Логотип «Мәйдан» журналы

Апрельдән почта хезмәтләренә бәяләр артты

Почта башкара торган кайбер хезмәтләргә апрель аеннан бәяләр артты.Россия эчендә авырлыгы 20 граммнан артмаган гади хат җибәрү элеккечә 22 сум кала. Ә менә башка төрле корреспонденция җибәрү тарифлары...

Почта башкара торган кайбер хезмәтләргә апрель аеннан бәяләр артты.
Россия эчендә авырлыгы 20 граммнан артмаган гади хат җибәрү элеккечә 22 сум кала. Ә менә башка төрле корреспонденция җибәрү тарифларына бәяләр артты. Мәсәлән, заказлы хатны җибәргән өчен хәзер 45 сум түгел, ә 46 сум түлисе була, дип хәбәр итә iz.ru.
Авырлыгы 100 граммнан артмаган заказлы бандерольне җибәрү 6 сумга артты, хәзер ул 66 сум булачак. Гади бандерольләр өчен бәяләр үзгәрми.
 
 

Комментарийлар