Логотип «Мәйдан» журналы

Амур ФӘЛӘХ

Амур Нур улы Фәләхов 1965 елның 10 сентябрендә Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туа.Туган авылында башлангыч, Көек-Ерыкса авылында урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының филология фак...

Амур Нур улы Фәләхов 1965 елның 10 сентябрендә Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туа.


4739b6c64144f72975550c5e8df1b948_XL

Туган авылында башлангыч, Көек-Ерыкса авылында урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының филология факультеты татар журналистикасы бүлеген тәмамлый.

  Ижауда нәшер ителүче «Яңарыш» газетасының махсус хәбәрчесе, соңрак җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1997-1999 елларда әлеге газетаның баш редакторы булып эшли.

  Амур Фәләховның журналист һәм язучы буларак алынган төп тематикасы нәкъ шушы елларда формалашкан дип әйтергә мөмкин. Публицистик мәкаләләрендә булсын, әдәби әсәрләрендә булсын – көндәлек тормышыбызда тирән тамыр җәйгән негатив күренешләргә: наркоманиягә, эчкечелеккә каршы көрәш, милли кимчелекләребезне фаш итәргә омтылыш күзгә ташлана.

  1999 елда Ижаудан Татарстанга кайткач та, Амур Фәләхов журналист хезмәтенә тугры кала. Казанда «Татарстан» телерадиокомпаниясенең радиожурналисты булып эшли, ә бераздан, Чаллы шәһәренә күчеп килгәч, телевидениегә эшкә керә.

  Тиздән «Аргамак» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына бүлек редакторы итеп чакырыла. «Мәйдан» журналы оештырылгач, җаваплы секретарь буларак кабул ителә. Публицистика буенча баш редактор урынбасары, бүлек мөдире, публицистика бүлеге редакторы булып эшли. 2009 елдан – «Мәдәни җомга» газетасының Чаллы төбәге буенча үз хәбәрчесе. «Безнең фикер» газетасының мөхәррире һәм нәшире.

  А.Фәләх Шәйхи Маннур һәм Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты. 2012 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

  Татарстан, Удмуртия һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Комментарийлар