Логотип «Мәйдан» журналы

Алтын көзне сагыш диләр күпләр...

* * *Алтын көзне сагыш диләр күпләр,Минем күңел никтер карыша.Төшләремдә күрдем сары көзне,Юрамадым аны сагышка.Сары көзне сагыш төсе диләр,Ә мин бер дә алай уйламыйм.Сокландыргыч шушы алтын көзгәҺич...

* * *
Алтын көзне сагыш диләр күпләр,
Минем күңел никтер карыша.
Төшләремдә күрдем сары көзне,
Юрамадым аны сагышка.
Сары көзне сагыш төсе диләр,
Ә мин бер дә алай уйламыйм.
Сокландыргыч шушы алтын көзгә
Һич кенә дә карап туялмыйм.
Ялкын төсен хәтерләткән бу көз
Яшәү көче өсти җаннарга.
Фәкать бер кат килгән бу тормышта
Мәҗбүрдер без дөрләп янарга.
 
 
Әгәр...
Сагынганда мине, җаныкаем,
Күзең ташла тәрәз төбенә.
Мин яраткан гөлләр үсә анда;
Чит гөлләргә, зинһар, үрелмә!
Күзләреңә яшьләр тулган чакта,
Аяз күккә чыгып син кара.
Зәңгәрлеге минем күзләремнең
Шушы аяз күктә чагыла.
Күңелкәең үксеп елаганда,
Көч тапмасаң әгәр юанырга,
Истәлеккә диеп мин калдырган
Сурәтемне ал да бер кара.
 
Эльмира ГАЗИЗОВА,
Актаныш районы, Иске Кормаш авылы.

Комментарийлар