Логотип «Мәйдан» журналы

Амур ашый аны

Амур Фәләх мәзәкләре....ДӨРЕС ЯЗАМ БУГАЙ БИТ...Казан дәүләт университетында, өченче курста укып йөргән чак. Гарәп теле дәресе бара. Укытучы Лена апа Таҗиева тактага гарәпчә ниндидер сүзләр яза. Без, с...

Амур Фәләх мәзәкләре....


ДӨРЕС ЯЗАМ БУГАЙ БИТ...


Казан дәүләт университетында, өченче курста укып йөргән чак. Гарәп теле дәресе бара. Укытучы Лена апа Таҗиева тактага гарәпчә ниндидер сүзләр яза. Без, студентлар, дәфтәрләрне шытыр-шытыр китереп, ул язганны күчерәбез.


Күршем Вил Хәсәншин минем дәфтәргә күз төшергән икән. Кинәт колак төбендә генә калын тавышы ишетелде:


– Нәрсә язасың син анда, тиле?


Вилнең кычкырып әйткән сүзләреннән мин генә түгел, Лена апа да сискәнеп китте. Язуыннан туктап, бер адым чигенде дә берара тактага төбәлеп торды һәм:


– Юк ла, дөрес язам бугай бит, – дип куйды...


 


АМУР АШЫЙ АНЫ


Җәмәгатем Фәүзия Экология министрлыгында эшли. Тикшерү белән Актаныш якларына барып чыгалар болар. Эшләрен төгәлләгәннән соң Актанышта бер йортка тукталалар. Хуҗабикә кунакларны кыстый-кыстый сыйларга керешә. Өстәл тәм-томнан сыгылып тора. Ризыкларыннан авыз итми калсаң, хуҗабикә үпкәләргә мөмкин дип, кунаклар, тамаклары ачыкмаган булса да, тегене-моны капкалап утыралар. Хуҗабикә төрледән-төрле ризыкны чыгарып кына тора. Ниһаять, кыенсынып кына булса да, кунакларның берсе:


– Апа, зинһар, ташымагыз инде шулкадәр ризык, безгә чәй булгач җиткән, – ди. – Ашап бетереп булмый бит, аларын кая куярсың?


– Аптырамагыз, балалар, әрәм булмас, Амур ашар әле...


Фәүзия, «колагым дөрес ишеттеме?» дигән кебек, аптырап кала.


– Карале, минем иремне монда да беләләр икән бит, – дип пышылдый ул янәшәсендә утыручы хезмәттәшенә. – Әллә калган ризыкларны миңа төяп җибәрмәкчеләр инде?


Яхшымы, начармы – минем чынлыкта да шундый гадәтем бар: тәмле ризык булганда, әрәм итмим әле дип, җәмәгатем белән улымнан калганнарны ашаштыргалыйм.


Ә хуҗабикәнең эте «Амур» кушаматлы икән...


 


АВТОБУСТА


Яңа ел төнендә шәһәрнең үзәк чыршысы янына бәйрәмгә барган идем. Әллә картлык, әллә... Кеше артык күп җыелган урыннарны өнәп бетермим.


Менә бу юлы да, килеп ун минут чамасы вакыт үттеме икән, андагы тавыштан, петарда шартлатудан бөтен әйләнә-тирәне биләп алган сасы истән кан басымым күтәрелүен тойдым. Тизрәк кайтып китәргә дип, тукталышка юл алдым.


Әле бәйрәмнең башланып килүе генә булгангадыр инде, кайту ягында торучылар әллә ни күп түгел.


Мин яшәгән урамга баручы маршрут автобусы килеп туктады. Салонда утырыр урын булмаса да, басып кайтырга шактый иркен.


Минем янда гына купшы киенгән бер чибәркәй бара. Янәшәсендә, баскан ки­леш, бер исерек йокымсырый.


Кинәт ул күзләрен ачты да чибәркәйгә төбәлде.


– Ручкаң бармы?


Башта аптырап калган чибәркәй, бераздан:


– Һәм нәрсәгә инде сиңа ручка? – дип мыскыллы елмайды.


– Телефон номерын язып куй.


Чибәркәй ни әйтергә дә белмәде:


– ?!


Исерек, горур кыяфәттә:


– Тик кара аны, еш шалтыратасы булма!


Һәм янә күзләрен йомды...

Комментарийлар