Логотип «Мәйдан» журналы

Антикоррупцион идарә экс-сәламәтлек саклау министры Вафинны гаепли

Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин фигурасын Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Казан Кремлендә узган Коррупциягә каршы көрәш эш...

Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин фигурасын Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Казан Кремлендә узган Коррупциягә каршы көрәш эше буенча комиссия утырышында гаепләде.
4988 Фото: president.tatarstan.ru
Вафин 2012 елдан башлап, мәнфәгатьләр конфликты принципларын бозуда гаепләнә. Ул министрлыкта эшләве белән беррәттән, Казан медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифаларын башкарган һәм үзенең кул астындагы берничә хезмәткәрне дә шунда урнаштырган.
Идарә башлыгы шулай ук Гадел Вафинның максатчан укыту буенча (целевик) абитуриентлар җыю факты турында да әйтеп узды.
“Без, башкаларга караганда, түбәнрәк баллар белән университетка укырга керүче студентларны ачыкладык. Билгеле, аларның әти-әниләре дәрәҗәле”, – диде Марс Бәдретдинов.
“Шушы гамәлләре өчен генә дә аны күптән эштән азат итәргә була иде. Вакытында вазифасыннан китмәү җинаять эше һәм фаҗига белән тәмамланды", – диде идарә башлыгы.
Бу вакытта ул экс-Сәламәтлек саклау министрының мәрхүм урынбасары Елена Шишмаревага бәйле хәлне күз алдында тотты.
Быел февраль башында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева ришвәтчелектә гаепләнәнеп, өй сагына алынган иде. Аны 5 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләделәр. Шишмарева 7 февральдә үз мунчасында үле килеш табылды.
Гадел Вафин министрлык вазифасыннан 14 февральдә китте.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар