Логотип «Мәйдан» журналы

Аша... ашама...

* Яшел чәй салкын тигәннән булыша, диләр, дөресме?— Яшел чәйне дә, мәтрүшкә, юкә чәчәге кебек, дару "үләне" буларак файдаланырга мөмкин. Ул иммун системасын ныгыта. Борын тыгылганда берничә тамчы яшел...

* Яшел чәй салкын тигәннән булыша, диләр, дөресме?
— Яшел чәйне дә, мәтрүшкә, юкә чәчәге кебек, дару "үләне" буларак файдаланырга мөмкин. Ул иммун системасын ныгыта. Борын тыгылганда берничә тамчы яшел чәй тамызу ярдәм итә.
* "Борычлы" пластырьны кайсы очракларда кулланырга ярамый?
— Мондый пластырьны югары температура вакытында яки туберкулез, яман шеш авырулары булганда кулланырга ярамый. Миңнәр өстенә дә куярга ярамый. Тәндә тире авырулары булса, пластырь ябыштыру шулай ук тыела. Горчичникларга аллергиясе булган кешеләргә, бер яшькә кадәрле балаларга тәкъдим ителми.
* Тозлы ризыклар ашау кан басымына тәэсир итәме?
— Тозны артык куллану югары кан басымына, йөрәк авыруларына китерергә мөмкин. Ләкин тоздан бөтенләй үк баш тартырга ярамый: ул организмда минераллар алмашында катнаша.
* Кыш, яз айларында организмны витаминнарга баету өчен нишләргә?
— Карлыган яфраклары, бөтнек, сары мәтрүшкә кебек үләннәр киптереп куегыз. Төелгән карлыганны шикәр комы белән бутап суыткычта тотсагыз, кыш көнендә С витаминына баедыгыз дигән сүз. Аллергия булмаса, бал ашау да бик файдалы. Озак саклансын дип әллә ничекләр эшкәртелгән алма, банан кебек җиләк-җимешне "витамин" дип ашау бик үк отышлы түгел, һичьюгы, натураль соклар эчәргә тырышыгыз. Минераллар, микроэлементлар белән баетылган витаминнар да алырга мөмкин.
* Халык медицинасында симерүгә каршы иң үтемле чара нәрсә икән?
— Йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәт булганнарга иң яхшысы — мунча керү: бал, тоз белән уыну, коры парда утыру. Симерү нәселдән дә килә, ләкин иң төп сәбәбе — күп ашау яки дөрес тукланмау. Крахмалга бай бәрәңгене, һәртөрле камыр ризыкларын, майлы итне күп, ә яшелчә, җиләк-җимешләрне, киресенчә, бик аз куллану симерүгә китерә. Симерү эндокрин системасында авырулар нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин.

Комментарийлар