Логотип «Мәйдан» журналы

Арча педагогия көллияте командасы Россия күләмендә ГТО чемпионы булды

Арча педагогия көллияте укучылары Анапада уздырылган ГТО фестивалендә катнашты һәм җиңү яулады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. II Бөтенроссия ГТО фестива...

Арча педагогия көллияте укучылары Анапада уздырылган ГТО фестивалендә катнашты һәм җиңү яулады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
 
II Бөтенроссия ГТО фестивале 11-15 сентябрьдә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында Анапа шәһәренең «Смена» санаторий-курорт берләшмәсендә уздырылды. Ярышлар «Юность России» дәүләт физкультура-спорт берләшмәсе тарафыннан оештырылды.
II Бөтенроссия ГТО фестиваленең йомгаклау ярышларында Татарстан данын Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, көллият командасы беренче урынны яулады.
Укучыларны һәм педагогларын ГТО фестивалендә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, диелә матбугат үзәге хәбәрендә.
 
https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/18/171746/

Комментарийлар