Логотип «Мәйдан» журналы

Ана

Тал бишектә ак биләүдәйоклый бала,Бу дөньяны бүләк иткән ана. Яшел чирәм өсләреннәнатлый бала,Керфек какмый назлап-сөепсаклый ана.Баһадирдай зифа буйлыкүркәм бала,Өс-башларын юып куйганкүптән ана...

Тал бишектә ак биләүдә
йоклый бала,
Бу дөньяны бүләк иткән ана.
 
Яшел чирәм өсләреннән
атлый бала,
Керфек какмый назлап-сөеп
саклый ана.
Баһадирдай зифа буйлы
күркәм бала,
Өс-башларын юып куйган
күптән ана.
Башлы-күзле булган,
оя корган бала,
Балам диеп янып-көеп торган ана.
Бәсләр кунган ап-ак чәчен ия бала,
Сау-сәламәт бул син,
балам, дия АНА.
Ачы язмыш җилләрендә сыза бала
Балам, диеп ярдәм кулын суза ана.
Ана өчен бала һәрчак кала бала,
Балаларның күңелендә нигә дала?
 

Әнкәемне төштә күрдем


Бүген әнкәй сине төштә күрдем,
Ап-ак мамык шәлең иңеңдә.
Гүя мине көтеп утырасың,
Туган йортның капка төбендә.
Китми идем фатыйхаңны алмый,
Җан җылыңны тоеп яшәдем.
Изге догаларың сакладылар,
Киңәшләрең тотып эшләдем.
- Әнкәй! - диеп, кочып алдым сине,
Күзләремә килде яшьләрем.
- Кызым, - диеп сөйдең дә аркамнан
Миңа яптың мамык ак шәлең.
Гомер буе җил-яңгырдан саклап,
Балалар дип янып яшәдең.
Авырлыклар килсә сабыр булдың
Тез чүкмәдең, башың имәдең.
Саф йөрәкле, изге фәрештәм,
Киң күңелле газиз әнкәем.
Һаман өзгәләнеп, төшләремә кереп,
Җаның саклап йөри бәбкәен.
Бүген әнкәй, сине төштә күрдем,
Ап-ак мамык шәлең иңеңдә
Җылы карашларың, догаларың
Җитми әнкәй миңа бугендә.
 

Кәүсәрия Нуруллина

Комментарийлар