Логотип «Мәйдан» журналы

Алмаланып тулган сентябрь бу!

Ак шәлләре иңдә, йөздә менәСабыр гына тыйнак елмаю.Алмаланып тулган сентябрь бу.ГомеркәйнеңМайлардан да ямьле бер ае! Ак шәлләрдән нәзек көмеш тоҗым,Зөбәрҗәтләр кебек яшь уҗым.Дөньяларда әби чуаг...

Ак шәлләре иңдә, йөздә менә
Сабыр гына тыйнак елмаю.
Алмаланып тулган сентябрь бу.
Гомеркәйнең
Майлардан да ямьле бер ае!
 
Ак шәлләрдән нәзек көмеш тоҗым,
Зөбәрҗәтләр кебек яшь уҗым.
Дөньяларда әби чуагы!
Әбиләрдәй җылы куенлы ул –
Көз мәленең рәхәт бу чагы.
 
Дөньялыкта хак-хәләлен үтәп,
Кышка керү якты йөз белән,
Алмаларны җыеп бер куану,
Тынычлану аннан көз белән –
Менә шушы инде олы хикмәт,
Табигатьнең сере без белгән!
 

Асия ЮНЫСОВА


Фото: https://ru.freepik.com 


«Мәйдан» № 9, 2022 ел

Комментарийлар