Логотип «Мәйдан» журналы

Ашаганнан соң лимон кабыгы чәйнәгез

Цитруслы җимешләрнең кабыгын ташларга ашыкмагыз.

- Төрле цитруслылар кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый.
- Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була.
- Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның исе түтәлләрне эт, песиләрдән дә саклый. Шуңа, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитруслы кабыгы белән ышкыгыз.
- Ашаганнан соң лимон, яки лайм кабыгын чәйнәп кую сулышны чистарта.
- Өйгә хуш ис таралсын дисәгез, цитрус кабыкларына бераз су салып, әкрен утка куегыз.
- Аяк киеме астына ябышкан сагыз яки сумаланы да кабык ышкып бетерергә була.
- Бакчадагы кырмыскаларны бетерү өчен блендерда, берничә төр цитруслы кабыгына җылымса су өстәп, катнашма ясыйлар.
- Кипкән, он итеп изелгән кабыкларны ванна кергәндә хуш ис өчен суга салалар.
- Цитруслылар кабыгын өйдә сабын ясаганда да кулланалар.

 


Фото: https://pixabay.com/

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

Комментарийлар