Логотип «Мәйдан» журналы

Алманы язга кадәр саклыйм, дисәң...

Быел алма уңышы бик мул булды. Аны язга кадәр ничек сакларга була?Саклау өчен бөтен, сәламәт һәм уртача зурлыктагы алмаларны сайларга кирәк.Әйтергә кирәк, кышкылыкка алып куяр өчен алмаларның кышкы со...



Быел алма уңышы бик мул булды. Аны язга кадәр ничек сакларга була?





Саклау өчен бөтен, сәламәт һәм уртача зурлыктагы алмаларны сайларга кирәк.


Әйтергә кирәк, кышкылыкка алып куяр өчен алмаларның кышкы сорты яхшырак. Сайлап алганнан соң, тиз генә 0 градуска кадәр суытырга кирәк. Болай эшләгәндә алма 4 ай сакланачак.


Шулай ук бөтен җимешләр өчен дә өч уртак кагыйдә бар:

беренчесе - уңышны ылыслы агачлардан ясалган тартмаларда саклау кулай;

икенчесе - аз гына да салкын тидерергә ярамый;

өченчесе - сакларга сәламәт җимешләр генә салырга кирәк, алар бер үк зурлыкта булса, тагын да яхшы.





Фото: https://pixabay.com/



 

Комментарийлар