Элек тормыш бер җайга салынган килеш салмак кына агыла иде. Хезмәтеңә барасың да, көне буе эшләп, тәк ухылдап йөрисең. Кичен үзең кебек товарищлар белән без яшәгән шыксыз җәмгыятьне онытып торыр өчен ике-өч борынга бер-ике яртыны сындырасың да, миңгерәү сарык кебек өеңә кайтып китәсең. Хезмәт хакы чамалы булса да, ипи белән тозга җитәрлек. Тормыш бертөрле ритмга салынган, хәерчелек булса да, берни эшләп булмый, кая барасың!

Бөтен бәла-казалар мин эчүемне ташлагач башланды. Ә ул болай булды. Стенага игълан элгәннәр: «Кем дә кем эчүен ташлый, хезмәт хакы утыз процентка арттырыла» диелгән иде анда. Өстәвенә, шул ук кичне өйгә кайтканда, чүплектә аунап ятучы ике сәрхушне күреп тетрәнү кичердем. «Шундый хәлгә калудан бер Ходаем үзең саклый күр» диеп, белгәннәремне укып та куйдым. Ул да түгел, «Эльдорадо» кибете янына җиткән идем, аның кырыена бер исерек хатын мәтәлгән дә, тәмәке тартып маташа. Авызыннан пуф-пуф итеп төтен чыгарып, үткән-барган ир-атка: «Возьми меня», – дип бәйләнеп кала. Бу мәсхәрәне ишетеп: «Урам этләре дә килеп яламаячак син җирәнгечне», – дип әйтеп киттем үзенә. Йә Ходаем, үзең саклый күр инде шушы түбәнлеккә төшүдән. Ташларга кирәк. Өстәвенә, хезмәт хакым да утыз процентка артачак бит. Менә шуннан соң башланды инде минем өчен четерекле тормыш. Дөньямның асты-өскә килде.

Айныган саен күбрәк күрәм. Кибеткә керсәм: «Нишләп яшүсмерләргә аракы сатасыз, нишләп ун сумымны алып калдыгыз, нишләп бу сыр 70 граммга кимрәк», – дип бәйләнәм. Минем арттан хәзер сатучылар гына түгел, яшүсмерләргә хәтле теш кайрап кала. Эшкә барсам да: «Нигә безгә ял көнне дә эшләгән өчен икеләтә түләнми, нигә вентиляция эшләми, нигә вредный эш өчен сөт-катык, кефир, эремчек, атланмай, корт бирелми?» – дип таләп итә торгач, бөтен җитәкчеләр, дошманга әйләнеп, минем өстән компромат туплый башлады. Ике-өч томлап язма әсәр җыелгач, элек минем белән чөмереп йөргән өч иптәшкә кул куйдырып, заводтан да кудылар.

Өйдә хатын белән болганчык чор башланды. Соңга калып кайтса да отчет сорыйм. Берәр ир кеше белән сөйләшеп торса да, кемең ул дип бәйләнәм. Зәримә исә: «Эчкән чагың бик тыныч булган икән, бернәрсә күрми дә, белми дә идең», – дип талаша. Шулай ызгыша торгач, фатирны бүлеп алып, үзеннән яшьрәк бер нәрсәгә ияреп чыгып китте. Аның белән дә яши алмагач, кире кайтмакчы иде, инде мин кабул итмәдем. Бик матур, тыйнак кына сазаган кызга өйләндем дә куйдым. Бәхетемә сөенеп бетә алмыйм. Икәүләп мәчетенә дә йөрибез. Үзем ил өчен борчылып, сәрхүшлек турында әсәрләр язам. Укыйлар, малай, бөтен ил проблемасы булгач. Тиздән, болай барса, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен дә, депутатлар «кемнең сабые эчми-тартмый, андый ата-аналарга дәүләт пособие түләячәк» дигән кануннар чыгара башлаячак. Эчеп, зина кылып, халкын талап яшәгән ил таркалачак бит. Бушап калган киңлекләргә Кытай, Япун, Азия халыклары килеп тулачак. Дөньяның тагын да асты-өскә киләчәк! Тик мин барыбер капмаячакмын, җәмәгать! Чөнки минем: «Рәсәйнең фаҗигале соңгы тарихы» дигән әсәремне язып бетерәсем бар!

 

Рәдиф СӘГЪДИ

Фото: https://vk.com/

 

Авторның башка юморескаларын журналыбызның февраль (№2, 2020 ел) санында укый аласыз.


Комментарий язарга