Логотип «Мәйдан» журналы

Ат карагы

Җан күршем мәрхүм Харис бабайның якты истәлегенә багышлыйм. (Автор)

Фәхерниса карчык
Җир идәнле алачык эче. Ярты өй эчен алып торган иләмсез мич, ырым там­га­ла­ры шикелле кызыл мәте белән сыланган булуга карамастан, сыздырып тө­тен чыгара. Тәрәзә уентыгында шәүлә уйнатып, мич карынында кызыл телле ут кабынгалап ала. Тере җан ияседәй, чи усак утыны төкерек чәчеп сыкрана, ухылдый.
Күзәнәген дыңгылдатып тәрәзә кактылар. Тар сәке өстендәге корама юрган өеме селкенеп куйды. Шаку тагын да әрсезләнеп кабатлангач, «Ишек бикле түгел лә...» – дип, үз алдына сукранып, юрган астыннан кортка шуып чыкты. Бөк­ре­се­нә таянып, тыйтаклап ишек катына узды. «Каһәр төшкере ишек...» – дип ачарга азапланган арада, бүрткән ишекне бер тартуда каерып ачып, өй эченә әз­мә­вер­дәй гәүдәле ят адәм килеп керде. Ни дип тә әйтергә белми аптырап калган карчык үзалдына: «Эт тә йөрмәслек чорда кем икән инде бу тагын?..» – дип коргаксыган тавыш белән сыгып куйды. Чикмәнгә уранган, башына кәләпүш кигән адәм, икегә бөкләнеп ишектән керүгә, түбә тактасын терәтте.
– Йортың имин булсын, әби!
– Амин, шулай була күрсен...
Ят кеше каш астыннан өй эчен сөзгән арада, карчык, түргә узып, сәке йөз­ле­ге­нә артын терәде.
– Гөнаһ шомлыгы. Дөньясын туфан суы басканда, җитмеш яшьлек карчыкка нинди йомышың төште? Бу як кешесенә охшамагансың, кем син?
Җирән төк баскан битен кәләпүше белән сөртеп, кунак сандык өстенә утырды.
– Мәрдәнша мин. Шикләнмә, ана, яман уй белән йөрмим. Ике тәүлек буе юлда идем, талчыктым. Тәрәзәң аша учак уты күреп керәсе иттем. – Билбавын чишеп акча чыгарды. – Менә сиңа алтын унлык, хәер итеп ал. Башкача сыеныр урыным юк. Кире борып чыгармасаң, буш итмәм.
Йөрәк кылын тибрәткән таныш тавыш иде бу. «Белгән кешем булдымы әллә?» – дип, карчык чепи күзләрен ят адәмгә төбәгән килеш күңел букчасында актарынган арада, күрәмсең, ишек аша кереп калган һавадандыр, мич эче, дәр­рәү кабынып китеп, чарт-чорт яна башлады. Карчык карашын учак ягына борды. Учак ишарәсе буенча яман кешегә охшамаган бугай, тынычлана төште.
– Тавышың таныш шикелле... Хәтерем начар, кем син? Бу баткак чорда нинди кайгы чыгарды юлга?
– Әйттем ич, ана, Мәрдәнша мин. Менә бу акчаны алып чәй яңартсаң икән.
Карчык, үзенә таба сузылган кулны абайлап, аңына килгәндәй булды.
– Юк, юк, кирәк түгел! Җитмәсә, әле алтын да дидең бугай... Шул гына җит­мә­гән, өйгә шайтан үрчетергә, бәладән баш-аяк!.. – Ике кулын селтәп, урыныннан күтәрелде. – Үземнең дә авыз кипкән иде, – дип, янып яткан кисәүләрне сук­ка­лап алгарак тартты. Почмак сәкесеннән корымлы чәйнек алып, күмер өстенә куйды. – Гөнаһ шомлыгы, бүген ашарга хәзерләп тормам дигән идем...
– Минем өчен булса, кирәк түгел, әби, мәшәкатьләнмә. Эчкә бераз җылы кер­сен өчен, кайнар чәй эчеп куйсам, шул җитә миңа.
– Каян килгән ди ул чәй безгә, иркә? Мәтрүшкә төнәтмәсе эчәм. Сал өс кие­мең­не, кибәргә эләрмен. – Түшәге янына узып, ястык читен күтәрә төште, аска җәйгән сыер тиресен кузгатты. – Хәлем җитми, алып җәй астыңа шул тирене. Идәннән гайре яткырыр урыным юк. Өстеңә минем бишмәтне ябынырсың.
Фәхерниса карчык юлчыны башкача сораулар белән борчымады. Чәй эчереп йокларга яткырды да, мич аратасыннан коры утын алып, учагына өстәде. Чуенга бер кисәк каз ите турап, кайнарга куйды. Йокысы качкан иде аның. Учак кар­шы­на утырып төн уздырды. Салам түбәле каралты-кураларның җелегенә үтеп, тышта көзге яңгыр сыкылый. Утынын кызганмагач, аның хөҗрәсендә бүген җәннәт җылысы. Узган ел бу вакытта туңдырган иде. Кышы да иртәрәк килде. Ишле булмаса да, ике оя казы бар. Яңгырлар озакка сузылып катырып җибәрмәсә, ни генә ашатып торыр ул аларга? Сарай түбәсе юка булгач, базга су үтте бугай... Карап торган азыгы – бәрәңге. Чересә, ничек итеп кыш чыгар? Бәбкә казларны аткарып, сарай түбәсен яңартасы бар. Ишеге дә калтыр-колтыр. Ярты гына кап­чык булса да он да кирәк. Кирәктән күп нәрсә юк, Ходаем!..
Йоклаучының гырылдавыннан оеп, карчык хатирәләр дөньясына чумды. Авыр тормыш йөген сөйрәп, гомеркәйләр узган да киткән. Ачтан да үлмәде, рә­хәт тә күрмәде. Ике баласын кочаклап яшьли тол калды. Хәйрулласы бик тә таза, гайрәтле кеше иде, мәрхүм. Тегермәнгә он тарттырырга барган җирендә, мукшылар белән чират бүлешә алмый сүзгә килгәч, кыйнап үтерделәр үзен. Авыл кешеләре дә булган, яклашмаганнар. Дистәдән артык мукшыга берүзе каршы тора алмаган шул. Җитмәсә, ике баласы да кыз булып туды. Ир-ат булмаган йортта бәхет канаты сынык. Балалар язмышы да үкенечле булды. Сабый чакларыннан үлеп котылсалар, шулкадәр аяныч булмас иде. Буйга җитеп килгән олы кызын узып баручы юлчыларга утыртып җибәрде. Юклык харап итте. Бер капчык солыга сатты газизен. Ике дистәдән артык гомер узып китте, хәбәр-хәтере юк. Кайда яши, саумы – билгесез. Икенчесенең язмышы тагын да аянычрак булды. Күрше авылның хәллерәк кешесенә асрауга алынган иде, үз-үзенә кул салды. Сәбәбен әйтүче булмады. Тиктомалдан андый гөнаһлы эшкә батырчылыгы җитмәс иде сабыйкаеның, үзен бик каты рәнҗеткәннәр, күрәсең. Фәхерниса карчык картлык көнендә бер терәксез, япа-ялгыз калды...
Чынбарлыкта, карчык үз балалары хакында ялгыш фикердә иде. Ундүрт яшь­лек кече кызы үз-үзенә кул салмады. Чатнама суык кыш уртасында инешкә суга төш­кән җирдән, таеп китеп, бәкедә батып үлде. Унҗиде яшендәге олы кызын да сатмады ул. Баласы үз теләге белән китте.
...Ырынбур ягына тозга баручы юлчылар аның йортына сугылды. Арадан бер яшь егет авырган, ары барыр хәлдә түгел иде. Фәхернисаның им-том белән шө­гыль­лән­гә­нен кайсысыдыр әйткән, күрәмсең, ярдәм сорап кергәннәр. «Барасы юлыбыз ерак. Без әйләнеп кайтканчы, сездә калып торса, каршы килмәссезме? Бәлки ярдәм итә алырсыз», – дип үтенеп сорагач, каршы килә алмады. Егетнең хәле, чынлап та, бик авыр иде. Сырхавын тәгаен генә ачыклый алмаса да, төрле үлән төнәтмәләре белән дәвалый торгач, егетнең хәле җиңеләйде. Кызы Гөлбануның тырышлыгы аркасында, егет әкренләп аягына басты. Ә дигәндә мә дип, ут кебек янган чирле янәшәсендә төннәр буе утырып чыкты. Анасын үгетләп әтәч чалдырып, ашаудан да кысмадылар үзен. Рәхмәт йөзеннән егет кыш­кы­лык­ка утын хәзерләште. Көзен бәрәңге алышты.
Октябрь азакларында тозчылар әйләнеп кайтты. Берничә көн атларын ял ит­тер­гән­нән соң, кайту ягына җыенган җирдән, арадан бер олырагы Фәхернисаны читкә дәшеп алды.
– Егетебезнең күзе сезнең кызга төшкән. Үгетләп тә карадык үзен, файдасы юк. Ни хәл итәбез? Андый гамәлне ата-анасы рөхсәтеннән башка өстебезгә ала­сы килмәгән иде. Шулай да Ходайга тапшырыйкмы әллә? Кызыгыз белән дә сөйләштек, ул каршы түгел.
Ни дип тә җавап бирергә белми аптырап калган ана өй эченә кызын дәшеп ал­ды.
– Анаң белән алдан киңәшми торып, башыңа нинди уй килде, бала?! Кая ки­теп олакмакчы буласың? – дип, кызына башта каты бәрелгән иде дә, кызының нияте нык булуын тоеп, йомшара төште. – Якын-тирәдә генә булсагыз ярар да иде әле, бер белмәгән, колак ишетмәгән якка китеп югаласың ич! Ә мин кем ку­лы­на калам?..
Шулай да ана кеше сынды. Кызының теләгенә каршы килә алмады. Ни генә дисәң дә, кыз бала – күрше тавыгы. Кайчан да булса бер, туган йортын калдырып, үз оясын корырга тиеш ич. Ана кешенең күңеле рәнҗемәсен дип, күрәсең, ак­ча­дан тыш бер капчык солы белән ярты капчык тоз биреп калдырдылар.
Тоз алтын бәрабәрендә йөргән заман. Тозның бер өлешен үзенә калдырып, кал­га­нын­нан ике оя каз белән савым кәҗә булдырды. Юклыктан чыгарга аңа шул тоз ярдәм итте.
 
Килмешәк
Казан өязенең көньягында урнашкан Таллы Яр авылы халкы тозчыларны тү­зем­сез­лек белән көтеп алды. Олаучыларны тоз артыннан озатып калганда, «Ай-хай, белмәгән юл, булдырып чыга алырсызмы икән?» – дип шикләнеп кал­ган­нар иде, зур мөлкәт белән исән-имин әйләнеп кайттылар. Күрше Ширбәт авылы бае Шәмкәй: «Сез булдырып чыга алырдай эш түгел. Юлбасарлар мыжлап торган ерак юлдан исән-сау әйләнеп кайту икеле», – дип, тирә-як авыл халкын өр­ке­теп, тоз ташыды. Зур бәядән тоз сатып баеды. Сәфәрчеләрнең байлык белән исән-сау әйләнеп кайту хөрмәтеннән авыл халкы бәйрәм уздырды. Шул ыгы-зыгы арасында, күрәсең, олаучыларга ияреп кайткан кызга игътибар итүче бул­ма­ды. Шау-шу басылып хәлнең асылы ачыклангач, авыл халкы бер мәлгә тынып кал­ды. Йола буенча кыз соратып, туйлар уйнатып яшәргә күнеккән халык кү­ңе­лен­дә: «Ничек була инде бу? Ярминкә базарыннан кәҗә сатып алып кайту түгел лә! Авылның үзендә кыз-кыркынга кытлык юк. Җитмәсә әле Гариф малаеның ярә­шеп куйган кызы бар. Күрә торып ата-баба йоласын бозу була ич бу!» – дигән уй иде. «Олау башлыгы Сәйфулла кая караган? Гариф малаена башбаштаклык кы­лыр­га ник рөхсәт иткән ул?» – дип, олау җитәкчесенә дә шелтә эләкте. Арадан олырак агайлар: «Алма агачыннан ерак төшмәгән, малае атасына охшаган. Гариф үзе дә кыз соратып өйләнмәде. Чит авылдан урлап кайтты. Шуның «әҗерен» күреп, олыгайган көннәрендә генә балалы булдылар. Соңгысын хәерле әйләсен», – ди­еш­те­ләр. Егет үзе: «Котдус кызы тотылган тауар түгел, үз парын табар. Авыр хәлдә чирләп яткан чагымда Гөлбануым ярдәменнән ташламады. Анам ши­кел­ле карап, төннәр буе янәшәмдә утырып чыкты. Миңа башка кыз кирәк түгел!» – дип кырт кискәч, башкача сүз куертучы булмады. Әкренләп бу хәл онытыла төшсә дә, килмешәк кызга карата халык карашы үзгәрмәде. Бу авылда Гөлбану килмешәк булып кала бирде. Башкалар үз итмәсә дә, биана белән биата читкә типмәде аны. Чөнки ул эшкә уңган, күндәм һәм кече күңелле кыз бала иде. Авыл агайларының юравы юктан гына булмаган иде күрәсең, кызу урак өстендә салкын әйрән эчеп, Гәрәй яңадан чиргә сабышты.
Гөлбану ирен ничек кенә тырышып дәваламасын, хәл уңай якка үзгәрмәде. Хатыны бала тапкан көнне, баласының малай кеше булуын белеп алган ата: «Раббым, рәхмәтең киң, нәселемне дәвам итүчем бар икән!» – дип, каты дул­кын­ла­ну­дан хәлсез гырылдап аваз салды да җан тәслим кылды. Кендек әбисе баланы кулга алу белән, дәү һәм ләңгәр булуыннан хәйран калып: «Сөбханалла-мәшалла! Пәһлеван туды дөньяга!» – дип сөрән салды.
Кайгы үзе генә йөрми диләр, балага җиде ай тулган язгы чорда, Гариф карт үзе дә дөнья куйды. Ире үлеп атна-ун көн вакыт узгач, карчыгы да ире артыннан китеп барды. Гөлбану, баласын кочаклап, халык үз итмәгән ят авылда бер терәксез утырып калды. Җитмәсә әле кыйналган җанын рәнҗетеп: «Аягың авыр булды. Авылга кара кайгы алып килдең. Синең аркада тулы бер гаилә корып юкка чыкты», – дип, бөтен гөнаһны аның өстенә өйделәр. Каргыш-кар­га­ну­лар­га түзә алмады Гөлбану; чүпрәк-чапрагын төйнәде дә, баласын күтәреп, авылдан чыгып китте. Бу авылга килүенә ике елга якын вакыт узган. Кыш башы иде ич, кай яктан, кайсы юлдан килгәнлеге исендә калмаган. Хәтере буенча, туган ягы – киек казлар очып киткән җылы якта. Анда һәрчак кояшлы, җанга ятышлы була иде бит! Кайсы юл белән китәргә белмичә, юл чатында басып, узган берсеннән: «Карагайлы авылына кайсы юл илтә, әйтегезче, зинһар?..» – дип елап сорашса да, андый авылны ишетеп белүче кеше очрамады. Алай да, узып баручы бер мәрхәмәтле адәм аңа: «Синең авылыңны, иркәм, Ширбәт бае Шәмкәй белсә белә. Ул йөри ерак юлларда, аңардан белеш», – диде. Киңәш кенә биреп калмады: «Мин шул якка барам, әйдә, утыр», – дип, арбасына утыртып үзе белән алып китте.
Елак талларга яшеренеп аккан елга буенча шактый гына ара узгач, калкулык артыннан мәчет манарасы күренде. Әтәчләр моңыннан назланып, тулы тынлыкка талган авыл Гөлбануны тирән битарафлык белән каршы алды. Кай ягы беләндер үз авылын хәтерләткән Ширбәт авылы иде бу. Читәннәргә таянып янтая төшкән өй-каралтыларны узып бара торгач, алда купшы гына бер йорт күренде. Шәрран яра ачып куелган урыс капкалы йорт эчендә халык шау-гөр килә. Көлтәләр өеме тирәсенә түгәрәкләнеп баскан бер төркем ир-ат, чабагачларын селки-селки, икмәк суга. Хатын-кызлар көлтә әйләндерә, сугылганын читкә аерып тора. «Менә, иркәм, Шәмкәй йорты бу. Капка төбендә көтеп тор, чыкмый булмас. Кырыс адәм. Кәефле чагы туры килсә, киңәшен бирер», – дип саубуллашып, бу изге бәндә үз юлы белән китеп барды. Ачык капка алдында басып калган Гөлбану: «Һәй, кем анда, юл бир!» – дигән тавыштан аңга килгәндәй, читкә тайпылды.
Көлтә төялгән аллы-артлы ике арба йортка узды. Артларыннан ук җиңел арбалы уйнак ат капка янәшәсенә килеп туктады. Арбадан җәһәт кенә төшкән базык буйлы, җыйнак кына түгәрәк сакаллы ир уртасы адәм балалы хатын ягына күз ташлап алды: «Кайсыгыз анда эштән бушау? Икмәк белән катык чыгарыгыз!» – дип, кычкырып әмер бирде. Бераздан бер әби, кулына чүлмәк белән ипи кыерчыгы тотып, урам якка чыкты. Күрәсең, Гөлбануны хәер соранып йөрүче дип уйлады:
– Тап-таза килеш соранып йөргәнче, кереп булыш, тамагың тук булыр.
Гөлбану сүз куертып тормады:
– Миңа Шәмкәй абзый кирәк иде, – диде.
– Нинди Шәмкәй булсын, Шәмсетдин диген, агач тел, – дип, карчык үзалдына мыгырданып кереп киткәч тә, хатын койма янәшәсенә чүкте. Ул чынлап та бик ачыккан иде. Башта баласын имезде. Аннары үзе тамак ялгады. Шул арада, койма ярыгына тотынып, бала аягына күтәрелде. Бертын икеләнеп торгандай итте дә атлап ук китте. Ун айлык сабыйның беренче мәртәбә ясаган адымы иде бу. «Чү, балам, егыла күрмә!» – дип, капыл гына урыныннан күтәрелгән ана баласын кочагына алды. Аты янына чыгып килешли, йорт хуҗасы тамашаны күреп:
– Япь-яшь килеш сабый бала белән нинди кайгы куды урамга? – дип сүз ташлады.
– Абзыкаем, мин хәерче түгел. Миңа Шәмсетдин атлы кеше кирәк иде.
– Мин булам Шәмсетдин. Нинди йомышың бар иде?
– Абзыкаем! Мин сезнең яныгызга киңәш сорап килгән идем. Туган авылым Карагайлыга ничек итеп барып эләгәсе иде икән? Сез ерак юл йөргән кеше диделәр, бәлки, ишеткәнегез булгандыр?
Шәмсетдин бертын уйланып алды.
– Ырынбур якларыннан түгелсеңдер?
– Әйе, әйе, абзыкаем! Безнең авыл аша Ырынбурга тозга йөриләр.
– Бу якларга ничек килеп чыгасы иттең?
– Сезнең яктагы Таллы Яр авылына килен булып килгән идем, абзыкаем.
– Таллы ярдан дисең, анда кем малаена тормышка чыккан идең?
– Гариф малае Гәрәйгә, абзыкаем.
– Менә ничек икән! – дип куйды үзалдына йорт хуҗасы. – Малаеңа ничә яшь?
– Аңа әле бер яшь тә тулмады. Ун айлык кына әле ул.
Шәмкәй баланы кулына алды.
– Ике-өч яшьлек балага тартым, пәһлеван! – дип, исемен сорады.
– Сабыебыз туган көнне әтисе үлде, исем биреп өлгермәгән идек әле.
– Мәрдәнша! Мәрдәнша булачак аның исеме! Ал төенчегеңне, кер йортка!
Кереп барышлый хатынның үз исемен белеште.
– Матур исем. Безнең якта сирәк исем, – диде. Аннары теге катык чыгарган карчыкка:
– Мунчаң өлгергәч, менә бу кыз бала юынып чыгар. Өстенә яраклы кием барлап куй, – дип, баланы кулына тоттырды. – Таллы Ярдан Нурлыҗиһан абыстай оныгы бу!
 
Шәмсетдин бай
Шәмсетдиннең кәефе күтәренке чак иде. Өстәвенә күңеленә ятышлы тагын бер яңалык – Нурлыҗиһан апасының оныгы аның ярдәменә мохтаҗ. Ике авыл арасы ике дистә чакрым гына булуга карамастан, алар аралашып яшәмәделәр. Тутасының үлгән хәбәрен соңарып ишеткән иде, җирләшергә бара алмады. Апасына карата булган үпкәсе онытыла төшсә дә, кайчандыр: «Кабереңә туф­рак салмам!» – дип ачынып әйткән сүзе хаклыкка туры килде. Аталары, мәрхүм, ат карагы иде. Ширбәт бае Гыймранга атлар урлап сатып көн күрде. Сембер ягы бае­ның канатлы чаптарын урларга барган җирдән тотып алып кыйнап үтер­де­ләр үзен. Күп вакыт та узмады, анасы чит авыл кешесенә тормышка чыкты. Ун­ту­гыз яшьлек апасын Таллы Ярдан килеп урлап киттеләр. Ул чакта Шәмсетдингә ун яшь тирәсе генә иде әле. Берүзе ялгыз калып күп михнәт кичерде. Атналар буе авызына бер валчык азык капмый ачлыктан тилмергән чаклары аз булмады. Өметсезлектән арыну теләге белән апасының канаты астына сыенмакчы иде, яклау тапмады. Җизнә кеше: «Апаңны коры кулы белән бирнәсез алдым. Миңа артык тамак кирәк түгел», – диде. Үз чиратында апасы да: «Иркәм, мин ирем сүзенә каршы килә алмыйм. Ничек тә үз көнеңне үзең күр инде, буең җиткән, сабый бала түгелсең», – дип, туган энесен кире борды. Кая барып сыенырга бел­ми­чә, малай Ширбәт бае Гыймранга сугыласы итте. «Абзыкаем, әткәй мәрхүм сезгә күп яхшылык итте. Чәчем белән идәнеңне себерергә әзермен, ал мине үзе­ңә ялчы итеп», – дип елап үтенгәч, бай каршы килмәде.
Бай кушкан һәр эшне тырышып үтәде Шәмсетдин, хезмәт итеп үсте, тазарды. Әкренләп бай аңа атлар урлау бурычын йөкләде. Бу яктан да атасыннан калган азмы-күпме «белеме» бар иде, үзен сынатмады. Егеттән бай канәгать иде. Шәм­сет­дин­нең тормышы җайга салынды: тамагы тук, өсте бөтен. Тик бу гына аз иде аңа. Күңелендә туган уйдан арына алмый чара эзли торгач, җае чыкты.
Бай картаеп бара, алтмыштан өстә, ә хатыны утыз бишләр тирәсендә генә. Егет буйга килгән, таза, матур...
Бай, үзенең ике чаптарын алып, Урал ягында уздырылган ярминкәгә, атлар чабышына китте. Бу юлы үзе белән Шәмсетдинне ияртмәде, йортка күз-колак булырга калдырды.
Караңгы төшеп килгәндә, ялчы хатын Шәмсүнәгә әйтеп, бичә аны өй эченә дәштереп алды. Атлас халаттан, башын сөлге белән ураган.
– Иркәм, кичә мунчадан чыккач ачык тәрәзә каршында чәч тараган идем, җил тиде күрәмсең, муеным каткан, баш авырта, җилкәне бераз уга­ла­мас­сың­мы?.. – диде.
Көтелмәгән тәкъдимнән егет бер мәлгә каушап калды. Бичәнең тел төбен сизенсә дә, үз фикерен ныгытыр өчен сорап куясы итте:
– Белмим дә инде, абыстай... Булдыра алырмынмы икән?.. Шәмсүнә түтәй кулай булмасмы?..
– Кемнең нәрсәгә кулай икәнен мин үзем беләм, энем! Кил, эшлә кушканны! – Шулай дип әйтте дә бичә, халатын салып, түшәк өстенә сузылып ятты.
Бу мизгел эчендә егетнең башында төрле уйлар бутала иде. Соңгы чиктә ул: «Алай-болай була калса, абыстай үзе мине мәҗбүр итте дип акланырмын», – дип төп карарга килеп, түргә узды. Егетнең үз гомерендә беренче мәртәбә хатын-кыз тәненә кагылуы иде, дулкынланудан тыны кысылды. Симез казныкы шикелле йомшак ак тәнне назлап кына сыпыргалап җилкә тамырыннан аскарак төште, аркасын, билен уды. Киң балаклы ефәк ыштанын өскәрәк кайтарып тез астына, чәлтеренә күчте. «Нишләр икән, каршылык күрсәтмәсме?» – дип сынап каравы иде, бичә дәшмәде. Киресенчә: «Егетләр кулы үзе шифалы бит ул!» – дип, ах-вах килеп, әйләнеп аркасына ятты. Егетнең күзе-башы тонды, тыелып калыр хәлдә түгел иде, хатынны кочагына алып, шашып-шашып күкрәген үпте. Беткән баш беткән дигәндәй, ерткыч җанвардай үҗәтлек күрсәтте...
Бичә бүлмәсеннән чыкканда, төн уртасы иде инде. Чыгып барышлый:
– Шәмсүнә түтәй Гыймран абзыйга әләкләмәсме? – дип шиген белдергән иде, бичә ике уйларга урын калдырмады.
– Ул яктан кайгың булмасын, иртәгә шушы вакытта кер, чакырганны көтеп торма! – дип калды.
Бер атнадан бай әйләнеп кайтты. Егетнең күңеле тыныч түгел. Әгәр бай белә калса, ни дип акланыр?
Берничә атна вакыт узды. Хуҗа сизенмәде бугай. Үз гомерендә беренче мәртәбә чын ир-ат назы тойган бичәгә тәм йөгерде. Кыска гына вакыт эчендә, мөмкинчелек туу белән җаен табып, егетнең йөрәк маен суырды.
 
Тора-бара бай нидер сизенде бугай. «Бала тапмыйсың», дип, гомер иткән хатынын аерып, яшь кызга өйләнде. Дистә ярым гомер эчендә монысы да балага уза алмагач, эшнең нәрсәдә икәненә төшенде бугай, тынды. Яшь хатынның авырлы булуын белеп алгач, ачудан чыгырыннан чыгып, эт итеп кыйнап таш­ла­ды. Эченә типте, күрәсең, хатынның дүрт айлык көмәне төште. Кем кулы уй­на­га­нын сизенеп, егетне эшеннән куды. Егет акланып тормады. Ул хәзер үз көнен үзе күрерлек иде. Атлар урлап сатты, акча белән уйнады. Бер заман аңа Гыймран бай үлгәнлеген ишеттерделәр. Бичәнең кайгысын уртаклашып хәлен белешергә Ширбәткә юл тотты. Бичә аны көтә иде. Әнә шул рәвешле, егет үзеннән унбиш-уналты яшькә олы хатынга өйләнеп, Шәмкәй байга әйләнде.
Хатын башкача авырга уза алмады. Шәмкәй әле кырык биш яшьләр тирәсендә генә, хатыны алтмыштан узып барган карчык. Элеккеге шикелле бичәнең каны уйнап тормый, ә иренең чәчәк аткан чагы. Аерып җибәреп булмый, байлык ха­тын­ны­кы. Кала ярминкәләренә барып, берәр атна тирәсе югалып тора. Кала мар­җа­ла­ры белән типтереп ямь таба. Ә хатынның өй эченнән чыкканы юк, гел намазлык өстендә. Баштагы иренең вакытсыз теге дөньяга китеп баруы бер сәбәпсез генә түгел иде, күрәсең, гөнаһысын юа. Шәмкәй үзе дә хәзер элеккеге егет түгел. Торып-торып йомшарган чаклары була, тик бик сирәк. Үз иткән, сер бүлешкән бердәнбер кешесе – Шәмсүнә карчык. Йорт тоткасы ул. Ирле-хатынлы ялчыдан кала, йортта тагын бер кеше бар. Заманында бергәләп атлар урлаган, аны үз канаты астына алган, хәзерге көндә ялгызак илле яшьлек ир, Морза атлы башкорт кешесе. Кайчандыр ул аңа: «Әгәр дә берзаман баеп китә калсам, йорт торгызып үз тормышыңны корырга ярдәм итәчәкмен», – дип вәгъдә биргән иде. Әлегесе көндә дә атлар урлатып игелеген күрә, ләкин биргән сүзен үтәргә ашыкмый. Байлыгы да җитәрлек. Бер чорны ерак Ырынбур якларыннан тоз ташып байлык туплап калды. Байлык белән бергә саранлыгы артты. Менә бүген аның йортына җәннәт кошы очып керде. Җитмәсә әле баласы да бар. Карчыгына көнләшергә сәбәп юк. Чөнки ул бала – бертуган апасының оныгы.
 
Фаҗига
Шәмсүнә карчык, байның үзе белән генә түгел, бичә белән дә арадаш. Ике араны бәйләп торучы ул. Өч яклы зур өйнең түрге ягында йорт хуҗалары, йорт яклап икенче бүлмәдә Шәмсүнә яши. Балалы хатынны йортка кертүгә үк, хәбәрне бичәгә җиткерде. Ике арада кыска гына аңлашу булып алды. Бәладән баш-аяк диптер, балалы хатынны карчык үз бүлмәсенә урнаштырды. Гөлбану мунча өл­гер­гән­не көтеп тормады, җиң сызганып эшкә кереште. Халык белән беррәттән эшләп ялга туктагач, өй эчен  җыештырды, ишегалдын себереп чыкты. Бу гамәл карчык күңеленә хуш килде, шул көннән үз итеп, хатынны канаты астына алды.
Икмәкләр җыелып амбарга урнаштырылды. Эштә катнашкан халык көн­нек­че­ләр булган, йорт көндәлек тын агымга керде. Байның үз ялчылары – баласыз гаилә – сарайлар рәтендәге алачыкта яши. Ире көтү көтә, мал карый. Хатыны сыерлар сава, йорт тирәсен, өй эчен җыештырып тора. Ялчы хатынга җи­ңел­рәк булыр дип, Гөлбану өй эшен үз өстенә алды. Керләр юа, ашарга хәзерли. Аш-суга оста куллы хатын иде, уңганлыгы һәм тырыш булуы бичәгә дә ошады. Шәм­кәй­нең үзенә генә бу бик уңай түгел... Баласына караганда, хатынның үзе­нә күңел тоткан иде бит ул...
Бер бүлмәдән икенчесенә узып, тәм-том ашап, бала көн үсәсен ай үсте, күңел ач­кы­чы­на әверелде. Гөлбану, баштагы мәлдә үз авылы турында байга сүз тиш­кә­лә­гән иде, әкренләп бу тормышка күнекте. Башкача сүз кузгатмады. Айлар, еллар узды. Балага биш-алты яшьләр тирәсендә көтелмәгән хәл килеп чыкты.
Байның үзенә карата битараф түгеллеген сизенә иде Гөлбану, шуңа күрә үзен бик сак тотты. Атналар буе югалып торып пәйда булган Морза да аңа күз салды бугай: Гөлбануга булыша, баласы белән уйнап мәш килә. Үз чиратында бала аңа әти ди. Шәмкәйгә бу бик ошап бетми. Мин синең атаң дип, баланы берничә көн буена, йортка чыгармыйча, өйдә ябып тота.
Көннәрнең берендә, атланмай алырга дип, Гөлбану келәт базына төште. Поч­мак­та­гы шәмне кабызып торган арада, кемдер аны аркасыннан кочып алды. Авыр итеп сулый-сулый, күлмәк итәген өскә җыерды. Куркуыннан йөрәге купкан хатын әче итеп кычкырып җибәрде.
– Шаулама, тының чыкмасын! – дип, көчле кул авызын томалады. Тарт­ка­лаш­кан арада, нәрсәдер бәрелеп китеп, дөбер-шатыр килеп аяк астына ауды. Те­ге­нең аягына төште булса кирәк, бер кулын бушайткан арада Гөлбану ычкынып ки­теп, сулкылдап елый-елый өскә күтәрелде. Тавышны ишетеп, өй эченнән Шәмсүнә карчык чыкты. Морза сарайлар артында иде, ул да йөгерә-атлый килеп җиткән. Хатын, аерылып төшкән күлмәк ертыгы белән шәрә тәнен каплап, карчык кочагына ташланды. Күп тә үтми келәт эченнән Шәмкәй чыкты. Бите тырналып канга баткан, күзе акайган. Елый-елый карчык кочагына сыенган хатынны чәч то­лы­мын­нан тотып кизәнгәндә, Шәмкәйнең беләген Морзаның көчле кулы тотты.
– Шәмсетдин, нишләвең бу, аңга кил! – дип ачыргаланган карчыкның корсагына тибеп, бай кулдан ычкынды.
– Күземә күренмәгез берегез дә! Юк булыгыз! – дип үкереп өй эченә кереп китте.
Җитмешкә якынаеп килгән карчыкка күп кирәк түгел иде, шунда ук җан бирде. Гөлбану елый-елый: «Һәй, Раббым, белмәдем бит, белмәдем! Ул икәнен белмәдем! Болай буласын белмәдем!» – дип такмаклый-такмаклый акланып, үлеп  яткан карчыкны торгызырга азапланды. Шул төнне Шәмкәй йорттан чыгып китте. Карчыкны аңардан башка гына җирләделәр. Зираттан кайту белән кием-салымын төйнәп, Гөлбану бу йорттан, бу каргышлы яклардан китәргә җыенды.
– Абзыкаем, юлны син күрсәтмәссеңме? – дип үтенде Гөлбану. Морза аңа ашыкмаска киңәш итте:
– Анаң әллә исән, әллә юк. Яшь бала белән кая барып сыенмакчы буласың? Бала да миңа күнекте. Мин дә ялгызак. Бәлкем риза булырсың?.. – дип тәкъдим ясады.
Бу хәлләрдән соң атна-ун көн вакыт узгач, Шәмкәй кайтты. Морза белән икесе арасында сөйләшү булып алды. Бай тегенең тәкъдименә каршы килмәде бугай, берни дә булмагандай, җиңел арбасына утырып Таллы Ярга китеп барды.
Гарифның йорты ташландык хәлдә иде. Бакчасын да, тирә ягын да чүп үләне баскан. Карап-барлап чыкканнан соң, җилдереп кенә күршедәге чуаш авылына су­гыл­ды. Әртил яллап, Гариф өен торгызырга, сараен рәтләтергә килешү тө­зе­де. Өч атна узар-узмас вакыт эчендә йорт тәртипкә китерелде. Чуашлардан хәбәр килү белән, бай үзе белән Морзаны алып, йорт карарга киттеләр. Морза китәр ал­дын­нан яңалыкны Гөлбану белән уртаклашты. Хатын: «Ул авылга аягым тартмый. Анда мине чит күрәләр», – дип ризасызлык белдерде. Моңа каршы Шәмкәй: «Сайланып торасы юк. Синең хәзер яклаучың бар, кимсетергә ирек бирмәс», – диде. Таллы Ярга баргач, тирә-як күршеләрне җыеп, йорт хуҗасы бе­лән таныштырды, әлеге йортта яңадан Гөлбану яшәячәген белдерде. «Бу ха­тын­га карата берәр хәл була калса, миннән яхшылык көтмәгез, авылыгызны ут­ка тотам», – дип кисәтү ясады. Аерылып чыгучыларга бай җигүле ат белән бер сыер малы бирде. «Сез урнашканчыга кадәр бала миндә торачак», – дип, баланы алып калды. Вакытлыча калып торуга ана кеше каршы килмәде.
 
Беренче cынау
Бу хәлләрдән соң шактый күп вакыт узып китте. Яз аеның караңгы төне. Ун­си­гез яшьләр тирәсендәге таза гына бер егет җәяүләп юлга чыкты. Зур булмаган бер авылга сугылып, хәллерәк йорттан йөгән урлады. Икенче авыл читендәге болында йөргән атлар көтүеннән ат тотып атланды һәм, җилдереп кенә, төн караңгылыгына чумып юкка чыкты.
Төн буена юлда булып, урман аланлыгында көн уздырды. Төбәп чыккан авыл ерак иде әле. Икенче көннең кичендә генә кирәк җиренә барып җитеште. Урман уртасында урнашкан мишәр авылы иде бу. Халык муллыкта яши иде, күрәсең: өйләре нараттан, йортлары биек коймалар белән уратып алынган. Егет урман читендә атыннан төшеп йөгәнен салдырды. Атның арт санына сугып иреккә җи­бәр­де, йөгәнне күлмәге астына, биленә урады. Төнне урман эчендә уздырып, ир­тән­ге якта кырый йортка сугылды. «Атам-анам үлде, берүзем генә калдым, эш бир­мәс­сез­ме икән? Утын кисәм, җир казыйм. Кирәк икән, баз казып өстен ябып бирә алам», – диде. Ындыр эшләре башланган чак, эш җитәрлек иде авылда. Егет таза, юклыкта үскәне күренеп тора, куллары сөялле. Эш бирделәр. Тырышлыгын күреп, тиз арада үз иттеләр. «Авылыгыз матур урында урнашкан. Мөмкин булса, мин монда яшәргә калыр идем», – диде ул. Авыл хәлләрен дә сорашты, кайда кем яшәгәнлеген белеште. Аны кызыксындырган йорт – урман кырыйлап урнашкан авыл бае йорты иде. «Эш бирмәссезме?» – дип сугылган иде, үз эшчеләребез җи­тәр­лек, олан, дип кире бордылар.
Бәхетенә каршы, янәшә йорттан эш бирделәр. Иске тирес өемен ындырга та­ра­тып, яңасын шул ук урынга өясе. «Мин ачык һава астында йокларга күнеккән», – дип, лапас өстендә төн уздырырга хуҗалардан рөхсәт алды. Ашаудан кысмыйлар, эш җитәрлек.  Егеткә авыл чынлап торып ошады. Килүенә ике атна тирәсе вакыт узды. «Әллә чынлап та монда гына калырга микән?!» – дигән уй туды башында. Өстенә йөкләнгән бурычы бар шул, үтәми калырга ярамый. Эш арасында көн буе, төннәрен дә, күрше йортны күзәтте. Байның канатлы аты бар, аңа шул ат кирәк. Ат көнен дә, төнен дә сарайда. Кичке якта авыл читендә бер чаптырып йөреп кайталар да, яңадан бик астында. Егетнең эше азагына якынлашып килә, ә зиһененә бер генә дә юньле фикер килгәне юк.
Ниһаять, мөмкинчелек туды бугай... Төн урталарында арт капка аша ат җи­тәк­ләп бер адәм чыкты. Ындыр сукмагы аша узып урман ягына юл тотты. Кыргый җанвар шикелле посып, ярым чүгәләгән килеш, егет аның артыннан иярде. Ур­ман эчендәрәк зур түгел бер аланлык бар иде, читләтеп кенә шунда узып куак тө­бе­нә ятты. Теге адәм атын тышаулый иде. Ашыкмый гына йөгәненә дилбегә очын бәйләп, икенче башын аерым үскән агач кәүсәсенә беркетте. Егет яшеренгән куак янәшәсенә килеп җиңел хаҗәтен үтәде дә, бертын уйланып басып торып, ашыкмый гына йорт ягына китеп барды. Дулкынлануы бераз басыла төшкәнче, селкенмичә үз урынында ятты егет. Ат хуҗасы йортына кереп бикләнде бугай. Озакка сузмый, урыныннан күтәрелеп ат янәшәсенә килде. Атны кочаклап җилкәсен сыпырды, ялын тарагандай итте. Йөгәнен салдырып, дилбегәсе белән бергә җиргә атты. Билендәге йөгәнен алып кигерде, тезгенне ат башы аша ыргытып, җәһәт кенә менеп тә атланды. Атлатып кына урман янәшәсеннән кирәк юлга чыкты. «Һоп, малкай!» – дип, үкчәсе белән ат кабыргасына кагылып, кайту ягына очты. Таң атып килгәндә, ул бу авылдан бик еракта иде инде.
 
Мәрдәнша
Бу яшь егет Мәрдәнша иде. Күбеккә баткан чаптарны ике кулы белән кочып, Шәмкәй атның ирененнән үпте, муенын бәпләде. «Хәй, малкай, күз генә тия күр­мә­сен үзеңә!» – дип, атны мактады. Егеткә: «Булдырдың, рәт чыгачак синнән!» – диде. Яшь ат карагының беренче башкарып чыккан уңышлы гамәле иде бу!
...Морза белән Гөлбануны башка аерып чыгарганнан соң, Шәмкәй үз сүзендә тормады, биш яшьлек сабыйны анасына бирмәде. Анасын юксынып көн дә елап аптыраткач: «Яхшылыкның кадерен белмисең икән – төсең шул!» – дип, йор­тын­да­гы ялчы гаиләгә асрауга бирде. Бай өендә тәмле ашап, иркенгә өйрәнгән бала, ялчы сараендагы каты-котыга күчте. «Тормышның әчесен татып үсмәгән бала тәмленең кадерен тоя белми. Муллыкта яшисең килә икән – түз!» – дип, малайга үзенчә тәрбия бирде, кырыс булды. Ялгышлык кылып аз гына кирелек күрсәтсә дә, берничә көн буена ач тотып, җәзага тартты. Әкренләп бала күнде. Авыр эштән баш тартмый эшләп үскәч, гәүдәгә таза, көчле. Унбиш яше тулыр-тулмас борын, бай аны чын эштә сынап карыйсы иткән иде. Егет сынатмады.
Бай, йомышны уңышлы башкарганы өчен, егетне ярминкә базарына алып барды. «Үз теләгәнеңне сатып ал», – дип, акча тоттырды кулына. Кала бае бер урында ярыш ачкан. Уртада колач юанлыгындагы имән бүрәнә. Кем шул бү­рә­нә­не сыртына салып ун адым атлый ала, бай биш тәңкә көмеш бирәчәк. Күпләр бәхет сынап карадылар, булдыра алмадылар. Алай да, арадан берсе, бүрәнәне күтәреп сыртына салып, ике адым ясады да, туктап җиргә атты. Башкача теләк белдерүче булмагач, ун адымны бишкә генә калдырдылар. Шәмкәй: «Әйдә, сынап кара көчеңне. Булдыра алсаң, мин сиңа биш сум түгел, унлык бирәм!» – дигәч, егет уртага чыкты. Бүрәнәнең бер башыннан җәһәт кенә күтәреп җилкәсе белән уртасын капшап тапты. Шулчак берәүләр: «Әй, егет, иңбашыңа сырма куярга оныттың ич!» – дип, ә икенчеләре: «Кая тыгыласың! Иренеңдә сөт кипмәгән әле, билеңне сындырырсың!» – дип кычкырышып алдылар. Чынлап та, күтәрүче кулбашына сырма кисәге куярга тиеш иде, егет бүрәнәне кире куярга теләмәде, сыртына алды. Агачның урта тигезлеген барлагандай җилкәсен боргалап куйды да китеп тә барды. Халык җыелган түгәрәкне урап узып: «Билеңне сындырасың», – дигән кешеләр аягы астына бүрәнәне ыргытты. Тамаша күзәткән халык шау килеп кул чапты. «Ун адым урынына, егермене үтте. Биш сум гына аңа аз!» – дип шаулаштылар. Шәһәр бае егетне кочаклап: «Маладис, парин!» – дип, учына алты көмеш тәңкә салды. «Әйдә миңа эшкә. Хезмәт хакын икеләтә түләрмен», – дип тәкъдим ясады.  Шәмкәй, җыен уртасына чыгып, түшеннән бер төргәк акча чыгарды. «Без үзебез дә акчага мохтаҗ түгел. Аның хуҗасы бар», – дип, егет кулына кызыл унлык тоттырды.
Ул көнне ярминкә базарында Морза да бар иде. Бай күрмәгәндә егетнең җи­ңен­нән тотты. «Син мине таныйсыңмы? Бала чагыңда син минем җилкәгә ат­ла­нып йөрергә ярата идең. Морза мин. Авылга кайткач, җаен табып, Аккош күле буена кил. Сөйләшәсе сүзләр бар. Анаңны онытмагансыңдыр әле?..» – диде. Егет көне буе шул сөйләшү турында уйланды. Бала чагын искә төшереп, күңел букчасында актарынды. Уйлана торгач, әкренләп кайбер очракларны исенә төшерде. Өзгәләнеп елаган анасы, әкиятләр остасы Шәмсүнә әби үлеме күз алдына килеп басты. Очрашырга теләгән абзыйны да хәтерли иде ул.
Икенче көнне, атның аягын яздырып кайту уйдырмасы белән, килешенгән вакытта егет күл буена китте. Морза карт аны көтә иде. Ул үзе дә ат менгән. «Әйдә, улым, миннән калма», – дигәч, Таллы Яр ягына чаптырдылар. Шактый ара узып, Ширбәттән ерагая төшкәч, атларын тыеп, адымга күчтеләр. Чит кешегә ишетелмәсен дигәндәй, басынкы тавыш белән Морза сүз башлады:
– Иркәм дип әйтимме, улым дим микән, тыңла әле мине. Картайдым мин. Исәнлегем дә шәптән түгел. Теге дөньяга китеп бара калсам, анаң берүзе ялгыз калачак. Башка сыеныр кешесе юк аның. Күрше-тирә белән алыш-биреш итмибез. Зыян кылганнары булмады, яхшылык та көтмибез алардан. Мин үлгәч, анаңны үз канатың астына алалмасаң да, ярдәмеңнән ташламасаң иде дип әйтүем.
Берара сүзсез барганнан соң, акланырга теләгәндәй, сүзен дәвам итте.
– ...Без бит синнән баш тартмадык, улым. Бай үзе бирергә теләмәде сине безгә. Сине даулап берничә кат барган идек, «Бала минеке! Миндә торачак! Сорап аптыратудан туктамасагыз, төн уртасында өстегездән бикләп, өегезгә ут төрттерәм!» – дип җикеренде. Мин бит ул адәмне бик яхшы беләм. Андый эшкә һәвәс кеше. Шунлыктан, дәгъва кылудан баш тартырга туры килде. Анаң, көн елап, төн елап, сине югалтуына күнегә алмады. Бөтен уй-өмете синдә булды...
Сөйләшеп бара торгач, алда Таллы Яр күренде. Мәрдәншаның әлеге авылда булганы юк. Бу якларга барырга туры килгәндә, авылны гел читләтеп узды. Шәмкәй аңа шулай куша иде. Чәчләренә чал иңгән ана баласын җилкапка төбендә басып каршы алды. Малае атыннан төшүгә: «Балам, күз нурым!» – дип елап кочагына сыенды. Анасын кочагына алуга, Мәрдәншаның күңел түреннән бала чагы йөгереп узды. Җанына сеңеп калган шул ук ана сөте исе иде бу ябык гәү­дә­ле җан иясендә. Ананың күзләре төпкә баткан, җыерчыклы йөзен хәсрәт баскан. «Күз яше түгеп күршеләрне шатландырмаек», – дип, Морза бу ике җан иясен өй эченә дәште. Өй эче ярлы булуга карамастан, пөхтә итеп җыелган. Такта сәке өстендә самавыр чыжлап утыра. Хәленнән килгәнчә, ана баласын каршы алыр­га хәзерләнгән: коймак пешергәннәр, тавык чалганнар. Табын артына утыргач кына, анасының йөзенә дикъкать белән күз салды. Бер як күзенә ак төшкән икән. Баласының уен тойгандай: «Аллага шөкер, әле икенче күзем яхшы күрә», – дип, баласының тормышы белән кызыксынды. Сөйләшеп утыра торгач, кич җитте, кайтырга вакыт иде. Озата чыккан җирдән Морза: «Сез чит кеше, сезгә тиеш түгел, дип, берничә ел элек авыл халкы болындагы кишәрлекне тартып алгач, сыер белән тананы суярга туры килде. Карап торган биш-алты баш тавыгыбыз бар. Кышкылыкка печәнне чуашлардан сатып алам. Атсыз коры җәяү калып булмый бит инде, улым», – дип зарланып куйды.
– Дөньяңны онытып кая китеп олактың?! – дип зәһәрләнеп каршы алды Шәмкәй.
Егет акланмады. Үз гомерендә беренче мәртәбә күргәндәй, байның йөзенә те­кәл­де. Гаять комсыз һәм аяусыз бәндә иде аның каршысында. Шәмкәй, карашны тоеп, нидер сизенде бугай...
– Нәрсә, Таллы Ярда булып кайттыңмы? Ул авылга аяк басасы булма дип, мин сиңа ничә кат әйттем! Оныттыңмы?
– Юк, онытмадым. Әйе, Таллы Ярда булдым!
– Нәрсә? Без ач-ялангач, безгә ярдәм кирәк диделәрме?!.
– Юк, зарланмадылар! Син мине анамнан тартып алып ятим итте диделәр.
Шәмкәй тавышын баса төште:
– Йорт торгызып, җигүле ат белән сыер биреп кем башка аерып чыгарганын  әйтмәделәрме?
– Әйттеләр. Барысын да әйттеләр!..
Егетнең фикерен тыңлап бетермичә, Шәмкәй яңа баштан кызды, ярсыды:
– Бүгенгесе көннән ул якка аяк атлыйсы булма! Ишетсен колагың, ике ка­бат­лап тормам! Кем сине карап үстерде, кеше итте?! Иң башта бурычыңны миңа тү­ләр­гә тиешсең!
– Юк инде, бай абзый, гел синеңчә булмас. Алар өенә ут төртеп өлгерә ал­мас­сың. Алданрак син үзең янып юкка чыгачаксың. – Бу соңгы сүзләрен егет, тыныч кына, ике уйларга урын калдырмый әйтте. Бай тынып калды. Бу баладан барысын да көтәргә була иде. Ул бит аны ничә еллар буе үзе тәрбия биреп үстерде. Кызгану белмәскә, аяусыз булырга өйрәтте...
Үзара аралашмый, сөйләшми бер атна тирәсе вакыт узып, печән өсте җитте. Эш көтә. Көннекчеләр яллап печәнгә төштеләр. Бай, араларында берни дә бул­ма­ган­дай, басынкы тавыш белән, елга аръягындагы болыннан чабып алып, Таллы Ярга печән илтергә рөхсәт бирде.
Көнне төнгә ялгап, армый-талмый, егет печән чапты. Морза белән ике атта ташып, йорт түренә зур гына кибән өйделәр. Соңгы баруында, анасына барлык булган акчаларын биреп, сыер алырга кушып калдырды. Киләчәктә дә үз яр­дә­мен­нән ташламаячагын әйтте. Әнә шулай, ярдәмләшеп, берничә ел вакыт узды. Мәр­дән­ша күзгә күренеп тагын да буйга тартылды, көче-гайрәте артты.
Бай беркөнне ярминкә базарыннан яңалык ишетеп кайткан. Башкортлар биләмәсе белән Ырынбур өязе арасында урнашкан бер авылда, имеш, берәүдә канатлы ат бар. Мәскәү чабышларында катнашып беренчелекне алган. Ат ху­җа­сы­на ике мең саф көмеш тәңкә биргәннәр ди. Ул ат, һичшиксез, Шәм­кәй­не­ке булырга тиеш! Дулкынланудан төчеләнеп китеп, егет шул атны урлап кайта алса, анасын Ширбәткә, үз канаты астына алдырачагын вәгъдә итте. Морза карт турында искәрткәч:
– Озакламый арты суыначак карт сиңа нигә кирәк? – диде. Егетнең ри­за­сыз­лы­гын тоеп, бераз йомшара төште: – Ярар, ярар, аны да алырбыз, курыкма. Син элек миңа атны алып кайт, анда күз күрер...
Май ае азакларында егет җәяүләп кенә ерак юлга чыкты. Кичке якта бер авыл­га барып җитеп, авыл читендә төн уздырды. Төннең икенче яртысында, ат ка­ра­гы канунын бозмыйча, хәллерәк бер йорттан йөгән урлады. Икенче бер ерак авылга барып, болында йөргән атлар көтүеннән ат тотты. Берничә көн юлда булып, көн кичкә авышканда, төбәп чыккан авылны эзләп тапты.
Гөлҗимеш чәчәкләренә күмелеп утырган тау итәгендә тын гына елга ага. Ике арада авыл урнашкан. Бирге яклап киң печән болыннары. Урта бер җирдә киң күпер. Хуш исле чәчәкләргә төренгән болында бил тиңентен үлән җи­теш­кән, озакламый печәнгә төшәргә тиешләр. Күпергә узмый гына, авыл очындагы кичү аша икенче ярга чыгып, аналы-кызлы ике ятимә яшәп яткан кырый йортка сугылды.
– Песнеке эш кирэк. Любой эшне эшлим. Могу утын кисэргэ, могу паз ка­зыр­га. Скоро сенакос, могу печэн чабарга...
– Эш бездә җитәрлек инде дә... ни белән түләрбез икән?
– Мингэ квартир торырга можно пулса, мин сэзгэ писплатны помогу.
Җирән чәчле, киң маңгай чокырына батып кергән чагыр күзле бу адәм чын чуашка тартым иде, шикле кешегә охшамаган. Шатланышып риза булдылар.
– Ходай Тәгалә сезне безгә бик вакытлы җибәргән. Торыгыз, тор, урын җи­тәр­лек. Ашаудан да ризасызлык тумас. Эш күп безнең авылда. Әнә, тизәк сугасы бар. Озакламый печән өсте өлгерә.
Тирә-якта урман булмаганга, күрәмсең, ягар өчен бу якларда тизәк сугалар икән. Киң урам буйлап һәр йорт каршысында тизәк кирпечләре тезелгән. Бу йортның җан ияләре дә тырышып-тырмашып тизәк сугып яткан чак. Тамагын ялгап алгач та, җиң сызганып эшкә кереште. Күпчелек халык калып белән сукмый. Җайланма көйләгәннәр. Кич күршеләргә кереп, шул җайланманы карап чыкты. Әллә ни катлаулы нәрсә дә түгел. Кирәк-ярак җиһаз табып, икенче көнне үк ясап та куйды. Кирпеч иңлегендәге озын улак. Улакка дөңгечләп тирес тутыралар да, җайланма белән эттереп, икенче баштан кисәкләргә бүлгәлиләр. Эш җиңеләйде, тизләнде. Ике-өч көн эчендә барлык тирес сугылып беткән иде инде. Ятимә булуга карамастан, ике сыер белән ике тана, өч баш бозау тоталар. Сөтенә караганда малның тизәге кыйммәтрәк икән. Түбәсе күккә тигән хуҗа хатын: «Бу эш безгә атнадан артык вакытка сузылачак иде әле», – дип, күрше-тирә белән шатлык бүлешкәч, тиз арада авыл буйлап «чуаш»ның даны таралды. Печән чабар вакыт җитте. Печән җирлеге шактый гына киң икән, өчәүләшеп эшкә керештеләр. Ара якын түгел. Җәяүләп йөреп вакыт уздырмас өчен, аты бар – арба кирәк. «Артык арбагыз пулса, пиреп тормассызмы? Ватык та ярый, рэтлэрмен», – дип, төбәп килгән данлыклы ат хуҗасына сугылды. Хуҗасы белән якыннанрак танышу, кылын тартып карау кирәк иде аңа. «Без ватык арба тотмыйбыз. Алып тор. Печән ташый башлагач, үзебезгә кирәк булыр», – дип, ар­ба­сын биреп чыгарды. Йорты киң. Тирә-ягы сарайлар белән уратып алынган. Эшче кулга да мохтаҗ түгел иде, күрәсең, егет белән кызыксынмады. «Ничауа, песнен помыч та кирле пулайть, подождем малость», – диде чуаш роленә күнегеп барган Мәрдәнша, эченнән генә. Бер атна дигәндә, печәнлек чабылып бетте. Кипкән печәнне ташырга арба юк. Хуҗа хатын: «Чүмәләләргә өеп торыйк, ха­лык­та эш беткәч, атлары да, пурманнары да бушар. Без ел да шулай эшлибез», – дип әйткәч, чүмәлә куеп тормады, кибән ясап өйде. Башка халыкта эшнең кызган чагы, әлегә егетнең кулы буш. «Арбагызны пиреп турганга пулыша алам, эшекез кюп кюрэм», – дип, яңадан байга керде. «Мин арбаны түләү өмет итеп бирмәдем, иптәш. Булышырга теләсәң, әйдә, кер, буш итмәм», – дип, аны эшкә алдылар.
Егет бөтен көчен куеп эшкә кереште. Эшкә һәвәс, көчле булуын тиз арада күреп алып, бай аның язмышы белән кызыксынды. «Мингэ аттэ-аннэм чүк. Мингэ пер үсем. Мингэ авыл пик ошый. Эш пулса, мынта кына калыр итем», – дип, бөтен булган сүз осталыгын эшкә җикте. «Башкача сыеныр урының булмагач – кал, яшә, эш җитәрлек», – дип, бай аны үзендә калдырырга булды. Мәрдәнша: «Если что, сатып алтым, ат минеке тип эйтерсен», – дип, кисәтү ясап, атын яти­мә хатынга биреп калдырды. Почмак биреп торганнары өчен рәхмәт әйтеп, бай йортына күчте.
Байның өч малае бар икән. Икесе Ырынбурның үзендә, ә яшь малае тагы да ерак­та­рак яши. Ягулык әзерләшергә, печән өстендә булышырга дип, гаиләләре белән кайтканнар. Авылдагы эшләрне тәмамлагач, таралыштылар. Ишле маллы йортта байның ике ялчыcы бар. Берсе – олыгаеп барган карт, икенчесе – утыз яшьләр тирәсендәге телсез егет. Фәкать йорт хуҗасына гына буйсынып, беркем белән дә аралашмый. Таза буйлы, эшчән. Үзалдына мышнап көне буе эшли дә, сарай эченә бикләнеп төн уздыра. Баш күтәрми эшкә бирелгән яңа ялчы, хуҗа атлары белән кызыксынмаганга салышып, астыртын гына рәвештә йорт белән та­ныш­ты. Уң яклап атлар сарае, чаптар шунда.
Әкренләп көз җитте. Яңгырлар башланганчы нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Сарай ишегенең тышкы яклап биге юк. Теге мәхлук эчтән бикли дисәң, үзе йортта чакта да сарай биктә. Беркөнне, эче киткәнгә сабышып, кичкә кадәр такта ярыгы аша күзәтеп бәдрәфтә утырды. Ниһаять, сер ачылды. Ындыр яклап са­рай почмагына иске кием эленгән. Бишмәт астында кул сыярлык тишек. Шул тишеккә тыгылып, эчтәге аркылы киртәне тартып ача, этеп яба икән. Карап торуга гади генә нәрсә, эчке яклап ничек булуы билгесез. Кайсы урында йоклый, атлар ничек урнашкан? Бай беркөнне карчыгы белән күрше авылга кунакка җы­ен­ды. Колакка катырак олы картны өй сакларга калдырды, ә Мәрдәнша йортка күз-колак булырга тиеш. Телсез ялчы тарантасны юлга хәзерләгән арада, Мәр­дан­ша­га ат җигәргә кушты хуҗа. Сарай эче белән танышырга мөмкинчелек туды. Сул яклап киртә белән тоткан аратада – атлар. Түр яктагы аерым бүлмәдә – чаптар. «Кайсы атны җигәргә, Карлыгачнымы?» – дигән сорауга, бай: «Юк. Без аны җигүдә кулланмыйбыз», – дигәч, егетнең эченә җылы йөгерде. Бөтен булган байлыгы белән йорт Мәрдәнша кулына калды.
Төн уртасы. Ике сарай арасындагы түшәм астына фонарь эленгән, утын кабыза төшеп, кулына алды. Тишек аша кулын тыгып, киртәне үзенә тартты. Ике якка ачыла торган капканың уң як яртысына көйләнгән ишектә тагын бер бик барлыгын абайламый калган, күрәсең, ишек ачылмады. Башлаган эшне җиренә җиткерми калырга ярамый иде.
Телсез сизенә калса, байга әйтми калмас, ышаныч югалачак. Йорттан куып чы­га­ру­ла­ры да бар. Озакка сузмыйча, тишек өстенә элгән бишмәтне алып җиңен өзде. Фонарьдан керосин агызып ут төртте дә, капка өстендәге ярык аша эчкә ташлады. Озак көттерми ишек ачылды. Фонарен алга сузган килеш сарай эченә узуга, тимер кендек белән каты итеп беләгенә суктылар. Ярый әле тайпылып калды, башына тигән булса, исән калуы икеле иде. Кулындагы фонарь җиргә төшеп керосины түгелде, аяк астындагы салам калдыкларына ут капты. Аны-моны абайлап өлгергән арада, сарай иясе ерткыч җанвардай аның өстенә ыр­гы­лып муеныннан буды. Мәрдәнша, беләге бик нык авыртуына карамастан, җилкә аша башыннан тотып алып телсезне җиргә бәрде, идәндә яткан кендекне алып муен тамырына сукты. Аяклары белән таптап утны сүндермәкче иде, эшнең зурдан купканын сизеп, аңсыз яткан телсезне сөйрәп йортка чыгарды. Ашыга-ашыга кереп, арата киртәсен төшерде, атларны йортка куды. Ялкын көчәйгәннән көчәйде. Түргә узып тиз генә «Карлыгач» башына йөгән элде. Куркудан шар булып ачылган атның күз алмасында ялкын шәүләсе уйный, аякларын терәп, чыгарга теләми артка тартыла. Аны-моны уйлап тормыйча, өстендәге киемен салып атның башын томалады, тезгене белән сыртына сукты. Ат алга ыргылып сарайдан чыгуга, сарай капкасын япты. Ул-бу була калса дип, өй ишеген терәткән иде, карт әле дә булса йоклый иде кирәк, терәүгечне алды. Йорт капкасын шәрран яра ачып атына атланды да, янәшәдәге тыкрык буенча күпер ягына элдерде. Елга аша болынга чыгу белән иркенлекне тойган чаптар, яңа хуҗасының уен тойгандай, кош кебек алга очты.
Күз ачып йомган арада авылдан ун чакрым ары кәрлә имәнлектә иде алар. Ярсыган атын туктатып артка борылып карыйсы итте. Авыл өстендәге бо­лыт­лар­ны яктыртып офык агарган. Аның кайнар сулышы монда кадәр сизелә сыман. Мәрдәншаның эчке әгъзасы тартышып куйды, күңелен тирән үкенү биләп алды. Болай килеп чыгасын алдан белгән булса икән!.. Ни хәл итәсең, буласы булган, ат кулында. Ярый әле малларны сарайдан чыгарып өй ишегеннән терәүне алды, урам капкасын ачып калдырды. Бүтән вакыт булса, ул бу кадәрле фаҗигале эшкә алынмас та иде. Күзенә ак төшеп, чәченә чал иңгән ябык анасын күз алдына китерү белән, күңеле тынычлана төшеп, атын кайту ягына борды. Күк белән офык тоташкан төньякның куе төн караңгылыгы ат карагын үз кочагына алды. Ул якта җиләс, анда тыныч иде.
Кешеләр күзенә чалынмаска тырышып атна буе кайта торгач, туган ягында иде ул. Юл уңаендагы чуаш авылына сугыласы итте. Анда аның Морза карт таныштырган белеше бар. Бераз шунда тоткарланып, ял итеп алырга исәбе. Чуаш киңәше буенча, атны үзгәртергә булдылар. Хуҗа арыш оныннан апара әзерләгән арада, егет атның ике алгы бәкәлен кайчы белән кырыкты. Берничә көн узып апара әзер булгач, кырыккан урынны, аш серкәсе  сөртеп, апаралы киндер чүпрәк белән каплап  бәйләделәр.
Авыл урман эчендә урнашкан. Халкы артык бай булмаса да, муллыкта яши. Күпләп мал асрыйлар. Янәшәдәге күлдә юкә кабыгы батырып, мунчаладан чыпта үрәләр. Урманда утын хәзерләп икмәккә алыштыралар, бура бурап саталар. Аулак һәм ямьле бу урын егеткә күптәннән ошый иде, Ширбәткә кайтырга ашыкмады. Өч атна тирәсе вакыт узып кайтырга чыккач, Таллы Ярга, анасы янына сугыласы итте. Уенда анасы белән Морзаны шатландыру иде, бу турыда сүз кузгатуга:
– Юк, юк, улым! Без ул йортка башкача аяк та басмаячакбыз! Җәй ур­та­сын­да Шәмкәй бездә булып китте инде... Бәладән баш-аяк, Ходай сакласын! Ач тамагыбыз – тыныч җаныбыз, кирәк түгел! – дип каршы килделәр.
Ике арада ниндирәк сөйләшү булгандыр, дөреслекне әйтеп бетерми иде алар. Төпченеп тормады, Ширбәткә кайтты. Аны анда яңалык көтә иде. Шушы төнне генә бичә үлгән, байда ат кайгысы юк.
– Бу гомер кайда югалып йөрисең?! Зиратка барып кил, кабер әзерме? Юл уңае мулланы алып килерсең! Бар, бар, нәрсә авызыңны ачтың? Ашык!
Үзенә карата булган андый кыланышны ошатып бетермәсә дә, сүз куертып тормады, күнде.
Мәетне җирләделәр.
 
– Кая, карыйк әле, нәрсә алып кайттың икән? – дип, ниһаять Шәмкәй ат белән кызыксынасы итте. Нечкә сыйраклы, аккошныкы шикелле дугаланып торган муенлы чаптар ошамаслык түгел иде, – Яздан бирле югалып торуың файдасызга булмаган, маладис! – дип, әллә атны, әллә егетне, саран гына мактап та алды.
Гүр иясен искә алу көннәрен уздырып йорт хуҗасы тынычлана төшкәч, егет аның биргән вәгъдәсен исенә төшерде. Сүз ни турында барганын аңламаганга салышып:
– Нинди вәгъдә ул тагын? Менә сиңа фәлән хәтлек акча, кемгәдер бирәсеңме, үзеңә тотасыңмы – синең эш, – дип, әңгәмәне акчалата гына очлап куярга иде исәбе. Тешен кысып егет шул ук соравын кабатлагач, тегеңә шул җитә калды.
– Нәрсә, энем, кай арада тешең үсеп өлгерде?! Мине якадан алырга кем син?! Йортта эшкә яраксыз ике җан көеге бар, тагын ике әрәмтамак җитешмиме? Әнә, тизәккә баттык. Башкача кайгың булмаса, бар, сарайларны тазартып чыгар!
Эченә җыелып килгән ачуын чыгарырга теләгәндәй ярсып, күтәрелеп бә­рел­де бай. Аяк арасында буталган песине тибеп очырды. Сүз куертуда файда юк­лы­гын тоеп, егет дәшмәде. Акчаны алып китәргә җыенган җиреннән, түзмичә әйтеп салды:
– Тизәккә батасы көннәрең әле алда, комсыз җан иясе! Үз тизәгеңне үзең түк!
Нидер сизенгәндәй, Шәмкәй егет артыннан:
– Атларга тимисең! Кирәген алдың, хәерче баласы. Бар, бар, юлың такыр! – дип җикеренеп калды.
Егет җәяүләп кенә Таллы Ярга юл тотты.
Атсыз көе төн уртасында килүнең асылын тойган Морза тыныч кына:
– Китеп дөрес иткәнсең, улым. Вакытында араны өзү хәерле. Көчең бар, ку­лың­нан эш килә. Иншалла, җайланыр, курыкма! – дип каршы алды.
 
Йорт эшләрендә булышып, кышкылыкка утын хәзерләшеп, атна-ун көн ва­кыт узды. Авылның бер кешесе Урал якларыннан кайткан. Күп итеп акча алып кайткан, имеш. Тап-таза килеш кыш буе тик ятып булмас. Егет, шул якка барып, үз-үзен сынап карыйсы итте. Морза белән анасы аның фикеренә каршы килмәде.
– Йөреп кайт, улым. Көчле, таза чагың, Ходай ярдәменнән ташламас, ин­шал­ла. Кыш күзе караңгы, каядыр чыгып йөрисем юк. Печәнгә дә көч килмәс, – дип, Морза атын бирде.
Көзнең беренче ае азагына якынлашып килгән чор, көннәр коры тора. Юлга чыккан җиреннән, егет белешенә сугылды. Хәлнең асылына төшенгән чуаш:
– Пелмим, парин, сомниваюсь. Шэмкэй так просты отпускайть итмэс сингэ. Каварный кеше выл. Син пака пестэ кал, витны пулыр. Кыш кэнгэ карап пелмэгэн якка китү тоже не разумны, – дип караган иде, егет үз уеннан кире кайтмады.
– Вакытың бар чакта, ара-тирә  безнекеләргә дә күз-колак булгала, питчә, буш итмәм, – дип юлын дәвам итте.
Октябрь башларында Мәрдәнша Уралда иде инде. Бик вакытлы килгән. За­вод тотучы бер байның бәйрәм уздырып яткан чагы. Сый-хөрмәт мул. Чит кеше дип тормадылар, егетнең кулына бер савыт эчемлек тоттырдылар. Эчеп караган нәрсәм түгел дип кире каккан иде дә, тегеләр: «Биргән хөрмәттән баш тартмыйлар. Бездә бала-чага гына аракы эчми», – дип кыстый торгач, кү­тә­реп куйды. Икенче савытны күршесенә бирде. Бер урында халык җыелган. Кы­зык­сы­нып шул төркем янына узды. Уртада ике таза гына ир-ат кызып-кызып бер-бер­сен тукмый. «Нәрсә бүлешә алмыйлар?» – дип егет биргән сорауга: «Это кулачный бой. За деньги дерутся», – диделәр. Икенче урында халык тагын да күбрәк иде. Анда көч сынашу бара. Яшь ярымлык үгезне күтәреп берничә адым ясый алган кешегә күп итеп акча бирәчәкләр икән. Берәүләр көч сынап карарга өлгергән иде инде. Күтәрүен күтәргәннәр, атлап китәргә хәлләреннән килмәгән. Йөз сумлык призны ике йөзгә, тора-бара өч йөзгә арттыруга карамастан, башкача көч сы­нар­га теләүче күренми. Эчми эчелгән  хәмер Мәрдәншаның башына китеп өлгергән иде, уйлап та тормыйча җыен уртасына чыкты. Моңа кадәр тере җан иясен күтәреп караганы булмаса да, үзен сынап карыйсы итте. Төрле кымтырыклаудан алҗып читкә тартылган үгезне муеныннан кочып алып аркасын сыпырды. Җил­кә тирәсен кашып, колагына: «Түз, малкай, мин сине артык алҗытмам. Түзсәң, бу соңгысы булыр», – дип  пышылдап малны юатты. Үгез чынлап та бер мизгелгә тынычланып калды. «Хәзер, хәзер, малкай», – дип, чүгәләгән килеш кочагын җәеп, ипләп кенә малның аякларыннан тотты. Арт лепкәсе белән корсагын угалап, җилкәсенә алды. Ни хикмәттер, үгез үзен ипле тотты, тиберченмәде. Тирә-яктагы халык тынып калган иде, арадан бер адәм: «Карагыз, кара бу маллар телен белә ич! Ничек бик тиз күндерде үгезне!..» – дип кычкырды. Халыкка шул җитә калды, аңга килгәндәй, дәррәү шаулашып, берәүләр – кеше телен аңлаган үгезне, икенчеләр гайрәтле егетне мактап, кул чаптылар. Мәйдан эчен әйләнеп узып, егет малны ипләп кенә аягына бастырды, рәхмәт әйтеп маңгаен кашып куйды. Алтын юдыручылар хуҗасының туган көне икән. Бай үзе юк. Затлы кием кигән бәйрәм тамадасы егетне тәбрикләп кулына зур гына күн янчык тоттырды. Исемен, кем, булуын сорашып, эш тәкъдим итте. Мәрдәншага эш эзләп торасы юк, шатланып ризалыгын бирде.
 
Яңа сынаулар
Көчле булуын югары бәяләп, Мәрдәншаны алтын приискасына ур­наш­тыр­ды­лар. Эш бик авыр. Җир астында таш катламы куптарып өскә чыгарасы.Тау хасил иткән шул өемне җәй башыннан алып көзгә кадәр юдырасы. Кирәк кадәр алтын чыга калса, хезмәт хакы югары. Алтыны аз булган очракта акча түләмиләр, тамак хакына көч түгелә. Икенче елны эштән китәргә җыенган җирдән, бәхет елмаеп, сабый бала йодрыгы зурлыгындагы алтынга юлыкты. Бергә эшләгән иптәше, табышны хуҗага бирмичә яшереп калырга, сатып акчасын үзара бүләргә өндәп караган иде, бәладән баш-аяк дип, егет алтынны приказчик кулына тапшырды. Шул хәлдән соң бай аны сакчысы итеп үз янына алдырды. Бер уңайдан ул ат ка­рау­чы да, кучер да. Икәүдән-икәү калып ерак юллар йөргәндә, бай аның узган тормышы белән кызыксынды. Яшьли ятим калып, Шәмкәй кулы астында төрле авыр эштән баш тартмый хезмәт куеп, нинди тәрбия алып үскәнлеген, бай теләген үтәп атлар урлаганын сөйләде. Төп кәсебе, үзенең ат карагы икәнлеген яшермәде. Соңгы мәртәбә Ырынбур якларыннан урлап алып кайткан данлыклы ат турында ишеткәч, бай үзалдына: «Мәскәүдә мин ул атны күргән идем. Чынлап та канатлы ат!» – дип куйды һәм: «Син ул атны миңа алып кайта алмассыңмы? Мин сиңа алтын белән түләр идем», – диде. Егет бу тәкъдимне берсүзсез кабул итте. Алтынга караганда, аның уенда Шәмкәйдән үч алу иде.
Җәй уртасы. Печән өсте узып барган чор. Егет ерак юлга чыкты. Соңгы вакытта бу яклар белән якыннан танышканлыктан, туры юлны белә. Өч тәүлек дигәндә туган ягында иде. Чуаш белешенә сугылып, Морза белән анасы турында бе­леш­мә аласы килсә дә, саклык йөзеннән, ул уеннан кире кайтты.
Ширбәт авылы өстендә тулы тынлык. Төн уртасы булуга карамастан, офык ар­тын­да­гы шәфәкъ яктылыгыннан җир өстендә куе сөт яктылыгы. Халык тирән йокыда. Бертын тирә-якка колак салып, арт капка аша Шәмкәй йортына узды. Этне төнгелеккә бәйдән ычкындырганнар. Көтелмәгән төнге кунакны каршы алган тана хәтле эт гауга куптармады. Ис буенча таныш кеше икәнлеген сизенеп, арт аякларына баскан килеш кочып ук алды, коерык болгап аяк арасында уралды. Көчек чагыннан бергә шаярып үскән эткә егет үзе үк «Шутай» дип кушамат биргән иде. Берничә ел буе күрешми торуга карамастан, онытмаган икән әле хуҗасын! «Шутай, Шутай...» – дип пышылдап кына, шатлыктан үрсәләнгән этнең аркасыннан сыпырды, иркәләде. Ялчылар яшәгән хөҗрә яклап Фәрхетдин картның гырылтаганы ишетелә. Карчыгы белән икәүләп ваемсыз йокы симертәләр. Йорт хуҗасы да тирән йокыда иде бугай, тын-тыпат сизелми шикелле... Алай да, уяна калсалар дип, хөҗрә белән өй ишеген терәтеп сарай янына килде. Йозагын алыштырып, иләмсез зур богау йозагы элгәннәр. Егет ат урлар дип шикләнеп, йозакны алыштырганнар. Фәрхетдин бабайның ял­гыш­лы­гы күрәсең, ачкычны шул ук үз урынына элгән. Шырпы тарагын сындырып алып ут кабызды. Карлыгач аерым аратада иде, чөйдән йөгән алып башына кидерде дә, утын сүндереп, тышка чыкты. Атланып кайткан үз атын Карлыгач урынына кертеп, сарай ишеген бикләде. Тирә-якка колак салып бертын уйланып алгач, бу җан иясенең миңа иярүе бар дип, этне үз урынына бәйләде, ишеккә терәткән терәүләрне алды. Шул ук арт капка аша чыгып, атын җитәкләгән килеш шактый ара узгач кына, тагын бер кат авыл ягына күз ташлап, чаптарына атланды. Төнь­як­лап офык яктырып килә. Кояш чыкканчыга кадәр бу тирәдән ераккарак китү хәерле. Уңышлы башкарган эшеннән дәрте купкан ат карагы, атына ирек бирде. Сарай эчендә ябылып ятып күптәннән ирек тоймаган чаптар, исемен исбат ит­кән­дәй, талпынып алга очты.
Таң атып килгәндә, Фәрхетдин карчыгы, комганын күтәреп, тышка чыкты. Хаҗәтен үтәп истинҗа алганнан соң, сыер савырга җыенды. Ни хаҗәтемә бу кадәр сыер малы дип, узган көздә Шәмсетдин сыерларын сатты. Йортта хәзер барлыгы бер баш савым сыер белән бер башмак. Олыгаеп барган карчыкка эш җиңеләйде, ә ашау ягы кысылды. Карт белән карчыкның карап торган азыгы ипи дә сөтле чәй иде. Шәмкәй каймак яратканлыктан, сөтне җыеп барып аер­тыр­га туры килә. Чиләк шылтыравыннан уянып, карт та хөҗрәсеннән чыкты. Шыңшый-шыңшый бер урында сикергәләгән этне бәйдә күреп, карчыгы бәйләгәндер дип уйлады, төпченеп тормады. Арлы-бире вак-төяк эшен эшләп алганнан соң, атлар янына кереп кичтән алып кайткан үләнен салды. Сарай эче караңгылы-яктылы булганлыктан, җитмеш яшен тутырып килгән чепи күзле карт Карлыгач урынында икенче ат икәнен абайламады. Ул көнне йорт хуҗасы да үз уйлары белән мәшгуль иде. Берничә көннән Сембер ягында уздырылачак атлар чабышында катнашасы бар. Янәшәдә Мәрдәнша булса, шикләнмәс тә иде. Берүзе ерак юлга чыгу мәшәкатьле дә, куркыныч та. Берничә көн узып китеп, юлга чыгар вакыт җитте. Фәрхетдин карт, төп атны тарантаска җигеп, чаптар артыннан кергәч кенә, Карлыгач урынында башка ат булуын белде. Ни дә уйларга белми аптырап, бай катына узды.
– Шәмсетдин иркә, кай арада чаптарны башка атка алыштырып өлгердең?
Көтелмәгән сораудан катып калган бай бертын аңына килә алмый торды.
– Ни сөйлисең син, карт җүләр?! Нишләп мин аны башка атка алыштырырга тиеш?!
Ялчысын бер якка этеп җибәреп, бай йөгерә-атлый сарайга керде. Бер почмакта өч ат тора,  Карлыгач урыны буш. «Кая, нинди ат?» – дип, ялчысының якасыннан алды. Хәлнең шәптән түгеллеген абайлап өлгергән карт, калтырана-калтырана җигүле ат янәшәсендәге атны күрсәтеп, баш какты. Заманында чабышларда кат­на­шып картаеп барган туры кашканы Шәмкәй таныды. Ул бит аны кайчандыр Морзага биргән иде... Ни өчен ул монда? Карлыгач кая? Морзаның этлегеме, әллә Мәрдәнша эшеме бу? Йозак ватык түгел, этне дә төнгелектә бәйдән ыч­кын­ды­рыр­га кушкан иде... Ачкыч яратып кергәннәр. Ялчы кая караган? Йозак ачкычын каракка ул биргән! Күзе-башы тонган бай ярсып китеп мәлҗерәп төш­кән картны сугып екты. «Кемгә ачкыч бирдең?» – дип, бер үк сорауны кабатлап, хәлсез картны типкәләргә кереште. «Тагын кеше үтерергә җыендыңмы?» – дип ачырынып килгән карчыкны җилтерәтеп читкә атты. Абалый-абалый өргән эт янына үрмәләп килеп, карчык этне бәйдән ычкындырды. «Ялагай эт ни хаҗәтемә. Ул йорт сакларга тиеш», – дип, башына капчык кидереп кыйнап үстергән Шутай, күптәннән бу явыз адәмгә теш кайраган иде, ыргылып килеп хуҗасының кулына ябышты. Тамак төбе белән яман ырылдап, таларга ук кереште. Булган көчен туплап аягына күтәрелгән Фәрхетдин, этнең муенчагыннан тотып алып, «Эт белән эт булма, малкай, тынычлан!» – дип, ярсыган Шутайны кочагына кысты. Шул көнне үк бай: «Эзегез булмасын минем йортта!» – дип, Гыймран бай за­ма­нын­нан бирле шушы йортта бил бөккән карт белән карчыкны урамга куып чыгарды. Җиккән тарантасына утырып Таллы Ярга элдерде.
Берни аңламый тораташ каткан Морзаны, караклыкта гаепләп, якасыннан ал­ды ул. «Әйт! Мин биргән туры кашка ничек итеп бикле сарай эченә кереп эләккән? Ике көннән ат үз урынында булмаса, ут төртеп яндырам!» – дип җикеренде. Туры кашка турында ишетүгә, Морза хәлнең асылына төшенде. Мәрдәншага биргәнлеген әйтмичә, «Былтыр ук атымны урлаганнар иде. Кем эше икәнлеген әйтә алмыйм, белмим!» – дип бер үк сүзне кабатлады. Морзаның бу җавабы Шәмкәйне ярсытты гына. «Синең эш бу! Син булмасаң, атны малаегыз урлаган! Кая китте ул? Әйт, малаең кая?» – дип картны бугазыннан буды. Агарынып калган җан иясен сугып егып, урамга чыкты. Купкан тавыштан кызыксынып, күрше-тирә җыелып өлгергән. Ничек кирәк-алай ярсуын баса төшеп сораштыра торгач, Бану малаеның ике-өч ел элек үк Морза аты белән каядыр китеп югалганлыгын әйттеләр. Арадан берсе: «Югары очтагы фәлән малае аны Урал ягында очраткан, имеш», – дигәч, кем икәнен сорашып белеп, шул бәндә янына узды. Кайтып-киткәләп йөрүче җилкуар, чынлап та, Мәрдәншаны күргән. Акчалы эшкә урнашкан, имеш. Шул сүзне ишетү белән: «Эзләп табып алып кайт! Мин сиңа чаптар, күп итеп акча бирәчәкмен!» – дип тәкъдим ясады. Зәйтүн атлы бу адәм кыек юлда бәхет эзләүче мәкерле җан иясе иде. Хак арттыру йөзеннәндер инде, икеләнеп торды.
– Өч айлык бозау түгел бит ул, абзый, җитәкләп алып кайтырга...
– Ни дә булса уйлап тап. Анаң авыр хәлдә, дип алдала. Һичьюгы, үтер үзен! Үле икәнен дәлилләр өчен, син миңа суң як колагын кисеп алып кайт. Кара аны, суң ягын, ялгышма! Түләү турында шикләнмә! Ат белән юллык акчаны алдан биреп куям. Эшне уңышлы башкарып чыксаң, калганын соңыннан алырсың.
Икенче көнне үк таң белән ат менеп, Зәйтүн Урал ягына – Мәрдәнша артыннан китеп барды. Бай аңа шактый гына юллык акча да бирде. Йомышны әллә үти ала, әллә юк, ат кулда, акчасы бар. Байга яшәргә күп калмаган, берничә ел кайтмый югалып торса да була...
 
Прииск хуҗасы үз сүзендә торды. Уңышлы башкарылган эшне югары бәяләп, егеткә ун алтын унлык тоттырды. Күп булмасмы дигәндәй, үз алдына уйланып дәшми торган арада, егет әзсенде дип уйлап, тагын ике унлык өстәде. Кулланып карамагач, Мәрдәнша алтын тәңкәләрнең бәясен белеп бетерми иде, сүз ку­ер­тып тормады, рәхмәт әйтеп кесәсенә салып куйды. Уракка төшәр алдыннан Екатеринбург шәһәрендә уздырылган атлар чабышында, ике заездда катнашып, Карлыгач беренче урыннарны яулады. Шул хәлдән соң алтын хуҗасы белән егет арасы тагын да ныгыды.
Сентябрь ае азаклары иде. Атлар сараенда чакта, сине якташың күрергә тели дип, урамга дәшеп чыгардылар.
– Исәнме, якташ! – дип, кул сузып, аны ят адәм каршы алды. Дәү башлы, иләмсез зур гәүдәле бу кешене ул чынлап та кайдадыр күргән иде шикелле.
Исәнләшкәннән соң, якташ сүзне кыска тотты:
– Мин Таллы Ярдан. Бану түтәй авыр хәлдә. Сине күреп үләсе килә.
Мәрдәнша, төпченеп тормый гына, хәбәр китергәне өчен рәхмәт әйтеп,  тегенең кулына бер алтын тәңкә тоттырды. Вакытны озакка сузмыйча, байдан рөхсәт алып, атлар арасыннан җиллерәген сайлап, кичкә каршы булуга карамастан, китеп тә барды.
Вак кына булып яңгыр сибәли башлаган иде. Тора-бара көчәйде. Шуның өстенә – күзгә төртсәң күреп булмаслык караңгы төн. Юлны белгән Морза аты булса, атына ышанган булыр иде, чит мал. Куалап барырга мөмкинчелек юк. Атлатып кына баруга карамастан, адашты бугай. Күк йөзе аяз булса, йолдызлар буенча кайту ягын шәйләр иде.
Таң алдыннан яңгыр басылды. Кыр аша бара торгач, юлга юлыгып атына ирек бирде. Көн кояшлы булырга охшаган. Җылыта төште. Җилдереп бару аркасында, эчкә суык үтеп кергән, калтырата. Төн буе керфек какмый арыганлык та үзенекен итте, алҗытты. Юеш киемнәрне киптереп, бераз ял итеп алу кирәк. Күтәрелеп килгән кояштан үзенең суң яккарак тартылганын сизеп, атын көнбатышка борды. Чаптырып бара торгач, алда елга күренде. Артык киң түгел бугай, кичү эзләп тормый гына суга кергәннәр иде, тирән булып чыкты. Җитмәсә, каршы як яр текә. Көч-хәл белән күтәрелеп чыкканда, атының ары барырлык хәле калмады, дер-дер килеп тирән сулыш ала. Коры җәяү калудан шикләнеп, ялга туктарга булдылар. Куаклык баскан әрәмәлек. Якын-тирәдә кешеләр яши булса кирәк, ачыклыкларда печән чүмәләләре. Ике куак арасында җайлы урын сайлап, атыннан төште. Холкын белмәгән ят малның ташлап китүеннән шикләнеп, тезгенен ал аягына бәйләп иреккә җибәрде. Өс киемнәрен сыгып куакка элде дә, печән чүмәләсе янәшәсенә ятып йокыга талды.
Әбиләр чуагы. Тирә-як тулы тынлыкта. Корбаны артыннан калмый эзәрлекләп килгән Зәйтүн, аймылыш булып, бер мәлгә озак кына адашып йөри торгач, эзләп тапты. Әнә, куаклар арасыннан ат сырты күренә. Хуҗасы җәелеп яткан, тирән йокыда. Иң дә кулай чак! Анасы янына алып кайтып Шәмкәйгә тапшыру ни хаҗәт! Акча әллә бирәчәк, әллә юк. Күпме генә бирер... Ә бу егетнең алтыны бар. Юк кына өчен дә алтын унлык тоттырды. Үтереп суң як колагын алып кайта калганда, байдан да өлеш чыгачак!..
Атыннан төшеп, Зәйтүн мыштым гына кибән янәшәсенә килде. Кыныннан пычагын чыгарып чүгәләгән килеш, кай җиренәрәк кадарга икән дигәндәй, бер мизгел корбанына карап торды. Үрелеп алып киемен капшады. Алтыннарын биленә ураган. Шулчак, һич көтмәгәндә, булачак хәвефне тойгандай, янәшәдә генә саескан чыркылдады. Кыска гына вакыт эчендә ял итеп өлгергән сизгер егеткә шул җитә калды. Дәү башлы адәм пычагын күтәргән мизгелдә күзләрен ачып, беләге белән һөҗүмне каршы алды. Йөрәккә төбәлгән пычак таеп китеп аскарак кадалды. Аңга килгән арада, Зәйтүн тагын бер кат бил турына тирән җәрәхәт ясап өлгерде. Үлем ачысы белән, булган барлык көчен туплап, егет тимер келәшә шикелле көчле бармаклары белән тегенең бугазыннан алды. Дәү булуга карамастан, муены нечкә, гәүдәсе күбек кенә. Бертын тыпырчынганнан соң, дошман мәлҗерәп төшеп тынып калды. Егет шул арада күп кан югалтып өлгергән иде. Артык көч түгү дә үзенекен итте күрәсең, аңын җуйды.
Шул фаҗигале хәлдән соң күп тә вакыт узмады, бер адәм печәнгә килде. Куаклар арасында үлән утлаган атны күреп, печән урларга килүчеләр түгелме дип уйлап караштыргалый торгач, чүмәлә янәшәсендә канга батып яткан гәүдәләргә тап булды. Икесе дә канга буялган булуга карамастан, берсендә җәрәхәт күренми. Җентекләп карап, аның үле икәнен ачыклады. Җәрәхәт алганы исән иде әле – сизелер-сизелмәс кенә тын ала. Атын җитәкләп алып килеп, яралыны көч-хәл белән арбасына салды да авыл ягына китеп барды.
Бер чакрым ераклыкта елга буенда урнашкан зур түгел генә башкорт авылы иде бу. Кырый өй янәшәсенә барып туктауга:  «Һин песән артыннан баргайны бит, нәмәкәй булды?» – дип, аны олы яшьтәге карт каршы алды. Яралыны күтәреп өй эченә керткәч кенә, күргәннәрен картка сөйләп биреп, янәдән әрәмә ягына чаптырды. Анда ике ат һәм яралының киемнәре калган иде. Шул ук көнне үлекне, берничә чакрым ары илтеп, урман янәшәсенә күмделәр.
Ике тәүлек буе аңсыз ятканнан соң,  күзләрен ачып, кайда ятканлыгын сорады Мәрдәнша. Кузгалырга дип караган иде, көчле авыртудан яңадан аңын җуйды. Аңгы-миңге ятып тагын атна-ун көн вакыт узып китте. Башкорт бабай бал белән төрле төнәтмәләр эчереп дәвалый торгач, ниһаять, егетнең хәле бераз җиңеләйде. Шулай да, күп итеп кан югалтканлыктан, торып йөри алмый, башы әйләнә, хәле юк. Артык алҗытмас өчен, читләтеп кенә сораулар биргәләде бабай. Үз чиратында егет үзенең кем һәм каян, ни өчен ашыгып юлга чыкканлыгын сөйләде. «Анам түшәктә диделәр. Миңа ашыгырга кирәк», – дип китәргә ашкынды. «Менә бу – сине үтерергә ниятләгән адәмнең пычагы. Син аны белә идеңме? Нинди үче бар иде синдә?» – дип, бабай егеткә пычак күрсәтте. Җиз саплы үткен хәнҗәрне таныды егет. Шәмкәй һәрчак үзеннән калдырмый йөрткән пычак иде бу. Димәк, бай, үч алырга ниятләп, Таллы Яр кешесен яллаган!
Ноябрь азакларында катырып җибәреп кар төште. Мәрдәнша терелеп ая­гы­на басты. Кайтып анасының хәлен белергә кирәк. Шәмкәй белән дә күрешәсе бар... Башкорт бабайга рәхмәт әйтеп, Зәйтүннең аты белән алтын тәңкәләр тәкъ­дим иткән иде, карт акчалардан баш тартты. Авыл кешесенә ат үзе чиксез зур бай­лык иде.
Юл уңае чуаш белешенә сугылып хәтәр хәбәрләр ишетте. Морзаны Шәмкәй кыйнап үтергән. Анасына икенче кат утын илтергә барган җиреннән, кешеләр яллап, чуашны да кыйнаткан. Атна буе түшәктә ятарга туры килде дип, зарланып алды чуаш.
Кичке буйда егет Таллы Ярда иде. Сарай ишеге ачык. Өйалды ишеге каршында, аякларын тырпайтып, сыер түшкәсе ята. Арт саннан балта белән чапкалап итен алганнар. Ашыга-ашыга өйгә керде. Ярым караңгы өй эчендә гүр салкынлыгы. Такта шәлгә бөркәнеп, анасы сәке өстендә ята. Ике атлауда сәке катына узып, анасын кочагына алды. Куллары салкын булуга карамастан, анасы исән иде әле.
– Ни булды, анам?! Ник өстеңә тунны ябынмадың? – дип, тунны алып анасын төрде. Ана күзләрен ачты.
– Кайттыңмы, балам! Күмерләрем сүнгән, учак кабыза алмадым.
– Хәзер, анам, хәзер җылытам. Түз, түз беразга! Ипләп кенә анасын сәке өстенә салып, мич янына узды. Тәрәзә төбендәге лампаны алып ут кабызмакчы иде, керосины беткән. Мич карынында бераз утыны бар, тарак шырпысын сызып ут төртте. Йөгерә-атлый тышка чыгып, сарай эченнән бер кочак утын алып керде. Беразын учакка өстәп, корырагыннан чыра телде, чырасына ут кабызып тәрәзә ярыгына кыстырды. Юл капчыгына башкорт бабай кәрәзле бал белән катлама төреп салган иде, шуларны чыгарып анасына бирде.
– Улым, тамагым тук минем. Син үзең аша, син яшь кеше. – Еш-еш сулап, боз шикелле салкын учына улының кулын алды.
– Улым! Улыкаем! Калма син бу авылда! Зинһар өчен, кит бу каһәрле яктан! Карагайлыга, әбиең янына бар! Ул исәндер әле. Йорты зур, өй иркен... – Хыр-хыр килеп, сөйләүчене ютәл алды. Ул башкача сөйләшер хәлдә түгел иде. Бер йотым булса да җылы су эчерәсе иде... Тиз генә урыныннан торып, кулына чәйнекне алды. Чыра сүнеп бара, яңасын кабызып ишегалдыннан кар алып керде. Көйле генә янып киткән учакның күмере төшеп өлгермәгән, кар тулы чәйнекне ялкын янәшәсенә терәп утыртты.
– Хәзер җылы су өлгерәчәк, – дип, гәүдәсен көзән җыергандай тарт­ка­лаш­кан анасы янына килде. – Анам! Анам! Ни булды, түз, түз беразга! Озакламый су җылына, – дип өзгәләнеп анасының кулыннан тотты. Сеңер шикелле көчле бармаклары белән улының кулын кысып тоткан килеш, тагын бер мәртәбә тартышып алды да, ана тынып калды. Үз гомерендә беренче мәртәбә тамагы төбенә төер тыгылып, егетнең күзләрен кайнар яшь томалады. Бер урында куз­гал­мый озак утырды ул. Чыра күптәннән сүнеп, өй эче төн караңгылыгына чумган. Учак эчендәге утыннар күмергә әйләнеп, чәйнекнең суы парга чыгып беткән. Өй эче бераз җылынган кебек булса да, Мәрдәншаның эчендә калын боз катламы. Ниһаять, ул, аңга килгәндәй, урыныннан күтәрелде. Аның әле тагын бер урынга барасы бар... Мәетне иртәнгә кадәр яткырып булмый. Анасын үз итмәгән авыл кешесенә ышаныч аз. Төп карарга килеп, чырагачка ут кабызды да балта белән идән такталарын каерып алды. Тирән түгел генә базы бар икән, ашыга-ашыга шул базны тирәнәйтергә кереште. Җилкәсе тигезлегенә кадәр казып, ләхет алмый гына, чокыр төбенә тун җәйде. – Гафу әйлә, анам, ләхет алмый гына җирлим үзеңне, – дип, үзалдына сөйләнеп, шәле белән төргән килеш мәетне ипләп кенә тун өстенә куйды. Куптарып алган идән такталары белән каплап, өстенә балчык ишеп төшерде. Мич аратасында ятак бар. Биредә торганда ул шул сәндрәдә йоклый иде. Ятак өстендә коры печән, баш очында хуш исле урман үләне тутырган капчык. Озын-озакка сузмыйча, учактагы күмерләрне сыдырып алып шул ятак өстенә өйде. Ятак үзе дә коры такталардан көйләнгән. Бу гына аз булыр дигәндәй, сәке такталарын куптарып алып, янып киткән утка өстәде. Тагын бер кат анасы белән бәхилләшеп, Ширбәткә юл тотты.
Төннең икенче яртысы иде инде. Авыл тирән йокыда. Шәмкәй капкасы эчтән бикле. Ындыр ягына барып атын читән казыгына бәйләде дә артлата йорт эченә узды. Бу юлы аны Шутай каршы алмады. Җәй уртасында бәйдән ычкындырып талатканнан соң, бай аны атып үтергән иде. Ялчылар хөҗрәсе дә буш. Карчыгы белән бергә Фәрхетдинне куып чыгарганнан соң, ялланып бу йортта яшәргә теләүче табылмады. Каршы яклап яшәп ятучы күп балалы гаилә башлыгы кереп маллар ашата, кышын кар көри, хатыны сыер сава, ашарга хәзерли. Атнага бер кереп, өй идәнен юа, тәртип урнаштырып чыга. Өйләнергә теләп караган иде, тирә-юньдә начар даны таралганлыктан, мул тормышка кызыгучы юк. Ялгыз гына ике яклы зур өйдә берүзе яшәп ята. Өй биге егеткә билгеле иде. Хәнҗәр очы белән сак кына келәсен күтәрде, тик ишек ачылмады. Өстәмә бик куелган. Күп уйлап тормыйча, өй почмагына сөялгән тимер көрәк белән ишекнең аскы ярыгына тыгып күтәреп, күгәненнән куптарды. Алгы як салкынча. Кыштырдаганны ишетеп, йорт хуҗасы уянды бугай, түр бүлмәдә җанлылык сизелә. Бер якка янтая төшеп, аягы белән эчке ишекне тибеп ачуга, гөрселдәтеп мылтык шартлады. Икенче кат корып өлгергән арада атылып кереп, тегенең кулыннан коралын алып читкә атты. Өстәл өстендә пыскыган иллеле лампаның фитилен кабыза төшеп, каршысына утырды. Дер-дер калтырап ятагы кырыенда чәүмәлгән картның өстендә ак халат. Маңгаен сөлге белән ураган. Йөзе, сөлгесе шикелле, ап-ак.
– Картайгансың, бай абзый! Чып-чын бабай булгансың. Мылтыктан төз атарга хәлең дә калмаган.
– Мәрдәнша улым?! Бу синмени әле? Өйгә карак кергән дип торам. Мин сине күптәннән көтәм. Картлык көнемдә берүзем калдым, булышыр кешем юк. Кайтып дөрес иткәнсең, улым.
– Гомер буе сиңа бил бөккән Фәрхетдин карт белән карчыгын урамга куып чыгарганда, ник ул турыда уйламадың?
– Алар картлар иде инде, улым. Мин кумадым, үзләре чыгып китте. Сине дә кумадым. Киреләнеп үзең ташлап киттең мине. Начармы, яхшымы, мин тәр­бия­ләп үстердем сине. Яхшылыгымны санга сукмагач, бик рәнҗегән идем сиңа.
– Юк шул, абзый кеше, үз теләкләре белән гомер иткән йортны беркем дә ташлап чыгып китми! Телең ялган сөйли.
Егетнең ярсый башлаганын тоеп, карт еламсырак тавышка күчте:
– Улым! Улыкаем! Хаталарым да булгандыр, гафу итә күр! Җан аткан кешем тик син генә, улым! Йортны, малларны синең исемгә яздырдым. Синнән гайре башка беркемем дә юк бит минем!
Егеткә шул җитә калды. Картның якасыннан алды.
– Нишләп мин синең улың булыйм, карт убыр! Газиз анамнан аерып алып ятим иттең! Сабый чагымнан эт оясы янына бәйләп икешәр көн буена ач тота идең! Нинди тәрбия бирдең син миңа?! Каты йөрәкле, явыз булырга, атлар урларга өй­рәт­тең­ме?! Кабахәт җан! Синең нәфесне туендырып торган Морза картны кыйнап үтергәнсең, аның ни гаебе бар иде?!
Ярсып такмаклый-такмаклый, якасыннан тоткан килеш, картны ишегалдына сөйрәп алып чыкты. Тышта салкынайткан, җәяүле җил күтәрелгән. Хәлнең зурдан киткәнен тоеп, карт елый ук башлады.
– Улым, мин болай да чирләп тора идем. Үз үлемем белән дөньядан китәргә мөмкинлек бирә күр! Булган бөтен байлыгым, акчаларым, алтын-көмешләрем мич казнасында. Сиңа дип җыйдым. Алар барысы да синең өчен!
– Ялганлыйсың, бай! Күзгә карап ялганлыйсың! Алай булгач, кеше яллап ник минем җанны кисәргә уйладың?! Ышанмыйм мин сиңа, бай! Ышанмыйм!
Шәмкәйне кинәт кенә ютәл алды. Буылып ютәлләүдән гәүдәсен көзән тотты. Нидер әйтмәкче булып кулларын болгый, тарткалаша. Беравык тиберченгәннән соң, киерелгән килеш башын артка ташлап, тынып калды. Тирән итеп сулыш алырга теләгәндәй, үлем ачысыннан ике кулы белән җирдән кар тырмалап учларына кысты. Җаны чыгып барган бу адәми затка карата кинәт кенә кызгану хисе уянды. Егет белә. Бу бәндә исән калганда да тәүбәгә килмәячәк, беркемне дә кичермәячәк. Алай да, суынып барган гәүдәне күтәреп кереп ятагына яткырды. Кулларын җайлый төшеп, күкрәге өстенә пычак куйды.
Күз алдында җан биргән ап-ак чәчле карттан үч алу күңеленә канәгатьлек китермәде. Бер яктан караганда, ул чынлап та жәл иде. Ни генә дисәң дә, бу адәм кайчандыр сабый балалы анасын үз канаты астына алган. Ашаткан, эчерткән. Ул да яшьли ятим калып авырлыклар кичергән кеше ич. Бу авыр заманда, бүре булмасаң, яшәве кыен! Бер мизгел уйланып торып күңелен үкенү биләп алды. Бу кәсеп аңа күпме золымлык кылдырды. Кыска гына гомер эчендә ике йортны утка тотты. Ике адәмнең җанын кыйды. Кемнеңдер нәфесен тынычландырыр өчен, бер дә белмәгән гөнаһсыз кешеләрнең малларын урлап рәнҗетте. Юк, юк, булды, җитте! Хәлдән килгәнчә барысын да бәхилләтеп, гадел юлга басарга кирәк!
Егетнең уйларын бүлдереп, урам як капканы шакыдылар. Офык буе агарып килгән чак, халык уяна башлады бугай. Чыгып капканы ачты. Күрше икән. Егетне күрүгә кинәт туктап калган күршене, кер әйдә, кер, дип, беләгеннән тотып алып, капка ишеген япты. Телсез катып калган күршегә:
– Син миннән шикләнмә, абзый. Бу мин – Мәрдәнша. Бик вакытлы кердең. Күптән түгел Шәмсетдин абзый якты дөньядан китеп барды. Үләр алдыннан васыятьләрен әйтергә өлгерде. Шул хәбәрне сезгә җиткерер өчен, Фәрхетдин абзый белән карчыгы да монда булу кирәк, чакырып алып килсәгез иде үзләрен. Курыкмагыз, ул васыятьтә сезнең өлешегез дә бар.
Көттереп кенә Фәрхетдин карт килде.
– Карчыгың кая? Ник аны да алып килмәдең?
– Кайткансың икән әле, улым, – дип, ике кулын сузып, егет белән исәнләште. – Торып йөрер хәлдә түгел ул, улым, түшәктә ята. Сине үлгән икән дип ишеткән идек... Ходайның рәхмәте, исән икәнсең. Кайтып дөрес иткәнсең.
Сыер саварга күрше хатыны керде. Өчесен дә мәет яткан бүлмәгә дәшеп, кыс­ка­ча гына булып узган хәлне сөйләде.
– Бу йортны бай, мал-туарлары белән бергә минем исемгә яздырдым диде. Мич казнасындагы алтын-көмеш, акчаларны сезнең белән бүлешергә кушты. Миңа бу йорт кирәк түгел. Алсам, берничә ат алырмын, калган мөлкәт сезнеке. Мин киткәч, мич казнасын тикшереп карагыз. Бай сүзе чынлап торып дөрес булса, үзара бүлешерсез. Алдан ук шуны кисәтеп куям: барысы да гадел булырга тиеш. Кем дә кем кемнедер рәнҗетсә... сез мине беләсез! Ара-тирә килеп хәлегезне белгәләрмен. Соңыннан үкенерлек булмасын.
Шәмсетдин байны хөрмәтләп күмәрсез, йолаларын үткәрерсез. Вакытым кысан, артык тоткарлана алмыйм. Юлларны кар томалап өлгергәнче, ерак юл узасым бар.
Йортта биш баш ат бар иде. Бер атны артлы чанага җигеп, өч капчык солы, ике  капчык он салдылар. Күрше хатыны юлга бер бөтен ипи белән тутырма куйды. Көн яктырып килә иде инде. Халык уянгалаганчы ике атны ике якка, берсен артка тагып, кичектерми юлга чыкты егет. Юл уңае белешенә сугылып, кылган изгелеге өчен рәхмәт әйтеп, бер капчык солыдан тыш калганын чуашка биреп калдырды. Йөгән урлаган авылда гафу үтенеп, йөгән хуҗасына бер алтын унлык тоттырды. Теге адәм сүзнең нинди йөгән турында барганын аңламый торды. Сузган акчаның алтын икәнен абайлап алгач, күбрәк каерырга теләде күрәсең: «Әх, фәлән-фәсмәтән! Ул син идеңмени?! Ул елны бер сыерым күбенеп үлде, ике биям кысыр калды. Синең аркада кулым киткән икән, бәдбәхет!» – дип кү­тә­ре­леп бәрелде. «Ярар, абзый, зинһар бәхилли күр», – дип, тагын бер алтын тәңкә өстәп, ат биреп калдырды. Аты урланган авыл бае: «Көтүем арасында бер ат югалганын сизмәдем, туган. Аякка басып китеп юклыктан чыгарга атымның ярдәме тигән икән, риза-бәхил!» – дип, биргән аттан баш тартты. Хәерле юл те­ләп калды. Егет өчен бу тагын бер кат уйландырырдай хәл иде.
Кыш күзе караңгы. Көннәр кыска. Белмәгән җирне эзләп китү урынлы булмас. Эш урыныннан да вакытлыча гына көннәр алган иде. Ике айдан артык вакыт узып киткән. Атны да хуҗасына тапшырасы бар. Әбисе яшәгән авылны ки­лә­се җәйдә иркенләп йөреп эзләп табачак. Эш урынына, Уралга китеп барды. Аның урынына икенче кешене эшкә алганнар булып чыкты. Хуҗа үзе юк, Мәс­кәү­гә киткән. Язга кадәр кайтмас диделәр. Киредән җир астына төшәргә те­лә­мә­де. Кыш кышларга дип, йөк ташучы булып заводка урнашты. Шул ук унар сә­гать­кә сузылган авыр эш. Җәй уртасында яшьләрне патша хезмәтенә җыя баш­ла­дылар. Заводта эшләүчеләрне алмыйлар дигән иделәр, һөнәре юкларны алдылар. Шулар арасында Мәрдәнша да бар. Койма белән уратып алынган зур йорт эчендә айт-два муштра астында теңкәгә тиеп, бет туйдырып, көз айлары җитте. Ниһаять, рәт-рәт тезеп, мал көтүе шикелле йөздән артык халыкны кояш баешы ягына кудылар. Яңгырлар башланып юллар бозылды. Дистә ярым җи­гү­ле арбаларның бер өлешендә озата баручы хәрбиләр. Калганнарына аягы кырып бара алмаганнарны төяделәр. Ачлы-туклы, бата-чума, атналар буе кайда туры килсә шунда аяк-өсте йоклап бара торгач, тимер күперне узып, зур гына бер авыл янәшәсенә ялга туктаттылар. Минзәлә диделәр. Бер мәлгә яңгыр туктап кояш чыкты. Авылдан читтәрәк елга буенда ике тәүлек ял итеп, яңадан юлга кузгалдылар. Бу яклар аз-маз булса да егеткә таныш. Юлга кузгалганчы ук бер башкорт егете белән дуслашып өлгергән иде, җае туры килү белән качып ки­тәр­гә ниятләделәр. Чаллыга барып кергәндә төн уртасы иде. Чулман елгасы бу­ен­да­гы калкулыкта туктадылар. Пароходларга төяп Казанга озатачаклар икән. Ыгы-зыгыдан файдаланып, хаҗәтләрен үтәү сылтавы белән яр буендагы ла­пы­лык­ка кереп яшеренделәр. Аларга тагын бер керәшен егете ияргән иде. Ул шушы яклардан икән, тирә-якны белә. Яктырганчы бу тирәдән ничек булса да ерак­ка­рак китәргә кирәк иде. Бәхетләренә каршы төн аяз. Күктәге  киек каз юлы­на күз тотып, көньякка юнәлделәр. Көндезләрен юлларга чыкмыйча таулыклар, урманнар аша бара-бара, шактый гына ара үтелде. Керәшен егетенең Әлмәт авылында туганнары яши икән, өр-яңа хәрби киемнәрен иске-москыга алышырга ярдәм итешеп, төркемнән аерылып калды. Бөгелмәгә җитәрәк, башкорт малае да үз ягына юл тотты. Мәрдәнша Ширбәт кай якта икәнен белә, аңа Карагайлы авылы кирәк. Берничә атлыдан торган олаучыларны очратып сораша торгач, алар кирәк якка баралар икән, үзләре белән алдылар. Татар кешеләре булып чыкты. Тау астында урнашкан авылга барып җиткәч, алтын унлыкка өс-башын киптереп биреп, чәй эчертеп, тамагын туйдырып, икенче көнне иртә белән: «Ярты көнлек юл үтәсең калды», – дип, юл күрсәтеп калдылар. Әлмәттә чакта ук яңгырлар баш­лан­ган иде, юлларда баткак. Туктамый сыкылаган яңгырдан чыланып, өс киеме авырайды. Төн уртасы. Күзгә төртсәң күрерлек түгел, караңгы. Урманны узгач, суң яккарак кителгән күрәсең, ул юлдан язды. Юлчылар әйткән шәрә тау өсте бугай, аскы яклап төн караңгылыгында ара-тирә сарык ютәлләп куя, торып-торып этләр өргәли. Юешләнеп арыш ипие исе аңкыткан салам түбәле каралты-куралар карынында типкән йөрәк сулышын тоеп, бераз тынычлана төште. Карагайлы булырга тиеш... Озакламый әбисен күрәчәк! Тая-тая аска төшеп китте.
 
 
Дәвамы: http://maydan.tatar/at-karagy-devamy/

 

Хәким ГАЛИДӘН

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

 

 

 

Комментарийлар