Логотип «Мәйдан» журналы

Асылбикә күз яшьләре

(Бәян)

Чал Уралның Ирәмәл таулары итәгендә урнашкан Нәврүз авылы халкы Яңа елга әзерләнә.
Биредә табигать шулкадәрле матур ки, авылны камап алган чыршы һәм нарат агачларына уенчыклар да эләсе юк! Аларның һәркайсы бәйрәмне каршыларга үз янына чакыра кебек. Төрле төстәге урман кошлары, агачтан агачка сикереп уйнаучы тиеннәр, тамак ялгарга чыккан куяннар, төлкеләр, урман тавыклары шушы манзарага тагын да ямь өсти. Ә төннәре… әкиятләрдән күчкән сихри дөньяга тиң! Әйтерсең лә, тау башларына ук тоташкан зәңгәр күктәге йолдызларны, үрелеп алып, биек-биек ботакларга элеп куярга була. Таудан түбәнгә карагач, Нәврүз урамнары, андагы йортлар бәп-бәләкәй булып күренә. Морҗалардан чыккан ак төтен туп-туры күтәрелә дә, сыек болытларга барып тоташа…
Таулар – бу як халкының тормыш чыганагы. Агачлардан йорт салалар, урман җиләк-җимешләре белән дә куандыра. Мал-туарлар язын иркенгә чыга да, көзен генә, үрчеп, кире кайта. Кышлык утынны, печәнне халык бүлеп бирелгән җирләрдән ташый. Очсыз-кырыйсыз таулар башкортын да, татарын да сыендырган, аларга яшәү чыганагы булган. Шуңа күрә халык үзе дә табигатькә рәхим-шәфкате белән җавап бирә: агачын кирәксә генә кисә, чишмә-елгаларын тазартып, саклап тора.
Клубка Яңа ел чыршысы алып кайтырга килгән мәктәп завхозы Бакый шул матурлык белән хозурлана. 1941 елда ул, егерме ике яшьлек егет, туган авылын калдырып, Бөек Ватан сугышына китте. Әсирлектә булды, фашист ерткычлыгын үз күзләре белән күрде. Шул ук кавемнең табигатькә булган карашын, аны ничек саклауларына хәйран калды ул. Бер яктан – вәхшилек, икенче яктан – һәр агачка, куакка кадер-хөрмәт. Соңгы елларда, урман хуҗалыклары оештырып, агачларны теләсә ничек кисүләренә җаны әрни аның. Болай барса, Нәврүз урманнарында да чират җитмәгәе дип курка…
Чыршы сайлаганда, Бакый агачның башкаларына комачаулык итә торганына тукталырга булды. Башта көрәк белән керер юлны тазартты. Дүрт метр чамасындагы сылу чыршының кәүсәсен сыйпап, моңланып куйды. «Кисмәс идем дә бит сине, гүзәлкәй, кирәк диләр бит. Берүк ачулана күрмә…» – дип, кулына балтасын алды. Бер урында карны шыгырдатып таптанучы җирән алашасы да, хуҗасын аңлагандай, бәсле керфекләре аша чыршыга моңлы карашын ташлап, пошкырып куйды. Кайтасы юллары ерак булмаса да, атын кызганып, Бакый аның өстенә ябылган толыпны төзәтеп алды. Куенындагы төргәктән елкы ите белән ипи алып ашаганнан соң, күңелендәге авыр тойгылардан бераз арынгандай булды. Аннары чыршы янына килеп тезләнде дә кәүсәсенә балта белән китереп сукты. Урман яшь чыршының гомерен өзгән тонык тавышны еракка җибәрмәде, якында гына йотып калды. Олаучы агачны көч-хәл белән аты янына кадәр сөйрәп китерде…
…Ул үскәндә чыршы бәйрәме әллә бар, әллә юк дәрәҗәсендә иде. Совет власте дистәләгән бәйрәмнәр уйлап чыгарды. Ленин, Сталин туган көннәр, Конституция, Октябрь революциясе, комсомол, пионер тантаналары… Бакый үзе Бөек Җиңү һәм дини бәйрәмнәрне генә санлый. Матур чыршыны әрәм итеп бәйрәм уздыруларын да кабул итә алмый. Әгәр эш урыныннан таләп итмәсәләр, кисмәс иде Бакый бу гүзәлкәйне. Чыршыны, ботакларын бәйләп, чанасына салды. Алашасын үз көенә куеп, юлга кузгалды. Таудан төшеп инешне кичкәч, авылга ерак калмый. Халыкта моннан кайтуны «самавыр кайнап чыкканчы барыр юл» диләр.
Бәйрәм чарасын үткәрү өчен партком секретаре Гаяз Исламович җавап бирә. Ул, үз чиратында, оештыру эшләрен клуб мөдиренә йөкли. Газиз дә – фронтовик. Снаряд кыйпылчыгы тиеп, бер күзе зыян күргән. Махсус белеме булмаганлыктан, урынын нык саклый. Ни әйтсәң дә, клуб аны ашата да, эчертә дә. Үзе коммунист булмаса да, бирелгән поручениеләрне үтәү өчен җанын фида кылырга әзер. Бакыйны ул бик коры каршылады:
– Гаяз Исламович үзе ничә тапкыр килеп китте. «Әллә агач астында калып, имгәнеп ята инде. Өч чакрым араны биш сәгать үткән кеше юк иде әле», ди.
Бакый түзем булса да, җавапсыз калмады:
– Бик мачтыр булгач, ник үзең генә бармадың, шунда парткомның башын да төзәткән булыр идең!
Авыл бәләкәй, кемнең ничек сулаганын һәркем белеп тора. Гаяз Исламович салырга ярата. Кызып китсә, күп сөйләшә. Шунлыктан аңа Борчак дигән кушамат тагылган. Алар кичә генә райком секретаре Юмагуловны кунак иттеләр. Колхоз рәисе бөтенләй эшкә чыкмады, нәрәтне партком үзе үткәрде. Гаяз Исламович исә яшьрәк. Cыйланырга яратса да, буена сеңдерә белә. Борчакны да азрак сипсә, аңа тиңнәр табылмас иде. Өстәвенә, курайда яхшы уйный. Татарча-башкортча җырларга аңа куш инде! Киләчәктә аны Өфегә алмагайлары, диләр. Кичәге визит шуңа багышланган иде бугай. Үссен, моннан авылга да, районга да файда бит.
Газиз сүзне тирәнгә җибәрмәде. Чыршыны икәүләп клубка кертеп куйгач, завклуб, тавык йомыркасыннан бәләкәйрәк ялтыравыклы шарларны бер почмакка урнаштырып, бильярд өстәленә коңгырт төстәге сургуч белән пичәтләнгән аракы куйды. Күпме ягып та, тын җылысы кадәр генә дә тормыш билгесе кертә алмаган мич өстеннән ике әлүмин кружка алды, тагын каяндыр казылык, каз ите алып килде.
– Ярый, гадук, төкер парткомына, райкомына… Исеңдә булса, без синең белән Яңа елны Сталинград янында каршылаган идек. Мин ранен булып исән калдым, син дә… Аллага шөкер, балалар үсә, алар бәхетле булсын! – дип, эчеп җибәрде.
Ике фронтовик авыр вакытларны озак итеп искә төшерделәр. Эчке кичерешләрдән соң, Газизнең зәгыйфьләнгән күзе кызарып ук чыкты, аннан яшь ага башлады. Болар сөйләшкән арада, балта остасы Хәким чыршыны бинаның уртасына урнаштырып та куйды. Инде «җылынып өлгергән» Бакый, ат чанасына утырып, кайту ягына чыкты. Газиз Хәкимгә бәйләнеп калды. Ярый, бәйләнсен. Ул болай гына, якын итеп кенә бәйләнә ич. Нәврүздә яман кеше юк. Барысы да уңган, ярдәмчел. Татар белән башкорт халкы тату тормыш корган биредә. Иртәгә чыршыны бизәргә китапханәче Римма, авыл советы секретаре Ләйлә, өлкән класс укучылары һәм яшь укытучылар киләчәк. Гадәт буенча, бәйрәм Яңа ел туасы көн артыннан башлана. Көндез укучылар бәйрәм итсә, кичен клубны яшьләр «дер» китерә. Кемнең сәләте ничек, шуннан чыгып һөнәрен күрсәтә. Төрле сурәтләргә кергән егет-кызларны өлкәнрәкләр танымыйча аптыраша. Дүртле бию, йөзек яшерү, кулга-кул тотынышып чыршы әйләнәсендә җырлар башкару… Кичәләрдә баянчы ни уйный, яшьләр шуңа буйсына. Азамат арыгач, аны кәефләнеп өлгергән Рәфыйк алыштыра. Шулай бии-бии клуб җылына. Бина эче одеколон, силос һәм печән исләренә күмелә. Кулга-кул тотынып, чыршы әйләнәсеннән йөргәннән соң, кабат бию, танцы китә. Унике тулганда, чыршыга һөҗүм башлана. Аны, урыныннан алып, клуб янындагы кар көртенә чыгарып куялар. Мәхшәр ярты сәгатькә сузыла. Тиздән матур чыршыдан ботаклары гына кала. Шуңа күрә Яңа ел гүзәленә фәкать укучылар ясаган кәгазь уенчыклар гына эленә. Фәттах бабайның саламнан ясаган уенчыклары иң затлылардан санала.
Нәврүзнең иң чибәр кызы Асылбикә, ниндидер матур хыяллар белән, Яңа елга әзерләнә. Ул – әтисе Бакый сугышка киткәч туган бала. Мондый озын толымнар, карлыгач канатыдай кыйгач кашлар, зур кара күзләр, зифа сын, сусыл иреннәр бары анда гына. Асылбикә йөрәге белән сизә: күңеленә хуш килгән яр табып, тормыш корырга вакыт җитте бугай. Сеңелләре Әсмабикә белән Йомабикә дә үсеп килә. Асылбикә әнисенә охшаган. Сеңелләре – тач әтисе: зәңгәр күзләр, сары бөдрә чәчләр. Болары да чибәр. Бәхетләре генә булсын берүк. Бакый, хатыны Гөлбикәнең сүзләрен тыңлап, кызын калага җибәреп техникумда укытты. Бүген Асылбикә – колхозда хисапчы. Бераздан аксак Хуҗи урынына баш бухгалтер итеп куячаклар. Хезмәтенә күрә кием-салымы да затлы. Каракүл якалы зәңгәр пәлтә киюче авылда дүртәү генә: кибетче Халисә, мәктәп директоры хатыны Закирә, Өфедән килгән укытучы Наҗия. Киеме дә, белеме дә бар Асылбикәнең, тик менә сөйгән егете генә әлегә күренми. Тәкъдим итүчеләре җитәрлек – алучылары гына юк. Дөрес, укыганда Рөстәм атлы егет белән аралашты алар. Беренче үбешүе дә аның белән булды. Рөстәм, укуын беренче тәмамлап, туган якларына кайтып китте. Хәзер армиядә бугай. Күрешергә сүз куешсалар да, ни хаты, ни хәбәре юк…
Менә, ниһаять, Яңа ел кичәсе дә җитте. Бәйрәмгә чыгар вакыт якынлашкач, гаилә табын артына җыела. Сый-нигъмәтләрнең ниндиләре генә юк биредә: каз ите салып пешерелгән бишбармак, казылык, тозлы кыяр, кәбестә, балдан коелган эчемлек. Тормышның ачысын-төчесен татыган Бакый андый эчемлек белән вакланмый, ул бүген аракы эчәчәк…
Ир белән хатын бер-берсенең җитешсез якларын көйле генә тулыландырып яшиләр. Бакый акрын булса, Гөлбикәсе җитез. Тик кызып китеп, артык сүз әйтмәс, килешсә дә, барыбер үзенчә эшләр. Гаилә башлыгы ахырда хатыны дөрес булганлыгын аңлый. Ул моңа сөенә генә. Хатынының кулыннан эш килә. Бик уңды ул Гөлбикәдән. Сөйләшкәндә татар-башкорт сүзләре матур гына үрелеп бара. Зирәк хатын хатынлыгы белән теләсә нинди ирне дә бөгә дигәндәй, Бакый хәзер үзе дә Гөлбикә кебек уйлый да, яши дә инде. Кыскасы, урман, тау, гомумән, табигать кешеләре алар. Нечкә күңеллеләр. Тормыш аларны адымнарын үлчәп атларга өйрәткән. Әнә, кызлары үсә, алары да әнисе белән әтисеннән үрнәк ала бит. Асылбикәне алырга дип, җан дусты Хәмидә, аның энесе Ризван белән Хөсәен дә кереп җитте. Хәмидә өстенә кара төстәге жакет кигән. Ризван белән Хөсәен – яшьтәшләр, икесе дә уналтыда. Яшьләрнең ашыгуын күрсә дә, Бакый сүз катмый булдыра алмады.
– Чыршының иң гүзәлен алып кайттым. Башта кисәргә кызгандым үзен. Ярый, Ходай үзе кичерсен, – дип, егет-кызларны табынга чакырды.
Кызларның сыйланасы килмәде, ә Хөсәен белән Ризван үзләрен өлкәннәр кебек тотмакчылар. Оялып булса да, Бакый абыйсына рәхмәтләр әйтеп, ачы бал салынган стаканнарны күтәреп куйдылар. Егетләрнең өсләрендә – сырган фуфайка, башларында – колакчын бүрек. Кыскасы, бу киемнәр Урал суыкларына бирешә торган түгел.
Яшьләр урамга чыкты. Тынлык. Таулар арасыннан йолдызлар җемелди. Нинди хозурлык! Бу матурлыкны кәефләре күтәрелгән Ризван белән Хөсәен генә тоя. Күршеләрендә матур кызлар үсеп җитте. Ләкин алар әле яшь, өлгермәгәннәр. Мач килсә, берәрсен эләктермәкче алар бүген. Ничек кенә дисәң дә, Асылбикәдән ким булырга тиеш түгелләр.
Клуб шыгрым тулы. Як-яктан, ике рәт булып, калын нарат тактасыннан ясалган эскәмияләр тезелгән. Анда инде урын юк. Кара төскә буялган мич тирәсендә яшьләр басып тора. Азамат гармунда уйный. Егетләр – кызларны, кызлар егетләрне биергә чакыра. Агач идәннәр шыгырдый. Яңа ел чыршысындагы кәгазь уенчыклар очар хәлгә җиткәч, халык акрын биюгә күчте. Нәврүз егетләре сүлпән икәнлеген белгән кызлар бәйрәм барышын үз кулларына алды. Рәфыйк, гармунда уйнаган Азаматның арыганын күреп, аны алыштырырга булды. Ул татар көйләрен үз күрә. Бу юлы да «Эх, чибәр кыз икән» дигән җырны уйный башлауга, өсләренә чаршаудан тегелгән итәкләр кигән кызлар биергә чыкты. Араларында кунак кызлары да күренә. Бәйрәмдәге тамашаны күзәтеп утыручы җирле шагыйрь Бәйрәмгол армиядән кайткан күршесе Зәйни белән фикерләшә.
– Ни генә әйтмә, иптәш ефрейтор, кызлар матур бездә. Син хезмәттә вакытта, менә Асылбикә, Хәмидәләр ничек үсеп җитте. Әйдә бүген озатыйк үзләрен, – ди ул.
– А чо, озат. Яшең бар, абруең җитәрлек, район гәҗитендә хәбәрләрең басыла. Берәр матур шигырь укысаң – кыз эреп төшә, ул синеке! – дип җавап бирә Зәйни.
…Менә клуб ишеге ачылып китте. Аннан башына күн бүрек, өстенә коңгырт пәлтә кигән кеше пәйда булды. Үзе чыңлата-чыңлата гармун уйный. Нинди көй, кайсы милләтнеке – һич кенә дә аңлашылмый. Тавышы ят, көчле чыга. Аның янәшәсендә уртача буйлы, өстенә җәйге пәлтә, ак фетрдан тегелгән күн үкчәле итек кигәне җыр сузды:
Без солдатта да булдык,
Без шахтага да төштек.
Буйсынмаган кешеләрдән
Камыт баулары иштек…
Әлбәттә, өлкәнрәкләр кунакларны тиз танып алды: гармунчысы – өч ел элек армиягә киткән Фәрзетдин, җырлаганы – биш ел югалып торган Әкрам.
Әче телле, туры сүзле игезәк кызлар – Исламия белән Илһамия бу кәмиткә үзләренчә бәя бирде:
– Ярый инде, Фәрзетдине ятим үсте, армиядә яхшы хезмәт иткән, күрәсең, пәлтә киеп кайткан. Тегесе Әкрам бугай, пүтсез Бәрия малае, ничек кылана! Әйтерсең, без аның кемлеген белмибез.
– Ярый, гайбәтен сатмыйк, бәлки, үзгәргәндер, шахтага төштек диме? Олыгайдык, түзәр хәл калмады. Алса, барыр идем әле шул пүтсез малаена…
Шактый гына аракы чөмергән Әкрам чыршы янына ук чыкты. Әйтерсең лә, партком секретаре Гаяз Исламович.
– Һаумыһыгыд, авылдаштар? Яңа елдар менән һеззе котлаем! Тау тишегендә яшәп, белмәй дә торганһыддыр – киләсе 1961 елдан менә ошы портянкалар урынына, менә мондайлары, бәләкәйләре керә, – дип, кесәсеннән бер пачка акча алып, уң кулына шапылдатып сугып алды. – Бәләкәй булсалар да, көчләре зур аларның. Менә монда йөз сум. Аңлаешлырак итеп әйтсәк, моңа биш яшшек аракы алып була!.. – Ак фетр итегенә ияргән ниндидер бау кисәгеннән котылгач, кабат сүзен дәвам итте. – Безне кинога кертми җәфалаган Газиз абыйга хәзер егерме тиен дә җитә. Кил әле бирегә, бирим әле үзеңә сразы биш кинолык, бу була – бер сум, кыска и понятно!
Өстенә уңып беткән кызыл ситсадан тегелгән халат, башына төлке бүрек кигән Кыш бабай Әкрам янына бик тиз килеп җитте.
– Кая, күрсәт әле яңа акчаны!..
– Менә кара: саргылты – бер сум, яшеле – өчлек. Аңа ярты литыр аракы бирәләр. Иртәгә кино күрсәт, бөтен авыл карасын, белдеңме? Газиз, ризалашып, Әкрам шахтерның ике бишлеген ялт кына кесәсенә салып куйды.
– Алдашуны не допускать! Читават кебегрәк кеше юкмы биредә? – дип, Әкрам халыкка мөрәҗәгать итте. Киноларны клуб тәрәзеннән генә карый торган балалар, шатланышып, Асылбикәгә күрсәтте. Әкрам Асылбикә янында тукталып калды.
– Алла, нинди матур булып җитешкәнсең!.. Иртәгә бөтен кешеләрне керт. Теге, кем әле… Әхәт белән Мәликне дә онытма. Отчетын үземә бирерсең, белдеңме?
– Нәрсәсен беләсең аның, – диде Асылбикә, исе китмичә. – Кем дип әйтим, Әкрам… абый, син бит минем председателем түгел. Менә председатель булгач, командовать итәрсең…
Әкрам сүзсез калды. Бераз югалып торгач:
– Бүген председатель түгел, ә иртәгә булырбыз. Без кемнән ким! – дип сүзгә нокта куйды.
Бай шахтер концерты моның белән генә төгәлләнмәде, ул баянчы Азаматны, тагын бер көтү кешене кибеткә, Яңа ел бәйрәменә чакырды. Инде йокларга яткан Могыйнны уятып, Нәврүз ир-атлары, Әкрамны мактый-мактый, шахтер акчасына аракы эчте…
Клубта Яңа ел бәйрәме башка вакытлардагы кебек төгәлләнде. Яшел чыршыны урамга алып чыгып көрткә утыртып куйдылар да, кайсы кая китеп барды. Хөсәен белән Ризван – Саратов гармуны чыңлаган кибет янына кәмит карарга тайды. Хәмидә белән Асылбикәне озатучы булмады. «Карт кызлар» статусы алырга өлгергән Илһамия белән Исламия, югары очта яшәүләренә карамастан, ялгыш кына Бәйрәмгол белән Зәйни яшәгән якка атладылар. Беренче булып сүзне Исламия башлады:
– Ну, Бәйрәмгол, мәйтәм, язып та куясың инде үзең, Мостай Кәримнәрең читтә торсын. Син гади халык турында язасың. Өстәвенә, аңлаешлы итеп тә…
Бәйрәмгол бу сүзләрдән исергәндәй булды. Җирле шагыйрь, үзенең иҗатын тагын да киңрәк күрсәтү өчен, яңа әсәрдән өзек укыды:
Безнең Нәврүз зур авыл,
Тирә-ягы – урманнар.
Монда борын заманнардан
Батыр ырулар торганнар.
Зәйни кайту ягына юл тотты. Бәйрәмгол үзенең талантына гашыйк булган Исламия белән Илһамияне озата китте.
Авыл әле бәйрәм итә. Йортлардан сыек кына яктылык сирпелә. Таулардан ниндидер тонык тавышлар ишетелә. Авыл очындагы ферма тирәсендә мылтык гөрелтесе кабатлана. Нәврүзнең барча ир-атларын диярлек җыеп эчерткәннән соң, Әкрам тавыш-тынсыз гына өенә кайтып егылган…
Авыл халкы атна буе Яңа ел галәмәтләре турында сөйләп арыгач, гадәти тормыш башланды. Стройбатта хезмәт итеп бераз акча җыйган Фәрзетдин үз хыялларына чумып йөри. Беренче чиратта, урман хуҗалыгына эшкә керергә, ә аннан соң агач алып өй салырга хыяллана ул. Әкрамның гына планы юк. Ул һәрчак «бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй» дигән принцип белән яши. Акчасы булганда, үзен иркен тота. Әйтерсең лә, аракы эчкәч, аны шайтаннар: «Синең бала чагың ятимлектә үтте, сине кимсеттеләр. Хәзер адәмнәрдән үч ал, без ярдәм итәрбез», – дип котырта. Хәзер аның акчасы бетте. Отпускага бирелгәнен поездда карта уйнап оттырды. Соңгыларын авылдашларын сыйларга тотты, киредән аякка басу өчен, шәһәргә – «гастрольгә» барып кайтмыйча булмас…
…Бәрия шушы авылда туып үсте. Нәсел-ырулары көчле түгел иде, эшләргә дә яратмадылар. Шунлыктан тормышлары да мактанырлык булмады. Башкалар исәбеннән яхшы яшәү өчен, әтисе беренчеләрдән булып колхозга керде. Бәриянең буй-сыны башкаларныкыннан ким булмаса да, сул күзенең кылыйлыгы аның дәрәҗәсен киметте. Шушы кимчелеге аркасында, рәтле егет аңа карамады. Теләккә салам ашатып булмый дигәндәй, болай да хисле Бәрия кимен куймады. МТС тракторчысы белән булган багланыштан соң, Вагыйз туды. Ата-ана кызының гөнаһлы эшләрен хупламаса да, Бәриянең табигатьтән бирелгән халәтен тыеп торырлык түгел иде. Авылның абруйлы карты Мирсат бу галәмәткә: «Шайтаннар үзләренең дәвамчыларының чәчләрен җирән, күзләрен кылый итәләр», – дигән бәя дә бирде. Шәһәрдәге билгесез милләт кешесеннән тапканы да ни өчендер җирән чәчле иде. Аңа Әкрам дигән исем бирделәр. Тора-бара Бәриягә тагын да авыррак атама – «Пүтсез» дигәнен тактылар. Балаларга мондый мохиттә яшәү ансат булмады. Нишләмәк кирәк, күнегә икән адәм башлары. Вагыйз үзенең күңел яраларын табигатьтә, маллар арасында дәвалады. Әкрамның исә укырга сәләте зур булды, шуңа күрә авылдан китәргә һәм начар кушаматлардан котылырга дигән теләк белән яшәде.
…Ул елны Әкрамга унике яшьләр булгандыр, әнисе Нәсыйх атлы берәүне йортка кертте. Әлеге адәмнең куллары, тәннәре төрле сурәтләр белән тулган иде. Нәсыйх үги балаларыннан яшермәде: шәһәрдә эшләгәндә, аны нахакка гаепләп, төрмәгә утыртканнар. Хәзер котылган, имеш, биредә яңа тормыш башларга җыена, ди. Нәсыйх анда-монда күренеп йөрмәде. Хуҗалыкта вак-төяк эшләр башкарды, төннәрен малайларга ат караклары, банк басучылар, төрмәдәге тормыш хакында тәфсилләп сөйләде. Ул һәрчак: «Кеше өчен иң кадерлесе – сәламәтлек һәм ирек», – дия иде. Кулына балта-көрәк алмаган Нәсыйх, балаларга төрле фокуслар күрсәтеп, аларны гаҗәпкә калдыра яки уен карталарын бер кулы белән чәчә дә, икенчесе белән тотып та ала иде. Кыскасы, цирк артисты! Вагыйзның моңа исе китмәде. Әкрам гына, елан авызына кергән җәнлектәй, Нәсыйх тудырган сихри дөньяга атлады. Авторитетның барлык сыйфатларын үзләштерергә омтылды. Кыш буе алар карта уйнадылар. Хәйлә, сизгерлек буенча Әкрам үги әтисеннән көчлерәк тә булып җитеште. Салкын кыш артыннан матур яз килде. Нәсыйх ничек килгән булса, шулай тавыш-тынсыз гына китеп тә барды.
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Әкрам калага китеп һөнәр училищесына укырга керде. Каникул вакытларында да авылга кайтып тормады, чөнки аның «Пүтсез Бәрия» малае буласы килми иде инде.Тепловоз машинисты булырга укыганлыктан, җәйләрен поездларда төрле вазифалар башкарды, үзенең Нәсыйхтан алган «белемен» практикада шомартты. Аз-маз акча туплады.
Вакыт үтә торды. Әкрам болай ярыйсы гына егет булып үсеп җитеште, борынына ис керде. Беренче йөргән кызы Виолетта атлы иде, поляк кызы. Аның алдында Әкрамның сер бирәсе килмәде. Асыл кошны кулдан ычкындырмас өчен, бүләген дә алгалады, киносына да чакырды. Виолеттаның унсигезе тулган көнен ресторанда үткәрергә җыендылар.
Әкрамның ресторанда булганы юк иде. Монда байлар, гел икенче тормыш! Халык бәйрәм итә, әйтерсең лә, сугыш булмаган, җимерелгән язмышлар да, ятимнәр дә юк… Виолетта әрсез кыз булып чыкты, тегесен дә, монысын да таләп итте. Хисләр ташкынына юлыккан Әкрам нишләсен: чыгар тишеген исәпләмичә, кызның көенә генә торды, хәтта җыр да башкарттырды. Менә исәп-хисап ясар чак та җитте. Тупланган мая да, стипендия акчасы да чыгарып салынды, ләкин егерме биш сум җитмәде. Чибәркәйнең дә байлыгы юк икән. Аптырагач, Әкрам Нәсыйх бүләк иткән «Звезда» сәгатен иртәгәгә кадәр заклад итеп калдырырга рөхсәт итүләрен үтенде. Алтмышның теге ягына чыккан юантык гәүдәле администратор соңыннан ризалык бирде.
Кызны иркәләп-назлап ярсыган, тагын да тирәнгәрәк чумарга ният иткән егет нык ялгышты. Виолетта, әти-әниләре күптәннән урыслар арасында яшәсә дә, горур, аны прәннек белән генә алдап булмый икән.
Әкрам иртәгесен, бурычка акча юнәтеп, сәгатен алырга дип ресторанга китте, ләкин хәйләкәр администраторның бирәсе килмәде. Әкрам аның кулларында зәңгәр тушь белән ясалган билгеләрне күргәч, үзенең остазы Нәсыйхны исенә төшерде.
– Әйдәгез, карта сугабыз. Отсагыз – сәгать һәм акча сезгә, – диде ул.
Хәйләкәр күзле, кешеләргә сөзеп һәм сынап карый торган администратор күпне күргән, шактый гына еллар төрмәләрдә баланда ашаган кеше иде. «Саладан килеп, катлаулы шәһәр тормышының асылын аңларга өлгермәгән инородец аңа көч сынашырга тәкъдим ясасын әле! Сытам мин аны, ыштансыз калдырам!» – дип уйлады ул сөенеп. Әмма карт бик нык ялгышты. Әкрам югары дәрәҗәдәге осталар белән уйнарлык егет иде инде. Аңа «иске мәктәп вәкиле»н оту авыр булмады. Сәгать хуҗасына кире кайтты, откан акчаларны ул администраторга бирде.
Картның башына шәп уй килде: киләчәктә бу самородокны файдаланып, акча эшләп булмасмы? Ул Әкрамны өенә чакырды.
Иртәгесен барды егет, якыннан танышты. Аристарх Мифодеевич байлар нәселеннән икән, совет власте нәсел-ыруларын пыран-заран китергән. Кызыл террордан качып, Урал якларына килеп чыкканнар. Казенный йортларны да читләтеп узмаган ул. Әмма түбәнлеккә төшмәгән. Бүген ни гаиләсе, ни туганнары юк, ә яшисе килә. Әкрам бу кешедән күп нәрсәләр белде. Ләкин аңарга яңа остаз белән күп уйнарга туры килмәде. Әкрамны училищены бетерүгә эшкә, аннан соң армиягә алдылар. Армия сафларында да һөнәре буенча хезмәт итте ул. Кем уйлаган аны, илленче еллар азагына кадәр бронепоездлар булыр дип. Ерак Көнчыгыш сопкаларында яшерен хәрби тимер юл гаскәрләре составында өч ел гомерен калдырды ул. Бу вакыт эчендә ник бер мәртәбә увольнениедә булсын! Аннан Воркута шахталары… Җәмгысе биш ел! Хәзер элеккеге танышы янына ярдәм сорап баруы. Исән микән, ни халәттә?
«Мастер» Әкрамны кочаклап ук каршылады. Бирешкән, ләкин күзләре шул ук: хәрәкәтчән, очкыннары сүнмәгән әле. Чәчләр һәм мыеклары кара төскә буялган, өстендә затлы кием. Әкрамның абыйсыннан әҗәткә алып торып юнәткән күчтәнәчләре Аристарх Мифодеевичның күңелен бераз күтәргәндәй булды. Очрашу банкеты фатирдан ресторанга күчте. Әкрам белән аралашу аңа рәхәтлек бирә иде, ни әйтсәң дә, хөрмәт итеп килгән бит. Аристарх Мифодеевич заяга үткән гомереннән зарланды, Совет властен сүкте. «Пенсияне аз түлиләр, ярый әле сукбайларга – киңәшен, процентка акча биреп торам. Зур шәһәрләрдән килгән картежникларга «җирле һәвәскәрләр» белән очрашулар үткәрәм, иначе старику хана!» – дип уфтанып алды. Аннан Әкрам үзенең тормышы белән таныштырды. «Ярар, бергә эшләп алырбыз, таләбем искечә: акчаның яртысы миңа. Сәламәтлек начар, кара көнгә мая тупларга кирәк». Мифодеевичның җавабы шундый иде.
Әзерлек эшләре бер атнага сузылды, аннан уеннар башланды. Хәрәмләмичә генә алар мең сум акча җыйдылар. Биредәге халыкның акчасы беткәч, зур шәһәрләр арасында йөрүче поездларга күчәргә булдылар. Җиңел кәсеп белән кергән акчаларның саны арткан саен, Әкрам комсызлана барды. Үзен башкалардан өстен күрү чире камап әсир итте. Свердловскида үзләре кебек үк начар кәсептә йөрүче грузиннар белән булган очрашу куркыныч төс алды. Болар кешене чебенгә дә санамый торган бәндәләр булып чыкты. Хәрәмләшү, алдау – аларның төп коралы иде. Грузиннар үзләренең бизнесын киң рельсларга куйганлыктан, бригадада ике уенчы, бер сакчы икән. Көндәшләрдән акчаны йә отып, йә талап алалар. Аристарх Мифодеевич, бу хакта сизенеп, акчаларны алып сызу ягын карады. Ә менә Әкрамга, киемнәрен калдырып, поезд тәрәзеннән тышка сикерергә туры килде. Кышкы салкында катып үлүдән аны тимер юл разъезды якын булу гына коткарып калды. Бүтән ул беркайчан да «кара» халык белән мал бүлешмәскә сүз бирде.
Аристарх Мифодеевич кырына Әкрам сәләмә киемнәрдән, таушалып-кыйналып кайтып керде. Рәткә керү өчен аңа хәтта табибка да мөрәҗәгать итәргә туры килде. «Эшләп» алган акча кием-салым алырга һәм ялны шахтерларча тәмамларга да җитәрлек булып чыкты. Саубуллашканда бәхетсез, ватансыз карт Әкрамга соңгы киңәшен бирде.
– Карта уенын «Калиф на час», диләр. Бер карыйсың – бай син, икенче карыйсың – кесәң такыр. Урам эте кебек ач, торырга урының юк… Син яшь әле, минем көнгә калмыйм дисәң, шахтага төш, акча эшлә, гаилә кор. И-и-х, әгәр большевиклар булмаса, мин хәзер дә граф Гарталов булыр идем! – Аристарх Мифодеевич елап ук җибәрде. – Кайтканда-киткәндә кер, ташлама берүк…
* * *
Энесе читтә биш ел югалып торганда, Вагыйз төп нигезне ныгыту ягын кайгыртты. Маллар асрап, көзләрен Өфе, Магнитогорскидан килгән елгыр сәүдәгәрләргә ит сатып, акча җыйды. Тиеннәргә сумнар өстәлде, моның өстенә, көне-төне тир түгеп эшләп, нәтиҗәдә, матур гына өй калкып чыкты. Үзенең дәрәҗәсенә тигез булган башкорт кызына өйләнде. Хатынының һәр эшкә кулы ятып тора, бия сөтеннән кымыз коя, кайнанасына карата да миһербанлы. Көйле тормышка матурлык өстәп, өч малай үсә. Әкрамның «пүтсез» булуына нык борчыла алар. Булган акчаларын җилгә сипте, тормыш корырга да исәбе юк, ахры. Кызлар янына да барганы юк, бар белгәне – үзен бай итеп, өстен итеп күрсәтү. Кара сакал кая барсаң да үзеңнән калмый шул. Артыңны кысып, кешечә яшә генә бит инде шунда! Начар кушамат тагылгач, аннан котылу юк икән. Вагыйз һәм башкорт килене аркасында тормышлары бөтәйгәч, әниләренең дә теле ачылган, анысы да Әкрамга акыл өйрәтә. «Болай булса, бетәсең, бала! Әнә Фәрзетдин дә өй яңартырга йөри, ташы кызып кайткан, күрәсең. Шәмсеҗамал кызына яучылар да җибәргән, дип сөйлиләр. Сиңа да бер якка карарга вакыт, улым, күптән вакыт…» Әкрам әнисенә тозлап-борычлап әйтер иде дә, киленнән яхшы түгел. Дан таралган, яман гайбәт йөри. Шулай да Әкрам сорарга булды.
– Инәй, алай да кемне тәкъдим итәр идең? Бәлки, сиңа таныш Белорет базарыннан эзләп карабыз? Безнең кем баласы икәнне яхшы беләләр бит. Чибәрләр бармый, яманнарга күз төшми, дигәндәй, проблема бар монда, бар, инәй… – дип, Әкрам әнисенә фикерен җиткерде.
Авыл сукбайлары арасында «дәрәҗәсе үскән» Әкрамның үзе хакында фикере югары: өйләнә икән, фәкать чибәргә! Уйлый торгач, ул Яңа ел бәйрәмендә күзе төшкән Асылбикәгә тукталырга була. «Әйттем бит, персидәтелең булам, дип. Монда уйлап эш йөртергә кирәк, уйлап…»
Көннәрдән бер көнне, шактый гына күчтәнәчләр алып, Әкрам белән Вагыйз Асылбикә яши торган очка киттеләр. Авылны икегә бүлеп ага торган инеш аркылы салынган чуен күперне үттеләр. Чит кешеләрне күреп, һау да һау килеп, этләр күтәрелде…
Менә кырыйдан икенче, калай түбәле йорт аларныкы. Зур капка төбе, ишегалды чиста итеп көрәлгән. Анда күпсанлы мал-туар хуш исле печән ашый. Авызына зәңгәр түшле кош капкан олы җирән мәче, үзенең корбанын ташлап, өйалды ишеген тырный башлады. Яңа итекләр кигән Әкрам, күп уйлап тормастан, аны читкә тибеп очырды. Әгәр Бакый чыкмаса, мәче чакырылмаган кунак өстенә ташланырга әзер иде инде. Барча урам песиләрен буйсындырып тоткан башкорт песие нәрсә аңлатырга теләде икән? «Сезгә бәхетсезлек килә, ишекләрегезне бикләгез, бу шайтанны кертмәгез», – дип әйтергә теләгәндер, бәлки…
Хуҗа кеше кунакларны ачык чырай белән каршылады. Сәламнәр алышкач, Вагыйз сүз башлады:
– Минем маллар арасыннан чыкканым юк. Фермадан кайтам, үземнекеләр – ярты ферма. Эшләмәсәң, китереп бирүче юк. Менә синең кебек абруйлы кешеләр белән киңәшләшеп яшәргә кирәк тә бит, вакыт җитми, – диде уфтанып.
– Анысы шулай, Вагыйз энем, дөресен әйтәсең, аралашып яшәүгә ни җитә. Киләчәктә үзеңә җиңелрәк булыр. Хатының уңган, ярдәмгә балаларың үсеп килә. Бу – үзе зур байлык! Энекәшеңне әйтүем, кем уйлаган аны баеп кайтыр дип. Авыл халкына бәйрәм оештырганны, абыйсына да бераз тамызгандыр әле?
Вагыйз сер бирмәде:
– Да, да, бирде, инәй сандыгына салып куйдык, яңа, зур өй салырга дип, – диде.
Абыйсыннан хуплау алгач, Әкрам үзенең ничек итеп «мул» тормышка ирешүе турында борчак сибәргә тотынды. Өстәлгә сый-хөрмәт, күчтәнәчләр менгәч, аралашу тагын да җанлана төште. Чит җирләрдә биш ел йөргән егет, имеш, армиядә аеруча яшерен хәрби бурыч үтәгән, Ватанга күмер җитмәгәч, партия чакыруы буенча төньякка юллама буенча китеп барган. Бер километр җир астына төшәргә күпләрнең батырлыгы җитмәгән, ә менә ефрейтор Әкрам Тимушкин курыкмаган. Караңгы забойда күмер чабарга да керешкән. Алар чыгара торган антрациттан кокс эшлиләр, ди, ә анысын яндырып, корыч эретәләр икән. Хезмәт хакына килгәндә, аена хәзерге акча белән биш йөздән дә ким чыкмый.
…Бәләбәй аракысы Вагыйз белән Бакыйның да телләрен ачты. Эчкәч үзгәрә Әкрам. Эчендәге шайтаннары котыра башлый, шунлыктан сынатасы килми. Ул эчкән атлы булып кына утыра. Мировой егет һәм аның абыйсы өйләренә соңарып кына кайтырга чыктылар. Вагыйз гәүдәгә сыек күренсә дә, сынатмады. Фронтовик Бакый белән бертигез эчсә дә, ник бер ялгыш сүз ычкындырсын. Бу кадәр мактануларына Әкрамга тот та орден бир. Кыз сорау хакында сүз чыкмаса да, чыгымнар үзен аклады шикелле. Хәзер очрашуның икенче өлешенә әзерләнергә кирәк.
Бакый, исерсә дә, эчтән генә үзенчә фикер йөртте. «Болар тикмәгә генә йөрми. Асылбикәне күзләргә килгән болар, кызыкаем үзе сизенә микән?» Әтиләре саташа-саташа йокыга киткәч, Асылбикә белән әнисе төне буе серләшеп чыкты. Нишләргә? Бу ристанга алма кебек кызыбызны биреп, аны бәхетсез итмәбезме?.. Тыштан болай ялтырый, ә эчтән әниседәй бозык булмасмы?
Атна шул килеш үтте. Гыйнвар суыклары тагын да көчәйде. Таулардагы чыршы, нарат, карагай һәм башка агачлар сыкыга төренде. Басулар белән тауларны тиз генә аерып та булмый, бары да ап-ак киемдә. Ирәмәл өстендәге кояшның ике ягында аксыл-сары төстәге шарлар барлыкка килгән. Димәк, көннәр әле тагын да суытачак. Мондый вакытта халык малларын җылырак урынга күчерә, төннәрен чиратлашып карый.
Нәврүз халкын кыңгыраулы Саратов гармуны тыңлатып гаҗәпкә калдырган икенче «герой» – Фәрзетдин эшне тагын да кызурак тотарга булды. Керәшеннәр Нардуган бәйрәмен билгеләп үткәннән соң, өйләнергә дигән карарга килде. Дөресен әйткәндә, әнисе Шәмселбанат еш авырый. Тормыш кору өчен көчле кыз кирәк. Фәрзетдингә моны хәл итәргә туган-тумача ярдәм итте. Нәврүздә һәм якын-тирә авылларда унсигез белән егерме арасындагы кызларны барлап чыккач, балта остасы Хәсәнша кызы Камалиягә тукталырга булдылар. Хәсәнша үзе дә – коеп куйган баһадир, балалары да тормыш итә торганнардан. Фәрзетдин булачак кәләшен читтән дә күзәтте, клубтан озата да барды. Беренче көннән үк «борчаклары пеште» аларның. Исе дә, хисе дә бер-берсенекенә туры килде. Уңган егетнең авылда калырга дигән теләген белгәч, районга йөри торган матур кошевкасын кыз сорарга бару өчен биреп торырга да кызганмады колхоз рәисе.
Тауларны эх дигәнче чабып үтә торган токымлы айгыр җигелгән чана юан бүрәнәләрдән төзелгән биш почмаклы йорт янына тукталды. Аннан соры төстәге мамык шәл ябынган Шәмселбанат, туганнары Каюм һәм Фәрзетдин төште. Кияү егетен танырлык та түгел. Ул кара шинельдән, погоннарына «СФ» дип язылган. Башында – диңгезчеләр кия торган бескозырка, тасмада «СЕВЕРНЫЙ ФЛОТ» хәрефләре ялтырый. Флотка хезмәткә алынып, Котыпка якын урнашкан Зур җирдә алар диңгез корабларына хезмәт күрсәтә торган төрле биналар салдылар. Эше авыр булса да, акчасын да бирделәр. Кияү егете гармунны чыңлата-чыңлата ниндидер көй сыгып чыгарды… Кадерле кунакларны каршыларга эчтәгеләр, өсләренә нәрсә эләксә, шуны киеп, урамга чыкты. Фәрзетдин йорт хуҗасына честь бирде, фронтовик Хәсәнша, үзенең сугышта үткән елларын искә төшереп, каушый төште һәм уң кулын, сизмәстән, чигәсенә якын китерде.
Фәрзетдинне һәм аның нәсел-ыруын яхшы белгәнгә, кызның әти-әниләре берсүзсез риза иделәр. Табын артында никах, кыз алып кайту, язылышу кебек күңелле мәшәкатьләрне оештыру мәсьәләләре дә хәл ителде. «Исән-сау яшәсәгез, йортын да салырсың, кияү. Ярдәм – бездән». Булачак бабайның фатихасы шул булды.
Бер атнадан Камалия килен булып төште. Ата-бабадан калган матур гадәт буенча, кияү мөлдерәмә тулы ике чиләк чишмә суын, өеннән үзләренә кадәр тамчысын да түкмичә алып кайтып әнисенә тапшырды Камалия. Яшьләр аны җырлап озата барды. Алар арасында Илһамиянең ризалыгын алып, тормыш корырга сүз бирешкән Бәйрәмгол, Исламия белән дуслашып киткән, запаска чыккан танкист Зәйни, Асылбикә һәм аның ахирәт дусты Хәмидә, аннан Ризван, Хөсәен дә чакырылган иде. Матур йоланың фәлсәфәсе гади: беренчедән, кыз очланмаган, саф; икенчедән, кияү, син бу хәзинәне кадерләп сакларга тиеш! Шул ук көнне Мәннән бабай никах укыды. Авыл советына төшеп, бәхетле парның кавышуын рәсмиләштерделәр дә. Кичен туй булды. Әкрам бу вакыйганы җентекләп күзәтте. Тиздән аның үзенә дә бу чарада баш герой булырга туры киләчәк бит.
Туйдан соң Әкрам Асылбикәне озата китте. Кыз бу юлы, Яңа ел бәйрәмендәге кебек, һавалы түгел иде инде. Хатын-кыз психологиясен яхшы үзләштергән картежник Асылбикә алдында итагатьле булып күренергә тырышты, сакланып кына күргән-белгәннәре турында сөйләде. Алтын-мәрҗән күргәч, фәрештәләрнең дә күзләре ялтырый башлый диләр. Әкрам каладан рубин кашлы йөзек һәм алкалар да сатып алды. Мондый бүләкләрне күрмәгән Асылбикә тәмам биреште. Тәмугка үз теләге белән атлаганын сизми дә калды. Мескен кыз бала бу зиннәтле байлыкларның кәрт уйнап алынганын белми иде әле.
Ун көнләп вакыт үткәч, «Пүтсез Бәрия» малае, моннан күп еллар элек язылган сценарий буенча, Асылбикәне алып кайтты. Туй булган төнне, таудан бүреләр төшеп, нәселле колыннарны бугазлап китте. Нәврүз картлары моны начарлыкка юрады. Сугыш китергән бәхетсезлекләрдән әле дә булса арына алмаган Бакый бөтенләй югалып калды. Белгән догаларын укып, Аллаһы Тәгаләдән кызларына бәхетле тормыш теләде. Кияве биргән гөнаһлы акчаларны кая куярга белми җәфаланды ул. Атна-ун көн узгач, төш күрде. Ап-ак киемгә төренгән бер бабай телгә килеп әйтте:
– Башы начар булса да, азагы яхшы булыр. Асылбикә үзен кадерләп саклый торган иптәшен табар. Ходай аңа сынау бирде, ул аны үтәчәк…
Буласы булган, буявы сеңгән, дигәндәй, ата-ана һәм сеңелләре күз карасыдай саклаган Асылбикәне билгесезлеккә елап озатып калдылар. Туй бүләкләре, күчтәнәчләрнең чамасыз күп булуы аркасында, Воркутага поезд белән барырга кирәк дигән карарга килде Әкрам. Болай да күңеле төшкән яшь хатын күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиргә китүне бик авыр кичерде. Асылбикәне юатырга тырышып, Әкрам: «Без бит Уралдан еракка китмибез. Поляр Уралы күренеп кенә тора, җитмеш чакрым чамасы булыр», – диде. Күчеп утырасы поездны көтәргә вакыт күп булганлыктан, алар Мәскәүне карап йөрделәр. Кызыл мәйданга барып, мавзолейны күрделәр. Тимер юл өстендә тирбәлү дүрт көнгә сузылды. Котлас дип аталган җирдән составны күмер ягып хәрәкәткә китерелә торган паровозга тактылар. Пассажирлар ташкүмерне сулап кына калмады, вак тузан, кием аркылы үтеп, бөтен тәнгә кереп тулды. Тепловоз машинисты Әкрам гына моны уңай кабул итте. «Күмер исе хәзер миңа якын инде, кеше ияләнә бит, сиңа да ошар», – диде. Ниндидер станциядә ул үзенең «һөнәрдәшләре» янында да булып килде. Авыр һәм җаваплы хезмәт. Тормыш армиядәге кебек: ашаталар, ләкин ирек юк. Без бит синең белән табигать балалары – ирекле бөркетләр!
Воркута аларны көчле бураны белән каршылады. Өстәвенә, һава суларлык түгел, ниндидер янган әчкелтем ис килә. Монысы шахталардан өскә күтәрелгән таш һәм күмер янганнан барлыкка килә икән. Әкрам бер танышларына башлы-күзле булуы хакында хәбәр җибәргән иде. Ул Асылбикәне шуларга алып барырга булды. Кумаслар, яши башлагач, күз күрер, дип уйлады. Хуҗабикә Гөлсем – татар, ире Зәки – казах, ул да безнеңчә яхшы сөйләшә. Ике малай үстерәләр. Алып килгән күчтәнәчләрдән авыз иттеләр, Зәкигә кымыз белән ат казылыгы бик ошады. Яшьләргә ул үзенең туган якларын искә алып сөйләде. Сугышта катнашуы, пленга эләгүе, аннан Воркута лагерьлары хакында… Ватан өчен кан койган солдатларның батырлыгын Сталин шулай югары бәяләгән: 1953 елны, биредә эшләү шарты белән, «иреккә» чыгарганнар. Фронтта татарларның аеруча күп кырылуы нәтиҗәсендә, Гөлсем кебек сылу кызларга егетләр җитмәгән. Менә шуңа күрә авыл кызлары, иптәш эзләп, төрле якларга таралышкан. Башка милләт вәкилләренә кияүгә чыкканнары өчен аларны гаепләү, мөгаен, зур хатадыр. Гөлсем бирегә апасы һәм классташы Галия белән килгән. Апасы татарга кияүгә чыккан, болар казахлар белән кушылып, матур гына яшәп яталар. Сугыш кызларны сөйгәннәреннән аерды, башка золымнар да китерде. Бер кесә арыш өчен әнисен төрмәгә тыктылар, әтисе фронтта һәлак булды. Хәтта кабере дә билгесез. И, бәхетсез илнең мескен балалары…
Гөлсем, Әкрамның биредә ирекле яшәвен, пүтсез хатын-кызлар артыннан күп чапканын яхшы белгәнлектән, Асылбикәне күргәч, аптырашта калды һәм аның турында «бәхетсез бала» дип уйлады.
Иртәгесен Әкрам Асылбикәне шәһәр белән таныштырып йөрде. Воркута боҗрада урнашкан уналты шахтаның башкаласы кебек икән. Һәр шахтаның үз поселогы бар. Аларда балалар бакчалары, мәктәпләр, кибетләр урнашкан. Тулаем алганда, яшәү өчен уңайлыклар тудырылган. Шәһәрдә ике һәм биш катлы йортлар күбрәк булса, поселокларда – бараклар. Әлеге биналарны иректән мәхрүм ителгәннәр төзи. Биредә мәңгелек туң булганлыктан, бараклар астына бер метрлап таш түшиләр дә агач борыслар урнаштыралар. Алар өстенә биш метрлы балка утыртыла, һәм ике яклап такталар тезелә. Уртасына янган күмердән хасил булган шлак салына. Чиратта – түшәм, түбә, идән, ишек-тәрәзә. Ошбу корылма буран һәм салкыннардан саклый. Ашата-эчертә торган яхшы мич – һәр фатирның яшәү чыганагы. Соңгы елларда бүлмә стеналарына дранча кагылып, измә белән сылана. Уңган хуҗалар стеналарны акшарлыйлар да махсус роликлар ярдәмендә төрле бизәкләр төшерәләр. Гөлсемнәр әнә ромашка чәчәген сайлаганнар. Баракларда, гадәттә, дүрт гаилә яши. Салкын су һәм туалет – тулаем кулланылышта. Юыну өчен гомуми мунчалар бар. Әкрам эшли торган урын «40 нчы шахта поселогы» дип атала. Биредә украиннар, литва, эстон, латыш, Идел буеннан куылган немецлар яши. Күпчелекне урыслар тәшкил итә. Саный китсәң, чуаш, коми, француз, кытайлы, кореялы, яһүдләр дә бар… Татарлардан – биш гаилә. Иң абруйлысы – медпункт мөдире Гафур Дашкин. Башкалар аңа исем-отчество белән дәшсә, Урта Азия халыклары һәм татарлар «Дашкин абый» дип йөртә. Башкортстан якларында туып үскән врач хатыны Җәмилә белән ике кара малай үстерәләр. Исемнәре дә ул якларныкы – Радик һәм Рудик. Гөлсем үзе эшләми, ирен хәстәрли, балаларын карый. Икенче көнне ул киңәш-белеш итәргә яшьләрне медпунктка алып китте. Дөрес, Әкрам биредә дә «үз» кеше. Якташы эчеп эшкә чыкмаган көннәрдә шактый гына «выручать итте» ул аны. Бәләкәй буйлы, җитез хәрәкәтле табиб кунакларны шатланып каршылады, тормышлары белән кызыксынды. Асылбикә белән танышкач, сүзсез торды. Хәлләренә кереп, Асылбикәгә вакытлыча санитарка булып эшләргә тәкъдим итте. Тору өчен медпунктның икенче ягында буш бүлмә күрсәтте.
– Торып китәргә менә дигән урын. Соңрак дипломың буенча эшкә керерсең, сеңлем. Турысын әйтим, Әкрамың гади кеше түгел, бик азгын. Тормыш итәсең килсә, кулда тот, – дип, киңәшен дә бирде. Башта врач шундый асыл кошның ябалак кулына эләгүе кызның берәр ялгышындадыр дип уйласа, соңрак Асылбикәнең матур сүзләргә алдануын чамалады. Дашкин кунакларны шахтаның кадрлар бүлегенә алып китте.
Бер атна дигәндә, Әкрам белән Асылбикә яңа урынга күченделәр. Поселокта яшәүче татарлар яшь гаиләгә кем нәрсә белән булдыра ала, шулай ярдәм итте. Тәрәзә пәрдәләре, чаршаулар эленгәч, иске түгәрәк өстәл һәм пружиналы тимер караваттан башка җиһазы булмаган бүлмәгә яктылык иңгәндәй булды. Дашкиннар дүрт урындык һәм савыт-саба бирде. Хөснулла, белгән догаларын укып, яшьләргә бәхет-саулык теләде. Соңыннан ир-атлар үзләренең яңа урында ничек итеп тормыш башлауларын искә төшерде. Һәммәсе дә Дашкин абыйларына рәхмәт әйтте. Әти-әниләре белән килгән бер көтү бала ярым буш бүлмәдәге ирекне үзенчә файдаланды – төрле кыяфәтләргә кереп уйнады. Балачагыннан эшләп үскән Асылбикә монда да тик утырмады, бөтен җирдә чисталык булдырды. Медпункт мөдиренә төрле документлар тутырырга, аптекадан дарулар алып кайтырга булышты. Асылбикә тулы гаиләдә ата белән ана назын тоеп үсте. Аларның бер генә тапкыр да авыр сүз әйтешкәнен күрмәде. Әтисе хәмер белән бик дус түгел иде. Гомумән, Нәврүз халкы кымыздан кала бүтән әйбер кулланмады кебек. Ә монда шахтерлар күп эчә икән. Өйләренә кайтып тавыш чыгару, хатыннарына кул күтәрү дисеңме? Аяк-кулларын өшетеп килгән сукбайлар да хәттин ашкан. Күңеленә авыр булганда, Асылбикә Дашкин абыйсы белән серләшә.
– Бирегә акча эшләргә килә халык. Хезмәт хакына илле процент өстәмә, аңа ел саен «северный» да кушыла. Ун еллап яшәгәннән соң, күпләр туган якларына кайтып китә. Йорт салып, балалар үстерү өчен. Төрмәләрдән исә бозылып чыгалар. Гаиләләрен ташлап килүчеләр дә күп. Күбесенчә алар аракы эчә. Соңгы елларда татарлар да хәмергә үрелә башлады. Сау-сәламәт халыкка нәмә җитми?!
Асылбикәнең Әкрам хакында күбрәк беләсе килә.
– Берәү дә фәрештә түгел-түгелен. Әмма моның эчендә шайтан утыра. Ул бит әтисен дә белми, шуңа күрә бөтен дөньяга нәфрәт белән карый. Әнисе аркасында, хатын-кызга мөнәсәбәте имансызларча. Аңа гаилә җылысы, ана назы җитмәгән. Син аны булдыра алырсыңмы? Ходай түземлек бирсен үзеңә, – ди Дашкин абыйсы.
Әле тормышлары башланып кына килә, ире турында нинди ачышлар ясар икән?.. Авылның иң чибәр кызы, техникум бетергән горур Асылбикә сарык тиресе ябынган эткә үзенең сафлыгын бирдемени соң? Димәк, иреннән барын да көтәргә туры килер. Өстәвенә, авырга да калды менә. Ә бит гүзәл кыз бала, бердәнбереннән саф хисләр, мәхәббәт, наз алу өчен үзен киләчәк тормышка әзерләде. Ул моңа хаклы түгелмени?!.
Бер ай вакыт икеләнүләр белән үтте, ләкин ике арадагы багланышлар уңай якка үзгәрмәде. Тормышка карашлары, уй-фикерләре буенча да капма-каршы булып чыктылар. Аена бишәр йөз акча эшләүче шахтер, нигәдер, хатынына йөзне генә бирде. Асылбикә үзенең йорт җиһазлары алырга теләген белдергәч, Әкрам: «Авылга кайтканда алган бурычларны бирдем», – дип, сөйләшүгә нокта куйды. Хатынының авырлы булуын белә торып та, ир кеше үзенең тәртибен үзгәртергә ашыкмады. Аңа гаилә кирәк тә түгел иде бугай.
Март азакларында поляр төнне кояшлы көннәр алыштырды, тик шулай да Төньяк диңгезләреннән карлы бураннар әледән-әле булгалый иде. Эшләрен тәмамлагач, Асылбикә урамга чыга да офыкка текәлә. Анда акка төренгән таулар күренә. Болар бит – Урал тауларының дәвамы. Аннан бик озак төшкәч, Ирәмәл, аннан Җаек елгасы агып чыга. Битләреңне шунда юасың да чәчәкле болыннарны айкыйсың. Хыяллар, хыяллар… Әлбәттә, кайтачак ул туган якларына, һичшиксез, кайтачак! Асылбикәнең күңелен күтәреп, сеңелләре атна саен хат җибәрә. Ул, Әкрамның эштән соң каяндыр эчеп кайтуын көтеп, елый-елый җавап яза: «Исәнмесез, минем өчен кадерле булган атаем һәм инәем, сеңелләрем Әсмабикә белән Йәмбикә! Сезне бер күрергә тилмереп хат язучы Асылбикә булыр…» Асылбикә үзенең алтын-мәрҗәннәргә, купшы сүзләргә ышанып, кәкре борынлы, ябалак күзле, җирән «Пүтсез Бәрия» малаена алданганлыгына гарьләнеп, ачы яшьләрен түгә. Бераздан хатын кабат дәвам итә: «Без бүгенге көндә яхшы гына яшәп ятабыз…»
«Үзе абынган – еламас», дигәндәй, аны бит көчләп кияүгә бирүче булмады. Хәзер зарланып ни файда! Түзәргә кирәк, аннан җае чыкмый калмас…
Вакыт уза торды. Тундра кардан арынып яшеллеккә төренде. Поселок кырыендагы матур күлләргә, бала чыгарырга дип, берсеннән-берсе матур су кошлары килде. Асылбикә эшләрен тәмамлый да, күңелен бушатырга дип, Гөлсем апаларына, аннан мунча янында яшәүче Гайниҗамалларга китә. Гайниҗамал – Казан алды районнарының берсеннән. Тормышка чыгып караган, әмма уңмаган. Аннан соң, кызын әнисенә калдырып, шахтерга кияүгә чыккан. Бүгенге тормышыннан канәгать, ире Гарифулла аны үлеп ярата. Уртак мәхәббәт җимеше булып, дөньяга Дамир аваз салган. Әтиләре «җим ташый», әниләре гаиләне ашата-эчертә. Аларның күршеләрендә Толик атлы урыс яши икән. Кулыннан эш килсә дә, эчәргә ярата ди. Чыдый алмагач, хатыны Шура, игезәк кызларын алып, туган якларына кайтып киткән. Толик халыкка йорт җиһазлары эшләп сата. Кара төстәге ясалма күннән эшләнгән диванны Гарифулла сатып алган. «Бала карау – бер рәхәтлек. Шунда имезәсең дә, ятып та аласың», – ди хуҗабикә.
Чистай якларыннан килгән Миша белән Настя да яши биредә. Гаиләләре бөтен, ике бала үстерәләр, әмма ире хатынын көнли. «Ник матур кызга өйләндең, менә минем исем дә китми», – ди Гарифулла. Миша 8 Март бәйрәменә хатынына үзе алып биргән чәшке якалы пәлтәсен балта белән чапкалап бетергән. Начтүк хәзер телогрейка киеп йөри икән. Асылбикә, ник килгәненә үкенеп, торакларына кайта. Ярый әле Әкрам турында гайбәт сатмады. Асылбикә ире хакында күп ишетте, клуб мөдире Галина Михайлова белән дә яшәп алган икән. Кай җиренә кызыккандыр әлеге марҗа?
Җай табып, Асылбикә иренә татарларның биредә дус-тату яшәүләре турында сөйли.
– Бәлки, диван алыргадыр? Бала тугач, кая ятарбыз?
– Алырбыз, дип әйттем бит. Нигә кирәк ул ниндидер плотниклар ясаган сәкеләр. Алгач, фабричный булсын, затлы булсын! – дип җавап бирә Әкрам.
– Нигә акчаңны бирмисең, безгә бит җиләк-җимеше дә кирәк. Кояш нуры күрми яралган бала сау булырмы соң? Эчүеңә, кайдадыр кәеф-сафа коруыңа без гаеплеме?!
Асылбикәнең сораулары җавапсыз кала. Тормышның башы шундый булгач, аның азагы нинди булыр икән соң? Әллә инде барына да төкереп, Нәврүзгә кайтып китәргәме? Бәхетсез яшь хатын әнә шулай баш вата. Моның ниндидер чишелеше булырга тиештер бит?!
Тундрада җәй бик кыска, нибары ике ай гына. Анда да һава торышы көненә биш-алты мәртәбә үзгәрүчән. Шуңа да карамастан, табигатьнең муллыгы җылы яктан килгән кош балаларын очып китәрлек дәрәҗәгә җиткерә. Асылбикә Ирәмәлнең өсләрендә генә очрый торган кара-зәңгәр төстәге күк җиләк, кура җиләген хәтерләткән марошканы җыеп кайнатма әзерли, чәй тәлинкәсе кадәр зурлыктагы ак гөмбәләрне кышка тозлый. Табигать хәзинәләре белән Дашкиннарны сыйлый. Җомга көнендә балалары белән Гөлсем, Гайниҗамал, Настя, Җәмилә мунчага баралар. Шимбә – хатын-кызларныкы, якшәмбе – ирләрнеке.
Кыска аяклы, биле белән күкрәкләре бергә тоташкан Гайниҗамал Асылбикәнең бөтен яктан камил булган зифа буена карап соклана.
– Сиңа Ходай акбүз атка атланган Шәһризадәне бирмәгән, бәхет дигәнең булмагач! – ди.
Гайниҗамал чабынырга ярата.
– Минем халәтем шундый булганга, Гарифуллам тәкатьсез ярата да инде мине…
Мунчаның бер почмагында тәннәренә төрле сүзләр язылган, төрле сурәтләр ясалган матур гына ак тәнле хатыннар да юына. Болар барысы да лагерьларда утырып чыккан икән. Балтыйк буйларыннан, Көнбатыш Украина, Белоруссия, Польша кызларының кайберләре кеше үтергән, угрылык белән шөгыльләнгән җинаятьчеләр – төрмәдә утыру дәверендә тәннәрен шушы хәлгә җиткергәннәр. Иреккә чыккач, тормыш корганнар. Балалары, халык алдында хәзер оят бит. Күбесе, кислоталар кулланып, бу сәнгатьтән арынган, ләкин тулысынча котыла алмаган. Аеруча юынганнан соң аермачык күренә. Шунлыктан мунчага җомга көнне киләләр икән. Бер гаепсезгә меңәрләгән хатын-кызларны Абезь лагерьларында урман кистергәннәр, соңыннан Воркута шахталарына китергәннәр… Менә сиңа ана, хатын-кыз бәхете!
Август азагында шахтерларның һөнәри бәйрәме. Аны ел саен зурлап билгеләп үтәләр. Планнарның арттырып үтәлүенә куанып, шахта директоры Павел Линцевич бәйрәмне елга буендагы стадионда үткәрергә дигән карарга килде. Башта котлау, алдынгыларны бүләкләү, концерт, спорт уеннары, соңыннан табын артында аралашу. Ашау-эчү мулдан булгач, шахтерларның күбесе, мичкәнең төбенә төшкәнче, «Ерш», «Северное сияние» эчә. Әлбәттә, аягыңны юрганыңа карап сузасың. Кызганычка каршы, эчкә шайтан кергән саен, аяк үсә, ә юрган кечерәя бара. Әкрамга бүген Витя Пшеничниковка премия тапшырулары ошамады. Метр ярымлы Тамбов егете җавабын тиз бирде: «Прогул ясыйсың, сиңа нинди бүләк!» Турысын әйткәч, кылтык Әкрамга ошамады, әлбәттә. Сүз артыннан сүз китте: мин кем дә син кем… Әтәч кебек очынып, тиз хәрәкәтләр белән, ул Витяның борынын җимереп тә өлгерде. «Бүрене» яклаучылар күп, шуңа күрә участок башлыгы Бутейко ыгы-зыгыны зурга җибәрү ягында түгел иде. Ул күмер чабу комбайнчысы, запастагы капитан Ибраһим Кәбировтан сугыш чукмарын озатып куюын үтенде. Озын гәүдәле, нык мускуллы Ибраһим, җилтерәтеп дип әйтерлек, Әкрамны мәйданнан алып чыгып китте. Шахтер исерек булса да, пиджак кесәсенә бер шешә аракы, колбаса тыгарга өлгерде. Аңлашуның мондый юнәлеш аласын көтмәгән Әкрам аптырашта:
– Син кем, мусормы? Мине кая алып барасың?
– Юк, минем исемем Ибраһим булыр, сине озатырга куштылар.
– Татармыни, алай булгач, мине ник кыйнаттың? Татар бер-берсен якларга тиеш. Бу егетләрчә түгел!
Калкулыкны менгәч – автобус тукталышы, ике катлы кибетне узгач, сулда – шахтага керә торган юл. Аннан медпунктка да ерак калмый. Ибраһим бу адәмне өенә кадәр озатырга кирәк, дигән карарга килә.
Коңгырт-соры төстәге барак. Әкрам шушында яши икән. Бик чакыргач, Ибраһим керми булдыра алмады. Бүлмә эче ярымбуш, уртада – өстәл, стенага терәп ике урынлы тимер карават куелган, мич янында – савыт-саба куя торган иске шкаф. Эңгердәге кебек ярымкараңгы. Аягына олы киез итекләр, өстенә фуфайка кигән ханым кунакка карамый гына исәнләшкәндәй булды. Шахтер хатынына коры гына:
– Асылбикә, бу – безнең якташ, исеме – Ибраһим. Бик ямансулыйм ди. Бер дә булмаса, чәй белән сыйлыйк, ичмасам.
Хатын өстәлгә ике стакан, кайнатма китереп куйды.
– Бүтән нәрсә юкмыни? Онытканмын да икән әле. Участок начальнигы Бутейко үзе бирде, яхшы эшләгән өчен бүләк, – дип, кесәсеннән бер ярты аракы һәм колбаса алып өстәлгә куйды Әкрам.
– Әйдә, шахтерлар бәйрәме өчен салыйк әле, – дип, ярты стакан аракыны голт итеп эчеп тә куйды. Ибраһим исә, әдәп саклау йөзеннән, стаканны күтәрде. «Кайдан», «кайчан» кебек гадәти сүзләр алышкач, кунак китү ягын карады.
Ишекне ябарга Асылбикә үзе чыкты. Аларның күзләре очрашты. Ибраһимның тәне аша ток узгандай булды. Нинди яшь, нинди моңсу, ялварулы караш…
Асылбикәнең йөрәген дә аңлатып булмый торган хисләр биләп алгандай булды. Киләчәк тормышка ышаныч югалып барганда, ошаган кешене очратырмын дип кем уйлаган…
Ибраһим Әкрамның әче итеп сүгенүеннән айнып, Асылбикәгә «сау булыгыз» дип кенә әйтә алды. Тышка чыккач, шактый вакыт тораташтай басып торды. Салкын җил шахта ягыннан сасы ис ташый. Тын кысыла… «Салкын – апа, ачлык – абый түгел» дигән төшенчәне Ибраһим хәзер генә аңлый башлады кебек. Казанга кайтып китәсе калган… Әле генә булган очрашуны күз алдыннан кичергәч, ул автобус тукталышына таба юнәлде…
Дөньяга аваз салган һәр бала үзенчә, кабатланмас була, дигән фараз яшәп килә. Әмма балаларны берләштерүче сыйфатлар да җитәрлек. Әйтик, һәр адәм баласы гадел, намуслы булырга, гаиләсен, Ватанын сакларга, тормыш иптәшен, әти-әнисен хөрмәт итәргә, милләтенә лаеклы алмаш әзерләргә тиеш. Татар гасырлар буе шушы иман буенча яшәде, бәйсезлеген югалтса да, тарихта исемен саклый алды. Ибраһим да шул тәгълимат буенча тәрбияләнде.
Казан алды районнарының берсендә утызынчы еллар ахырында туды ул. Әтисе Әмирхан – тракторчы, әнисе Гамилә – төрле эшләрне үтәүче. Бик дан яшәмәсәләр дә, гаилә дус-тату, ашарга бәрәңгесе, сөте-ипие җитәрлек иде. Аннан әниләре Зөбәйдә белән Гамирны алып кайтты. Барлык хыялларны җимереп, сугыш килде.
Бронь бирүләренә карамастан, Әмирхан фронтка китте. Аеруча беренче вакытта кемнең кемлеген карап тормадылар. Әмирхан Кәбировны артиллерия полкына җибәрделәр. Танкка каршы ата торган 45 миллиметрлы пушкага снаряд биреп торучы иде. Бәрелешләрдән күбесенчә зыян күреп чыга иделәр. Тора-бара Кәбиров наводчик булды. «Сугыш алласы» дип йөртелгән бәләкәй калибрлы ату коралын кайда ат белән тарттырып, кайда этеп, Польшага кадәр барып җиттеләр. Вакыт узган саен, фрицларның да осталыгы артты. Бәрелешләрнең берсендә, туры наводка белән ату нәтиҗәсендә, пушкалары «күккә очты». Расчет командирын җирләделәр, Әмирхан да каты җәрәхәтләр алды. Аякка басу өчен әле күп кенә операцияләр кичерергә туры килде. Туган якларына кайтканда, аның бер кулы юк, авызы кыйшайган, тавышы пышылдап кына чыга иде. Туган якның сихәтле һавасы, әнисенең хәстәрләре нәтиҗәсендә, Әмирхан аякка басты. Озак та үтми, аны МТСка тәэминатчы итеп алдылар. Балалар инвалид әтиләренең сугышта күргәннәрен ишетеп үсте. Хәтта Зөбәйдәсенә кадәр снарядларның нинди төрдә булуларын белә иде. Ибраһим урта мәктәпне тәмамлаганда, үзенең артиллерия офицеры булачагын чамалый иде инде. Әтисе моңа сөенде генә. «Сугыш бүтән булмас, Аллаһы боерса, ләкин әзер булырга кирәк», – дигән фатихасын бирде. Егет яхшы укыганга, Ленинград Югары Артиллерия училищесына барырга булды.
Имтиханнарны уңышлы тапшыргач, Ибраһим Кәбиров курсант итеп кабул ителде. Уку дәверендә әтисе искә ала торган пушкалар тарихта гына калган иде. Танклар камилләшә, аларны сафтан чыгару өчен тагын да куәтлерәк пушкалар җитештерелә. Алар кулланышка керүгә, танкларны тагын үзгәртәләр. Нәкъ офык артыннан куып барган кебек. Моны күздә тотып, чит илләр идарә ителә торган реактив снарядлар уйлап чыгардылар. Хәер, безнең илдә дә җитештерелә иде алар. Яхшырак укучы курсантларны шушы юнәлештә укыта башладылар, алар арасында Ибраһим да бар иде. Дүртенче курста аларны югары дәрәҗәле хезмәт көтәчәк, дип ышандырдылар. Иң мөһиме, булачак офицерлар бөтен яктан да өлгер булсыннар.
Ибраһимга очраклы рәвештә дип тоелса да, бу бик үк дөрес булмас. Бервакыт аны Эрно Оскаровна дигән теш врачы үзенең кызы Светлана белән таныштырды. Табиб курсантларга медицина хезмәте күрсәтә. Әтиләре – көчле юрист. Яһүд милләтеннән булган әти-әни кызларын, нигәдер, авылдан чыккан татар малаена бирергә булдылар. Моның сәбәбен соңыннан Света «Әгәр минем сүзне тыңласаң, генерал булырсың», дигән тирән мәгънәле сүзләре белән төшендерде. Шулай итеп, инглиз теле укытучысы Светлана Якубовна Бальдерман үз фамилиясен Кәбировага алыштырды.
Яшь гаилә Мәскәү янындагы яшерен частька хезмәткә китеп барды. Офицерлар тулай торагыннан бүлмә дә алдылар. Хезмәт «секретный» дип аталса да, анда фәкать яңа типтагы ПТУРСлар җитештерелә һәм чит илләргә сатыла иде. Бу төр снарядларның койрыгына идарә ителә торган корыч чыбык беркетелә һәм махсус экран белән «объектка» җибәрелә. Һәр снаряд мишеньне юкка чыгара. Танк бәясе миллионлаган сумнар белән исәпләнсә дә, реактив снарядлар күпкә арзан иде. Шуңа күрә реактив установкалар җитештерүне кулай күрделәр. Хезмәт уңышлы бара, өстәвенә, чит илләргә командировкага да җибәрәләр. Акча җитәрлек, үсәргә дә мөмкинлек бар. Ләкин илбашы Никита Хрущев үзенә властька килергә ярдәм иткән маршал Георгий Жуковтан куркып кала һәм офицерларны «әрәмтамаклар» дип, Совет Кораллы көчләрен миллионнан артык кешегә кыскарта. Йөзәрләгән кораблар, су асты көймәләре, очкычлар юкка чыгарыла. Бөек державаның иминлеген тәэмин иткән югары әзерлекле күпме хәрби эшсез, тораксыз һәм ашсыз кала! Иң кимендә полковник дәрәҗәсенә ирешергә омтылган Ибраһим Кәбировны да резервка озаталар. Эшнең болай үзгәрүен көтмәгән Светлана бер дә аптырап тормый. Тиз генә аерылыша да, берни булмагандай, Питерга кайтып китә.
Мәхәббәт булганда гына тормыш бар. Светлана белән яшәү дәверендә Ибраһим тагын икенче мөһим әйберне аңлады: ул үзеннән соң бу дөньяда кемне калдыра? Светлана татар була алмаган кебек, Ибраһим да милләтеннән ваз кичә алмый иде. Шуңа күрә ул мул тормышлы, әмма ялчы кыяфәтендәге мәхлук кеше булуны теләмәде. Хезмәттәшләре белән киңәшләшеп, шахтага эшкә китүне кулай күрде. Өч айлык курсларда укып, күмер чабу комбайнчысы һөнәрен үзләштерде. Менә сиңа Ватанны сакларга бирелгән Изге Ант, кеше язмышлары! Ибраһим якыннарының, аеруча әтисенең йөрәгенә яңа яра ясарга теләмәде. «Яңа урынга күчерделәр», дип хат язды. 1961 елда вакытыннан алда капитан дәрәҗәсе алган Ибраһим Кәбиров ниндидер Тимеров генералның «оныгын» озатып йөрсен инде! Эх, бу дөнья... Көлсәң, көләрлек, юк, юк, акырып еларлык!
Югары дәрәҗәдәге даирәләр арасында хезмәт итеп йөргән командирның бүген сыенырлык якын кешесе дә юк. Бирегә килеп, ул «кара эшчеләр» сафын гына арттырды. Татарлар арасында, ичмасам, бер генә булса да җитәкче юк икән. Кая карама – урыс, хохол, яһүдләр. Моның сәбәбе – белемгә омтылучанлык, әлбәттә. Бер хәрби журналдан укып, гаҗәпкә калган иде ул: милләтләр арасында югары уку йортларын иң күп тәмамлаучылар яһүдләр икән. Мең кешегә – җиде йөз, ә татарлар саны егермеләп кенә. Димәк, җәмгыятьтәге урын да милләтнең белеменә карап бирелә. Хәрби комиссариат аша Ибраһимга агач борыстан төзелгән ике катлы йорттан бәләкәй генә бүлмә бирделәр. Эчкечеләр, төрмәдән чыккан зэклар янында яшәргә аның хәле юк иде. Йорт шахтадан өч километрда урнашкан Горняклар поселогында.
Кайтып ятарга әле иртәрәк булганга, Ибраһим клубка керергә булды. Монда тулы куәткә танцы бара. Кара чәчле берәү барабан кага, икенчесе торбада уйный, тагын икесе гитара чиертә. Алар ял иткән арада, пластинка әйләндерәләр. Бәйрәм булганга, шахтер егетләр кызмача, буфет тулы кеше. Әкрамны озатып йөреп, ул бит юньләп ашамады да. Чиратка гына баскан иде, бергә эшләүче егетләр чакырып алды. Сергей Сальников аеруча сүзгә оста, тарихны да яхшы белә. Ул – Липецкидан, Николай Белоусов – Ростов өлкәсеннән, Анатолий Гинц – немец, Энгельс шәһәрендә туган. Эчкерсез, әйбәт егетләр. Вакытларын заяга үткәрмиләр, кем – техникумда, кем кичке мәктәптә укый. Воркутага меңнән артык гаскәриләр килгәнне күпләр белә. Офицерларның забойларда күмер чыгаруларына эчләре поша, Хрущевны сүгәләр. Кәеф-сафа коргач, шахтерлар бию залына уза. Монда парлы бию бара, аны «дамский вальс» алыштыра.
Ибраһимны үзе кебек үк озын буйлы, матур кыз биергә чакыра. Үз-үзен тотышыннан ук әдәпле икәнлеге күренеп тора. Башын артка ташлап әйләнгәндә, бит очында мәхәббәт чокырлары хасил була.
– Инде күптәннән болай биегәнем юк иде, вальс биючеләр сирәк бит. Аннан соң шахтага гәүдәле егетләр килми, – дип елмая үзе.
– Мин – латыш кызы Эмма булам, ә сез?
– Мин – татар егете Ибраһим. Бабаларыбыз элекке заманнарда сезгә ярдәм дә иткәннәр әле...
– Әйе, әйе. Әле бүген дә яши татарлар бездә. Телләрен онытсалар да, мәчеткә йөриләр. Кайберләренә кайтырга әле дә булса рөхсәт итмиләр шул. Туганнарыма кунакка килдем, – ди Эмма.
Соңыннан Ибраһим кызны озатып куйды. Вәгъдәләр бирешми генә саубуллаштылар. Ибраһим торган җиренә кайтып китте. Ләкин, ни генә эшләсә дә, аның күз алдыннан Асылбикә китмәде. Әй, егет, тирән сагыш тулы кара күзләр ни өчен сине шундый уйларга салды соң?! Ленинградта уку, аннан хәрби хезмәт еллары. Вакыт үткән саен, егет үзенең туган җиреннән читләшә барды. Светлана белән аралашу, соңыннан өйләнү бөтерә-бөтерә мул тормышка сөйрәп кертте. Ләкин кыен хәлдә калгач, тормышын кат-кат күздән кичерде ул. Фронтовик әтисе дөрес әйткән икән: үзеңнән соң бу дөньяда кемең кала? Үзеңне аңлардай хатының, ана телебезне белә торган балаларың булырмы? Әгәр Светлана урынында үз милләттәше булса, бу фаҗигане кичеп чыгу авыр булмас иде. Ибраһим, ялгышларны кабатламас өчен, киләчәктә татар кызын табарга дип, күңеленә киртләп куйды. Элек армиягә яки шахтага озатканда, чит җирләргә киткән егетләр турында җырлар чыгарганнар. Хәзер менә Ибраһим үзе бу эштә. Беренче тапкыр, кәфенлеген иңенә салып, аска төшкәндә, бераз шөлләп тә алган иде. Аннан ияләште. Шахтага ствол аша махсус лифтларда төшерәләр. Тирәнлек – бер километрга якын. Элегрәк күмерне забойларда, штрекларда кәйлә белән чапканнар. Аннары – отбойный чүкечләр белән. Җыелган күмерне кечкенә вагоннарга төяп атлар ташыган. Хәзер эш җиңел, әмма һаман көрәкне тулысынча алыштырырлык техника кертә алганнары юк. Күмере алынган куышлыкларны икешәр метрлы бүрәнәләр белән ныгытып баралар. Аңа да карамастан, вакыты-вакыты белән түбә ишелеп, шахтерлар аста калып үлә. Метан газы чыгып шартлаулар да булып тора. Ибраһимның күмер чаба торган комбайны сафка кергәч, участокта эшләр тагын да җайланып китте. Планнар арттырып үтәлә башлады, акча артты, күңел үсте. Икенче сменада эшләгәнлектән, Ибраһим медпунктка барып, кичәге танышлары хакында Дашкиннардан белешергә булды.
Ни әйтсәң дә, чит гаилә бит. Ир белән хатын арасында ниләр булмас.
Бәйрәм булгангадыр инде, врачка керергә кешеләр шактый. Ибраһим табиб янына тартынып кына керде. Башта үзе белән таныштырды, аннан соң ипләп кенә кичәге хәлне сөйләп бирде. Дашкин татарчага күчте.
– Мин сезнең ни эшегез бар, дип сорарга тиештер, ләкин сорамыйм. Шундый акыллы, булган кызны бөтен кеше кызгана. Гаилә коргач үзгәрер дип уйлаган идек, файдасы юк. Акчасын эчеп бетерә, карта уйный. Бала тапкач, бичара Асылбикә нишләр? Туган якларына кайтып китүен уңай күрәбез, туганнары ташламас әле, – диде Дашкин.
– Мин Асылбикәгә ярдәм итә аламмы?
– Гафу ит, иптәш капитан, син аңа фәрештәме, әллә профсоюзмы? Иманлы булганың өчен рәхмәт. Аккан су юлын табар, диләр бит. Карарбыз, вакыт күрсәтер. Син үзеңне сакла, мондагы хатыннар утны-суны үткән. Онытырсың бәхетсезлеккә дучар булган Асылбикәне. Хәер, безнең татар хатыннары да бозыла. Кемнәргә генә тормышка чыкмыйлар – целый интернационал! Кызганыч, Әкрам ише бәндәләр дә җитәрлек. Дөнья хәлен белеп булмый, адресыңны биреп калдыр, булмаса, – дип, Дашкин Ибраһимның торган җирен язып алды.
– Кил, сөйләшеп утырырбыз.
Ибраһим, чыгар юлында коридор идәнен юучы Асылбикәне күреп, югалып калды.
– Исәнмесез, Асылбикә, кичә сездә булганнан соң, төне буе йокы кермәде. Мине юләр дип уйламагыз, йөрәгемә әллә ни булды. Үземнең дә хәлләр шәптән түгел,  серләремне бүлешерлек кешем юк, – дип, үзе, җавапны да көтеп тормыйча, китү ягына борылды.
Ибраһим урамга чыкканда, күкне кабат кургаш болытлар каплап, диңгез ягыннан көзге җил исә башлаган иде. Борын тишекләрен ярып, янган ис керә дә тамак төбенә утыра...
Тәмам буталып беткән Асылбикәгә Ибраһим белән очрашу бүгенге хәленнән чыгу юлын күрсәткәндәй булды. Аннан ярдәм көтмәсә дә, тормышта яхшы ир-атларның да булуына шатланды. Бала дөньяга килгәнне көтеп ятмаска дип, Әкрам белән ачыктан-ачык сөйләшүгә әзерләнде.
Сентябрь урталарында Әкрам кунарга кайтмады. Иртәгесен берни булмагандай:
– Кичә егетләр белән кәрт суктык, бәхет бер килсә, килә бит ул, – дип, өстәлгә кабымлыклар куйды. Асылбикәгә акча сузды.
– Миңа хәзер акчаң да, үзең дә кирәк түгел. Сиңа ристаннар тормышы якын икән, бар завклубың, тагын әллә кемнәрең янына. Мине, әтиләрне, туачак балабызны алдарга кем сиңа хокук бирде? Аллаһыдан куркыр идең! Намусың алдында җавап бирергә туры килер бит үзеңә!
Әкрам моны көтмәгән иде бугай. Стаканга аракы салып эчте, бишекле мотоцикл төшерелгән каптан «Звезда» папиросын алып кабызды. Бераз сүзсез утырганнан соң, янә эчте.
– Син Ходай дисең, әнигә ни өчен матурлык бирмәгән соң ул? Үз ишен табар иде әле Нәврүздә. Мин дә билгесез сукбайдан яратылмас идем. Кем булган ул җирән бәндә? Татар да, башкорт та түгел. Менә үсеп кара син «Пүтсез Бәрия» малае булып! Җәберләдегез – түздем. Еллар үткәч, кайтып күрсәттем мин сезгә Әкрамның кемлеген! Әгәр поездларда акча отып йөргәндә үлем белән очрашмасам, сиңа ялынырга планнарым юк иде. Остазым Аристарх Мифодеевичны тыңлап өйләндем. Яңа тормыш корырга теләдем. Барып чыкмый менә, чөнки эчтәге шайтаннар иректә яшәргә куша!
Әкрам айнып җитмәгән иде, күрәсең. Үз-үзен белешмәслек хәлгә килде дә:
– Ошамый икән, прощайте! – дип, Асылбикәне төртеп җибәрде. Корсагы борынына җиткән хатын идәнгә барып төште...
Ибраһим эштән кайткан гына иде. Күршесе медпункттан ниндидер Дашкинмы, Мышкинмы шалтыратуын әйтте. Врач Гафур Дашкин Асылбикәнең бәлагә тарыганын, инде бер ай шифаханәдә дәвалануын әйтте. Бала үле туган, әнисен көчкә саклап калганнар, хәзер Башкортстанга китәргә җыена икән. Ибраһим кибеткә кереп ашамлыклар алды да хастаханәгә чапты. Кара инде, алданрак хәбәр итсәләр ни була, дип, якташын орышты. Авыруларны кабул итү вакыты төгәлләнсә дә, ялына торгач, Асылбикәне чакырып чыгардылар. Әле моннан бер ай гына элек туп кебек түгәрәк булган хатын бөтенләй танырлык түгел, ябыгып, кечерәеп калган. Өстендә – бүлнис халаты. Алып килгән әйберләрен урындыкка куеп, Ибраһим Асылбикәне кочып ук алды.
– Нишләп хәбәр итмәдең, Асылбикә? Килер идем, хәлеңне белер идем, – диде ул һәм... аптырашта торган яшь хатынның яшьле күзләреннән үбеп алды. Бу – чал Уралның Ирәмәл таулары итәгендәге Нәврүз авылында туып, башкортның һәм татарның барлык гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган Асылбикәнең һәм тарих тегермәнендә тартылып та сынмаган Казан ягы егете Ибраһимның бер-берсен табышу мизгеле иде! Асылбикә, газаплы юллар үтеп, үзенең саф мәхәббәтен табарга булышкан Ходай Тәгаләгә, аның җирдәге фәрештәләренә рәхмәт укый-укый елады...
Тиздән Асылбикә тәмам савыгып җитте. Медпункттагы бүлмәләренә кереп, кыз чактагы зәңгәр пәлтәсен, вак-төяк әйберләрен алып, Ибраһим янына күченде. Көзге алдындагы рубин кашлы йөзек һәм алкаларны мичкә ыргытырга дип эзләсә дә, таба алмады. Әкрам аларны кемгәдер бүләк итәргә өлгергән иде инде.
Сөеп-сөелеп вакыт үтә торды. Шахтер Ибраһим Кәбиров күмер чабу комбайнында рекордлар куюга иреште. Ике елдан Асылбикә игезәк малайлар алып кайтты. Аларга фронтовик бабайлары хөрмәтенә Әмирхан һәм Бакый дигән исемнәр бирделәр. Бераздан партия гаскәриләрне кыскартуны ялгыш дип тапты һәм резервка куылган офицерларның кайберләрен кабат армия сафларына чакырды. Аларга тиешле ярдәмнәр күрсәтелде, торак бирелде. Ибраһим яңа тормышка күнексә дә, әтисе васыятенә тугры калып, элекке частенә кайтырга ризалык бирде. Кайчандыр яһүд кызы Светлана вәгъдә иткән генерал дәрәҗәсенә ирешмәсә дә, полковник чинында чит илләрдә хәрби киңәшче вазыйфасын үтәде. Хөкүмәтнең зур бүләкләренә лаек булды. Асылбикә үзенә охшаган кыз бала да алып кайтты. Ә шахталарда күмер чабу бүген дә авыр шартларда бара. Табигать үзенең хәзинәләрен җиңел генә бирергә теләми, забойларда әледән-әле метан шартлау, җимерелүләр булып тора. Үз-үзен таба алмый яшәгән, нәсел җебенең кайдан башланганын да белмәгән «Пүтсез Бәрия» малае Әкрамның тормышы да фаҗигале төгәлләнде. Ул мәңгелеккә шахтада күмелеп калды. Яхшылыклар кылырга яратылмаган адәм балаларының зиратларда каберләре дә булмау аяныч хәл, әлбәттә... Яңа акчалар, кыңгыраулы Саратов гармуннары тавышын алып килгән алтмыш беренче ел тарихта гына калды. Поэма язарга хыялланып яшәгән Буранголны да тормыш мәшәкатьләре басып китте. Бу турыда ул элек балаларына гына сөйләсә, хәзер бер көтү оныкларына Илһамия әбиләре белән кавышкан чорын ул зур вакыйгалар бәяне итеп кенә сөйли.
Нәврүз урманнары, Ирәмәл тавы, елның фасылына карап, халыкны әле дә булса печәне, җиләк-җимеше, агачы белән тәэмин итә. Кышкы бураннарда агач башларында тиеннәр йөри... Асылбикә белән Ибраһим бу якларга инде оныклары белән кайталар. Хәзер төп йортта сеңлесе Йомабикә һәм аның иптәше Минтимер балалары белән ипләп кенә яшәп яталар. Әсмабикә Казанда табибә булып эшли. Иптәше Мидхәт белән ике малай үстерделәр. Асылбикәнең яшьлек дусты Хәмидә дә инде әби булды. Ирен җирләвенә быел өч ел була. Ризванның гомере армиядә өзелде. Хөсәен зур калада җитәкче иде. Хәзер лаеклы ялда дип сөйлиләр...
Нәврүз авылы әллә ни үзгәрмәсә дә, яшьләр аның тормышын үзләренчә яңарта. Тик бер генә нәрсә кагылгысыз: ата-бабаларның гореф-гадәтләре буыннардан-буыннарга кадерләп саклана. Нәкъ элеккечә, кыз төшергәндә, кияү егете, көянтә-чиләк асып, мөлдерәмә тулы чишмә суының тамчысын да түкмичә, өйләренә алып кайта. Бу – чисталык-пакьлек билгесе. Кияү гомер буе сөйгәнен кадерләп сакларга, аны хөрмәт итеп яшәргә вәгъдә бирә. Яшьләр гүзәлләрнең-гүзәле Асылбикәне хәтерләмәсәләр дә, аңа багышланган җырны җырламый калганнары юк...
 
Агач башларыннан җилләр йөри,
Кеше башларыннан – язмышлар,
Энҗе-мәрҗәннәргә алданып,
Җибәрмәгез, берүк, ялгышлар...
 
Ашыкма син, гүзәл Асылбикә, һай ашыкма, бераз гына көт,
Саф хисләрең кабыныр бер мизгелдә:
Мәхәббәт бар, аны юк димә!
 
Ике сажин киңлегендәге Җаек-Урал елгасы аша олы күпер салып, Азия-Европа дигән истәлекле билге дә куйдылар. Кемнәрдер бәләкәй генә бу инеш материкларны икегә аера, диләр. Башкалары, киресенчә, Иделдән алып, Тын океанга кадәр сибелгән төрки халыкларны берләштерә, диләр. Болары хаклырактыр, мөгаен. Асылбикә чарасыздан күз яшьләрен түккән кырыгынчы шахта медпункты да, янәшәдәге поселок та инде күптәннән юк. Әчкелтем-төчкелтем исе белән халыкны җәфалаган террикондагы ташларны да юллар түшәргә алып бетерделәр. Ибраһим август азагында Асылбикә белән кавыштырган шахтерлар бәйрәмен үзенчә бәхет, мәхәббәт бүләк иткән көн буларак билгеләп үтә...
 

Рахман ШӘФИГУЛЛИН

 

Фото: vk.com

 

 

 

Комментарийлар