыкка колак салып, атын җитәкләгән килеш, Мәрданша алга атлады. Сукмак киңәя барып, озакламый иркен юлга чыктылар. Ташландык иске юл иде, күрәсең, ара-тирә аркылы ауган агач кәүсәләре очрый. Эрерәкләрен  читкә алып ташлап бара торгач, ниһаять, алда ачыклык күренде. Атын туктатып  тирә-якны барлады. Йомарлап ташлаган чәй кургашы шикелле ялтырап, тау итәгенә кырау төшкән. Аскы яклап, чокыр төбенә сузлып яткан тере җан иясе шикелле сулыш алып, Сурыхвар авылы тирән йокыда. Тирә-як тыныч. Эчен яктырткан пыяла шар шикеле тулы ай урман артына төшеп бара. Озакламый җир өсте куе карангылыкка чумачак. Күңелне җилкеткән караклар төне иде бу!
 
Күңеле нидер тойгандай, Фәхернисаның күзенә йокы кермәде. Көч-хәл белән таң атканны көтеп алгач, күрше йортка йөгерде. Алгы як сәкедә, чүпрәгенә төргән килеш, бала ята. Ни хикмәт? Бала тыныч... Түр якта килен. Өс киемен салмый гына ятагына чалкан яткан. Күзләре ачык.
– Ни булды? Ирең кая? Берәр хәл булды мәллә? Тулы тынлыкта, хәлнең яман икәнен сизенеп, киредән ал якка чыкты. Кабалана-кабалана төргәкне сүтеп   баланы кулына алды. Сабыйның күзләре йомык. Гадәти булмаган тән сырлары тартылып, матураеп калган, йөзендә самими тынычлык. Як-якка әйләндереп-тулгандырып баладан яра эзләде карчык. «Буып үтермәделәрме?..» дигән шик белән муенын тикшерде. Буылса, муены тартылып калган булыр иде...
Карана торгач, бер як колак эчендә укмашып каткан кан тапты.  Хушы китеп, баланы алдына куйган килеш, әби сәке кырыена чүмәлде. «...Һәй балалар, балалар! Дөньяга аяк басмас борын тормышның кадерен юк иткәнсез! Бик иртә бирештегез!» Шул вакыт ишектә оныгы күренде. Ул сарай эчендә йоклаган иде, өшегән. Дер-дер калтыранып:
– Син монда икән, әби. Кайнар чәең булса, җылыныр идем. Эчкә суык үткән.
Әбисе, бер сүз катмыйча авыр гына урыныннан күтәрелеп, баланы киредән искесенә төрде.
– Мичем якмаган. Чәй куеп өлгермәдем. Бераздан керерсең, – дип, төргәкне кочагына кысып, сүлпән генә, өенә чыгып китте.
Күрше-тирәгә сиздерми генә, баланы карчык сарае эченә күмделәр. Үз үлеме белән үлмәгәнен халык сизенсә, зиратка күмдермәс иделәр. Яман исем күтәреп халык теленә кереп калу да кирәк нәрсә түгел. Берничә көннән соң аңына килеп хәлнең асылына төшенгән карчык: «Ярар, балалар, сез әле яшь. Балагыз да булыр, барысы да булыр. Ярый әле исән калгансыз! Тотып үтерсәләр, мордар узган була идегез», – дип балаларын юатты.
 
Кырлы-мырлы яшәп ике ел вакыт узгач, хатын тагын бәбәйләде. Анысы да кыз иде. Бала туганда Мәрдәнша өйдә юк иде. Ике атнадан соң гына кайтты. Әби кушкан буенча, баланы бераз вакыт күрсәтми торырга булдылар. Бу юлы да кыз икәнен ишеткәч, әти кеше үзе үк баласын күрергә атлыгып тормады. Орды-бәрде йорт эшләрен башкарып, тагын каядыр китеп юк булды. Икенче кайтуында дөм исерек иде. Хатыны чәйнәнүгә колак салмыйча, алгы яктагы түшәккә ауды. Бер тәүлек буе йокы симертеп уянгач, «Башым авырта», дип, хатынының теге кирәк, бу кирәк дигән сүзләрен азагына кадәр тыңлап та бетермичә, тагын чыгып китте. Шулай кайткалап-киткәләп, сүзсез генә йорт эшләрен башкарып, өч-дүрт ел тирәсе вакыт узды.
Әкренләп Мәрдәнша эчкечелеккә сабышты. Йорт эшләре кулдан китте, ашау-эчү саекты. Атны саткан акчалар озакка җитмәде, бетте. Каяндыр икенче ат тап­кан иде, анысы да картаеп бара. Карт атны алучы юк. Беркөнне колын ияртеп кайткан. «Итен озак кайнатсаң, йомшара ул», – дип атын суйды.
Бер мәлгә эчүен ташлап торып, булган бөтен вакытын колын тәрбияләүгә бирде. Илдә дә тыныч түгел. Тормышлар авырайды. Шәһәрләрдә буталышлар. Авыл тирәләрендә әлегә тыныч. Төрле яман сүзләр йөри. Рәчәй башкаласында халык патшага каршы күтәрелгән, имеш. Су буе Әхмәтҗан малае Искәндәр каядыр китеп югалып торган. Әйләнеп кайтып халык арасын бутый.
«Тагын ниләр булыр икән, Ходаем!», дип ах орып, без өстендә тагын берничә ел узып китте. Соңгы елларда хәмер эчүдән туктап, гаилә хәстәрен күреп, йорт хуҗасы сөлектәй ат тәрбияләп үстерде. Йөрәк җылысын, булган белемен биреп, үз баласы итеп карап үстерүе бушка булмады. Тын алышыннан хуҗасын аңлый торган чын карак аты тәрбияләде. Тормышлар авыр. Элеккеге кәсебен яңар­тыр­га исәбе. Шул чорда, «Булган барлык мөлкәтебез белән  утрып яндык», дип, Карагайлыга күп балалы гаилә күченеп килгән иде. Авыл халкы мәр­хә­мәт­ле­лек күрсәтеп, баласыз картаеп үлгән карт белән карчыкның ташландык йортына урнаштырды. Күпмедер вакыт узуга, Мәрдәнша турында: «Кеше үтергән ул, атлар карагы, фәлән-фәсмәтән», дип, халык арасында яман хәбәр таратканнар. «Ничә көн инде ач утырабыз», – дип елап кергәндә ит булсынмы, икмәк, тоз биреп, буш кул белән борып чыгармаган Билал картка кадәр, Мәрдәншаның йортыннан йөз чөереп, бөтенләй аяк басмас булды. Җитмәсә, каршыдан узып барышлый «Карааак! Карааак!» – дип кычкырып уза. Халык авызын томалый алмыйсың. Авылда күренүгә үк хәерчеләрне үз урыннарына утырткан булса, сүз таратып өлгермәсләр иде. Ул аларны юньләп белеп тә бетерми. Таллы Яр ке­ше­лә­ре булды, күрәсең...
Мәрдәншага көн бетте. Яңадан эчүчелеккә сабышты. Элек әле аның исерек  чагын күрми иделәр. Урамда исереп йөрмәде. Исерек килеш кайтып йоклый, айнык килеш чыгып китә. Дин көчле авылда хәмер эчүче кеше юк. Сәрхүш килеш күрсәләр, аңа элек үк начар исем тагылган булыр иде.
Мәрданша беркөнне, караңгы төшеп килгәндә, исереп кайтып өс киемендә килеш ал яктагы сәке өстенә ауды. Түзәрлеге калмаган Шәмсебанат өчен бу соң­гы­сы иде... Атны туарып өйгә кергәч, «Ишетә күрмәсен», – дигәндәй, йоклап яткан баласын юрганы белән томалап, алгы якка чыкты. Кулларын як-якка җәеп чалкан яткан иренең аяк киемнәрен салдырырга җыенмады ул бүген. Кесәләрен барлап чыгып, итек кунычыннан хәнҗәрен алды. Ишек катындагы чөйдән сүс аркан алып, ирнең кулларын сәке  йөзлегенә бәйләде. Хәнҗәрне ике куллап тоткан килеш: «Ничек итеп кадасам җиңеп булыр икән?» – дигәндәй, иренә караган килеш, бер мизгел  уйланып торды. Кием аша йөрәгенә җитәр өчен зур көч кирәк. Мал чалып караганы бар... Хәнҗәрне икенче якка борып, ваемсыз гына башын артка ташлап яткан ирнең бугазын җан ачуы белән кисте ул. Олы кан юлы белән ярты як бугазы кисек ир, сәке йәзлеген каерып алып, хырылдап үкерә-үкерә урыныннан купты. Берни аңлый алмыйча, акайган күзләрен тондырып, каршы як диварга башы белән барып бәрелде. Зур басым белән тирә-якка кан сибелә. Ауган җиреннән күтәрелеп мичкә төртелде. Көрәк кебек кулы белән мич авызын каерып алып, хырылтый-хырылтый, идән уртасына ауды. Шул ук вакытта, җиде-сигез яшьләр тирәсендәге бала, йокысыннан уянып түр як ишек төбенә чыгып баскан иде. Куркудан үз чире тотып, анысы да атасы янәшәсенә ауды. Бер почмакка кереп сыенган ана, тарткалашып ятып авызыннан күбек килгән баласын, ярсып елый-елый, кулына алды.
Соңгы вакытларда Фәхерниса кереп йөрүне сирәкләткән иде. Килеп керүе мөмкин дип, аңына килгән хатын, озын-озакка сузмыйча, эшкә кереште. Исерек кеше шикелле берни аңлый алмый тынып калган баласын түшәккә яткырды да сарайга чыкты. Сарай эчендәге җир туң түгел. Тиз арада гына чокыр казып булмас, таш шикелле каты. Тирес асты эрү булырга тиеш. Тиз генә сарай артына чыгып тиресне бер кырыйга ишеп төшерде. Парланып торган тирес астында, чынлап та, җир йомшак. Артык тирән итми генә тиз арада җир казыды. Әзмәвер шикелле дәү гәүдәне сүрәп чыгу күп көч һәм вакытны алды. Тиресне киредән үз урынына өеп бетереп ятканда, күбәләк-күбәләк булып кар ява башлады. Офык буе яктырып килә. Авыл тирән йокыда. Өенә кереп идәнен юды. Мич белән дивардагы кан тапларын хәлдән килгәнчә тазартып, арып-талып, түшәгенә ауды.
Иртән тирә-як ап-ак кар астында иде. Шул ук көнне иртә белән, тыйтаклап, әби керде. Өй белән сарай арасына куйган тарантасны күреп: «Өйдә икән бит. Кай арада кайтып өлгергән?» – дип, гыж-гыж сулыш алып, өй эченә узды. Алгы бүлмәдә  кеше  әсәре күренми. Түр якта йоклый торганнардыр дип уйлап:
– Кай арада кайттың? Кар төшкәнче кереп, морҗаны карармын дигән идең! Торбасы ярык, төтен кайтара. Сиңа әйтәм! Ник дәшмисең? Чык! – дип эндәште.
Көттереп кенә килен күренде.
– Нәрсә булды, таң тишеге белән кереп ник шаулашасың?
– Синең яныңа кермәдем, тынычлан. Нинди таң тишеге булсын? Ирең кая?
– Мин каян белим аны? Кайтмады.
– Ничек кайтмасын?! Арбасы йортта. Аты да сарайда бугай.
– Белмим, белмим. Кичә кичтән җигүле ат капка төбендә тора иде. Алып кереп туардым, арбасында үзе юк иде.
– Нишләп ат хуҗасыннан башка кайтсын? Юкны сөйләмә!
– Карак бит ул! Бур! Тотып үтергәннәрдер берәр җирдә. Исән булса, кайткан булыр иде! Исерек килеш йә арбасыннан төшеп калгандыр.
– Ни сөйлисең?! Ирең бит ул! Шуның канаты астында яшәп ятасың!
Башкача сөйләшеп тормыйча, килен түшәгенә кереп ятты. Киленнең салкын канлылык белән: «Тотып үтергәннәрдер, карак бит ул», – дигән сүзләреннән коелып төшкән карчык нидер сизенде. Юктан гына «үтергәннәрдер» сүзен әйтмәде ул...
Әхмәтҗан малае Петербургта патшага каршы күтәрелгән халыкларга мыл­тык­тан атып, күп кан коелганы хакында сөйләгән. Дөньялар тыныч түгел, бозылып бара. Җитмәсә, май аенда ярык морҗадан ут чыгып, Фәхернисаның хөҗрәсе янды. Ялкын сарай түбәсенә күчкән арада күрше-тирә, халык җыелып өлгереп, ярый әле кәҗәләрен коткарып кала алдылар. Ашатырга азык күп китә дип, ике ел элек казларын бетерде. Кәҗә белән ике бәрәнгә күп кирәкми. Сөтсез кыен. Коткарып калган бер мендәре белән кәҗәләрен алып, үз йортына күченеп чыкты.
Дошманына әверелеп калган килене янында тынгысыз еллар узды. Дөнья­лар үзгәрде. Чит илләр белән каты сугышлар бара, имеш. Тормышлар кыенлашканнан кыенлаша. Унөч яшенә кадәр оныгы ара-тирә генә чирләштерә иде, чире көчәйде. Бергә яши башлаганнан бирле әбисе аны өшкереп тә карады, төнәтмәләр дә эчерде, файдасы тимәде. Тотрыклы азык булмаудан ябыгып, карачкыга әверелде. «Атаң исән булса, болай ук интекмәс идек», – дип оныгын юатканда, кыз бала: «Әтиемне әнием үтерде», – дип серне ачты. Карчык үзе дә бу турыда сизенә иде. Бала үз күзләре белән күргән булса, аның чире юктан гына барлыкка кил­мә­гән­дер. Күз алдына сеңеп калган булса, яңадан исенә төшереп чире кузгалуы бар. Шунлыктан гел: «Оныт, балам. Синең төшеңә кергәндер андый хәл. Юк-барны уйлап йөрәгеңне җилкетмә», – дип баланы юатып килде. Мәрдәнша исән чакта гаиләсен ит ашыннан өзмәде, ачлыкта интектермәде. Хәзергесе вакытта иписез утырган көннәре аз түгел. Беркаян килер урыннары юк. Бала анасына охшаш. Кара күзле, озын кара толымлы. Гәүдәгә дә тартылды. Үскән кешегә ашау кирәк.
 
Үч
Яз ае иде. Елга сулары ярларына төшеп килгән көннәр. Шәмси, иреннән кал­ган киемне киенеп, төн уртасында юлга чыкты. Сурыхвар авылы тирән йокыда. Читтәрәк үскән карамага атын бәйләп, иелә-бөгелә сарай янәшәсенә килде. Агач кәүсәсе белән терәткән ишекне сак кына ачып, эчкә узды. Өерелешеп бер почмакка сыенган сарыкларның берсен тотып тышкы якка алып чыкты. Җил­кә­се­нә күтәргән чакта, тиберченеп, сарык кулдан ычкынды. Киредән сарай әченә кереп сарык тоткан арада, күрше эте абалап өрергә кереште. Нәкъ шул чакта, хаҗәтен үтәргә дип, йорт хуҗасы тышка чыккан иде. Сарай эчендә дөбер-шатыр сарыклар өерелешкән тавыш ишетеп, сөрән салды. Тынгысыз чор, халык уяу. Дәррәү күтәрелеп барысы да өйләреннән чыкты. Сарыкны җибәрми арт аягыннан сөйрәгән килеш, карак ерак китеп өлгермәде. Кулына фонарь тотып алданрак килеп җиткән чуаш каракның сыртына тәпәч белән сукты. Башы белән җиргә сөрлеккән гәүдә өстенә кушаяклап сикерде, илереп типкәләргә, таптарга кереште. Башкалар йөгерешеп килеп җиткәндә, карак үлгән иде инде. Тагын да арырак, җыелышып этләр өргән урында, агачка бәйләп куелган ат тора. Картаюдан саңгырауланып барган карак аты фаҗигане сизенде. Колын чагыннан иркәләп үстергән үз хуҗасы булса, аны бәйләп калдырмас иде. Хуҗасының авыр хәлдә калуын сизенүгә, кош кебек очып килеп коткарган булыр иде. Тыныч кына ба­шын аска иеп бер урында басып торган атны чуашлар таныды. Җирдә яткан үле гәүдәне йөз ягына бордылар. Озын кара толымлы хатын-кыз иде бу.
Иртән халык йокыдан уянып килгән мәлдә, ике якка киртә тагып көйләнгән арбалы ат Карагайлыга килеп керде. Арбада – кеше гәүдәсе. Башы белән артка каратып салынган мәетнең сүтелгән озын чәч толымы җирдән сөйрәлеп бара. Фәхерниса карчык капкасы төбенә килеп туктадылар. Озата килүче ике чуаш, йортка узмый гына кычкырып, өйдәгеләрне урамга дәшеп чыгарды. Беренче булып карчыкның оныгы күренде. Артыннан, көч-хәл атлап, әби чыкты.Үз чире тотып арт якка авып барган кызны кочып өлгереп, тонык күзләрен килүчеләр ягына төбәде. Томанлы караш аша атны таныды. Үле гәүдә танырлык хәлдә түгел иде.
Шәмсебанатны авыл зиратына күмдермәделәр. Тиз арада атны юк кына бәя­гә сатып җибәреп, акчага кеше яллап, авыл читендәге мал базарына күмделәр. Мәетне җирләгәннән соң, кыз үз эченә бикләнде. Анасын үтергән чуашларга ка­ра­та нәфрәт уты кабынды. Аның уенда – үч алу! Әмма бу эш үз кулыннан ки­лер­лек түгел. Таяна алырдай беркеме юк. Анасын мал үләксәләре янәшәсенә күм­дер­гән авыл халкына карата да үпкәсе зур. Үч алу ниятен әбисе белән ур­так­лаш­ты. Әби бу турыда ишеткәч: «Башыңнан чыгарып ташла андый начар уй­лар­ны! Атаң белән анаң да, яман юлда булып, хәвеф үлем белән мордар уз­­ды­­лар», – дип, каршы килеп, үгетләргә үк кереште. Уйлана торгач, әбисенә сиз­дер­ми генә бала табарга, аны чуашларга, авыл халкына карата көчле нәфрәт белән тәрбияләп үстерергә  дигән карарга килде. Ничек итеп бала ясыйлар? Ул аның җаен белми. Беркем белән дә аралашмагач, үз ишләре белән сер бүлешеп үсмәгәч, ул турыда белеме юк. Әкренләп, әбисенең кылын тарткалый торгач, бала табар өчен кияүгә чыгарга кирәклеген, никахсыз кылынган андый эш гөнаһлы булуын белде. Тирә-якта кияүгә чыга алырдай кеше юк, барысы да карт-коры. Тормышка чыгар өчен үзенең яше дә җитеп бетмәгән. Берәрсен күндерер иде, саескан шикелле юкны бар итеп гайбәт саткан авыл ирләрендә ышаныч юк, сүз таратулары бар.
Оныгы кызыксынган сораулар карчыкны шөбһәгә салды. Ата-анасына охшап дәү гәүдәле булуга карамастан, бәлигълыкка ирешмәгән бала гына ич әле. Ә үзе –  анасы шикелле чая. Шул чаялыгы белән  берәр хәл кылып ташламагае, дип шик­ләнә әби.
Көзен авылга итек басучылар килде. Карчык өенә фатир керделәр. Бер карт белән аталы-уллы өч ир. Юклык интектермәсә, әби аларны якын да җибәрмәс иде. Ачлы-туклы буйга җиткән оныгы жәл. Туксан яшьлек дәртсез-дәрмансыз карчыкның башкача ярдәм итәргә хәле дә, мөмкинчелеге дә юк. Хәлләрен җиңеләйтүгә өмет тоткан бердәнбер чара иде бу. Ә оныгында тамак ягын кай­гыр­ту юк, аның уенда бөтенләй башка нәрсә. Авыл халкында сарык малы аз бул­ган­лык­тан, итекчеләрнең эшләре акрын бара, башка авылга китәргә исәпләре. Кичен кыз, абзар эчендә сагалап торып, берсен тотып алды. Җиз саплы хәнҗәрен тегенең корсак турына терәп: «Миңа малай кирәк! Сал ыштаныңы!» – дип әмер бирде. Бу кыз көчләп тагылырга тели күрәсең, дип уйлап: «Иркәм, мин өйләнгән кеше. Ике балам белән хатыным бар», – дип,  бәлигълыкка ирешмәгән кыздан җиңел генә котылу иде исәбе.
– Миңа димәгәе унау булсын. Мин сиңа кияүгә чыгарга җыенмыйм.
– Иркәм, монда суык ич. Урыны да җайлы түгел.
– Сузма вакытны, сал тизрәк! – Шулай дип әйтеп күлмәк итәген күтәрде дә, ат улагы кырыена терәлде. «Тагылырга исәбе булмагач, ник әле күңелен күрмәскә!..» – дип уйлады ир.
Өч көн буе бер үк «хәлне»кабатлап, соңгы очрашуда кыз хәнҗәрен янәдән ирнең түшенә терәде.
– Кара аны! Әгәр сүз чыга калса, телең белән бергә уенчыгыңны төптән үк  кисеп алачакмын!
Урта яшьтәге ир мактанып йөрер чорыннан узган иде.
– Юк, иркәм, шикләнмә. Сүз тарату минем үземә дә кирәк нәрсә түгел.
 
Әби, кызның корсагы зурая баруын күреп, сүз кузгата башлаган иде: «Миндә эшең булмасын! Бу турыда тагын бер кат сүз кузгатсаң, миннән яхшылык көт­мә!» – дип каты кисәтү ясады кыз. Әкренләп аның холкы үзгәрде. Сүз белән генә рәнҗетү җитмәгән, әбисенә кул күтәрүдән дә тартынмый. Җәйнең иң кызу чагында бала тапты. Баласы малай иде. Көч-хәл белән башыннан тартып чыгарган баланы кулга алгач, Фәхерниса: «Әбау, нинди дәү! Хәерең белән, сабый!» – диде. Күңеле нидер тойгандай: «Һәй, бала, бәхетсез бала», – дип, калтыранган тавыш белән үзалдына сыкранып алды. Берничә тәүлек буена са­бый­ның тыны чыкмады. Өзелеп-өзелеп елый башлагач, әби авыз эчен тикшереп карады. Хикмәт башкада иде. Гәүдәсе дәү булуына карамастан, ананың йодрык зурлык кына күкрәгендә сөте юк, бала ач. Ярый әле кәҗәләре бар. Кайнаган кәҗә сөте эчереп, юка чүпрәк аша ипи йомшагы суыртты. Сабый үз язмышына күнекте, тынычланды. Үсә төшкәч, дәү гәүдәле балага ул гына җитешми башлап, яңадан елакка әйләнде. Беркөнне онык: «Ишетмисеңмени бала елаганын? Ник карамыйсың баланы?» – дип, ишектән узуга әбисен төртеп екты. Йөз яшенә аяк баскан карчык, кулы сынып, түшәккә ятарга мәҗбүр булды. Астына тәрәт итеп, Ходайдан үлем ялварып ятып, елдан артык вакыт узды. Уналты яшьлек кызның үзенә генә тормыш йөген тарту иллә дә авыр иде. Бер якта чирле әби, икенче якта ике яшьлек сабые ашарга сорап елый. Икесенең дә асларын тазартасы, кулдан ашатасы. Кайчак ачуы кубып әбисенә кычкыра. Аз гына шыңшый башлаган баласының шәрә тәнен өздереп чәпелдәтеп кыйный. Икесеннән дә туйды. Күрәсе килми үзләрен! Тизрәк әбисеннән котылса, җиңелерәк булыр иде. Коры сөяк тә тире, үләргә җыенмый. Беркөнне иртәнге якта аның өенә сукыр карт бе­лән бер үсмер җитәкләшеп килеп керде. Хәер соранып йөриләр икән. Ишек тупсасыннан узмас борын: «Подаайте раади Христараади», – дип елак тавыш белән суза башладылар. Ачулы кыз: «Барыгыз, бар, чыгып китегез! Без үзебез дә хәерчеләр!» – дип кычкырды. Чыгып китәргә дип борылган җирдән, малай бабасына нидер әйтеп, туктап калдылар. Чуашлар иде бу. Йомык күзен каядыр кызның баш очына төбәп: «Сестэ эби бар. Ул үлэргэ тели, но никак үльми. Сингэ печак бар. Печакны түбә тактага катарга кирэк. Шунта кына үлэ», – дигәч, кыз сагаеп калды.
– Түбәгә пычак кадаганнан нишләп кеше үлсен?
– Пу, простой эби түгель. Анын пельгэнен сингэ алырьга кирэк. Түбэгэ пычак кадар алтыннан: «Эби, мингэ пелкэнне пир! Эби мингэ пелкэнне пир», – тип веч кайт эйтергэ кирэк сингэ. Шулай пулканта кына эби үлэ.
Карт әйткәннәрнең барысын да аңлап бетермәсә дә, хәлен уртаклашып ки­ңәш биргәне өчен, кыз аларга өч бәрәңге бирде. Чыгып барышлый ук үсмер аның берсен авызына кабып чыкырдатып чәйнәргә кереште. Үз гомерендә беренче мәр­тә­бә күңеленә йомшаклык иңгән кыз малай кулына тагын ике бәрәңге тот­тыр­ды. Эшен төгәлләгәч, кыз үз кулына атасыннан калган хәнҗәрне алды. Әби­се ятагы янәшәсенә килеп, әбисеннән нәрсә сорарга кирәклеген аңламаган килеш, өч мәртәбә: «Әби! Нәрсә беләсең – барын бир! Бир!» – дип кабатлый-кабатлый кизәнеп, пычагын түбәгә атты. Авыр саплы хәнҗәр, сап ягы белән түбә тактасына бәрелеп, идәнгә төшеп кадалды. Хәнҗәрне үткен очыннан тотып ыргыткач, йөзе белән кырын тиеп, янәдән шапылдап идәнгә төште. Кызып китеп кат-кат ыргыта торгач, ниһаять, кадалды. «Үлдеме икән?» – дип карашын әбисе ягына юнәлткән мәлдә, очы белән аз гына эләгеп торган авыр пычак, ычкынып китеп, җиз сабы белән кызның аяк йөзенә килеп төште. Көчле авыртудан кычкырып, артына утырды. Ике куллап аягын тоткан килеш, өзелеп еларга кереште. Тыныч кына яткан әбисенең үләргә җыенмаганын күреп, ярсып урыныннан күтәрелде. Баш очындагы мендәрен йолкып алып йөзен томалады. Авыр гәүдәсе белән өстенә капланды. Урап куйган калын будыргыч шикелле, мендәр астындагы җан иясе бераз тарткалашып алды да тынды. Яңадан җаны иңә күрмәсен дигәндәй, озак кына көтеп торып, сүлпән генә аягына күтәрелде кыз. Киң итеп авызын ачкан карчыкның күзләрен йомдырды. Авызын күпме генә яптырырга тырышмасын, киерелеп тын алырга җыенгандай, авыз шул килеш ачык кала бирде. Каян беләсең, бәлкем әбисенең бәхилләшеп оныгына ниндидер бер кирәкле сүз әйтеп калдыру нияте булгандыр?..
 
Аллы-артлы корылык булып, ил өстенә ачлык килде. Авыл җирләренә соңарып кына килгән хәбәрләр буенча, патшаны бәреп төшергәннән соң илдә «ривәлүце» булган, имеш. Чит ил патшалары белән сугышны туктатып, Рәчәй үз илендә сугыш ачкан. Туган-туганга каршы күтәрелеп күп кан коелган. Шул чорны күздән югалып торган Әхмәтҗан малае Искәндәр авылга кайтып «яңа влачт» урнаштырды. Муллаларга тел-теш тидереп, авыл байларын талады. Таланган икмәкне халыкка бүлеп бирү юк. Йөк-йөк төяп читкә озаталар. Беркөнне, кичке якта, Фәхерниса оныгы Гөлмениса өенә көтелмәгән кунак керде. Култык астында бер бөтен ипи. Галәү мулла малае иде бу. Хатынның авыр тормышы турында сорашып белгәч, уртаклашып, җаваплы эш тәкъдим итте. Әгәр башкарып чыга алса, ярты капчык он һәм бәрәңге бирәчәген әйтте. Түбән очта яшәп ятучы карт белән карчыкның актык малын урларга зур сәләт кирәк түгел. Соңыннан, йомышны үтәгәч, Галәү малаен каян эзләп табасы? Таба калганда да, әллә бирә, әллә юк. Озын-озак уйлап тормыйча: «Он белән бәрәңгеңне хәзер үк китер. Соңыннан эзләнеп йөрерлек булмасын!» – дип ризалыгын бирде. Килешенгән көнне төн уртасында, авылда сакланып калган бердәнбер кәҗәне урлап суйды. Тиресен тунап, эчәгесе-ние белән Искәндәр сарае артына күмде. Ал як ботын сарай ишеге эченә элде. Түшкәсе белән элеп калдырырга тиеш иде, күп кенә өлешен үзенә алды. Үз кәҗәсен күптәннән суеп ашап кәҗә тәмен тоеп өлгергән иде ул. Шул көнне иртән, комганын тотып, Искәндәрнең анасы абзар катына узды. Малае еракка китеп эш белән йөреп кайтканда, үзе белән нинди дә булса азык алып кайта торган иде. Бу юлы да, «Өйалдына кертеп эләргә кулы җитмәгән», – дип, үзалдына сукранып, итне өенә алып керде. Улы кайтканчы аш пешереп кую нияте белән, бер кисәген тунап алып казанына салды. Шул ук вакытта, сөт саварга дип чыгып, кәҗәсенең юкка чыгуын күргән мал хуҗасы, ай-вай килеп тавыш куптарды. Тавыш чыккач, озак көттереп тормыйча, халык җыелды. Әхмәтҗан малае, эш белән район үзәгенә китеп, берничә көн югалып торган иде. Көн яктысында шау килеп тентү барган вакытта кайтып төшеп, хәлне аңлап өлгергән арада, аның сарае артында арлы-бирле күмелгән кәҗә тиресе табып алдылар. Тирә якка хуш ис таратып, казанында ит пешә. Ачлыктан гаҗиз авыл халкына шул җитә калды. Анасы белән Искәндәрнең аклануына колак салмыйча, «каракны» бөтереп алдылар. Халык хөкеме җыеннарында катнашып каты аяусызлыкта дан тоткан Бордый Хөсние һәрчак үзеннән калдырмый йөрткән тимер кендек белән «карак»ның муен тамырына сукты. Башы бер якка кыйшаеп мәлҗеп төшкән «Җаны явыз»ны башкалар да типкәләргә, кыйнарга кереште. Соңгы чиктә, эченә ком тутырган капчык шикелле җансыз гәүдәне йорты каршында үскән тал агачына асып куйдылар. Ике көннән соң районнан хәрбиләр ияртеп тикшерү килеп төште. Шул гомер буе эленеп торып каралган гәүдәне кызыл чүпрәккә төргән табутка салып, матәм көе астында зиратка күм­де­ләр. Малаен кыйнаган көнне анасына да «өлеш» тиде, күрәсең, телдән калып тү­шәк­тә ята. Сорау алулар, тикшеренүләр нәтиҗә бирмәде. Искәндәр урынына читтән китереп урыс кешесен куйдылар. Татар телен белмәгәнлектән, Бордый Хөсние үз теләге белән ярдәмчесе булып алынды. Әхмәтҗан малаен үтерү ха­лык­ка җиңеллек китермәде.
Ярдәм йөзеннән чит илләр җибәргән азыктан Галәү бай йортында казаннар асып, көнгә ике мәртәбә ачларны җыеп ашата башладылар. Ул чорны Бордый Хөсниенең бүресе улады. Соңгы чиктә, кәнсир банкалары урлап тотылып, үзен мәчет манарасыннан аска ыргыттылар. Калай түбәгә туры килеп тирә-якта үскән куаклар өстенә шуып төшкәнлектән, исән калды. Барыбер аны жәлләүче булмады, авылдан кудылар. Кеше кулыннан мордар узган мәетне авыл зи­ра­ты­на күмү халыкта ризасызлык тудырган иде. Өстәвенә, канун буенча хак мө­сел­ман­ча күммәделәр үзен. Шау-шу басыла төшкәч, төн уртасында, туңып өлгермәгән каберне казып алып, мәетне мал базына илтеп ташладылар. Артыннан ук кар явып үтте, эзләр кар астында калды.
Шул хәлләрдән соң сыкранып еллар узды. Гөлмениса үч алу турында оныт­ма­ды. Малаен ачлы-туклы тотып, кыйнап үстерде. Биш-алты яшендә чагында бер як иңбашына уклау белән суккан иде, ундүрт яшенә җитеп килгәндә шул яклап бөкресе калкып чыкты. Оныгы тугач, әбисе аңа, карт бабасының исеменә охшатып, Хәйретдин дип исем кушты. Анасы Хәерсез дип атап йөртә иде, ма­лай­ның арт калак сөяге калка башлагач, «Бөкре тәре» дигән кушамат такты. Дүрт-биш яшеннән малай, кеше сарайлары артыннан эт шикелле эзләнеп йөреп, ни тапса шуның белән тукланды, сөяк сеңере кимерде. Бүре баласы шикелле ләм-мим бер сүз катмыйча, сөйләшмичә үсте. Анасы нәрсә кушса, шуны үтәде. Әз генә икеләнгәнен күрсә дә, ана ни эләкте шуны алып баласына орыр иде. Килбәтсез бөкре гәүдәле, җиргә тиеп торган озын куллы булуга карамастан, бабасына охшап бик көчле. Куе каш астыннан бүренеке шикелле елтыраган соры күзләрендә тирән битарафлык. Чуашлардан ничек итеп үч алырга белми чара эзләгән Гөлмениса, малаеның бүре карашын тойды. Күңелендә мәкерле уй туды. Сурыхвар чокыры буйлап өстә, урман эчендә бүреләр яши. Аның уенча, бүре балаларын үтереп чуаш йортына ташлый калганда, бүреләр малларын буып чыгачак!
Җәй азаклары иде. Кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеген кат-кат тукып ма­лае­на шул вазифаны йөкләде. «Кушкан йомышны үтәмичә, күземә күренәсе булма!» – дип артыннан кычкырып калды. Малае өчен бу эш беразга гына булса да анасыннан аерылып торып иркендә яшәргә мөмкинчелек бирде. Каты суыкларда кеше абзарларында йоклап эт типкенендә үскәч, урман хозурлыгы җәннәт түрен хәтерләтте аңа. Куркуның ни икәнен белми. Гел бертөрле аккан соры тормыштан соң, бу йөкләмә аның өчен кызыктыргыч бер уен гына. Чуаш авылын читләтеп узып, чокыр буеннан бара торгач, ташландык бүре ояларына тап булды. Тавышлары ишетелмәсме дип, колак салып, агач төбендә ятты. Урман эче тып-тын. Кошлар сайраганы да ишетелми. Дистә еллар элек булып узган корылыктан соң, якын тирәдә ауларлык җан ияләре калмагач, бүреләр башка урынга күченеп киткән иде. Дөньялар әкренләп уңай якка үзгәреп халыкта мал-туар ишәя башлагач, кыш алдыннан бүре көтүләре авыл тирәләрендә күренә башлады. Бүреләр юк түгел, эзләргә, ояларын табарга кирәк. Урыныннан кү­тә­ре­леп, Хәйретдин ары китте. Икегә аерылган чокырның бер ягын барлап чык­кан­нан соң, икенче як чатында берничә чокыр тапты. Берсе кырыенда эзләр бар. Җиргә башын куеп тыңлау нәтиҗә бирмәгәч, эт шикелле эчен иснәп карады. Оя буш түгел иде. Бабасыннан калган күн итек кунычыннан хәнҗәрен чыгарып эшкә кереште.
Куян аулап кайткан яшь ана бүре, ерактан ук сасы ис тоеп, сакланып кына  оясына якынайды. Кызып-кызып җир казыган бөкре гәүдәле ят кешене күреп, куак төбенә чүкте. Ялгыз ата бүре аны үз көтүеннән ымсындырып алып китеп, ташландык бер аерым ояда яңа тормыш башлап җибәргәннәр иде. Алты көчек тудырып, ай ярым буена оясында ятып, балаларын имезде. Ата бүре азык ташып ашатып торды үзен. Соңгы китүендә әйләнеп кайтмады. Аучылар куйган элмәккә эләгеп буылып үлде. Балаларына ит азыгы кирәк. Озак вакыт көтеп ятып та ата бүре кайтмагач, үзе ауга чыгарга мәҗбүр булды. Күпме гомер ачлы-туклы килеш балалар имезеп хәлсезләнгән ана бүре, көтелмәгән кунакны ялгызы гына куып җибәрергә батырчылык итмәде. Үз көчсезлеген тоеп, арка йоннары үрә торды. Ачуыннан тешләрен ыржайтып ырылдап алды. Соңарып тапкан балаларына әле өч ай ярым тирәсе генә. Гәүдәгә зураеп барсалар да, каршы торырлык түгелләр. Әкренләп урман эченә кичке караңгылык иңде. Аяусыз адәм, оядан һәрберсен сөйрәп чыгарып, пычак очы белән балаларының күзләрен чокыды. Соңгысының эчен ярды. Үлеп бетмәгән килеш, киндрә белән арт аягыннан бәйләп, сөйрәп алып китте. Күзсез калганнары, әрнешеп елап, кайсы кая таралышты.
Җаны явыз кешене ана бүре урман читенә кадәр озата барды. Караңгы иде инде. Киредән килеп, балаларын берәм-берәм икенче ояга күчерде. Таң алдыннан кырый йортка төшеп, баласының җансыз гәүдәсен алып кайтты.
...Бүре баласын сөйрәп, Хәйретдин кырый йорт сарае артына килде. Өйдәгеләр йоклый иде, тирә-як тыныч. Үләксәне читән буена ташлап, сарай эченә узды. Бер почмакта тавыклар кетәге иде, күрәсең, әтәч үз алдына мыңгырданып куйды. Әтәчнең тынгысызлыгын бүлешкәндәй, тавык та тыныч кына кырылдап алды. Читән ярыклары аша сарыккан саран төн яктылыгына күз ияләшә төшкәч, аскы кетәктә кунаклаган тавыкны әкрен генә басып алып муенын борды. Канатларын кысып тоткан тавык, тәпиләре белән тарткалышып алды да тынды. Төнге кунак, сарай ишеген кире ябып, карагайлыкка китеп барды. Куак төбенә чүгеп тавыкның йоннарын йолкыды. Эчен ачмый гына, ботын пычагы белән кисеп алып, авыр итеп мышный-мышный, йолкынып бетмәгән шырпылы йоннары белән бергә ашарга кереште.
Урман кырыенда үскән ялбыр имән ботагыгына менеп, Хәйретдин чуаш авылына бүреләр төшкәнне көтте. Көн артыннан көннәр узды, бүреләр күренмәде. Чуашлардан үч алмый торып өенә кайтырга ярамый. Сентябрь ае урталары. Төн яктан каты җил чыгып суытып җибәрде. «Бүреләр белән эш килеп чыкмаса, өй­лә­ре­нә ут төрт», – дип, анасы шырпы биргән иде. Агач башында җил йотып ачлы-туклы килеш күпме көтәргә була? Төн урталарында җил тагын да көчәйде. Урамнары белән бергә юк итәргә иң уңай чак! Төннең икенче яртысы. Йокының иң тәмле чагы. Суыктан калтыранып агач башыннан төште. Кырый як йортның салам түбәсенә ут төртеп, бер тотым утлы саламны сарай түбәсенә ыргытты. Ыжгырып яна башлаган утта бертын кулларын җылытып, йөгерә-атлый имәне янына килде. Шул мизгел эчендә йортны тулысы белән ялкын камап алды. Утлы шар шикелле пырхылдашып очып чыккан тавыкларны көчле җил күрше йорт сарайларына илтеп ташлый. Көчле аждаһа шикелле улап, кыска гына вакыт эчендә ярты авыл өйләрен ялап алып, тын алырга ирек бирмичә, авылның икенче башына барып чыкты. Җир карыныннан иңгәндәй, көчле ут улавына сыерлар үкерүе өстәлеп, тетрәндергеч гүләүдән ярым ялангач килеш ча­бу­лаш­кан адәмнәрне тирән курку биләп алды. Җаннарны тетрәндергән күренеш иде бу. Озакламый барысы да тынды. Кылган җинаятеннән аңына килгәндәй, иртәнге якта җил дә басылды. Тырпаешып утырып калган морҗалар арасында торып-торып ут теле кабынгалап ала. Кара сөремгә баткан кешеләр, ни уйларга белми башларын иеп, бер урынга җыелып басканнар. Йортлар торгызырга вакыт юк, ике айдан кар төшәчәк.
Булган барлык көчен куеп, авыл халкы тиз арада гына җир асты тораклары – зимләнкәләр торгызды. Киртәләрдән вакытлыча түшәмнәр корып коткарып калган мал-туарларын урнаштыргач кына, бүреләр төште. Алар уенда үч алу кай­гы­сы юк, ачлык куып төшерде аларны.
 
Эпилог
Гөлмениса чуашлардан үчен алды. Икенче Бөтендөнья сугышы башланган елны, авыл халкына үч итеп, тау артындагы чуаш авылында яшәп ятучы Аксак Чтапанга тормышка чыкты. Кыска гына вакыт эчендә чуаш телен өйрәнеп, үз ана телен онытты. Заманында: «Әби бир, бир! Белгәнеңне бир!» – дип,  нәрсә со­ра­га­нын аңламый таләп иткән «белем» иңгән иде күрәсең үзенә. Хәзер менә бозым бе­лән шөгыльләнә. Ир-атларга хатын-кызның күрем каннарын эчертеп, кемне аерта, кемнәрнедер кавыштыра. Берәүләр Аксак Чтапанның кара сыер җигеп ур­ман­нан кайтып килгәнен күргәннәр. Фәкыйрь чуашның сыер малы юклыгын белгән халыкны бу хәл уйга калдырды. Бөтен булган байлыгы өч төп алма агачы иде. Төнлә бакча басарга кергән бер малайның, коймага менеп барышлый, кара эт ыштан балагын йолкып алып калган, имеш. Каян килгән Чтапанга эт? Айлы төннәрдә Чтапан йортында йөрәкләргә курку салып бүре улый диләр. Кем белә бит... Халык юкны сөйләмәс...
Котырып сугыш барган чорның көзге ае. Урман эчендәге ерак бер кардонда ми­ли­ция атларына бүреләр хөҗүм итте. Куркудан киртә аша сикереп чыгып чап­кан ат көтүен эзәрлекләп, бүреләр аларны еракка куды. Эзләү нәтиҗә бирмәде, атлар табылмады. Заманында, Совет хөкүмәтенә күндәмлек күрсәтеп, бай Галәү малае НКВД хезмәткәре эшенә алынган иде. Көннәрнең берендә, февраль аенда, Ка­ра­гай­лы­га кайтып Фәхерниса йортына сугылды. Гөлмениса икенче авыл кешесенә тормышка чыкканлыгын белми иде. Ачлы-туклы берүзе яшәп яткан ма­лае бөкре Хәйретдингә серне ачмый гына, «җаваплы» эш йөкләде. Хәйретдин урман артындагы мукшылар җиреннән атлар көтүен эзләп табарга тиеш. Таба калганда, беркемгә дә белдермичә, тик Галәүнең үзенә генә әйтергә кирәк иде. Эшне уңышлы башкарып чыга алса, күп итеп азык-төлек, акча бирәчәк. Караңгы төшкәч, колхоз атын кәнүшнидән урлап, Хәйретдин юлга чыкты. Үзе белән ике патрон, кыскартып киселгән ау мылтыгы алды. Урман аша турыдан гына тирән кар ерып мукшылар җирлегенә үтеп чыкты. Көн буена эзләнеп йөреп, ка­раң­гы төшеп килгәндә генә ике урман арасындагы аланлыкта атларга юлыкты. Мук­шы­лар­ның яшерен чәчкән солы җире иде бу. Суктырмый гына өйгән кибән янә­шә­сен­дә алты баш ат. Кыш буена артларыннан калмый сагалап йөреп, бүре көтүе өчесен ботарлаган иде инде. Тирә-ягы тапталган кибән янәшәсенә килеп туктагач, Хәйретдин атыннан төште. Солы кибәненең аскы яклап бер өлеше йолкынган. Атлар, язмышка буйсынып, башларын түбән игән килеш: «Арт ягымны ашасаң аша, башым исән калсын!» дигәндәй тезелешеп басып, бо­рын­на­рын кибәнгә төрткәннәр. Араларыннан бер картрагы, «Ник озак көттереп килдең?» дигәндәй, Хәйретдин янәшәсенә килеп башын җилкәсенә куйды. Бу вакытта, урман читендәге калкулык өстендә, бүре көтүе ялда иде. Алар әлегә тук иде. Башын аяклары өстенә куеп бер читтәрәк черем иткән ана бүре башын күтәрде. Кибән ягыннан исеп куйган талгын һава агымы аның борынына ят ис алып килде. Күптәннән таныш булган сасы ис иде бу! Арка йоннары үрә калкып аягына торып басты. Тирә-ягында яткан башка бүреләр дә, көтү җитәкчесенең тынгысызлыгын тоеп, хөҗүмгә хәзерләнделәр. Ат муенын сыпыргалап торган Хәйретдин икенче яклап бүреләр якынайганын абайламый калды. Ис сизенеп кинәт хәрәкәткә килгән атлар урыннарыннан купканда соң иде инде. Мылтыгын алып төзәгән арада, карт ана бүре, кан дошманының өстенә ыргылып, тешләрен җилкә тамырына батырды. Җан ачуы белән кыскан бүре тешләреннән муен сөяге сынып, бөкре йөзтүбән капланды. Бер үк вакытта шартлап мылтык атылды. Егылып барган җирдән мылтык көпшәсе кибән ягына төбәлгән иде, аткан патрон эчендәге майлы чүпрәктән кибән карынына ут кабынды. Ачлыктан интеккән мескен колхоз аты, башы белән саламга чумып, бөтен уен ашауга биргән иде. Тезгене аягына уралып, качып котыла алмады. Берьюлы берничә бүре аның өстенә ыргылып, кайсы аякларына, кайсы бугазына ябышты. Күз ачып йомган арада егып салып өзгәләргә керештеләр. Салам эчендә көйрәгән ут әкрен генә үрләп, кибәнгә ут капты. Беренче мәртәбә ут күргән яшь бүреләр куркышып читкә тайпылдылар. Үч алудан ләззәт тапкан карт ана бүре, янган салам утына күңел бирмәгәндәй, бер читкәрәк китеп каты кар өстенә сузылып ятты. Тешләренә сыланып калган әшәке истән арынырга теләгәндәй, авызына умырып кар капты да, төчкергәндәй итеп, берничә кат башын селкеп куйды. Көтү башлыгының тынычлыгыннан батыраеп, бүреләр үлем әчесе белән тарт­ка­лаш­кан ат гәүдәсе янына кире килделәр. Алашаның «йомшак» урынын йолкып өзеп, корсагын ярдылар. Бер-берсенә ырылдап эчке әгъзасын тарткалап өзгәләргә, йолкырга керештеләр. Үз өстеннән  аяусыз кылынган мәхшәрне күрмәс өчен, җирәнгәндәй башын артка ташлап, ат карашын сүнеп барган учакка төбәгән. Күк гөм­бә­зен­дә­ге тавык йомыркасы зурлыгындагы салкын ай да, җинаять шаһите булудан өрек­кән­дәй, юка болыт пәрдәсе астына кереп яшеренде. Кибән саламы янып бетте. Тирә-якны зәңгәрсу төн караңгылыгы чорнап алды. Юктан гына пәйда булган җиңелчә таң җиле, наян гына исеп куеп, салам  көлен каты кар өстеннән алан буенча куып алып китте. Кадим заманда балаларының күзен чокыган явыз җаннан үч алган карт ана бүре, күктәге тонык айга карашын төбәп, сөрән салды. Моңсу итеп сузган бүре җырында тирән сагыш катыш бөек тантана иде.
Тарих хатирәләр белән яши.
 
 

 

Хәким ГАЛИДӘН

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

Комментарийлар