Логотип «Мәйдан» журналы

Алыргамы, юкмы: бәрәңгенең өлгергәнлеген ничек аңларга?

Бакчачыларның күбесен бәрәңгене алыргамы, әллә иртәрәкме әле дигән сорау борчый.Әлбәттә, бу эшкә җитди карарга кирәк. Чөнки вакытыннан алда алынган бәрәңгене саклавы авыр булачак. Артык озакка сузарга...

Бакчачыларның күбесен бәрәңгене алыргамы, әллә иртәрәкме әле дигән сорау борчый.
Әлбәттә, бу эшкә җитди карарга кирәк. Чөнки вакытыннан алда алынган бәрәңгене саклавы авыр булачак. Артык озакка сузарга да ярамый, яңгырлар башланып, бәрәңге чери башларга мөмкин.
 
Россиянең урта полосаларында бәрәңгене август ахырыннан сентябрь ахырына кадәр алу яхшы. Бу вакытта эссе булмый, яңгырлар да сирәгрәк ява.
Бәрәңгенең сабагы саргаеп кибә башласа, ә куак астындагы туфрак әзрәк күтәрелеп, яргалана башласа, курыкмыйча бәрәңгене ала башларга була. Шулай ук аның өлгергәнлеген берничә куакны казып алып тикшереп карарга да мөмкин. Әгәр тышы ныклы икән, ә бәрәңгеләр бер-берсеннән яхшы аерылса, яки сабагыннан аерылган булса, димәк бәрәңге өлгергән.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар